Кирәк блучак: 1 банка гөмбәләр, яшел суган, укроп, пешкән ит, 200 г корейча әзерләнгән кишер, 200 г сыр, 3 пешкән бәрәңге, 3 тозлы кыяр, майонез.
Әзерләү тәртибе:
Кечкенә тирән кәстрүлгә яисә савытка башларын аска каратып гөмбәләрне тезәбез.
2 кат – туралган яшел суган белән укроп.
3 кат – вак итеп туралган бәрәңге.
4 кат – майонез.
5 кат – тозлы кыяр, майонез.
6 кат вак итеп туралган ит, майонез.
7 кат – кишер, майонез, сыр.
Ахырдан кәстрүлне әйләндереп капларга һәм әкрен генә күтәрергә. Безнең салат әзер!