Архивы гыйбрәт ал - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтебезгә кискән тавык тәпиләре салып куйган”
Бер атнага дип кенә улына килгән Фәгыйлә туксан яшен тутырып җиткерә алмады.Нәкъ яңа ел төнендә ,телевизор карап утырган җиреннән  мәңгегә күзләрен йомып, тирән йокыга талды. Килененең яңа ел табыны инде әзер, тик  ун баладан берүзе исән калган улы Ринат кына тәмәке тартырга дип, урамга чыккан,нишләптер керми дә керми. Узган гомерләрен, яшьлеген сагынып утырган карчык балаларына “Бәхил” дип тә әйтергә өлгерә алмады. Күрәсең, Әҗәлетдин урындык артында гына саклап торгандыр,алды да китте.

Ә уйлары бик-бик ераклардан урап кайтты Фәгыйләнең.Яңа елга керергә бер сәгать калганда, әйтерсең лә, бөтен гомерен ,телевизордагы шикелле,кино итеп күрсәттеләр.

Яратмады ул үзе килен булып төшкән авылны, үз итә алмады.Югыйсә,Чишмәле авылы тирә-якта  тешне сындырырлык  салкын сулы чишмәләре белән дан тоткан бик матур авыл иде.Кул сузымында гына җиләккә,бөрлегәнгә,чикләвеккә  бай урманы, хуш исле чәчәкләр гөлләмәсенә күмелеп утырган  болын- тугайлары  да яраттыра алмады. Чишмәлегә ияләшә алмый теңкәсе корыды.

Үзләре Шәйхуллага күз атып йөргән кыз-кыркын  да Балыклыдан килен булып төшкән ут борчасыдай чая, уңган, судан чулпыларын чыңлатып, кара толымнарын тез астына кыйнатып кайтучы кечкенә дә төш кенә Фәгыйләгә көнләшеп карадылар.”Шәйхуллага бүген-иртәгә кияүгә чыгам “дип мактанып йөргән  Газзә исә Фәгыйләне үзенә көндәш санап ,ходайның һәр бирмеш көне берәр этлек эшләде.

Дүрт тәрәзәле,салам түбәле өйнең тирә-ягында сәләмә такталардан җыештырган киртә,читән белән әйләндергән җил капка гына. Киртәнең ишеге ачылган саен  ашарга сораучы бер кәҗә,ике бәрәнле бер сарыктан гайре байлыгы юк иде кияүнең.Йорт кирәк –яракларын Фәгыйләнең әтисе төяп китерде.

Фәгыйлә килен булып төшкәннең өченче көнендә , иртән кәҗәсен саварга чыкса, ни күрсен: җил капканың  тоткасына тизәккә батырган  иске чабата бәйләнгән,  читән казыкка  киченнән юып ,элеп калдырган  чүлмәккә  мәче үләксәсе эленгән иде..Яшь килен аптырап, ире янына йөгереп кермәде, капка тоткасын  ишек алдыннан йолкып алган  бер учлам әрем белән сөртте дә, мәче үләксәсе белән чабатаны  киртә артындагы  тиреслеккә илтеп күмде.Кәҗәне савып, сөтен чоланга кертеп куйгач, ире  болынга печән чабарга киткәнче,  иртәнге чәй кайнаганчы, тау астындагы чишмәгә суга төшеп китте.

Авыл яңа гына уянып килә.Анда-санда  әтәч кычкырган.сыер мөгрәгән,сарык-кәҗә тавышлары ишетелә.Чишмә буенда йокымсырап яткан бака  кызларын уятып, Фәгыйлә килен бүләге итеп алып килгән  яңа чиләкләрен чайкап ,су алды да, тау  буендагы сукмактан өскә күтәрелде.Тау башында ук аларның йортлары.Ире Шәйхулла да торган, тәрәзәләрне ачып җибәргән,ачык тәрәзәдән Фәгыйләнең чигүле сөлге башлары күренә иде.Читән бакча янында үсүче ялгыз  каен төбендә басып торучы Газзә киленне буш уздырмады:

-Әллә  тизәк исеннән йокы качтымы, таң тишегеннән су юлында йөрмәсәң!

Фәгыйләнең дә теленә шайтан төкергән:

-Кияү белән йокы кая да тәмле ул,качмый, тизәк исе генә түгел,өстеңдә аю йөрсә дә сизмисең!Син менә нишләп йокламыйсың,чүлмәккә элгән үләксәңне эзлисеңме әллә?

Газзәгә ут каптымыни, кызарды, бүртенде ,еш-еш атлап өенә кереп китте.Әтисе  герман сугышында үлгәч,әнисе дә озак тормады,сызлангалап бер атна йөрде дә, Газзәнең ялгызын калдырып, ире артыннан китеп барды.Газзәнең авылда туган –тумачасы юк ,бөтен күз текәп торган кешесе  күрше егете Шәйхулла иде. Егет  Газзә белән шаяртып сөйләшеп йөрсә дә, нишләптер аңа өйләнмичә ,унике чакрымдагы авылдан  кыз алып кайтты.Фәгыйләнең атасы тирә -якта бер ташчы иде, кияү әллә бабасының хәлле тормыш итүенә кызыкты,әллә кызның уңганлыгына сокланды-кем белсен.Газзә  Фәгыйлә шикелле чигү-тегү, пешерү кебек эшләрне бик яратмый иде шул.

Фәгыйлә иренә аны-моны сиздермәде, җиз самовардан иртәнге чәйне бергәләп эчтеләр дә,ирен  болынга озаткач,кул эшенә утырды.Әтисе узган ярминкәдән алып кайткан тамбур җепләрен сәкегә туздырып  салды.Зур җәймәнең чит читләренә  пар аккошлар төшерде.Бу ялда  Шәйхулла белән  Шоңгаты базарына чыгарлар, чигешле тастымаллар шәп үтә анда,аларны саткан акчага икесенә дә күлмәк –күнчек юнәтерләр.

Шәйхулласы әлепне таяк дип белмәсә дә ,төскә- биткә чибәр, кулы эшкә ятар ипле нәрсә күренә.Чем кара мыеклары бик килешеп тора үзенә.”Сиңайтәм “ дип  өзелеп тора әнә.

….Фәгыйләнең хәтере ачылганнан ачыла барды.Күзе телевизорда булса да, уйлары бик ерак китәргә өлгергән иде шул.

Газзә көн күрсәтми дип үртәлмәде ул,ел саен  тупырдап торган бер малай  таба торды.Бер кыз,тугыз малай тапты.Ни өчендер балаларының бишесе генә аякланды, кеше булды.Газзәнең этлекләре чамадан чыккан чакларда, әллә подсуд җибәртимме дип уйлаган минутлары да аз булмады.Шәйхулла аны куәтләп сүз катмагач,үз уйларыннан кире кайтты.Ире Газзәне кызгандымы, әллә күңелендә азрак якын итә идеме, утын –кура әзерләгәндә һәрчак булышты шуңа.

Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтенә кискән тавык тәпиләре салу дисеңме, сарай башында печәнлеккә түшәгән салам түшәккә ут төртүме, урманга утынга киткән Шәйхулланы  аланлыкта саклап торып, күлмәксез-нисез ирнең муенына асылынумы, бишектәге Миңзаһирны мич алдындагы саламга алып куюмы-берсе дә калмады.Түзде Фәгыйлә, хурланса хурланды,бу хакта ник бер кешегә әйтсен! Бу аның мин-минлегенә дә тия иде шул.

Колзозга беренчеләрдән булып кергәч,уракта да уңганлыгы өчен макталып, чәчәкле-чуклы шәл белән бүләкләнгәч, Фәгыйлә турында чыгарган гайбәтләренә адәм түгел,эт тә чыдамас иде Газзәнең.Шәйхулланы барыбер үзенеке итә алмагач, Газзә гомерлеккә күршесенә кан дошманы булып калды.

