Роза Низамова рецепты
Кирәк: 6–7 юка белен, 200 г йомшак сыр («сливочный»), 200 г чикләвекле ит (итне ваклап турыйбыз һәм төелгән чикләвек өстәп болгатабыз), өстен бизәү өчен яшел тәмләткеч. Юка гына итеп беленнәр пешерәбез. Зур яссы тәлинкәдә торт ясыйбыз. Иң астагы беленгә сыр сылыйбыз. Өстенә икенчесен куеп, чикләвекле итне тигез итеп җәябез. Шул рәвешле сырлы-итле катламнарны чиратлаштырып, торт ясыйбыз. Өстен ваклап туралган укроп, петрушка яфраклары белән бизибез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135683/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday