Архивы Яңа 2019 ел - Tatar Today - татар яңалыклары.

2018 нәтиҗәләре: югалтулар да, табышлар да булды
2018нче елның да санаулы гына көннәре калып бара. Әле кайчан гына башланган кебек иде, инде бу ел да үтеп киткән. Декабрь азагында үткән елга нәтиҗә ясый, нинди вакыйгалар булганын искә төшерә торган гадәтебез бар. Быел да шушы гадәткә тугры калып, 2018нче елны башыннан ук хәтердә яңартырга булдык.

Быел югалтулар да, табышлар да булды. Ләкин язманы яхшы вакыйгалардан башлыйсы килә. Табышлар дигәннән, Марста су таптылар әнә. Безнекеләр түгел – Италия галимнәре. Әлеге планетада 1,5 км тирәнлектә җир асты күле бар икән. Димәк, Җирдән туеп, Марска яшәргә китәргә уйлаучыларга (ә бу хакта сөйләшүләр бара инде) суны Җирдән алып китәсе булмаячак. Дөрес, Марста башта суны нефть чыгарган кебек чыгарырга туры киләчәк әле. Ләкин галимнәр анысының гына чарасын уйлап тапмый калмас.

Безгә әллә кайдагы Марстан бигрәк, үзебезнең Татарстан вакыйгалары кызыклырак, билгеле. Сөт җитештерү буенча Русиядә беренче урында барабыз икән. Яхшы хәбәр бит! Беренчелек белән мактанырга яратабыз без. Республика ил күләмендәге сөтнең 7,7 процентын җитештерә икән. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң күп табыш та сөттән керә, ди. Хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясен генә һаман да җайга сала алмыйлар. Бик арзаннан алалар, дигән эчтәлектә зарлар күп килә редакциябезгә.

Татарстанның тагын бер табышы бар. 4нче декабрьдә татар токымлы атларга рәсми таныклык бирелгән. Моңарчы татар атларын Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчеттеләр, ләкин малларның паспорты юк иде. Хәзер менә паспортлы булуларына сөенсәк була. Татар теле мәктәпләрдә кыскартылды, инде хәзер дәүләт теле статусы да кыл өстендә калып бара – ичмасам, «татар» сүзе ат токымнарында калыр, дип үз-үзебезне юатырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгыннан тыш, спорт өлкәсендә дә уңышларыбыз шактый булды. Быел февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпиада узды. Допинг низаглары аркасында Русия спортчыларына Уеннарга юл ябылды, барырга рөхсәт ителгәннәре дә Русия әләме астында түгел, нейтраль әләм астында чыгыш ясарга тиеш булды. Безнекеләр ике генә алтын медаль яулады: хоккей командасы һәм фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова. Алинә өчен үзебез алтын алгандай сөендек инде – үзебезнең татар кызы бит! Татарстан өчен чыгыш ясаган фигуралы шуучы Евгения Тарасова парлы шууда – көмеш, чаңгычы Андрей Ларьков көмеш һәм бронза медальләр яулады. Әле тагын шушы уңышларга чаңгычы Марта Зәйнуллинаның Паралимпия уеннарында көмеш һәм ике тапкыр бронза медаль яулавын, «Ак Барс» хоккей командасының КХЛда чемпион булуын, «Зенит-Казан» волейбол клубының уңышларын да өстәсәң, саллы гына исемлек килеп чыга. Республика спортчылары халыкара беренчелекләрдә һәм чемпионатларда җәмгысы 310 медаль яулаган!

Җәй көне Русиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты узды. Русия командасы, начар фаразларга карамастан, әйбәт кенә чыгыш ясады, уенчылар да, тренер да геройларга әйләнделәр. Матчлар Казанда да узды. Шул уңайдан юлларны, стадионнарны төзекләндерделәр, рәхмәт яугырлары. Президент Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чемпионат вакытында стадионда сыра сатып, 89 млн сум акча эшләгәнбез. Менә тагын казаныш, менә тагын сөенеч!

Мәдәният өлкәсенә килсәк, 3нче май көнне Татарстанның мәдәният министры алышынды. Айрат Сибагатуллин урынына Ирада Әюпова килде. Ирада ханымның быел эшләгән эшләреннән яшьләр белән элемтә булдыра башлавы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә урысча һәйкәл куйдыруы гына истә калган. Президент шелтә белдергәннән соң, Мәрҗани һәйкәленең арткы ягына татар телендә дә шигъри юллар өстәп куйдылар. Ә һәйкәл үзе «Марджани» булып калды.

Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрының исеме еш ишетелә башлады. Монда да директор алышынды – җитәкче кәнәфиенә Гүзәл Сәгыйтова утырды. Матур итеп театрның 30 еллык юбилеен да билгеләп үттеләр. Шушы театрда хореограф булып эшләүче Нурбәк Батулла һәм урыс ТЮЗы режиссеры Туфан Имаметдиновның бергәләп әзерләгән «Әлиф» дигән спектакле мәртәбәле «Алтын битлек» премиясенә лаек булды. Мәскәүлеләр татар әлифбасының, ә димәк татар теленең дә үлеме турындагы спектакльне шундый дәрәҗәле премия белән бүләкләде.

Хәтерлисез микән, быел 18нче мартта Русия Президентын сайладык бит әле! Хәер, хәтерләмәсәгез дә аптырарлык түгел. Бу сайлауга фәлән миллион акча тотылса, әллә нинди интригалар куертылса да, нәтиҗә барыбер үзгәрешсез: Владимир Путин тагын 6 елга президент булып калды.

Сәясәттә тагын нәрсәләр булды соң? Әллә ни яңалык булмады кебек. Санкцияләр йомшармады. Русиянең бердәнбер алюминий заводы «Русал» да санкциягә эләкте. Заводны коткару өчен, депутатлар алюминий банкада сыраны күпләп чыгара башларга киңәш итте һәм халыкны алюминий кашыктан ашый башларга өндәде.