Бер ара  һич көтмәгәндә дуслашып та алдылар алар.Илдә Бөек Ватан сугыша барган  чак иде.Фәгыйлә башта ирен ,аннан өч улын бер-бер артлы сугышка озатты.Кул арасына керерлек ун яшьлек кызы,  ике яшен яңа тутырган һәм  биш айлык  уллары белән ялгызы торып калды  Фәгыйлә.Иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә дә чапты, йортны да тартты.Сугышка китеп өч ай да үтмәде, өченче улыннан кара пичәтле хат килде,хәбәрсез югалды балакай. Балалары арасында иң күндәме, иң тырышы,әрсезе , иң сабыры да шул Рифхәте иде .Кай җирләрдә генә ятып калгандыр инде башкае балакаеның? Бу хәсрәтен йотарга да өлгермәде, кырдан  кайткан төшенә биш айлык төпчеге дә җан биргән иде.Төнлә бигрәк үрсәләнеп елаган иде шул Миңзаһир.Бер- бер җире авырттымы икән нарасыйның,теле ачылмагач,каян беләсең. Сыгылды Фәгыйлә, бөтен җанын актарып ташладылармыни, ике баласын ике кочагына кысып, үксеп елап җибәрде.Шул чак ишек ачылып китте.Ишектән керүче Газзәнең бер кулында чирек икмәк, икенчесендә бер тустыган сөт иде.Кечкенә малай шунда ук Газзәгә таба тартылып куйды.Инде  ничә айлар сөт күргәннәре юк, сыерларын көтүдә бүре буган иде.Ул елны бүре дигәнең бигрәк әрсезләнде шул: көтүдәге малларны харап итә. Киртә башларының саламнарын казып төшеп, сарыкларны берәм-берәм буып,урманга ташый, урамнарда  эңгер-меңгер чакта ук килеп кешеләрне куркыта.Ир –атлар сугышка китеп беткән,авылда карт-коры,хатын-кыз,бала-чага гына калган.Авылларга бүреләр хуҗа булып алган иде шул.Фәгыйләнең дә күз текәп карап торган сыеры көтүдә җилененнән сөте ташып торган килеш җан биргән иде.Кечкенә улы Ринат Газзәнең итәгенә үк барып сарылды да, тустыгандагы сөткә карап тора башлады.Кызы Фатыйма да Газзә кулындагы икмәктән күзен алмый.

Фәгыйлә  казан астына йомычкалар өстәде , ничә еллар  дошманлашып яшәгән күршесен өстәл артына дәште. Ике хатын елаша-елаша , балалар белән бергәләп  сөтле чәй эчтеләр.Әйтерсең лә, алар арасында һичнинди дошманлык булмаган, гомер буе чүкердәшеп яшәгәннәр диярсең. Сугыш дигән ләгънәт ниләр генә эшләтмәде шул кешеләрне.Шул көннән башлап,Газзә  балаларга “күршәттә” булып китте,Фәгыйлә эштә чакларда күз-колак  булып, ике йортны бер итеп яшәргә өйрәнде.

Тупырдап торган таза бәдәнле Газзәгә сугыш елларында кул салырга теләүчеләр дә булды, тик гомерлеккә Шәйхулладан арыны ир дип санамаган хатын куенына  берәүне дә якын җибәрмәде.Фәгыйлә кызганып та куйды күршесен.Сугыштан бер кулсыз кайткан Зиннәт  күпме  йөрде  Газзә артыннан,юк, үз киресе кире хатынның.

Бер көнне  конюшняда үгез җигеп яткан Фәгыйлә янына Фатыймасы  йөгереп килде.Кызының сулышы капкан :

-Әнкәй,әнкәй,- әткәй кайтты,сугыш беткән !

Фәгыйләнең аяклары җиргә әллә тиде ,әллә тимәде,тиз кайтып җитте.Өй каршындагы каен төбендә  уллары Ринатны  күтәргән Газзәнең Шәйхулла кочагына атылуын шәйләп калды ул.Күз аллары караңгыланып китте.Телсез калды,аяклары атламас булды.Малай гына:

-Әнкәй,әнкәй,-дип Фәгыйләгә тартыла,атасыннан ятсына иде.Газзә исә берни булмагандай, малайны кулыннан төшерде дә, ике куллап Шәйхулланың муенына асылынды.Үзе такмаклый-такмаклый елый:

– Исән ,исән икәнсең,җаным, Ходайдан һәр бирмеш көнне  сорадым бит мин, минем хакка Шәйхугыма тимә, кайтар  аны,-дидем.Шәйхулла бу хәлгә исе китеп карап торган Фәгыйләгә ни әйтергә белмәде.Бераздан ,кыенсынып, Газзәнең кулларын муеныннан алды да,хатыны янына килде.

-Я сиңайтәм, хәлләрең ничек? Әйдә ,өйгә керик,-дип ,Фәгыйләне биленнән кочаклап алды.Җиңү шатлыгы,кабат сөеклесе белән күрешү шатлыгы бик тансык иде аңа.Елап күзләре кызарган Газзә күршеләрен кара көнләшү белән озатып калды.

Шәйхулла шул көннән башлап ике ут арасында яшәде:бер якта- кияүгә чыкмыйча ,үзен  Шәйхулла өчен генә саклаган Газзә, икенче якта –бөтен тормыш авырлыгын аның белән дә, ансыз да тарткан , аңа балалар,сөю бүләк иткән Фәгыйлә.Баштарак мәлне:

-Сугышта ике күзе генә утырып калган,аңа тазарырга,хәлләнергә кирәк,-дип,һәр иртә сөтен, ике көнгә бер күкәен күтәреп кергән Газзә, соңрак оятсызланып:

-Шәйхугым, минем дә синнән тупырдап торган бер малай табасым килә,-дип иргә чынлап  сылана башлады.Бер күрде Фәгыйлә-түзде,ике күрде- тешен кысып булса да кешегә чыгармады, өченчесендә Газзәнең яңагыннан утлар чыгарды, алыр кергән сөтен битенә сипте.Иренең гаебе юк икәнен белсә дә, уҗым бозавы булып утыруына ачуы чыкты.Үзе югында калдырып чыккан икмәген дә тавыкларга ашатты,белмәссең аны,әллә ниләр эшләр бу хатын.

Олы улы Хәбир белән икенче малае Рахман  сугыш беткәч тә,өч-дүрт елдан соң гына авылга кайтып төштеләр.Хәбир сугышка киткәндә,”көтәм “дип  вәгъдә биреп калган  йөргән кызы  Хәят инде бригадир Садридан авырга узган иде. Бригадирның хатыны Хөснеруй биш баласы белән Хәятларның өенә килеп, анасына да,кызга да әйтмәгәнен калдырмаган , Хәятның урамга кеше күзенә чыгарлыгын калдырмаган иде.Хәбир дә кыз янына баруны кирәк санамады.Еллар авырлыгына карамады, кайтуына бер ай дигәндә, төп йортка килен төшерде.

Газзә тагын арада бутала башлады: имеш, килен Маһинур  әнчек эт белән бер икән, тегенең белән дә йоклаган, моның кочагында да күргәннәр.Олы улы чибәр иде Фәгыйләнең.Муенына әле бер кыз,әле икенчесе асылынды,егет өйләнүен дә онытып үзе буш куймады. Өч ел дигәндә, өч тапкыр өйләнде, Шәйхулланы ыштансыз калдырды.Бу хәлләрдән иң тантана итүче Газзә булды.Фәгыйләгә кайгы килсә, Газзәнең шатлыгы йөзенә чыкты,матур киемнәрен  киенеп ,урамнан кермәде.Илленең өстендә булса да каш –күз сикертүен онытмады.Булса да булыр икән басыла алмас нәрсә, урманга алып барып, күлмәген күтәреп кырмыска оясына утыртыр нәрсә!

