Шуңа да белеп тукланыгыз.
Салкында туклануга аерым игътибар бирергә – майлары тиз үзләштерелә торган ризыклар ашарга кирәк.
Сөт ризыклары, йомырка, тәрәч балыгы бавыры Д витаминына булган ихтыяҗны бетерергә сәләтле. Кояшсыз салкын көннәрдә организмга нәкъ менә шушы файдалы матдә җитми.
Табиблар салкыннарда үсемлек аксымы күләмен арттырырга киңәш итә. Шуңа күрә ногыт борчагы, борчак, ясмыктан әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Салкын вакытларда чит илләрдән китерелгән яшелчә, җиләк-җимешне ашамавың хәерле. Үзебездә үскән алма, кишер, чөгендер белән тукланыгыз. Кишердәге А витамины май белән кулланганда гына үзләштереләчәк, шуңа аны май яки каймак болгатып ашагыз.
Шифалы матдәләргә бай тагын бер ризык – тозлы кәбестә. Ул С, В төркемендәге витаминнарга, сөт кислотасына булган ихтыяҗны тулыландыра. Көнгә 150 грамм ашау җитә. Тозлы кәбестә организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын да арттыра әле.
Суның күләмен салкын айларда да киметмәскә кирәк. Әмма су җылы булырга тиеш. Үлән чәйләре, туңдырылган җиләкләр кайнатылган су шулай ук файдалы.
Онытмагыз: салкында артык авырлык җиңел туплана. Шуңа шоколадны – бананга, печеньены – чикләвекле мюслига, казылыкны – пешкән тавык итенә, майонезны горчица өстәлгән каймакка алыштырыгыз.
Бәрәңге яратсагыз, кыздырып түгел, пешереп ашарга тырышыгыз.
Шатлык гормоны омега-3, омега-6 май кислоталарына бай. Алар исә майлы балыкларда, җитен маенда, әстерхан чикләвегендә бар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-01-09/salkynda-g-d-avyrlygy-tiz-arta-3595753