Миңа 61 яшь. Һаман эшлим әле, чөнки тормыш итү өчен пенсия акчасы гына җитми. Кызым өч бала тапты да хәзер бөтен кешедән ярдәм көтеп утыра.
Җиде ел дәвамында болай да гел булыштым, оныклар белән дә утырдым, акчалата да ярдәм иттем.
Эшләгәч, шимбә-якшәмбе көннәрен түземсезлек белән көтеп алам. Миңа да ял кирәк бит. Үз эшләрем белән дә шөгыльләнәсем килә. Моннан тыш, янымда 80 яшьлек әнием дә бар әле, без бергә торабыз.
Ләкин кызым гел үзенә игътибар таләп итә. Имеш, эштән соң бушаган арада һәм ял көннәрендә мин аңа гына булышырга тиеш. Кайбер көннәрне исә өйгә көч хәл белән генә кайтып җитәм, аңа түгел, үземә дә вакытым калмый.
Шул сәбәпле, кызым һәрвакыт миңа үпкәли. «Минем дә ял итәсем, китап укыйсым, телевизор карыйсым килә», –– дип аңлатып та карадым. Тик ул бернәрсә дә ишетергә теләми. Икенче яктан карт әнием дә: «Муеныңа утырттың», дип ачулана. Бердәнбер оныгы булса да, балачакта ул аның белән бик кырыс булды. Хәзер тегесе аңа шуның белән җавап бирә, салкын гына аралашалар. Әнием үпкәли, ә минем үткәннәрне исенә төшерәсем килми. Болай да бөтен яклап мин гаепле.
Мәдинә апагыз
Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/bten-yaklap-gaeple