Тора-бара тормышлар көрәеп китте.Фәгыйләләр менә дигән нарат бүрәнәләрдән яңа йорт өлгерттеләр.Икенче уллары да өйләнеп ,йорт алып аерылып чыкты.Матур гына ике кыз үстереп яталар әнә.Кызы да үзе кебек сабыр егеткә кияүгә чыгып,өч бала  тапты.Йорт дия-дия ,Шәйхулла ялны да онытты, кояш белән торды, кояш баегач кына эштән туктады.Тик яңа өйдә озак шатланып яшәргә насыйп булмаган икән.Икенче елны ук ирнең ике күзе дә искәрмәстән сукырайды.

Газзәнең шатлыгы тышка чыкты:

-Минем генә каргышым төште аңа. Гомерем ирсез,баласыз,ялгызым узды.Аңламады мине Шәйхук.  Син дигән дә тораташ каткан менә.Сине дә күрмәсен дип ,сихер койдырдым мин аңар, Фәгыйлә.Минем каргышым сезгә генә түгел,балаларыгызга да,оныкларыгызга да җитәчәк әле.Син дә нигезсез калачаксың,-дип чәчрәде.

Ышанмады Фәгыйлә бу сүзләргә.Яраткан кешеңне шулкадәр күралмаска мөмкинме икән?Гөнаһ бит бу,зур гөнаһ! Хәер, Газзә гөнаһны аңлаудан күптән узган иде шул.

…..Фәгыйләнең иңбашларына албасты бастымыни, авырайдылар,йөрәге туктыйм-туктыйм дип тибә,карасана. Телевизордагы шәүләләр бер якынаялар,бер ерагаялар.Аның күз алдына тагын Газзә килде.Тфү,мәлгунь, елан! Гомер буе җаныма тынычлык бирмәдең, юха!

-Каргыш,минем каргыш! –дип ысылдады елан  гәүдәле Газзә.Каргышына үзе дә буылып үлде  кара эч ! Җәхәннәмгә олакканына да биш былтыр бит инде.

Үлгәндә,авызына су салучы да булмаган үзенә,ничә көн яткандыр ястыгында  йорт барынча көл җыеп йөрүче мәктәп малайлары кермәсә, өендә сасып ятасы икән.Җеназасына да унлап кына кеше җыелган, шулай булмый,бөтен авылны каргап яшәде бит ул.

Фәгыйлә тагын күзләрен йомды.Иренә чынлап та Газзә каргышы төштеме икән әллә?Юк, юктыр!Рахманы аталарын Казан бүлнисенә ничә тапкыр алып барды, духтырлар “күз алмаларына салкын тигән” дигәннәр.Шулайдыр,шулай булмый ни,карты гел чишмә суы белән юына иде

Тау астындагы чишмәгә дә улакларны ничә мәртәбә үзе ясап куйды.Һәр иртә шунда төшеп битен юуу гадәткә кергән иде.Чишмә салкыннары гына тигәндер” сиңайтәмгә”.Сукыр килеш Шәйхулла  сигез ел гына яшәде.Рахманының кызлары Фәгыйләдә үстеләр.Дәү әткәләренә күз-колак та булдылар нарасыйлар.Килене Рәүфә дә ипле, тырыш кеше булып чыкты: каенатасын  я җитәкләп, я чанага утыртып, мунчасына алып бара, чәй-шикәрен, ярмасын китереп тора, һәр көн кайнар ипиен балалар артыннан җибәреп тора.Каенанасына кеше бәйләмәгән матур яулык,шәлләрне беренче шул икенче килене бәйләтте, өстенә каракүл якалы пәлтәне дә Фәгыйләгә беренче Рәүфә алып кигезде. Карчык һәр көн намазга утырган саен килененә теләк тели, ходайдан саулыклы гомер сорый аңа.

Тик менә аерылып чыккан олы  улы белән  олы килене генә,нәрсәгәдер үпкәләп,төп йортка аяк басмадылар.Фәгыйләнең бәгыре моңа бик телгәләнә,Хәбире арада бер яраткан малае-беренче шатлыгы иде бит. Улы урамда  очраганда әнкәсенең хәлен белешү түгел,сәлам дә бирмичә киткәндә,ананың  йөрәге туктаган сымак була, Газзә каргышына тагын бер кат ышана башлый.

Төчек улының да бәхете булмады әнә. Яратып йөргән кызына өйләнгән туй көнендә алты яшендәге кызын  ияртеп,бер хатын килеп керә дә: “Ринат-минем  ирем ул.Институтта укыганда, биш ел күлмәк-ыштанын юдым бит мин аның,-дип үзе белән алып чыгып китә.Шуннан-шул. Уҗым бозавы булды, закунный хатыны белән бу хатыннан кача-поса күрешеп йөри торгач, бер кызы,бер улы туды. Хәзер  әнә әлимент акчасын өйләренә илтеп .балаларын күреп кайта.Карт хатынның колы булып үтте гомеркәйләре,балакаемның.

Өч баласын калдырып,яп-яшь килеш  бер –ике ай гына авырды да,кияве дә гүр иясе булды.Олы улыннан туган беренче оныгы  Илфат унҗиде яшендә сабантуй көнне күпердән сикереп үлде.Яратып йөргән кызы:”Мине яратсаң, күпердән  буага сикереп күрсәт, яратуыңа ышанам аннары” ,дигәч, сикергән балакай, буада башы ташка бәрелеп, судан үле гәүдәсен генә алдылар.

Шәйхулла үлгәч, төп йортка  Кизилдән дүртенче улы гаиләсе белән кайтып төште.Хатыны  детдомда үскәнгәме ,эш рәте белмәсә дә , телгә бик ялганчы бер нәрсә иде. Малае аның сүзеннән чыкмады.Бер атна дигәндә, килен батыраеп, Фәгыйләне намазга тәһарәт яңартканда, идәнгә су тамызган өчен  чәченнән сөйрәп йөрде.Ястык –мендәрләрен ишек алдына чыгарып атты.Фәгыйләнең комганыннан суын түгеп куя, кешелеккә генә кия торган киемнәрен чоланга чыгарып бәрә иде.Фәгыйлә  гарьлегенә түзә алмыйча ,өзгәләнеп бер утырып елады да, гомер иткән нигезен ташлап, көзге көнне өстенә кигән бер кат күлмәктән икенче улына яшәргә төште. Газзәнең “Нигезсез каласың әле син!” дигәннәре раска чыкты.Каенанасын үз йортыннан куып чыгарган Хәбирә дә рәхәт күрмәде күрүен, ярты ел дигәндә, кул- аяклары кәкрәеп,йөри алмас хәлгә  килде. Улы исә үзе яккан мунчада төтенгә исереп үлде.”Әллә минем йөрәк  рәнҗешләрем төштеме икән?”-дип тә уйлады ана.Олы улының  иртән эшкә барган җирдә йөрәге кинәт туктады.Фәгыйләгә бик каты-каты сүзләр белән хат язган  оныгы уйламаганда гына авариягә очрап ,чак кына үлемнән калды. Әллә ничә тапкыр әпирәтсә ясадылар үзенә,тәненең текмәгән җирен калдырмадылар.Ике оныгы бала бәхете күрә алмый интекте.Дөрес, соңрак Ходай бала  багу бәхете бирде үзләренә, кылган изге гамәлләре күп җыелгандыр.балакайларымның.Бер оныгын эш урынында бандитлар чәнчеп үтерделәр…

Уйлый торгач, уйларының очы югалды, Фәгыйләнең тамагына төер утырды.Китми дә китми ул төер.Сулыш алырга ирек бирми.Иреннәре кипте карчыкның.Каргыш,Газзә каргышы гына бу!Никләр генә Шәйхулладан өлеш чыгармадым икән?Аның да бик бала табасы килгәндер шул!Менә хәзер барлык балаларыма,үземә,оныкларга каргышы җитте Газзәнең.И,Ходаем,үзең ярлыка! Бисмиллаһи….ир…рах…ма….Фәгыйләнең тыны кысылды,сүзләрен әйтеп бетерә алмады, урындыктан янтаеп  идәнгә ауды.

