Күпме сынау безгә бирә язмыш,
Сыгылмыйча, нык бул, түз генә.
Чыдар өчен барлык михнәтләргә
Кешедә бит Йөрәк бер генә…
Түзә Йөрәк кайгы-сагышларга,
Газапларга, төрле чирләргә.
Сыкрап-сыкрап түзә, туры килсә,
Якыннарыбызны җирләргә.
Бәла-каза килсә балаларга,
Елый-елый түзә ул Йөрәк.
Тик бер мизгел туктап калачагын
Аңлый белүчеләр бик сирәк.
Дөрли-дөрли янган учак сыман,
Бер кабынып куя, бер сүнә.
Җан ачысы белән кычкырасы
Килгән вакытта да Ул түзә.
Ак-карадан торган бу тормышта
Түзә алса, Йөрәк, әй, түзсен.
Якты дөньяларда яшәү рәхәт,
Тик тибүдән туктый күрмәсен!
Гөлзадә Сафина
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

"Аякларым мине тыңламады..."
“Ничек шулай тиз йөгерә ала алар?..” Өч ел элек Чишмә районына гөмбәгә бардым. Урман буйлап
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Татарстанга Африка эсселәре килә, тропик төннәр башлана, диләр...
Мәскәү һәм Казанга аномаль эсселек килә, дип кисәтә синоптиклар. Кызган һава агымы Африка һәм Согуд
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Эльвира Хамматова сөйгәнен күрсәтте
Әле күптән түгел генә икенче иреннән аерылган җырчы Эльвира Хамматова социаль челтәрдә бер егет белән
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Бала карау буенча түләү күләменең күпмегә җиткән?
Яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча айлык пособиенең уртача күләме быел 32 721,83 сум тәшкил