Бар иде заманнар,
чыгасың болынга:
Ярсу бар йөрәктә,
чалгы бар кулында.
Бар иде каерып —
каерып чабулар,
Эш беткәч, кыз-кыркын
артыннан чабулар.
Төн буе сүнмичә
яндылар учаклар,
Теләсәң учак бар,
сөйгәнгә — кочаклар.
Шатланып елады,
елады бөтнекләр…
Яшьлеген югалтып
елады бик күпләр.
Өелә өемнәр,
куела кибәннәр;
Куенда кош кебек
талпына сөйгәннәр.
Бар иде тартыну,
картлардан куркулар.
Печәннәр өелде,
калыкты курпылар.
Ике җан бер булып
болыннан кайтулар,
Авылның башыннан
башлана, һәй, туйлар!
Егетләр түгел, дип
кем безне яманлар,
Калыкты курпылар…
Бар иде заманнар.
Мөдәррис Әгъләмов
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

"Мин арыдым..."
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бик җиңел булмаган вакытлар кичерә. Аның әтисе чирли, катлаулы операцияләр дә кичерде.
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Лилия Муллагалиева: «Вакытында сәхнәгә чыгып калганбыз, хәзерге яшьләргә бик авыр»
Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева блогер Олесяның сорауларына җавап биргән. Аларның әңгәмәсе бик күңелле килеп
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинованың шатлыгы бар
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова гаиләсендә шатлыклы хәбәр бар. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә гаиләсе белән төшкән
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Кайнанага чыдап булмагач, баламны алдым да, чыгып киттем
Илмира ире Алмазны чын күңелдән яратты. Кыз чагында ук ул егет аның өчен дөньядагы иң