«Саубуллашыр өчен баргач, исәнләшмә икән…»

Саубуллашмый киткән идем синнән,
«Хуш мәңгегә» сүзен әйтер өчен
Кире килдем.
Өегезгә исәнләшеп кердем.
Кулың бирдең?
Көз куеныннан алып,
Чәчәкләргә
Җылы сулыш өрдең.
Ә соң нигә өрдең?
Алда кыш торганын,
Табигатьнең догма икәнлеген
Күрдең бит син, күрдең.

Үткән барыбер кире кайтмый,
Ул кайтмаска киткән.
Саубуллашыр өчен баргач,
Исәнләшмә икән…

Разил Вәлиев

Бәйле