Язлар инде… Урманнарга чыктым,
Тик бөредә әле агачлар.
Чыршыларның гына фирүзәдәй
Мәңге уңмас чагулыгы бар.
Аяк асларында яфрак-келәм
Шыгырдыймы көз хакында сөйләп?
Ә мин сыерчыклар күзәтәмен,
Күңелемнән яз җырларын көйләп.
Уйдым-уйдым карлар ята, дисәм,
Яз кызлары – умырзая икән.
Бу кояшның шушы кадәр нуры
Табигатькә ничек сыя микән?
Иләсләеп күпме йөрим инде,
Чын самими хисләр кичерәмен.
Мин бит кышын язны сагынудан
Миллек исенә дә исерәмен.
Язлар җитте… Хисләр тасмаларым
Саф җилләргә элдем әле тагын.
Мең балкышта сурәт итеп ясыйм
Күңелемдә язның сабый чагын.
Миләүшә ГӘРӘЕВА.