Ә тышта йомшак кына кар төшә.Сәгать  телләре уникегә якынлашып килә иде.Фәгыйлә Газзә каргышын да үзе белән алып китте.

Карчыкны авылга алып кайтып җирләделәр.Ходай кушуымы, язмыш шуклыгымы, ике күршенең зыярәттәге урыннары  да янәшә туры килде.

Шәйхулланың сул ягында – еллар узу белән  инде шактый сеңгән-тигезләнгән ,урталай сынган каенлы Газзә кабере, уң ягында-салкын кышкача  кызыл тәлгәшләре ут шикелле янып торучы пар миләшле Фәгыйлә кабере.Җилле –давыллы көннәрдә кабер өстендәге агачлар да нидер пышылдыйлар.сөйләшәләр кебек…

АЛТЫНБИКӘ  "Язмышмы? Ялгышмы?" сайты

Запись “Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтебезгә кискән тавык тәпиләре салып куйган” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызларны мәсхәрәләгәннән соң, ярым шәрә килеш машинага салып күпер кырыенда дамба астына ыргытып киттеләр” [гыйбрәт]
Кыздырган кояш нурлары астында тубыктан ком ера-ера өстерәлеп барды да, барды Алинә. Чүлнең очы-кырые юк ахрысы. Бер мәлне, аңын югалтып комга ауды ул…

Кинәт сискәнеп күзен ачты,бу мәхшәрнең төш кенә булуына чиксез сөенде. Янәшәсендә йоклап яткан ирнең кем булуын, кичә кайларда булып ниләр кылып йөрүен исенә төшерергә тырышты. Пәрдәләрне ачып җибәргәч, тәрәзәдән бәреп кергән яктылыктан күзләрен йомды. Урамда йомшак кына беренче кар ява иде. Ни арада дөнья аклыкка күмелгән! Алинәнең генә җаны корымланып, чистартып бетерә алмаслык булып пычыранган иде шул. Булган хәлләргә бары үзе генә гаепле булуын белә дә, тик кирегә генә юл юк шул.

Югары уку йортларының берсенә кереп укый башлаган мәлдә, Алинә бүлмәдәш кызның телефонына кызыгып урлаганда тотылды. Аны хурлыклы рәвештә укуыннан кудылар. Тулай тораксыз да калгач, төнге шәһәр буйлап каңгырап йөргәндә капкынга эләктерделәр дә инде сылу кызны. Ыспай гына киенгән, уртача яшьләрдәге, Алинәне үзе белән ияртеп кафега чакырды. Исерткеч эчемлекләрдән Алинәнең башы әйләнде. Роза ханымның купшы сүзләр кыстырып алтын таулар вәгьдә итүенә ышанып, кыз үзен дөньяның алихәсе дип хис итә башлады. Әле белми иде шул ул бу хатынның фәхишәләрнең “анакайлары” булуын.

Сызгырып килеп туктаган чит ил машинасыннан әзмәвердәй ике ир сикереп төште дә, Алинәне һәм дә Зоя исемле тагын бер кызны җилтерәтеп диярлек арткы утыргычка утыртып китеп бардылар. Зоя, куркудан зәңгәрләнеп дерелди башлаган Алинәнең авызына кечкенә шешәдән ачы сыеклык койды.

-Тынычлан, юкса начар булуы бар, — дип пышылдады касыгына төртеп. Машина шәһәр читендә яңа гына төзелеп килгән бистәдәге бер йорт каршына килеп туктады. Кызларны саунага алып керделәр. Аларны теләсә ничек кыландырып мәсхәрәләгәннән соң, ярым шәрә килеш машинага салып күпер кырыенда дамба астына ыргытып киттеләр.

Көн арты көннәр узды. Алинә — Аляга әверелде. Бер вакыт узенең авырлы булуын белеп хафага төште кызый. Роза апасына шалтыратып серен бүлеште. Хатын исә эшне тиз тотты.

Авырыннан котылып ай ярым чамасы үттеме юкмы, Роза Алинәне җитди сөйләшүгә чакырды. Кыз кафега килеп кергәндә Роза тәмәкесен пыскытып борчулы кыяфәттә утыра иде.

-Эшләр харап, Алинәкәй, белсәләр сине дә, мине дә исән калдырмаячаклар, — диде. Синең кан анализларың начар, хәтта бик начар! ВИЧ тапканнар синнән ишетәсеңме?! Аңлыйсыңмы СПИД була бу?! — диде калтыранган кулларында сигарет кабын уйнатып.

– Булмас. Ялгышканнардыр, бер җирем дә авыртмый бит минем, — дип елап җибәрде Алинә.

– Дөрес булмаса сине монда аерым чакыртаммы соң? Сиңа бер атна вакыт. Җыен да, ычкын шәһәрдән. Судебный эш бу гөлкәем,-диде Роза.

Күз яшьләренә буылып, көн-төн елады кызый. Фатирдаш кызлары аны юатып маташты. Бер сумка әйберсен җыеп вокзалга китте Алинә. Купега килеп кергәч, каршында кочаклашып утырган парга көнләшеп карады.

Их, аның бер дә үләсе килми икән бит әле. Рәхәт, матур,тыныч тормышта, кешечә яшисе килә. Бу чирдән котылу чарасын уйлап тапмаганнар шул әлегә.

Төнге икеләр тирәсендә яшь парлар үз станцияләрендә төшеп калдылар. Алар урынына уртача яшьләрдәге күзлекле, ярым пеләш, зур корсагы иягенә тиярдәй ир кереп утырды. Кыз башын мендәрдән күтәрүгә “Гафу итегез, уяттым бугай”, дип гафу үтенеп маташты. Зыян юк, мин йокламый идем, дип җаваплады Алинә. Ир өстәлгә бер-бер артлы затлы ризыклар тезә башлады: коньяк, казылык, икра, хуш исле икмәк, балыклар. Ир үзен Евгений Савельевич дип таныштырды. Израильдән командировкадан кайтышы икән. Танышу хөрмәтенә бокаллар бер-бер артлы бушый барды. Кыз коньяктан эреп китеп башыннан кичкән хәлләрне сөйләп ташлады. Ир керфегендә какмый тыңлап бетергәч, сүз ахырында:

– Сезгә киңәшем, килеп урнашкач та минем яныма хастахәнагә киләсез, калганын шунда сөйләшеп бетерәбез, килештекме? — диде.

Эш стажы шактый булган тәҗрибәле табиб иде ул.

Калага килеп, фатирга урнашкач көне буе йоклады кыз. Кичке якта, өйрәнелгән гадәт буенча шәһәр буйлап йөреп кайтырга булды. Якында гына урнашкан кафега кереп кофега заказ бирде. Каршы өстәл артында утырга ир белән сөйләшеп китте. Шәрабтан аңы томаланган кыз яңа танышын өенә алып кайтты. Тәҗрибәле туташның “атом бомбасыдай” куркыныч икәнен, ир башына да китермәде. Бер рәхәтнең, мең михнәте шул була инде.

…Төне буе саташып чыкты Алинә, куркыныч төшләр күреп изаланды. Иртән уянып, алга таба ничек яшисең уйлап баш ватты. Кинәт кенә исенә төшеп, теге профессорның визиткасын эзли башлады.

Менә бүген, хәзерге көннән башлап тормышымны яңадан башларга көч бир, Ходаем, дип кабатлады кыз. Кылган ялгышларын аңлап, тәүбәгә килүе — яңа тормышның башы иде.

Миләүшә Маликова, yazmysh.ru

Запись “Кызларны  мәсхәрәләгәннән соң, ярым шәрә килеш машинага салып күпер кырыенда дамба астына ыргытып киттеләр” [гыйбрәт] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

” Улымның үле тууы турында хәбәрне ишеткәч, җүләрләнәм дип торам” [гыйбрәт]
… Мәктәптә укыганда иптәшләрем арасында әллә ни аерылып тормадым. Укуым да уртача булды шунда. Югары сыйныфларда укыганда яшьтәш егетләр кызлар озата башлаганда мин читтә генә йөри идем. Кызларны да үземә карата алмадым. Югыйсә, берсенә күзем төшеп, аның өчен янып-көеп тә йөрдем, ә ул миңа борылып та карамады. Армиягә киткәч тә кызлардан мәхәббәт хатлары ала алмадым. Хәрби хезмәттән кайткач, читкә чыгып китмәдем, авылда калдым. Тора-бара иптәш егетләрем өйләнә башлады. Ул чакта әле минем кызлар кулы да тотканым юк иде. Шулай да өметемне сүндермәдем. Бервакыт, көзге кичләрнең берсендә, авыл клубына кинога киттем. Клубның ишеген ачып керү белән күзем бер таныш булмаган кызга төште. Карашларыбыз очрашкач, икебезнең арада ниндидер җылылык бөркелеп алгандай итте. “Менә ул мине көткән кыз”, – дип, эчемнән генә уйладым да, кино буе аннан күземне ала алмый утырдым. Кайтканда, бөтен кыюлыгымны җыеп, артыннан киттем.

Ул көнне әллә ни озак сөйләшеп тормадык. Шәфкать туташы икән, безнең авылга вакытлыча эшкә җибәргәннәр. Тел төбеннән аңладым: әле егете дә юк. Шул көннән алып мин Зәмирәсез тора алмый башладым. Сизәм: ул да миңа битараф түгел. Мәхәббәт дигәннәре кешене әллә нишләтә икән, ул чакларда җирдән түгел, күктә йөргән кебек булган идем.

Өйләнешергә вәгъдәләр бирешкәч, бу шатлыгымны өйдәгеләр белән уртаклашырга уйладым. Гаиләдә мин төпчек, бердәнбер малай. Ике апам да кайткач, әнине (әтием үлгән иде инде) алар белән янәшә утырттым да, үземнең ниятемне әйттем. Әни Зәмирәмнең инде җиде буынын тикшерергә өлгергән икән. “Улым, син минем карап торганым. Өйләнгәндә кызны бик сайлап алырга кирәк. Ул кызның ни атасы, ни анасы юк. Нәселе булмагач, җүнле кыз түгел инде ул. Хәерчелектә ятим үскән баладан ни көтәсең?” – дип, авызымны япты да куйды. Апалар да әни яклы иде.

Шул көннән мин ике ут арасында калдым. Җитмәсә, Зәмирәм авырга узган икән. Безнекеләрнең өйләнешергә каршы икәнен аңа ишеттергәннәр. “Җимеш, әниең риза түгел икән, безгә бергә булуның мәгънәсе юк. Мин авылыгыздан китәм. Баланы ничек тә үзем үстерермен. Әгәр теләгең булса, бергә китик”, – диде Зәмирә, яшьләренә батып.

Беркая да җибәрмәдем мин аны, җитәкләдем дә өйгә алып кайттым. “Яратсагыз да, яратмасагыз да Зәмирә –Кминем хатыным”, – дигәч, әни өйдән куып чыгара алмады инде. Бик зурлап булмаса да туй уздырдык. Зәмирәнең карап үстергән әбисе дә килеп безнең тормышны күреп китте.

Сөю-назга гына күмелеп яшәрбез кебек иде дә, булмады шул. Әни атлаган саен киленен чукырга гына торды. Һәр эшеннән гаеп тапты. Югыйсә Зәмирә бик акыллы, бөтен эшне белеп үскән авыл кызы. Юк, әнигә һаман нәрсәдер җитмәде. Тора-бара мине хатыныма каршы котырта башлады. Имеш, ул шундый, ул тегенди… Көн дә бер сүз. Зәмирә әнигә ничек ярарга белми йөрде. Борынына җиткән корсагы белән иртә-кич сыерны үзе сава, сөтен дә аерта иде. Ашарга да бик тәмле әзерләде. Өйдә чисталык. Әнигә тып-тын гына Ходайга шөкер кылып утырасы иде дә бит… Ләкин ул көннән-көн Зәмирәгә карата зәһәрләнә генә барды. Минем дә чыдар әмәлем калмады.

Беркөнне өйдән чыгып киттем дә, бер дустым белән төн уртасына кадәр эчеп утырдым. Өйгә ничек кайтканымны да, йоклап яткан җиреннән хатынны өстерәп торгызып бәреп екканымны да хәтерләмим. Кыскасы, җенләнеп, өйдәге бөтен нәрсәне җимереп бетерә язганмын. Иртән айныгач кына ниләр майтарганымны аңладым. Ләкин ул вакытта соң иде инде. Әнидән аласы үчемне Зәмирәдән алдым бит. Җаныкаемның күзе-бите кара күмер кебек. Эчен тотып, бөкрәеп, миңа күтәрелеп карарга куркып, шул килеш тә һаман эшләп йөргән була тагы үзе. Кич белән моның хәле начарланды. Ашыгыч ярдәм машинасы алып китте.

Иртән улымның үле тууы турында хәбәрне ишеткәч, җүләрләнәм дип торам. Якты дөньяны күрергә дә өлгерә алмаган сабыемны салкын җир куенына күмеп куйгач, тормышым беткән кебек булды. Зәмирә дә сырхауханәдән чыккач озак тормады. Киемнәрен җыйды да: “Минем сездә яшәрлегем калмады. Үз бәхетеңне табарсың әле”, – дип чыгып китте. Артыннан ялварып-ялынып чыгып чапмакчы идем, әни кулдан тотып калды.

Шул көннән алып Зәмирәм хәбәрсез югалды. Шактый озак вакытлардан соң гына ишеттем: шәһәрдә яши икән, бик акыллы бер кешегә кияүгә чыккан. Ике баласы булуын, Зәмирәнең югары уку йортын тәмамлап, табиб булып эшләвен, җитеш тормышта яшәвен, кыскасы, энәсеннән җебенә кадәр сөйләделәр. Аның бәхетле булуына чын-чынлап сөендем. Югалып, төшенкелеккә бирелмәгән бит.

Бәлкем минем бу хатымны Зәмирәгә укырга туры килер. Шуңа күрә бу юлларны аңа багышлыйм: Зәмирәм, теге вакытта алларыңа тезләнеп гафу сорый алмадым. Сиңа күрсәткән авырлыклар өчен син безне кичерә алырсыңмы икән? Син китеп кенә мин бәхетле булмадым. Яңадан өйләнмәдем. Әни белән бергә картайдым. Мин синең алда мең тапкыр гаепле. Синең белән бергә уздырган матур көннәр өчен, миңа сөю бүләк итә алганың өчен мин сиңа рәхмәтлемен. Ни өчен яшәгәнемне дә аңламыйм. Мәгънәсе юк. Олы өйдә әни карчык белән икебез генә. Нигезебез кабер кебек тын, салкын. Син үзең белән минем йөрәгемне алып киттең. Зәмирә, мин сине гомерем буе яраттым. Көн саен күңелдән синең белән сөйләшәм, серләшәм.

Мине кызгануларын теләмим. Мин үз җәзамны алдым инде. Үз бәхетенең кадерен белмичә, мәхәббәтен сакларлык көч таба алмаган ирләргә шул кирәк. Хәзер миңа үкенеп яшәргә генә калды.

Татарстан яшьләре

Запись ” Улымның үле тууы турында хәбәрне ишеткәч, җүләрләнәм дип торам” [гыйбрәт] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Баксаң, 16 яшьлек улым ярты елга якын яше 40ка җитеп килгән (миннән дә зур яшьле) хатын белән очраша икән”
“Серле телефон”ым кабат шалтырады. Шалтыратучы апа бу көннәрдә НТВ каналында “Говорим и показываем” телетапшыруын караганнан соң, кулына телефон алырга батырчылык иткән. Аның хәтерен яңартырга тапшыруда тикшерүгә куелган тема сәбәп булган. Анда 14 яшьлек яшүсмер әнисенең иптәш кызы белән очраша башлаганлыгы, аның гаиләсен туйдырыр өчен мәктәпкә укырга йөрмичә, эшли башлаганы турында сөйләнгән. Апа моннан 15 еллар элек булган хәлне күз яшен түгә-түгә:

– Яшь чактан бәхетем булмады шул… 10нчы сыйныфны тәмамлап кына классташ егетем белән өйләнешеп, арысландай сәламәт 5 ир бала дөньяга тудырдык. Ләкин ирдән уңмадым, бер урында озак эшли алмады ул, эчте, сугышты, урлашты, шул юл белән ике-өч тапкыр төрмәгә эләкте, ахырда, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп тә барды. Балаларны үземә генә торгызырга туры килде. Авылда эш булмагач, балаларның пенсия акчасына гына яшәдек, хуҗалык тоттык, күп итеп бәрәңге утырттык, көзен гөмбә, төрле җиләкләр җыеп сатып керем ясадык. Мактанып әйтмим, балаларым кайбер әтиле үскән балалардан да яхшырак киенделәр, ашадылар. Эшләп тә үскәч, зур гәүдәле, таза егетләр булып олыгайдылар. Ә сүзем зур оланым турында… Ул чакта аңа 15-16 яшьләр булгандыр. Бер көнне мичне ябып куйгач, кинәт өй эченә янган резина исе таралды. Мичне ачып төтәп яткан төргәкне тартып чыгаргач: “Бу әйбер бездә ничек барлыкка килгән?” – дип уйга калдым. Ләкин өйдә ятлар булмаганын абайлап, башта Дамирдан сорадым. Ул: ”Белмим!” – дип күпме баш тартса да, бераздан сөйләп бирергә мәҗбүр булды.

– Мичкә аны мин ташладым, — диде ул, йөзен читкә борып.

– Каян алдың син аны? – дип сорагач, ул:

– Фельдшер апа бирде.

– Акча каян алдың?

– Бушлай бирде. Чакырып алды да… өйрәтте… – дигәч, буыннарым тотмас булып, диванга аудым. Сүз әйтә алмыйча озак азапландым, ни уйларга, ни эшләргә дә белмәдем. Бераздан бар халәтемне көчле ачу биләп алды. Ярсуымны җиңә алмыйча, энеләрен урамга куып чыгардым да, кулыма каеш алып: “Сөйлә хәзер барын да!” – дип каршысына килеп бастым. Баксаң исә, улым ярты елга якын яше 40ка җитеп килгән, өстәвенә гаиләле (миннән дә зур яшьле) хатын белән очраша икән. Улымның сөйләгәннәреннән шаккатып, акылдан яздыммы дип торам! Нидер эшләргә кирәк иде. Башта ул хатынның иренә әйтергә уйладым, аннары үзе белән сөйләшеп карарга булдым. Икеләнә торгач, улымның ялварулары, йоткан антлары белән килешеп, гәпне өйдән читкә чыгармаска булдым. Ләкин урамда очрашкан саен шул “шәфкать туташын!” чәчләреннән өстерәп, битләрен тырнап ташлыйсыларым килде. Әмма авылдашларга үземне, улымны да мәсхәрәгә калдырасым килмәве көчлерәк булды, ахыры, мин яныннан ут йота-йота, хәтта елмаеп, хәл белешеп үтә торган булдым. Улымны күпме саклап тотсам да, биргән сүзләре озакка җитмәде – миңа бары түзәргә, белмәгән, күрмәгән булып кыланырга гына калды. Шул сәбәпле, улым армиядән кайткач, тизрәк өйләндерү ягын карадым. Максатым – читкә җибәрү иде. Чөнки ул әлеге хатын белән очрашуын туктатмады. Хатынны да әйтим — минем өчем хәтле симез, йә матур булса иде тагы?! Ни җиренә кызыкты соң дип бүгенгә хәтле аңлый алмыйм. Ничек булса булды – улымны өйләндереп шәһәргә озатып җибәрдем. 1 ел әйбәт кенә яшәп киткәч, улым тагы авылга еш кайта башлады, кичләрен каядыр югалып торды. Шулай йөри торгач, 6 ел элек авылга кайтып килгәндә машинасы белән юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Улымны соңгы юлга озатырга шул хатын да керде. Аякларыннан тотып нәрсәдер пышылдаганын күреп, җан сыкрануын, нәфрәтемне тыеп тора алмадым: “Чыгарып ташлагыз шуны, күзләрем күрмәсен!” – дип кычкырып, улымның үле гәүдәсен кочаклап үкседем. Ходайдан аның да минем хәлдә булуын сорадым… Ләкин, бу гөнаһым өчендер, Аллаһым тагы мине сынады — өченче улым мотоциклдан егылып умыртка баганасын сындырды. Ярый әле аны врачлар аякка бастырдылар. Шунысы да аяныч, әниләренең бозыклыгы өчен кызлары хәзер җавап бирәләр. Ә, бәлки, шул бозыклыкны күреп үскәнгәдер… Беләм, динебез сабыр булырга, каргыш сүзләр әйтмәскә өнди, язмыштан узмыш юк, диләр. Шулай дисәләр дә, мин барыбер улымның үлемендә шул хатынны һәм үземне дә гаеплим. Характеры да формалашып өлгермәгән яшүсмер белән кулланып, психикасын бозганын аңламадымы ни ул?! Үзенең Дамир яшьлек улы бар бит, ләбаса! Вакытында үзен күреп сөйләшкән, иренә тыярга кушкан булсам, бәлки, улым гаилә корып бәхетле генә яшәп тә китәр иде дип үкенәм хәзер… – дип сөйләде.

Рәүфә Кангазина  "Язмышмы? Ялгышмы" сайты

Запись “Баксаң, 16 яшьлек улым ярты елга якын яше 40ка җитеп килгән (миннән дә зур яшьле) хатын белән очраша икән” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем мин хастәханәдә яткан арада чит хатынны йортка керткән, балаларны авылга кайтарып ташлаган”
Бер көнне урамда ялгыш кына, дөнья мәшәкатьләре белән соңгы елларда озак аралашмыйча торган, күптәнге танышымны очратым. Шатланышып күрешеп, хәлләр сораша торгач, ире белән яшәмәгәне, хәзерге көндә ике баласы белән авылда, әти-әнисе янында икәнен белдем.

“Нәрсә булды соң?” – дип аптыраганга: “Борчылма, Марат исән-сау, тик ул безне ташлады гына” – диде ул моңсу елмаеп. “Ничек?  Марат бит “редкий семьянин”, аракы эчү түгел, тәмәкесен дә тартмый, синең әйткән сүзеңнән чыкмый, балаларыгыз, синең өчен үлеп тора иде” — дип тездем, Маратны акларга тырышып. “Үзем гаепле! Артык беркатлы булганмын. Әмма тормыш өйрәтте — “подлость” дигән сүзнең төп мәгънәсен дә аңлатты”, — дип йөзен читкә борды ул.

Алсу белән тулай торакта бүлмә аша гына яшәдек, эч серләребезне яшермичә, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып, кайвакыт кисәк ипине, соңгы бәрәңгене ике гаиләгә бүлеп, беребез әйбер алганда, хәтта соңгы тиенебезгә хәтле чыгарып сала идек. Күңеле һәрвакыт саф булды, кешегә яхшылык эшләр өчен дөньяга туган дип уйлый идем мин аның турында. Менә шундый дустымның эчендә хәзер нинди давыл уйнаганын сүзсез үк аңладым. Битендә, вакытсыз барлыкка килгән җыерчыклар, күзләренә кереп тулган сары сагыш, чәч төпләрендә буяуның, аерылып, кызылрак булып торуы да Алсуның зур кайгыга дучар булганына ишара итә иде. Сөйләшү озакка сузылачагын аңлап, без якындагы кафега юл алдык. Кереп урнашып, заказ та ясагач, Алсу сүзен дәвам итте. “Сездән соң, без дә фатир алдык. Тулай торакта күршеләр белән аралашып яшәгәнгә, ят җирдә өйрәнеп китәсе авыррак булды. Ул вакытта синең белән дә элемтәне югалткан идем. Күршедә яшәүче Гүзәл исемле хатын белән танышкач, күңеллерәк булып китте.

Ире дә бик акыллы, эшчән, кайгыртучан кеше, тик балалары гына юк иде. Сәбәбен Гүзәл 16 яшендә бала төшергәннән соң барлыкка килгән өзлегүдән дип аңлатты. Ул безгә бик еш кереп йөреде, якын дустыма әйләнде.  Маратка, күрәсең, ошамаган булган, аның миңа: “Гүзәл нишләп безгә синең өйдә юклыкны белә торып керә?” – дип берничә тапкыр әйткәнен дә хәтерлим хәзер, ә элек көлә генә идем. Аның сүзләрен вакытында ишетмәгәнемә бүген дә үкенәм, ләкин терсәкне тешләп кенә булмый инде. Мин бит аларны йокы бүлмәбездә, ятагыбызда тоттым” – дип Алсу тынып калды. Ничек җаны әрнегәнен бөтен тәнем белән тойганга, күзләренә карарга кыймыйча, башымны игән килеш, “тып-тып” итеп килеп төшкән әче күз яшьләрен өстәлдә яткан кәгазь салфетканың ничек үзенә сеңдерә барганын күзәттем.

Алсу бераз тынычлангач: “Нинди каты бәгырьле, намуссыз кеше булырга кирәк, хатының, балаларың белән яткан “изге җир”гә чит кешене кертеп салырга! Мин моны ничек тә аңламыйм! Дүрт ел вакыт үтте, ә мин аны яратып сыйпаган кулларым белән ятларга бүген дә кагыла алмыйм, ә ул! Гаиләсен яраткан кеше мондый кабахәтлекне беркайчан да эшләми дип уйлыйм”, — дип сөйләвен дәвам итте ул. “Иң аянычы – мин бит Маратны гафу иттем. Балалар хакына дип әйтсәм, ялган булачак – дөресе, аннан башка яши алмаганым өчен. Аннары ике бала белән кая барам, кемгә кирәгем бар дип тә уйладым, әти-әни каршында оят иде, кеше сүзеннән дә курыктым. Гүзәлнең ирен дә җәлләдем, шундый яхшы күңелле кеше бит ул. Ә Гүзәл? Менә дигән иргә мөгезләр куярга! Әгәр үзем тотмаган булсам, хатыннарның ир өстенә йөргәненә бер дә ышанмаган булыр идем. Марат белән ватылган чынаякны ябыштырырга тырышып та карадык, булмады гына. Ул танымаслык булып үзгәрде, балаларга да суынды. Өйдә кеше ышанмаслык кызык хәлләр башланды: саклап кына куллана торган бит кремым юкка чыккан җиреннән кабат урынына килеп утырганына исем китмәгән булса, киселгән күлмәк-җәймәләр, әллә нинди төргәкләр килеп чыга башлагач, уйга калдым. Шул вакытта битемә төрле җәрәхәтләр чыгып, кубарыла ук башлады, җирдә яшәүнең ямен тапмадым, хәлсезләнеп урын өстенә аудым. Озак больницада дәвалансам да, савыгып җитә алмадым. Сәбәбен врачлар стресстан диделәр, учлап-учлап тынычландыргыч дарулар эчтем, тик файдасын гына күрмәдем.

Башымда уйларым гел үлү турында булды, тик балаларымны өзелеп яратуым көчлерәк булды, ахры, –  әзерләп куйган бау, бер уч йокы даруы, аш серкәсе дә аларга булган мәхәббәтемне җиңә алмадылар. Бу хәлемне  мин бүген дә сиңа аңлатып бирә алмыйм. Иреңә, Гүзәлгә үҗәтләнеп, аларны куркытыр өчен кылангансың, дип уйлыйсыңдыр? Син бит мине беләсең, шуңа сиңа аңлатырга тырышып әйтүем — бу көч минем үземнән тормый иде. Ярый әле апам хәлемне аңлап, карышуларыма карамыйча, бер татар әбиенә алып барды. Бары тик ул гына мине догалар укып, аякка бастыра алды.. Ә Марат мин больницада яткан арада Гүзәлне йортка керткән, балаларны авылга, минекеләргә кайтарып ташлаган. Шуннан бирле аның белән очрашкан юк әле. Аны шешә белән бик үк дуслашкан, Гүзәл инде аңа мөгезләр куя икән дип сөйлиләр, бәлки, дөрес тә түгелдер”, — дип Алсу сүзен тәмамлады. Арада авыр тынлык урнашты. Мин дустымны юатырлык сүзләр таба алмадым. Шул чак Алсу үзен кулга алып: “Елап, үземне җәлләтеп утырырга, дустым, вакыт юк шул, миңа әле ике баланы аякка бастырасы! Әрнү-сагышлар артта калдылар, хәзер мин туачак көнне кайгыртып яшим. Авылда кибет ачтым, шунда эшлим” – диде элекке кебек эчкерсез елмаеп. Аннары без балаларыбыз, тормышыбыз белән “мактанып”, үткән бәхетле көннәрне искә төшереп озак кына сөйләшеп утырдык. Шул арада Алсу кинәт: “Син бит язасың, яз әле минем сөйләгәннәрне газетага, кем белә, бәлки, минем язмыш кемгәдер “урок” булыр. Элек әбием: “Куеныңда яткан иреңә дә ышанырга ярамый” һәм тагы “Ирләр ишек тоткасына тотыну белән, хатыным юк дип кычкыралар имеш”, дип әйтә торган иде. Күрәсең, ирне генә түгел, иптәш кызларны да зур саклык белән сайларга һәм аларга бөтенләйгә ышанып куярга ярамый икән.” – диде. Туйганчы сөйләшеп, телефон номерлары белән дә алышкач,  Алсу бик мөһим нәрсәне әйтергә онытканын абайлап, кабат миңа борылып: “Күптән түгел Гүзәлнең ире мине эзләп килгән. Зиннур да бит минем кебек түбәнсенүләр кичергән кеше. “Элек тә сиңа соклана идем, тик беркайчан да дустым хатынына сүз катырмын дип уйламадым. Биредә безнең гаеп юк бит, бар җитешсезлегебез – тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтмәгәнбездер. Балалар өчен курыкма, алар миңа үземнекеләр шикелле, алар да мине ят күрмиләр иде кебек”, — диде. Ә мин: “Сиңа кияүгә чыксам, Гүзәлдән ни җирем белән артык булам соң!” – дип җавап бирдем. Шулай да ул миңа ашыкмаска, яхшылап уйлап карарга киңәш итте” – диде дә автобус тукталышына таба атлады. Мин аның артыннан, ап-ак карга нечкә үкчәләре белән нык баскан эзләренә карап: “Теләсә кем, ләкин Алсу мондый язмышка һич тә лаек түгел иде!” – дип пышылдадым. Шул чак колагыма ераклаша барган дустымның аяк тавышлары: ”Яз-мыш-тан-уз-мыш-юк-шул” дигән кебек булып ишетелде.