Пенсиягә чыгу яшен арттырып куйдылар. Хәер, монысы әле онытылырлык булмады да. Укучыларыбызның күпчелеге ел вакыйгасы дип, әнә шул пенсия яшен арттыруны атаган.

Бөтен илне тетрәндергән фаҗигаләр дә булмады түгел. 11нче февральдә Мәскәү янында «Саратов һава юллары» ширкәте самолеты һәлакәткә юлыгып, 71 кешенең гомере өзелде. 25нче мартта Кемерово шәһәрендә «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булды. Шуннан соң бөтен ил буенча тикшерүләр китте. Бөтен сәүдә үзәкләрен, җәмәгать туклану урыннарын прокуратура вәкилләре белән йөреп тикшереп чыктылар.

17нче октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә һөҗүм нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булды. 18 яшьлек студент егет башта 20 кешене үтерде, аннан үзе дә атылып үлде. Бу хәлдән соң тагын тикшерүләр узды. Хәтта, уку йортлары ишек төбенә Росгвардия кешеләрен бастырырга кирәк, дигән тәкъдим дә ишетелде.

Болар быел булган бөтен вакыйгалар да түгел, әлбәттә. Саный китсәң, бик озак санарга булыр иде. Ә киләсе 2019нчы елда безне нәрсә көтә – анысын яңа елның беренче санында язып чыгарбыз.

ЮГАЛТУЛАР

Ни кызганыч, быел да бик күп милләттәшләребезне югалттык. Алар арасында танылган артистлар, язучылар, галимнәр, милли хәрәкәт активистлары бар.

1нче гыйнвар – Австралиядә татар мохитен тудыручыларның берсе Сәгыйть Садри;

9нчы март – Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Әнәс Галиуллин;

11нче июнь – «Азатлык» радиосы журналисты Наил Алан;

14нче июнь – күренекле татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар;

18нче июнь – галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, 1990нчы елларда Милли университет булдыруны башлап йөргән Илдус Әмирхан;

26нчы июль – драматург, режиссер Гафур Каюмов;

31нче июль – күренекле шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова;

17нче сентябрь – татар теле өлкәсендә дистәләгән фәнни хезмәт авторы, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова;

13нче октябрь – Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф (Фәйзуллина);

27нче октябрь – танылган баянчы Шәфәгать Салихов;

15нче ноябрь – Камал театры артисткасы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова;

16нчы ноябрь – Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева;

2нче декабрь – шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Зәкуан.

Чыганак: «Азатлык» радиосы

2018нче ЕЛ – САННАРДА

– быел Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме (ВРП) 2 трлн 420 млрд сумнан артып китәр дип көтелә;

– республика бюджетына 228,5 млрд сум акча кергән;

– физик һәм юридик затларның кеременә салымнардан казнага 99,5 млрд сум кергән;

– Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 329 млрд сумга җитәчәк;

– быел юл тармагын финанслауга 27,4 млрд сум тотылган, шуның 25,1 млрд сумы – республика бюджетыннан, 2,3 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән;

– республика эчендә барлыгы 420 км юл, 19 күпер төзелгән һәм яңартылган, торак пунктларда барлыгы 380 км озынлыкта 700 урам төзекләндерелгән;

– 531 торак пункт һаман да каты өслекле юл белән тоташтырылмаган;

– Татарстанда 1 845 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу – 2017нче елгы белән чагыштырганда 22 мең тоннага артыграк;

– республикада буш ята торган 43 мең гектар авыл хуҗалыгы җире бар;

– 28 авыл клубы, 44 ФАП, 11 модульле табиб амбулаториясе, 96 универсаль спорт мәйданчыгы, блоклы модуль 16 чаңгы базасы, 8 бассейн һәм 5 универсаль спорт залы төзелгән;

– 21нче декабрьгә республикада 2 млн 246,3 мең кв. м торак кулланылышка тапшырылган. Бу – еллык планның 93,5 проценты;

– быел янгыннар саны, узган ел белән чагыштырганда, 2,1 процентка кимегән, ләкин аларда үлүчеләр саны 5,3 процентка арткан;

– 96 кеше батып үлгән.

Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Запись 2018 нәтиҗәләре: югалтулар да, табышлар да булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа елда артистлар нинди теләкләр тели, чынга ашамы? Үзләре сөйли
Декабрь ахыры җиткән икән бит, җәмәгать! Нинди генә кибетләргә кермә, берәүләр Яңа ел бәйрәменә яңа күлмәк эзли, икенчеләре «арзан бәядән эләктереп калыйм» дип, азык-төлек җыялар. Кем ничек булдыра, шулай әзерләнә бәйрәмгә. Ә безнең татар эстрадасы артистлары бу бәйрәмгә әзерләнәләрме? Гомумән, Яңа ел төнен көтеп алалармы икән? Шушы сорауларга җавап эзләп, татар җырчылары арасында кечкенә генә сораштыру уздырырга булдык.

Ләйсән ГЫЙМАЕВА: «Бу – балалар бәйрәме»

– Яңа ел бәйрәмен кайда һәм ничек каршылау турында без бәйрәмгә бары тик бер атна кала гына сөйләшә башлыйбыз. Берничә ел элек бу бәйрәм безнең эш көне булып тора иде. Хәзер кечкенә балам булганга да бу төнне эшләп үткәрмәячәкбез. Гомумән, балалар үзләре дә бу бәйрәм көнне безнең эшләгәнне яратмый.

Шуңа да Яңа елны кайда гына каршыласак та, балалар белән бергә булырга тырышабыз. Яңа ел, минем өчен – балалар бәйрәме. Үзебез кечкенә чактан ук исемә шулай кереп калган: костюмнар тегү, рәсемнәр ясау, күлмәкләр әзерләү, авылда маскарадка чыгу. Шуңа да бу бәйрәмне матур һәм кызыклы итеп, балалар исендә кала торган итеп үткәрергә дип уйлап торабыз.

– Яңа елны каршы алганда сезнең гаиләгә генә хас традицияләрегез бармы?

– Фәкать безгә генә хас традицияләр юк. Бүтән гаиләләрдәге кебек дип уйлыйм: бәйрәм табынында каз, мандарин, салатлар һәм читтә бәйрәм күрке – чыршы. Бәйрәм төнендә теләкләр телибез. Яңа елга аяк баскач, урамга чыгып, берәр бизәлгән урынга яисә чыршы янына барып, салют аттырырга яратабыз.

Альбина АПАНАЕВА: «Бүләк бирергә һәм алырга яратам»

– Яңа ел бәйрәмен мин бик яратам һәм көтеп алам. Ул минем өчен ниндидер сихри тоела: утлар, матур итеп бизәлгән шәһәр урамнары, бүләкләр. Бу бәйрәмне үткәрүнең иң кулай варианты, минем өчен, үз өем. Үзең генә тынычлап, үзеңчә.

– Яңа ел төнен яратасызмы?

– Бу бәйрәмгә әзерләнү процессын яратам. Җыелышып, бөтен якын-туганнарга, дус-ишләргә бүләкләр алу кызык минем өчен. Кечкенә вакытта ук бүләкләр көтә идек, бүген дә сакланды әле ул хис. Бүләкләр белән бәйле традицияләр дә бар әле бездә. «Кыш бабай фабрикасы» дип атыйбыз аны. Һәр Яңа ел бәйрәме көнендә чыршы төбенә утырып, килгән бүләкләрне карау.

Ризат РАМАЗАНОВ: «Балам яхшы ир тапсын, дим»

– Без хатыным Зинира белән сентябрьдән бирле гастрольләрдә йөрибез. Дөресен әйтергә кирәк, өйне, туганнарны, кызыбызны сагындык. Шуңа да озак уйлап тормыйбыз, Яңа елны каршы алырга хатынымның туган ягына – Башкортстанның Караидел районына кайтачакбыз. Безнең Яңа ел нәкъ башкаларныкы кебек үтәдер дип саныйм: өстәлдә тәм-том, каз, салатлар. Ләкин безне аеручы бер төп билгедер, бәлки – бәйрәм көнне Зинира барыбызга да яңа киемнәр кидерә. Имештер, Яңа елга өр-яңа кием белән керергә кирәк.

– Яңа ел төнендә нинди теләкләр телисез? Алар чынга ашамы?

– Һәр ел саен берүк теләкләрдер инде ул. Ләкин бу арада картайдым ахрысы, үзем карт та түгел инде, соңгы бер-ике елда гел сәламәтлек сорыйм. Якыннарым, туганнарым, балам исән-сау булсын. Бүген үк юлында һәрчак яхшы кешеләр генә очрасын, үз тиңен, насыйп ирне таба күрсен дип телим. Балалар сәламәт һәм бәхетле булганда ата-ана да бәхетле була бит.

Иркә: «Кыш бабайга, тылсымга ышанмыйм»

– Яңа ел ул, минем өчен, гаилә бәйрәме. Шуңа да бәйрәмне гаиләм белән бергә үз өебездә каршылыйбыз: бәйрәм табынына бәлеш чыгарып куябыз да, теләкләр телибез, аралашабыз. Дөрес, ниндидер тылсымга, Кыш бабайга ышану дигән нәрсә юк, ләкин улымның, кечкенә балаларның күңелен күрү өчен аларны ышандырырга тырышабыз. Алар өчен төрле бүләкләр әзерлибез.

– Яңа ел төнендә теләгән теләкләрегез чынга ашамы?

– Мин теләкләрне Яңа ел көнне генә теләмим, көн дә теләп йөрим. Теләкләр кабул булсын өчен, Яңа елны көтәргә кирәкми бит. Минем өчен теләкләрне чынга ашыручы ул – Аллаһы Тәгалә. Аның ризалыгы белән ул чынга ашарга мөмкин, ләкин ул теләкләрне Кыш бабай чынга ашырмас бит.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Запись Яңа елда артистлар нинди теләкләр тели, чынга ашамы? Үзләре сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыш бабай булып эшләп, кыска вакыт эчендә баеп буламы?
Яңа елны Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына китерү кыен. Кечкенә чакта и ышана идек шуларга. Имеш, Кыш бабай килә дә, шигырь сөйләгән өчен күп итеп бүләкләр биреп китә. Бүләк дигәне шул конфет, печенье инде. Ә хәзер Кыш бабайларны махсус акча түләп өйгә чакырта ата-ана. Бүләкләрне дә саллы итеп алалар.

Күп еллар Кыш бабай булып эшләүче Фидәрис Мортазин белән хәзерге заман “бабае” һәм әлеге үзенчәлекле эш турында сөйләштек.

– Хәзерге заман Кыш бабае булу авырмы?

– һәрбер эшнең үз авырлыгы бардыр. Тик мин Кыш бабай булып үзем өчен, кызык өчен йөрим. Яңа ел якынлашуы сизелә, күңел күтәрелә. Кайсыбер кешеләр: “Әллә нәрсә шунда. Яңа ел сизелми”, – ди. “Кыш бабай булып йөреп кара, сизелер”, – дим.Барысы да үзеңнән тора.

– 31 декабрь төнендә эшлисеңме?

– Кайсы елны ничек туры килә. Эшләсәм дә, Яңа елга кайтып җитәргә тырышам. Кайбер елны хатыным белән бергәләп эшлибез. Бер елны туй үткәрдек. Төнге 12 туларга 15 минутка өйгә кайтып җиттек. Җитештек.

– Кыш бабай булып эшләп, әз генә вакыт эчендә баеп буламы?

– Белмим. Байлык төрлечә үлчәнә бит. Кемгәдер 10 мең сум да байлык, кемгәдер 1 миллион да акча түгел. Яңа ел тирәсендә ел дәвамында ай саен кергән акча кадәр эшлибез. Хәзер Яңа ел булса, җәй көне Сабантуйлар бар, мәсәлән. Шуңа бу бәйрәм генә аерым сизелми. Аннан, акча җыелмый ул никтер бездә. Керә дә чыгып китә. Алдан ук әзер инде аның урыны.

Язманы тулысынча “Акчарлак” газетасының 51нче саныннан укый аласыз.

Запись Кыш бабай булып эшләп, кыска вакыт эчендә баеп буламы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел табыны быел күпмегә төшә? [бәяләргә күзәтү]
Яңа ел табыны Татарстан кешесенә быел 12 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Гәрчә, Росстат мәгълүматлары буенча, ашамлыклар бәясе 2 процентка гына күтәрелгән. Азатлык сорауга җавап эзләп, кибеткә юл тотты.

Кәрзингә иң кирәкле азык-төлекләр генә билгеләнде. Ашамлыклар дүрт кешегә исәпләнгән. Супермаркетлар арасыннан бәяләре белән иң арзанлыларның берсе булган һәм халык күп йөргән “Ашан” челтәре сайланды.

Азык-төлекләргә бәяләрнең ни дәрәҗәдә артуын белер өчен без соңгы ике елдагы саннарны чагыштырдык. Росстатның 2017 ел азагында китерелгән бәяләр исемлеге һәм 2016 елда Азатлык язган бәяләрне карыйбыз.

Күпчелек азык-төлеккә бәя арткан. Аеруча, бу җиләк-җимеш, яшелчә, сыер һәм кош итенә кагыла.

​Тавык түшкәсе. Ике килолы бройлер итен 304 сум 46 тиенгә (“Ашан”) сатып алдык. Бу “Пестречинка” тавыгы. 2017 елда түшкә 254,06 сум (Росстат), ә 2016 елда 275,94 сум (Азатлык) торган. Безнең исәпләүләр буенча, тавык итенә бәя 20 процентка арткан.

Сыер ите. Сөяксез итнең бер килосы 529 сумга сатып алдык. 2016 елда ул 454 сум торган. Ә узган ел 459,42 сумга төшкән. Бәя 15 процентка арткан.

Казылык. Бер ысланган казылык безгә 372 сумга чыкты. Росстатның 2017 елга нәтиҗәсен табып булмады. Ә менә 2016 елда ул 350 сум булган.

​Җиләк-җимеш. Әгәр дә моңа кадәр алманы төрле сортларына карап килосын 50-150 сумга сатып алып булса, хәзер бәяләр 80-240 сумга җиткән. Әфлисунга исә бәяләр төшкән. “Ашан”да Төркиядән китерелгән әфлисун 102,34 сум тора. Ике ел элек ул 105 сум торган. Бананның килосы 59 сумга төште. Шулай да барысын да санап чыгарсак, җиләк-җимешкә бәяләр 50 процентка артуын күзәтергә мөмкин.

Яшелчә. Кыяр, помидор, кишер. Уртача 30 процентка кадәр арткан. Яңа ел табынындагы ризыклар бәрәңгесез булмый. “Ашан”да аның берничә сорты тәкъдим ителә. Без килосы 34,28 сумга төшкәнен алдык. Ике ел элек исә икенче икмәк 22 сум торган. Ә Росстатның мәгълүматлары буенча, 2017 елда бәрәңгене 17 сумга да сатып алып булган.

​Йомырка. “Ашан”да тәкъдим ителгән иң арзан йомыркаларның берсен сатып алдык. Yaratelle ширкәтенең бер дистәсе 78,67 сумга төште. Росстат мәгълүматлары буенча, йомырка бәясе узган ел 47 сумга кадәр төшеп беткән иде. 2016 елда аны уртача 60 сумга сатып алдылар.

Каз. Казан кибетләре аның килосын 468 сумга тәкъдим итә. Ике ел элек белән чагыштырганда, 68 сумга кыйммәтрәк.

Исерткеч эчемлекләр. “Ашан”да хәзер эчемлекләргә ташламалар булуын исәпкә алсак, аклоһол очсызланган дияргә мөмкин. Русиядә җитештерелгән шампан шәрабы 221,15 сумга сатып алынды. 2016 ел белән чагыштырганда, 3,7 процентка очсызрак. Росстатның мәгълүматлары буенча, аракыга бәя 3-5 процентка арткан. Ләкин ташламалар белән 234,09 сумга чыкты. 2016 елда ул 290,87 сум торган.

Нәтиҗә. “Ашан”да сатып алынган иң кирәкле азык-төлек 2 389 сумга чыкты. 2017 елда якынча бу ашамлыкларны 12 процентка очсызракка табарга мөмкин булган. Ә 2016 ел белән чагыштырганда бәяләр 21 процентка арткан.

Шул ук вакытта Росстат Яңа ел табынының ничә сумга төшүен дә язды. Анда 6 259 сумга төшә диелгән. Бу бөтен кирәкле ашамлыкларны исәпләгәндә. Узган ел белән чагыштырганда, бу нибары 2 процентка гына арткан диелә рәсми чыганакларда. Ләкин халык күпләп йөри торган кибетләрдә мондый бәяләр күзәтелмәде.

Азатлык радиосы язмасы, фото һәм видеосы  (чит ил агентлыгы)

Запись Яңа ел табыны быел күпмегә төшә? [бәяләргә күзәтү] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа елдан соң бавырны ничек чистартырга? – Акчарлак
Кышын без­нең артык калорияле туклануыбыз аркасында, бавырга көч килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа болай да эш күп. Шуңа күрә, рационны бераз төрләндереп, бәйрәмнәрдән соң бавырны чистартып алырга да була. Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.

Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә.

Кишерне дә шулай ук чи килеш тә, пешереп тә ашарга була.

Кабакны да ашарга кирәк. Ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.

Алма, груша кан составын яхшырта.

Күрәгә, инжир, йөзем шулай ук бавырга файдалы. Алар тазаруга каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә.

Әстерхан чикләвеге составындагы аргинин бавырдан аммиакны чыгара, ә омега-3 бавырны сәламәт хәлдә тота.

Кузаклы культуралар тиз үзләш­терелә торган аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын яхшырта.

Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Запись Яңа елдан соң бавырны ничек чистартырга? – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үзйөрешле мич һәм пингвиннар: Сабада “теттереп” Яңа ел каршы алалар [күңелле видео]
Саба районындагы Яңа ел парады социаль челтәрләрнең хитына әверелде. Бу райондагы Урман хуҗалыгы бистәсендә оештырылган үзенчәлекле бәйрәм алды чарасында төрле оешма вәкилләре катнашкан. Инстаграмда пәйда булган видеокадрлар яшен тизлегендә интернет буенча таралды.

Парадта катнашучылар бер-берсеннән киемнәре белән аерылып торырга булган: кемдер узган ел символы булган чебешләр булып, кемдер пингвин, аю, кемдер үзйөрешле мич өстенә атланып, ә кемдер хәтта сыер костюмы ясап киенгән. Парад ахырын Кыш бабайлар колоннасы тәмамлый.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#татартудей Быел да беренче булып урамдагы Яңа ел бәйрәме, “сабача карнавал” белән Лесхоз бистәсе шаккаттырды. Әле видеоны район башлыгы Рәис Миңнеханов төшерә!@raisminnikhanov

Публикация от  Tatar today порталы (@tatar_today) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-12-25T15:56:41+00:00">25 Дек 2018 в 7:56 PST</time>

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#татартудей Сезнең авылларда мондый Яңа ел парадлары үтәме? Бу тамаша Саба районы Лесхоз бистәсендә. @samatginiiatyllin ・・・ Молодцы..Бик кочле булган бу парад!????

Публикация от  Tatar today порталы (@tatar_today) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-12-23T19:45:37+00:00">23 Дек 2018 в 11:45 PST</time>

Запись Үзйөрешле мич һәм пингвиннар: Сабада “теттереп” Яңа ел каршы алалар [күңелле видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Ишекне ватып керми хәлләре булмый. Керсәләр, ни күрәләр?!» [Яңа ел маҗарасы]
Бәйрәм алдыннан дустым белән бергә ял итәргә сөйләштек. Иң яхшы ял кайда? Билгеле, мунчада. Аерым саунасы да, бассейны да булган номер алып, күңелле генә ял итә башладык. Үзебез белән алган сый да мулдан, бу рәхәтне тагын бер сәгатькә озайтырга булдык. Утыра торгач, шактый гына салынган, исергәнбез.

Калганын инде кешеләр сөйләве буенча гына беләбез. Сауналар рәттән тезелеп тора. Берәр номерда каты тавыш булса, күршедәгеләргә дә ишетелә. Безнең бәхеткә, күрше номерда бер эшче ремонт ясап яткан чакка эләккәнбез. Берзаман бу кеше без бәйрәм иткән номердан бик каты тавыш ишетә. Күп тә үтми, сауна ишегенә типкәли башлыйлар. Бераздан бар да тына. «Кем шулай кычкырды икән, бу юньле хәл түгел. Номердан чыккан кеше дә күренми», – дип, теге эшче слесарьга хәбәр итә. Номерга керер өчен ишекне ватарга кирәк, ә начальниклары каядыр йомыш белән китеп барган. Болар ишекне ватуны үз өсләренә алырга кыймыйча, тагын күпмедер вакыт көтеп карарга була. Чыгучы кеше күренмәгәч, ишекне ватып керми хәлләре булмый. Керсәләр, ни күрәләр?! Икебез ике җирдә – беребез ләүкә астында, икенчебез ләүкәдә аңсыз ята. Үлгәннәрме, исәннәрме – белерлек тә түгел. Слесарь: «Ләүкә астындагысы үлгән, ичмасам, монысын коткарыйк», – дигәч, мине тиз генә киенү бүлмәсенә алып чыгып, ашыгыч ярдәм чакыралар. Ул арада шәфкать туташы уколлар кадый. Мунчада кеше киемнән утырмый бит инде, болар да мине табиблар килешкә иптәшемнең киемнәренә киендереп куя. Шушы ыгы-зыгы арасында ләүкә астында яткан дустым онытыла. Мине больницага озатып җибәрүгә, исләренә төшеп, номерга керсәләр, «мәеттән» җилләр искән! Аңына килгән дә, мунчадан чыгып сыпырган бу.

Хатыннарыбызга шактый мәшәкать тудырдык без ул вакытта. Киемнәрнең кайсысы кемнеке икәнен барлап, алыштырып йөрделәр. Миңа исә Яңа елны больницада каршыларга туры килде. Тәнемнең пешкән, шешкән урыннарын дәвалап ятканда гына башыма барып җитте: исерек баштан, без бит ишекнең кайсы якка ачылганын бутаганбыз. Ачмакчы булып, без аны кире якка типкәләгәнбез. Соңлап булса да, эчүнең юньлегә илтмәгәнен аңладым.

Дальфир ГАЛИМОВ,

Кукмара шәһәре, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Запись «Ишекне ватып керми хәлләре булмый. Керсәләр, ни күрәләр?!» [Яңа ел маҗарасы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чучка елында акча капчыклап яусын өчен Яңа ел төнендә менә нәрсә эшләргә кирәк…
Тәүге суыклар ишек кагып, кибет киштәләрендә яфраклы мандариннар, чыршылар, ә сувенир сатыла торган бүлекләрдә чучка сыннары (нишләтәсең, якынлашып килүче ел мөселман кешесе күңеленә хуш килми торган шул хайван бит), шуңа охшатып ясалган башка әйберләр пәйда булган чорга кердек, җәмәгать. Алдыбызда – Сары чучка елы.

Дуңгыз дигәндә, күпләребезнең күз алдына, шул мәхлук рәвешендә эшләнеп, сыртына ярык уелган акча җыю савыты килеп баса. Шулай икән, Яңа елны лаеклы каршылау һәм кесәләребезнең калынаюын кайгырту өчен әйбәт үк тырышырга кирәк.

Ничек киенергә?

Ел “хуҗасы” сары гына түгел, җир чучкасы (әйтерсең, әле тагын һавадагысы да бар) дип тә атала. Шуңа күрә табигый – көрән, сары, яшел төсләр өстенлек итәргә тиеш. Моданы энәсеннән-җебенә кадәр белүче стилистлар, гәрчич төсен­дәге кием-салымнан да яхшысы булмаячак, дип баралар. Ә инде бу төсне яратмаучыларга, ел хайва­ны­ның азмы-күпме күңелен күрү өчен, киемгә туры килердәй берәр нинди әйбер: гүзәл затларга – сумка, муенса-беләзек ише вак-төяк, ир-атларга галстук булдыру киңәш ителә. Сары, ялтыравыклы төсләр дә бик әйбәт. Тәңкәле күлмәгегезне моңарчы кеше күзенә күрсәтергә тартынып йөргәнсез икән, хәзер нәкъ менә шуны киеп ялтырарга вакыт! Чучка сәерлек һәм кыланчыклыкны ярата. Шулай ук алсу, соры, салат, каһвә төсләре дә ярый.

2019 ел модасында иң әһә­ми­ятлесе – итәк-җиңнәрнең бөрмәле-сырмалы булуы. Бала итәк һәм бөрмәләр туташ-ханымнар киемен бик тә купшыландырып җибәрә ич! Ул гына да түгел, быел бәйрәмне мондый киемдә каршылаганда, киләсе ел галәмәт уңышлы, акчалы булачак!

Чәчкә килгәндә, катлаулы прическалар ясап мәшәкатьләнәсе юк. Кабартып, тузмасын өчен лак белән катырып куйсаң, шул җитә. Игътибар! Ел “хуҗасы” ир-ат­лар­ның сакалына сөенеп туя алмаячак.

Табынга сыр куярга

Кытай йолдызнамәсен су кебек эчкән белгечләр, чучка – үләнен дә, башкасын да ашый торган комсыз хайван, дип раслый. Шуңа өстәлнең бай булуы, төрле ризыклардан сыгылып диярлек торуы кирәк. Яшел тәмләткечләр куярга онытмагыз. Чучка сыр белән сыйлануга каршы түгел, шуңа күрә сырлы тәлинкәне кыю төстә табын түренә куярга мөм­кин. Әлбәттә инде, дуңгызга яшелчә-җимешләрсез дә булмый. Җете кызыл һәм кызгылт сары төстәге җи­меш­ләрнең – әфлисун, бакча җиләге, кишер, татлы борыч, помидорның табын күркенә әйләнүе әйбәт. Алардан әле тагын тәмледән-тәмле кабымлыклар да әзерләсәгезме!..

Ит ризыкларына килгәндә, пешкән яки кызган тавык, сыер, бәрән, куян ите куегыз. Хәер, чучканыкыннан кала, теләсә кайсы ит ярый. Ит янына, һичшиксез, теге яки бу ысул белән әзерләнгән бәрәңге кирәк. Ел “хуҗасы” – авыл хуҗалыгы хайваны. Шуңа күрә авылча пешерелгән чикмәнле бәрәңгедән дә яхшысы булмаячак.

Бүләк матавыгы

Якынлашып килүче ел “хуҗасы” – бик тормышчан, акча мәсьә­ләсендә үтә сакчыл “әфәнде”. Шуңа күрә юк-бар бизәнү-ясану әйбер­ләре, бернигә яраксыз сувенирлар турында онытыгыз. Якыннарыгызга үзләрен озак вакытлар буе куандырырдай ниндидер сыйфатлы, файдалы, мәгънәле әйберләр алыгыз. Әйтик, урын-җир кирәк ярагы. Бүләк мәсьәләсендә ялгышмас өчен алдан кемгә нәрсә кирәген белешеп кую да зыян итмәс. Темага иң-иң туры килеп торучы бүләк исә – һичшиксез, чучка рәвешендәге акча җыю савыты. Ә нәрсә, бик кирәкле әйбер…

Балалар да файдалы бүлә­к­ләргә мохтаҗ. Малайлар – конструкторлар, радио сигналы белән идарә ителешле машина, вертолетларга, ә кызлар сыйфатлы балалар косметикасына, кул эше өчен җыелмалар яки кызыклы китап­ларга мөкиббән китәчәк.

Чыршы һәм имән ботагы

Өй бизәлешендә дә киемнеке кебек үк төсләр өстенлек итәргә тиеш. Өстәлгә сары эскәтер җәегез, чыршыга сары, коңгырт, алтынсу шарлар элегез. Шул ук вакытта классик төс – кызыл һәм яшел төстәгеләрен дә онытмагыз. Табигый бизәкләр – чыршы ботаклары, ылыстан үрелгән такыялар елына күрә бик тә туры килеп торачак. Ел “хуҗасы” имән чикләвеге кетер­дәтергә ярата – имән ботаклары гаиләгез өчен уңыш һәм муллык символына әйләнәчәк. Ә инде чучка кыяфәтендәге акча савытыгыз бар икән, аны күренеп торган урынга куегыз. Кунакларга “дуң­гыз”ны башыннан сыйпап алырга кушыгыз – акча китерү өчен шулай кирәк чөнки. Әлбәттә инде, гирлянда һәм укалар элегез.

(Валентина Семенова/“Ватаным Татарстан”, /№ 186, 21.12.2018/)

Фото: https://pixabay.com

Запись Чучка елында акча капчыклап яусын өчен Яңа ел төнендә менә нәрсә эшләргә кирәк… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Рәхмәт сиңа, Владимир Владимирович” – яңа 2019 елга фаразлар
Без 2018 елга фаразлар язганнан соң, Җир шары, зырылдап, тагын бер тапкыр Кояш тирәли әйләнеп үткән икән инде. Димәк, карашларны офыктагы 2019 елга төбәргә вакыт. Искәртеп үтик: без киләчәктә нинди вакыйгалар буласын алдан белә алмыйбыз, бары тик хәлләрнең үсеш векторы кай тарафларга авышачагын фаразларга гына тырышабыз.

Сәясәт җилләре, юнәлешен кискен үзгәртеп, безнең фаразларны чәлпәрәмә китереп ташларга да бик мөмкин. Моңа кадәр язган фаразларыбызда вәзгыять­не дөрес чамалаганбыз, шуны гына әйтә алабыз. Әйтик, үткән ел декабрендә: “… 2018 ел глобаль кризисның зур адымын вәгъдә итә”, – дип язганбыз. Юраганыбыз юш килүне хәзер инде курыкмыйча танырга була. Урыс сумының 20 процентка, Аргентина песосының ике тапкырдан да күбрәккә, төрек лирасының 80 процентка очсызлануы, биржа индексларының берничә тапкыр түбәнгә очканнан соң, ыңгыра­шып, яңадан өскә күтәрелеп азап­ланулары, Франциядә башланып киткән киң колачлы гыйсъянчылык хәрәкәте белән без вәгъдә иткән зур адым ясалды, дип белдерә алабыз.

Дөнья икътисадында токмачлар куера, хәзер моны танымаган беркем дә юк. Державалар лидерлары, глобаль түнтәре­лештә аякта басып калу өчен, юрганны үз өсләренә тарту белән мәшгуль бүген. Сәүдә сугышлары, санкцияләр белән мавыгу – шуның билгесе. Трамп бөтен дөньяга үз ихтыярын көчләп тагарга омтыла һәм башка ил­ләрнең җитәкчеләре, сыкрана-сыкрана булса да, бөгелеп ки­ләләр. Әмма Вашингтон башлыгы никадәр генә үзен дөнья ху­җасы дип тоймасын, вакыйгалар барыбер түнтәрелеш ягына таба авышачак, АКШның үзендә дә хәлләр бер дә шатланырлык булмаячак.

Без моны математик исәпкә таянып әйтәбез. Глобаль базарларда куыклар шулкадәр кабарган, әҗәтләр шулкадәр үскән: икътисадны тотып торучы аркау һәм буй җепләр өзеләм-өзеләм дип кенә тора. Шуңа күрә 2019 елда инде бөек кризис зур гөр­селдәү белән тавыш бирәчәк. Алдагы ел безгә моңарчы күрел­мәгән шанлы вакыйгалар вәгъдә итә. Бәлки, вакыйгаларның иң кискене 2020 – 2022 елларга калыр, ул кадәресен без өзеп әйтә алмыйбыз, тик бер нәрсә бәхәс­сез: кешелек җәмгыяте зур дәһ­шәт алдында басып тора.

Элиталар ул дәһшәтне халык күтәрелеше рәвешендә күзал­лый һәм, халык массаларының урам ташкынына әверелүеннән котылу өчен, чаралар күрергә маташа. Әлегә ул чаралар флюгерны кадаклап кую рәвешендә оеша. Җил юнәлешен күрсәтүче укны нык итеп кадакласаң, җил бер генә юнәлештә исәчәк дигән беркатлы ышану өстенлек итә хакимлек ияләренең күңелендә. Мисырда, әйтик, соңгы көннәрдә генә сары жилетлар сатуны тыйдылар. Бу хакта ишеткәч, көләргә дә, еларга да белмәссең. Халык кузгалышының сәбәбе – киемдә түгел, ә сиам игезәкләре кебек береккән чиновниклар һәм олигархлар катлавының халыкларны талавында. Процент капи­талы­ның изүе, инфляциянең басымы астында калган адәм балалары соңгы чиккә җиткәч кенә чыга мәйданнарга. Кием исә ул – символ гына. Бер символны тыйсаң, мазлумнар, байрак итеп, икенчесен күтәрәчәк, бары шул гына.

Үтеп баручы ел Россиядә салым­нарның күтәрелүе, яңа салымнар ишәю, бар халыкның йөрәген тетрәткән пенсия реформасы, мактаулы лидерның рейтингы кискен түбәнәю белән кереп калды. Менә бу факторлар 2019 елда үз сүзләрен кискен итеп әйтәчәк әле: икътисади хәл начараячак, канәгатьсезлек үсә­чәк. Лидерлар, Париж феномены кабатланмасын дип, гайкаларны тагын да катырак кысарга тырышачаклар. Болар барысы да шул флюгерны кадаклап кую эффекты бирәчәк. Моңа карап кына зур түнтәрелештән котылып булмаячак. Ил сәясәтен билгеләүче зур фигураларның берсе Кудрин Россиягә дә СССР язмышын юрап каркылдады инде. Мондый “козгын фаразы” тормышка ашарга бик охшаган. Илдәге хәлнең катлаулы икәнен зур җитәкчеләр авызыннан еш чыга башлаган Курилны японнарга бирү идеясе дә искәртеп тора. Батар алдыннан йомычкага тотыну кебек бу адым һәлакәттән коткармаячак, билгеле. Аны берникадәр чигерергә мөмкин, тизләтүе дә ихтимал.

