Архивы Әгерҗе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Әгерҗе районында янгында бер ай элек үлгән йорт хуҗасының иптәш хатыны мәете табылган
29 декабрь кич Әгерҗе районының Рус Шаршадасы авылында шәхси йорт янып беткән. Йорт хуҗасы бер ай элек үлгән булган. Янгын хәрабәләре арасында мәрхүмнең иптәш хатынының мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын урынына Тирсә авылы янгын сүндерүчеләре һәм Көчек авылыннан ярдәм итүчеләр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортны тулысынча чорнап алган булган. Янгын 30 квадрат метрга зыян китергән.

Күршеләр янгын сүндерүчеләргә йортта хатын-кыз калган булуы турында әйтә. Йорт хуҗасы исә бер ай элек үлгән. Шул вакыттан бирле аның 55 яшьлек иптәш хатыны спиртлы эчемлекләр эчеп йөргән. Күршеләре аны өч көн элек йорт хуҗасын искә алу көнендә күргән.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны тиз сүндергән, янгынның башка корылмаларга күчүенә юл куймаган һәм корылмаларны тикшергән. Шул вакытта хатын-кыз мәетен тапканнар.

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Запись Әгерҗе районында янгында бер ай элек үлгән йорт хуҗасының иптәш хатыны мәете табылган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бәяләр арта, кешеләр үлә, кредитларда баттык” – Әгерҗедән Путинга халыкның реаль тормышы турында язганнар
// Tatar Today //

20 июнь Россия президенты белән турыдан-туры элемтә булып үтте. Владимир Путинга сораулар бирүчеләр шактый иде. Кемне нәрсә борчый. Әгерҗедән Алсу Мулләхмәтова да үзенең сүзен әйтергә теләп, Вконтакте социаль челтәрендәге битендә дәүләт башлыгына мөрәҗәгатен язган.

“Исәнмесез, хөрмәтле Владимир Владимирович!

Сезгә төрле социаль челтәрләр аша да мөрәҗәгать итергә мөмкин дип беләм. Мин дә сезгә язарга булдым. Бәлки халыкның тавышы Кремльның бөек стеналары аша сезгә үтеп керә алмыйдыр, бәлки безнең теләкләр сезгә барып җитүгә төрлечә комаучаулыйлардыр да. Бүгенге көндә социаль челтәрләрнең көче зур, шуңа күрә сез мине ишетерсез дип өметләнәм.

Миңа 35 яшь. Мин кечкенә генә шәһәрдә яшим. Минем әйтәсе сүзләрем, теләкләрем дә Россиядә яшәүчеләрнең күбесенеке шикелле үк. Владимир Владимирович, зинһар, ишетегез халыкны!

Кешеләр зыянлы матдәләргә бай ризык ашап үлә, көндәлек ашау рационыбызда гел углеводлар диярлек. Кибетләрдә азык-төлек бәясе узган ел белән чагыштырганда 2-3 тапкырга артты. Ризык киштәләре химия белән тулы. Мондый бәяләр белән җиләк-җимеш, яшелчәләр тиздән кызыл уылдык кебек торачак, бәйрәмнәрдә генә ашый торган деликатеска әйләнәчәк…. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә азык-төлекне арзанрак бәягә тәэмин итүчедән алалар, сыйфатына карап тору юк.

Меңләгән кешеләр яшьли онкология һәм инсульт нәтиҗәсендә үлеп китәләр. Яңгырдан соң үскән гөмбәләр сыман аптекалар саны арта, тик авырулар саны кимеми.

Кешеләр кредитларда “баттылар”. 7 ел элек минем дә бизнесым бар иде, кызганычка каршы, 2014 елдагы кризис аркасында үз эшемне туктатырга мәҗбүр булдым. Әмма күп санлы бурычларым бүген дә тыныч йокларга ирек бирми.

Эш хакы кимеде, шуңа да карамастан, кешеләр эш урыннарын үзгәртә алмый. Чөнки башка эш юк, ипотека да түләргә кирәк. Күпчелек түзеп яшәргә мәҗбүр.

