«Сулышымны гына кыса, әллә күлмәк, әллә дөньясы!»

Яраклаштым инде табигатькә,
Карсыз кышка. Салкын җәенә.
Кешеләрнең чыбыркыдан усал,
Яралардай зәһәр теленә.

Яраклаштым инде дөньясына,
Төннәр буе йолдыз күзләмим.
Дус-туганнан терәк табыйм, диеп,
Кар астыннан гөлләр эзләмим…

Ияләштем инде җил давылның
Көтмәгәндә ишек кагуына.
Язмыш камчы булып кыйнаганда,
Парлы килеш ялгыз калуыма…

Ияләштем инде. Яраклаштым.
Юктыр, дидем, башка чарасы.
Сулышымны гына кыса никтер
Әллә күлмәк, әллә дөньясы!

Алинә Хисамиева

Бәйле