Ишелеп килүче кризис дулкыны һәм давылы астында кала башлагач, ил лидерлары масса­ларның игътибарын зур сугышка юнәлтеп котылырга тырышачак. Ул сугышның ни өчен кирәк икәне һәм сәбәпләре турында сөйләү өчен, Владимир Путинга сүз бирик: “Чөнки ниндидер сугыш хәрәкәтләре шартларында, провокация шартларында олигархик хакимияткә үз халкыңны һәм үз дәүләтеңне талауга юнәл­телгән сәясәтне дәвам иттерү җиңелрәк… Икътисади һәм социаль сәясәтеңнең җимереклеген сугыш белән каплау һәрвакыт җиңелрәк. Алар гаепле түгел, тышкы агрессор гаепле. Халык­ның бөлгенлегендә дә тышкы агрессор гаепле, дәүләт бюдже­тының очы-очка туры килмә­вендә дә…” Рәхмәт сиңа, Владимир Владимирович, сугышлар­ның төп сәбәбен универсаль формула белән аңлатып бир­гәнең өчен.

Путин хәзрәтләре “Ватаным Татарстан”дагы безнең фаразларны укып бармый микән дигән шик тә туа күңелдә аның әлеге сүзләрен ишеткәч. Быелның апрель аенда Сүриядә зур сугыш куркынычы тугач, без язган идек: “Сугышның финалы турында фаразлар куертканчы, аның ни өчен кирәк булуы турында фикер йөртеп алыйк. Ассызыклыйк: сугыш башларга бернинди дә объектив сәбәпләр юк… Мәскәү­гә дә, Вашингтонга да, Париж белән Лондонга да якындагы айларда кискенләшеп китәчәк кризистан халыкларның игътибарын читкә юнәлтерлек сылтау кирәк… Бө­тен­дөнья халыклары ыштансыз калуларының төп сә­бә­бен аң­ламасыннар өчен, дөнь­якүләм кан коелыш әзер­ләнә”. Без бу юлларны 13 апрель­дә язганбыз, Путин хәзрәтләре әле декабрьнең беренче көнен­дә генә кабатлады. Кремль лиде­рының без күр­гән хакыйкатьне күрүенә сөенә­без.

Тик кызганыч һәм аянычтыр: бу безне кайчандыр бер башланачак зур сугышта фронт сызы­гы­ның Россия аша үтүеннән коткармаячак. Хәлне төзәтү өчен күп тә кирәкми югыйсә. Лидер­ларның, җыелып: “Әйдәгез, оли­гархларның артына тибәбез дә халыкның матди һәм социаль хак­ларын яклый башлыйбыз. Җир шарында байлык һәркемгә дә җитәрлек бит”, – әйтүләре дә җитә. Тик болай булмаячак, билгеле, андый сөйләшү фантастика өлкәсенә карый. Киресенчә, сә­х­нә артында зур сугышның сценариен әзерләү белән мәшгуль лидерлар. Трамп белән Путинның очрашуы да мөмкин булмауны күреп торабыз бит. Алдагы елда аларны Сак белән Сок кебек тотып тору дәвам итәчәк, якынаябыз дигәндә генә, арага кереп, аерып җибәрәчәкләр. Хәер, оч­рашмаулары да хәерлерәктер, бәлки. Күзгә-күз карашу хәлне кискенләштерер генә иде шикелле.

Алдагы елда нәрсәләр генә булмасын, без киләчәккә өмет белән карыйбыз. Биржа түнтә­релешләрендә, халыклар ярсуында, лидерларның бер-берсенә атом-төш күсәге белән янауларында без гадел булмаган сис­теманың үлем сәгате якынлашуын күрәбез. Хакыйкатьнең тулгагын тоемлыйбыз. Тулгак исә һәрвакыт авыр һәм газаплы була мондый чакта. Әмма ул барыбер туачак.

(Рәшит Фәтхрахманов/“Ватаным Татарстан”, /№ 181, 14.12.2018/)

Фото: https://pixabay.com

Запись “Рәхмәт сиңа, Владимир Владимирович” – яңа 2019 елга фаразлар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел ялларына эләгүче көннәр ничәнче майга күчерелә?
Узып баручы елның соңгы атнасында алты эш көне була. Ул дүшәмбе, 24 декабрьдән шимбә – 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәтенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итте.

Россия халкын ун көнлек – 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көннәре көтә. “Озын эш атнасы варианты “Яңа ел каникулларын” өзмәс өчен сайланды. Шимбә – 29 декабрьдәге ял көне дүшәмбегә – 31 декабрьгә күчерелде. Шунлыктан елның соңгы атнасы 6 көнлек эш көне белән булачак”, – дигән Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Ун көнлек ялдан соң, беренче эш көне 2019 елның 9 гыйнварында чәршәмбе көнне башлана. “Яңа ел бәйрәмнәре якшәмбе, 2018 елның 30 декабрендә башлана һәм сишәмбе, 2019 елның 8 гыйнварында төгәлләнә. 9 гыйнварда беренче эш көне”, – дигән агентык әңгәмәдәше.

Яңа ел ялларына эләгүче шимбә һәм якшәмбе – 5 һәм 6 гыйнвар көннәре Беренче май бәйрәменә кушыла (2 һәм 3 май, пәнҗешәмбе һәм җомга).

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фото: https://vk.com/

Запись Яңа ел ялларына эләгүче көннәр ничәнче майга күчерелә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..