Халыкның чит илгә түгел, үзебезнең көнъякка да барырга мөмкинлеге юк. Үз гомеремдә мин 2 тапкыр диңгездә булдым. Беренче тапкыр балаларым белән бер атна ял итергә бер ел буе акча җыйдым, ә икенче тапкыр эш белән ике көнгә бардым…

Тагын бер куркыныч факт: безнең дәүләт ата – аналары ташлап калдырган балаларны ярата, бу җавапсызлыкны хуплау дигән сүз. Ата – аналары ташлаган балаларны дәүләт үз тәрбиясенә ала. Кайбер кешеләр балалар йортыннан 5-6 баланы тәрбиягә ала, билгеле инде, күпчелекнең чын сәбәбе нидән гыйбәрәт. Аларның балачаклары бәхетсез булса да, киләчәкләре тотрыклы. Аларны чиратсыз балалар бакчаларына алалар, мәктәпкә керергәндә ярдәм итәләр, югары уку йортларына бәйгесез кабул итәләр. Баланың яхшы киләчәге булсын өчен аны хәзерге көндә ташлап китәргә кирәкме? Бу бит абсурд!

Сез статистикага карамагыз! Ул саннар реаль чынбарлыктан ерак!”

Алсу Мулләхмәтованың хаты киң таралды, аның сүзләре белән килешүчеләр күп. Алсу ханым үзен ишетүләренә ышана.

Мәгълүмат Алсу Мулләхмәтованың Вконтакте битеннән

Запись “Бәяләр арта, кешеләр үлә, кредитларда баттык” – Әгерҗедән Путинга халыкның реаль тормышы турында язганнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әгерҗедән педагог Наилә Харисова: “Мәктәпкә әйләнеп тә карыйсы килми. Ни булды соң?”
Соңгы вакытта нигәдер эшкә ашкынып барулар кимеде. Көне-көне белән мәктәпкә әйләнеп тә карыйсы килми. Ни булды соң миңа? Картаю дисәң, яшьрәкләр дә шулай ди… Әле күбесенең җимертеп эшләр чагы.

Укытучы мин. Гомер буе мәк­тәптә эшләдем. Башка эшкә китү турында уй башыма да кереп карамады. Кодрәтемнән килсә, мәктәптә кунып калырга да риза булып, рәхәтләнеп дәртләнеп эшләдем. Үземнең укытучы булуым белән горурланып. Укучыларымның, ата-ана­ларның һәм… югарыдагыларның хез­мә­тем­­не хөрмәт итүләренә, тиеш­­ле бәя бирәчәкләренә ышанып. Ә бүген… Белемем бар, тәҗрибәм җитәрлек. Эшемнән канәгатьсезлек белдергәннәре дә юк. Ә нәрсә җитми соң? Соңгы вакытта әллә нигә шуңа охшаш сораулар миемне борау­лый, йөрәкне талкый, күңелгә шом сала. Тыштан караганда, берни дә үзгәрмәде кебек…

Юк, үзгәргән икән шул. Дөнья үзгәргән. Ә мин элеккечә беркатлы укытучы булып калганмын. Әй булган икән рәхәт заманалар! Кәгазь боткасына батмыйча, укучы өчен, укучы белән эшләгән чаклар! Хәзер дә эшләгез, кем тыя диярсез. Юк шул! Без хәзер үзебез теләгәнчә эшли алмыйбыз. Без кушканны эшлибез. Ә ничек, нәрсә эшләргә кирәген өйрәтеп, көнгә ничә фәрман, ничә күрсәтмә килгәнен беләсезме сез?! Директор һәм аның урынбасарлар армиясе шуларны безгә җиткереп бетерә алмыйлар мескенкәйләрем. Өлгерә алмыйлар чөнки. Әле бит аларның без төзегән планнарны, аларның үтәлешен тикшереп, гомумиләштереп, югарыга отчет та бирәселәре бар. Ә алардан өстәгеләрнең — тагын да өстәгеләргә!…

…Менә шундый хәлләр, җәмәгать! “Бигрәк нык зарланган бу. Авыр булса, эшләмәсен”, — димәгез тагын. Вакыты-вакыты белән укытучыны, ярты көн эшләп, умырып акча алучы эшлексезгә санаганнары өчен, урыс әйтмешли, “бик обидно” була. Ә болай бик яратып башкарабыз эшебезне. Эшен яратмаган кеше мәктәптә озакка чыдамый ул. Күңеле тормыш ваклыклары белән каралырга өлгермәгән балалар белән эшләү барысына да түзәргә көч бирә.

P.S. Бу язмада шәхсән минем фикерләр генә дип уйламагыз. Бу — бүген балалар алдына басып дәрес бирүче йөзләгән-меңләгән хезмәттәшләремнең җан авазы. Килешмәүчеләр дә булыр. Бигайбә! Ә бусы — минем фикер! Ә уртага салып сөйләшәсе сүзләр күп әле.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.

Яңарыш

Фото: https://vk.com/

Запись Әгерҗедән педагог Наилә Харисова: “Мәктәпкә әйләнеп тә карыйсы килми. Ни булды соң?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Әгерҗе бит болар, А-Грыз-з, б…» – агрофирма җитәкчесе эшчеләргә 5 ай буе хезмәт хакы түләмәүне үзенчә аңлата
Акчасыз бер көн дә яшәп булмый, дип уйласагыз, ялгышасыз. Бер көн генә түгел, биш ай да яшәп була икән. Моның ничек була алуын Әгерҗе районының Тирсә авылыннан шалтыратып сөйләделәр.

Авылның инвесторы булган «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖсе эшчеләре кая барырга да белми. Һәр көнне ашыйсы да, кешечә тормыш алып барасы да килә. Тик акча юк. Оешма җитәкчелеге дә хезмәт хакы сорап килгәнне бик яратмый: сезгә акча нәрсәгә – болай да оста урлашасыз бит, дип кенә җавап бирә, ди.

«БАЛАЛАР МӘКТӘПКӘ БАРГАНДА ДА АКЧА БУЛМАДЫ»

Шалтыратучы газетада үз исемен күрсәтмәүне сорады. Белсәләр, хезмәт хакларыбызны бөтенләй бирми калдырырлар, дип борчыла ул. Берничә ел элек, моңа охшаш хәл булган иде инде, дип сөйли.

– Бездән ерак түгел генә Наратлы дигән авыл бар. Анда да эшчеләр акчасызлыктан зарланып, журналистларга шалтыраткан иде. Бу хәлне телевидениедән күрсәттеләр, зур тавыш булды. Сюжет чыккач, икенче көнне үк Наратлы фермасыннан терлекне алып китеп бетерделәр дә, хуҗалыкларын ябып, «Булды, кайтыгыз, башка эш юк монда сезгә», – дип куып кайтардылар. Хезмәт хакын ала алганнары алды, ала алмаганнары – юк. Шуңа үзебез дә куркып кына мөрәҗәгать итәргә булдык, – ди Нурия апа (исеме үзгәртелде – А. З.).

…Тирсә авылы җирләре һәм фермалары колхоздан инвестор кулына күчкәнгә байтак еллар узган инде. Җитәкчеләре алмашынып торса да, эшчеләре шул килеш калган. Авылда башка эш юк, ярап тора, дигәннәр. Хезмәт хакы белән тоткарлыклар башка вакытларда да булган, әмма биш ай буе бер тиенсез утыру кебек хәлне моңарчы күрмәгәннәр. «Агрофирма – Әгерҗе» ширкәте күрсәткән. Акча ала алмавың бер хәл – терлек тә бирмиләр, дип сөйли Нурия ханым.

– Җәй көне безнең авылдан сыерларны алып китеп бетерделәр, фермасыз калдык. Мин шунда сыер сава идем, хәзерге вакытта эшсез өйдә утырам. Алынмый калган хезмәт хакларыбызны бирмәделәр. Фермасы бетсә дә, авылда гараж бар әле – анда авыл хуҗалыгы техникалары тора, комбайнчысы, тракторчысы, шоферы – шул тирәдә эшли. Ләкин аларның да инде июнь аеннан бирле хезмәт хакы күргәннәре юк. Үзеңә тиешле акчаны сорап барсаң, хуҗалык җитәкчесе Радик Мәвлиев: «Әйбәт урлашасыз, акчасыз да яши алырсың», – дип кенә җавап бирә. Мәсәлән ДЦП белән авырткан бер эшче кергәч, аңа җавап шундый булган. «Ичмасам бозау булса да бир», – дип тә сорап барабыз, бозау да юк. Анысын үстереп, сатсаң, акчасы булыр иде хет. Җиңел түгел бушлай эшләп яшәүләре. Өеңдә пенсионерың булса, ярый да ул, утка-газга түләрлек, кәнфит алырлык булса да акча күрерсең. Ә кемнеңдер гаиләсендә андый кеше дә юк. Сентябрьдә: «Әллә бирерме икән», – дип, нык көткән идек, балаларны мәктәпкә әзерлисе бар бит. Хет балалары мәктәптә укыган кешеләргә түләмәсме, дип өметләндек. Бер тиен бирмәде сентябрь аенда да. Башка елларны ашлык бирә иде, быел анысы да юк, – дип сөйли укучыбыз.

Хуҗалыкның бирергә ашлыгы да булмагандыр шул. Эш шунда – Әгерҗе районының 90 процент җирләре, басу-кырлары «Агрофирма Әгерҗе» ширкәте кулында. Быел уракка төшкәч, урып-җыю эшләрен башка районнарны артта калдырып, иң беренче булып тәмамлады алар. Ләкин бу беренчелекнең сәбәбе – җитезлек һәм уңганлык дип нәтиҗә ясап булмый. Җыеп алырлык уңышлары булмаганга шулай тиз беткәндер. Республикада иң начар күрсәткеч Әгерҗенеке – гектарыннан нибары 16,2 центнер ашлык алганнар. Моны җирле халык үзе дә белә икән:

– Әйе, иң алама район безнеке бит инде. Телевизордан да чагыштырып күрсәттеләр: безнең райондагы җирләрнең составы белән Актаныш районы басуларыныкы бер үк икән. Анда мәсәлән, гектарыннан 34 центнер җыелган. «Моны ничек аңларга?» – дип сөйләделәр. Иген уңышы гына түгел, һәрьяклап хәле начар бу оешманың. Без моны җитәкчедән күрәбез. Ул безгә узган елның декабрь аенда килде. Хезмәт хакын «минималка» түләүдән башлады. 9-10 мең сумнар чыгып бара иде. Озак еллар сыер сауганнарның да акчаларын кисеп бетерде. Безгә кадәр ул эшләгән ике хуҗалык та шушылай беткән иде, безнең хуҗалыкны да бетерү өчен килгәнме? Ул җитәкчелек итә башлаганнан бирле хайван башы кимеп бетте, шуңа күрә ул безгә бозау бирә алмый дип әйттеләр инде аны. «Нинди бозау сорыйсыз, аның болай да терлек баш саны тулмый бит», – диделәр. Тирсәдәге ферманы бетергәч, эшчеләр, мескеннәр, кайсы кайда каңгырып, эш эзләп йөри. Бездән 4 чакрым ераклыктагы Наҗар дигән авылда эшләүчеләр бар, әмма ул да бәләкәй генә ферма, бөтен кешегә урын җитмәячәк. Әгерҗе янында бер мегаферма ачты, анда китеп карадылар – эшләргә бик рәт юк диделәр, чөнки терлек үлеп бетеп бара, үлгәннәренең хакын боларның акчаларыннан тотып кала икән. Ярый әле безгә Удмуртия якын. 60 чакрым ераклыктагы Ижау шәһәренә барып эшлиләр, – дип сөйли Нурия ханым.

Шалтыратучыбыз: «Акча түләнми, ашлыклата, бозаулата да алып булмый», дип зарланса да, бөтен кеше дә бу хәлдә түгел икән. Усалраклар берничә айлык хезмәт хакын ала алган. Суд аша. Әмма бөтен хуҗалык эшчесе дә мәхкәмә юлында йөри алмас шул, диләр.

– Судлашу өчен дә акчасы кирәк бит аның. Бу кешедән мыскыл итү инде. Элек эшләгән җитәкчеләр мондый акчасыз вакытларда хет нәрсә дә булса бирә иде. Ә мондый хәлдә алга таба ничек яшәргә – гел белмибез, – дип, чарасызлык белән сөйләде әңгәмәдәшем.

ХАЛЫК ҮЗЕ ГАЕПЛЕ ИКӘН

Мондый хәлләр булгалап тора. Һәр хуҗалыкның да ел саен нәрсә аркасында да булса, акчасы белән проблема килеп тумый калмыйдыр. Йә корылык ел була, йә киресенчә, мул уңыш җыеп алалар да, шуның аркасында ашлык бәясе түбән тәгәри… Быел менә сөт бәяләре төшкәч, болай да көчкә тәгәрәп барган хуҗалыкларның тәгәрмәчләренә бөтенләй таяк тыккан кебек булды. Хәлгә керү дигән әйбер бар. Шуңа күрә, мондый очракта авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесенә каты бәреләсе дә килми.

Ләкин бу очрак – башка. «Агрофирма-Әгерҗе» ширкәте җитәкчесе Радик Рәшит улы Мәүлиев 5 ай буе тилмергән терлекче-шоферларга сабыр иткәннәре өчен рәхмәт әйтәсе урында, үзләрен үк гаепле итеп калдырды.

– Зарплата алдылар, зарланмасыннар. Сентябрь аена кадәр булганнарын бүген тарата башладык, иртәгә алып бетерәләр. 50 миллион сум зарплата таратам, – дип сүз башлады ул.

«Ә тоткарлык нәрсә белән бәйле иде?» – дигән соравым җитәкченең ачуын китерде кебек:

– Сез әзрәк анализ ясый беләсезме ул? 10 ел элек тә ипи бәясе шушы ук иде, хәзер дә шул ук. Ә бәяләр ничә мәртәбә артты шушы ара эчендә? Аннан соң безнең миллиардлаган сум кредит бурычыбыз бар!

Ә эшчеләрнең гаебе нәрсәдә? Эшче алмаган бит ул кредитны. Түли алмаслык булгач, алмаска кирәк… Эшчеләргә хезмәт хакын акчалата түләргә мөмкинлек булмаса, терлек белән бирергә дә мөмкин…

– Бирәбез, алар бит алмый, алар бит «җылап» кына йөри белә. Әгерҗе бит болар, ул бит шуңа да «А-Грыз-з», б… Бүгенге көндә зарплата урынына бирергә дип 928 баш терлек әзерләп куйдым. Таналар, бозаулар, сыерлар… Берсенә бер нәрсә кирәк түгел. Беркем алмый. Эшләгән кеше өстеннән зарлана гына беләләр. Алар урында елап утырырга гына өйрәнгәннәр. Үзем Әгерҗе кешесе түгел, ләкин монда эшкә килгәч, шаккаттым «бездельник»ларга. Фураж урлыйлар көне-төне, печән, салам – авызларына кертмиләр сыерларның… Биш ай буе хезмәт хакы алмадылар дигән сүз дөрес түгел! Сезгә зарланган кеше һәр айныкын алгандыр әле, мин аны белеп торам. Ул бит бөтенесе дә түгел, кемдер августны ала алмаган, кемдер башка бер айныкын. Йөриләр елап… Аларның берсенең дә эшлисе килми, әнә бер дояркага утын алып бирдем бушка, хезмәт хакы бирдем, эшкә чыкмады. Халык бит монда «кошмар просто»! Эштән куа башлыйм икән: «Мин нишлим инде, кая барыйм инде, минем бит ике балам бар», – дип, елый беләләр. Халык шундый монда, шаккатарлык, әйтәм бит. Зарлана беләләр инде, анысы, «жалоба»ны оста язалар.

СӨТ БӘЯЛӘРЕ АРКАСЫНДА

Хезмәт хакы бирелмәү мәсьәләсен, халык үзе кычкырып, таләп итеп йөрмәсә дә, район хакимиятендә дә яхшы беләләр икән. Район башлыгы урынбасары Ришат Тимер улы Нурисламов әйтик, бу мәсьәләне хәл итү буенча эшләр баруын, Президент Рөстәм Миңнехановның да агрофирмадагы проблемалардан хәбәрдар булуын сөйләде.

Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатауллин Дилүс Гаскәр улы да башлык урынбасары сүзләрен җөпләде. Проблема бар, һәм аны республика күләмендә хәл итү юлларын эзлиләр. Заманында яхшы керем чыганагы булыр дип, агрофирма җитәкчелеге күп кредитлар алган булган, хәзерге вакытта аена 50 миллион сум керем алса, шуның 20 миллионы бурыч каплауга китеп бара, ди.

– 2600 сыерга сөт комплексы, 13 мең дуңгызга торак комплекс, Европа стандартлары белән бәрәңге базлары төзеделәр, 30 комбайн сатып алдылар. Дөрестән дә бу яхшы керем бирергә тиеш иде, ләкин быел сөт бәяләре төште. Литрына 6-7 сум минус белән акча алдык, мондый шартларда хезмәт хакларын вакытында биреп бару кыен була башлады. Без моны эшчеләргә дә аңлаттык. Ләкин вакытында акча алып бара алмагач, барыбер дә бик борчылдылар инде, – дип сөйли җитәкче.

Ә менә болай да яхшы урлашасыз, сезгә хезмәт хакы юк дип әйтүе чын хәл түгелдер, дип бәяләде.

Әгерҗедә оешма эшчеләренә чынлап та хезмәт хакы бирелгәндер дип ышанасы килә. Юк икән, мондый очракта прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз. Әле кредит түләгәннән соң да, 30 миллион сум акчасы калган оешманың, һәр ай саен 50 процент кына булса да хезмәт хакы бирерлек мөмкинлеге табылырга тиеш. Елап утыра һәм зарлана гына беләләр, дип фикер йөртә кайберәүләр. Ә биш ай буе акчасыз утырса, үзләре нишләр иде икән соң?

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Запись «Әгерҗе бит болар, А-Грыз-з, б…» – агрофирма җитәкчесе эшчеләргә 5 ай буе хезмәт хакы түләмәүне үзенчә аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әгерҗе хакимиятендә райондагы куркыныч хәлне шәрехлиләр [фото, видео]
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетында шәһәрдә бар да тыныч дип ышандырдылар. Бу хакта Татар-информ яза.

“Әгерҗедә эвакуацияләү үткәрелми. Барлык хезмәтләр дә штат режимында эшли”, – дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Рафаэль Ниязов. “Шәһәрдә шартлаулар ишетелә, әмма төтен юк – җил икенче якка исә. Биредә яшәүчеләргә куркыныч янамый. Ата-аналар балаларын бакчалардан һәм мәктәпләрдән алды. Шәһәрдән китәргә карар итүчеләр дә бар. Бу аларның шәхси эше. Пугачево авылындагы вазгыятьне Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров шәхси контролендә тота”, – дип ышандырды Рафаэль Ниязов.

Алдан “Татар-информ” Удмуртиядә Пугачево авылында элеккеге хәрби складлар территориясендә сугыш кирәк-яраклары шартлавы турында хәбәр иткән иде. Кара төтен күкне биләп алган һәм шартлау тавышлары ачык ишетелә.

Пугачевода яшәүчеләрне эвакуацияләү башлануы турында хәбәр ителә. Удмуртия хезмәттәшләренә Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе ярдәмгә килгән. Хәзергә Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга янгын сүндерү пунктлары әзерлектә тора.

Запись Әгерҗе хакимиятендә райондагы куркыныч хәлне шәрехлиләр [фото, видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әгерҗедә барлык балалар бакчалары ябыла
Быел беренче тапкыр Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә һәм авыллардагы барлык балалар бакчалары да 1 июльдән 31енә кадәр эшчәнлекләрен туктатып торачак. Моның сәбәбен балалар бакчаларында ремонт эшләре алып барылу белән аңлаталар, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

“Җәйге чорда бакчаларга сабыйларны вакытлыча йөртмәү тәҗрибәсе күп кенә районнарда, шул исәптән күрше Удмуртиядә дә күптәннән бар инде. Нәкъ менә шул чорда бакчаларда ремонт эшләрен башкару күздә тотыла. Бакча хезмәткәрләре дә берьюлы җәйге озын ялга озатылачак”,  ди район мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина.

Хәзерге вакытта бакчаларда ата-аналар җыелышлары уза, аларга аңлату эшләре алып барыла. Үзләре эштә вакытта сабыйларын калдырырга әби-бабалары булмаган әти-әниләр җәйге ялларын нәкъ менә июль аенда алырга тырышсыннар иде, диләр мәгариф идарәсе белгечләре.

Бу яңалык күп кенә ата-аналарны аптырашта калдырса да, моның бер уңай ягы бар: июль ае өчен бакчага түләү алынмаячак. Беренче тапкыр бакчага баручы сабыйларны бары 1 августтан гына кабул итә башлаячаклар.

Татар-информ

Запись Әгерҗедә барлык балалар бакчалары ябыла впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әгерҗедә коточкыч юл һәлакәте: коткаручылар кешеләрне машинаны кисеп чыгара [фото]
Әгерҗе районында коточкыч юл һәлакәте булган. Өч машина бәрелешендә ике кеше үлгән. //ProKazan.ru//

«Тойота», «Черри» һәм «Киа» чит ил машиналары бәрелеше нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күргән: икесе үлгән, икесен хастаханәгә алып киткәннәр. Коткаручыларга кешеләрне машинаны кисеп алырга туры килгән.

27 яшьлек “Киа Рио” машинасын йөртүче руль контролен югалтып, каршы юлга чыга һәм машиналар бәрелешәләр.

Запись Әгерҗедә коточкыч юл һәлакәте: коткаручылар кешеләрне машинаны кисеп чыгара [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кәҗә артканнан-арта, аларның сөтеннән Әгерҗедә сыр цехы ачылырга мөмкин
Тирсә авылындагы шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы кәҗәләр санын арттырырга планлаштыра.

Әгерҗе районының Тирсә авылында сыр җитештерү предприятиесе ачылырга мөмкин. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Илнур һәм Нәзирә Фәсхетдиновларның шундый планнары бар, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы шулай ук кәҗәләр санын да арттырырга ниятли. Хәзер хуҗалыкта 8 кәҗә, сарыклар, тавыклар, казлар һәм индоуткалар бар.

“Без инде берничә ел романовская токымлы сарык үрчетәбез, алар күп бәрән китерә. Бәтиләргә сөт җитми иде, шуңа без кәҗә сатып алып, аларга кәҗә сөте эчертә башладык. Беренче кәҗәбез – Миля шулай барлыкка килде”, – ди сөйләгән фермер.

Фәсхетдиновлар гаиләсе Әгерҗедә, Чаллыда, Ижауда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләрендә актив катнаша. Фермерлар кәҗә сөте, каймак, эремчек, кефир сата.

Мәглүмат Татар Информ сайтыннан алынды

Запись Кәҗә артканнан-арта, аларның сөтеннән Әгерҗедә сыр цехы ачылырга мөмкин впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..