Рәүфә Кангазина "Язмышмы? Ялгышмы?"

Запись “Ирем мин хастәханәдә яткан арада чит хатынны йортка керткән, балаларны авылга кайтарып ташлаган” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Каенанам­ның фатихасын алып калдым, шуңа тормышым уңды” [гыйбрәтле язмыш]
– Күк капусы ачылганны күргән кеше бит мин, кем – Эльмира, – дип балкып елмая җиңгәчәй. – Каенанам­ның да фатихасын алып калдым. Шуңа күрәдер, димен, тормышым Аллага шөкер! – Кире кайтып әй­тим әле, каенанам Хәс­бикамал, урыны җәннәттә булсын, бик әйбәт булды.

Тугыз ел бергә яшәп, бер мәртәбә дә сүзгә килмәдек, бер мәртәбә дә арага кер­мәде. Биш баласын ялгыз үстереп, аның да нервылары аз какшамагандыр юкса. Хәзер барысы да мәрхүмнәр инде, – ди ул, уфтанып. – 37 нче елгы Сәвия исемле каен­сең­лем генә исән, Муханда яши. Аның белән дә гел аралашып, хәбәрләшеп торабыз, ташлашмыйбыз.

Рузалия җиңгәм Гарифуллина бүген ире­нең төп нигезендә, Мөс­лимдә яши. Без – аның белән өченче буын туганнар. Әм­ма аның кояштай якты йөзе, киң күңеле, бертуганыдай якын күреп кабул итүе – һәрвакыт үзенә тартып тора. Быел Мөс­лим районында үткә­релгән “Татар әдә­бияты һәм сәнгате көн­нә­ре”ндә җиңгәм белән тагын очрашып, җылы өен­дә тәгам җыеп кайттым. Ха­ти­рәләрне яңартып, төн буе гәп­ләшеп, мөнәҗәтләр әй­тешеп утырдык.

Ул инде утыз елдан артык намазда. Утыз елдан артык, хак динебезне хөрмәт­ләп, ихлас күңеле белән халкыбызга иман нуры тарата. Мөслимдә абруйлы, зур хөр­мәткә лаек остабикә. Коръән ашларына, үлем-китем вакытларындагы чакыруларга, башка йомышы төшеп килгән­нәрнең го­зерләрен үтәүгә бер каршылыксыз алынып, моңлы-мә­камле тавышы белән ту­ган-яшәгән төбәге­нә дога иң­де­реп, хәерле тереклек те­ләп яши. Хәтере сөбханалла. Ятлаган күп догалары янына, һәркайсы 20 – 30ар куплетлы егерме бер мөнә­җәтне кү­ңе­ленә бикләгән. Әмма дини белемен арттырудан, Коръән аятьләрен ятлаудан бүген дә туктамый. Кыскасы, ихлас күңеле белән дине­безгә, халкына тез чүгеп хез­мәт итү­че­ләрнең берсе ул.

Хезмәт, дигәннән, кырык ел стаж белән “Коммунистик хезмәт ударнигы” ди­гән мак­таулы исемне алып, ме­даль­ләр белән бүләклә­неп чыга ул пенсиягә.

Кырык ел! Ул бит хезмәт кенәгәсенә язылганы гына. Ә авыл баласы тәпи басуга буразна буйлап йөгерә. “Үзе бер карыш, сакалы биш карыш” дигәндәй, күтәрә аламы, юкмы, тырмасын ала, кәт­мән­гә ябыша – җир эшенә кере­шә, мал-туар арасында кайнаша һәм чәче агарып, аяктан егылганчы шулай.

– Эшкә бик әшәке идем. Ат урынына эшләдем, әмма чучка карарга кермәдем, – дип искә төшерә ул үсмер елларын. – Мин бит 1936 елның 24 июнендә, нәкъ Сабантуй көнне туганмын. Әнием Хөс­никамал бәйрәм­гә барырга чыккан җирен­нән борылып кайтып мине тапкан.

Әтием – туган авылым Карамалыда колхоз рәисе. Әни­ем төрле эштә. Мин дә 7 яшемдә, атны җитәкләп йө­реп, салам тарттыра башладым. Бер көнне Шәйхел абзый туктатты да: “Болай йө­реп аяксыз каласың бит. Атланып ташыт, аның бер ояты да юк”, – дип, күтәреп алды да атка атландырып та куйды. Шуннан бирле тоташ ун ел ат сыртында йөреп эшләдем, – ди ул.

Аннан соңгы хезмәт юлын­да да тугры юлдашы була аның атлар. Хәтта 1961 елның 3 маенда район үзәгендә яшәүче Рәмзи Гарифуллинга кияүгә чыгып, райпода эшли башлагач та. Райпода башта унике ел идән юа ул. Шул елларда, үзенең зи­рәклеге белән, махсус белемле сатучыларны да “коткарып” калган чак­лары була аның. Чөнки сәүдә серләрен, документ эшләрен тиз үз­ләш­терә.

Бервакыт райпо председателе Әзһәр Хәсәнович чакырып ала да:

– Рузалия, без сине сатучы итеп күчерәбез, –ди.

– Ни сөйлисез, Гыйльманов абый? Белемем өч кенә класс ич минем, дип тарткалаштым. Кайтып ирем Рәмзи белән киңәшкәч, ризалаштым инде. Менә шунда атлар тагын тугры юлдашыма әй­ләнде. Ат белән товар да ташыйм, сату да итәм. Унсигез ел буена бер мәртәбә дә растрата ясамадым, Аллага шө­кер, димичә, ни дисең?

Сәүдә эшендә иң төп, иң кирәк сыйфат – гаделлек. Тагын ачык чырайлы, халыкка ягымлы булу, – ди җиңгәчәй. – Минем Рәмзи бик сизгер кеше иде бит. Ул минем нә­се­лебезгә хәрам кертмә­ве­мә, нәфселе булмавыма, кеше ха­кына кагылмавыма сөе­неп яшәде.

– Җиңгәчәй, син курчак кебек чибәр, бөтерчек кебек җиңел гәүдәле, көне буе эштә – халык арасында. Товарга китеп, төн уртасында кайткан чак­ларым да була иде, дисең. Ә безнең Рәмзи абый – беренче группа инвалид, фәкать өйдә, сезне кө­теп утыра. Көн­ләми идеме? – дим мин җиң­гәчәйнең күзләренә карап.

– Чибәрлеккә сезнең абыегыз да төшеп калганнардан түгел иде. Шәм кебек төз гәү­дәле, баш яхшы эшли. Хуҗа­лыктагы һәр нәрсәне җайга салып, өч улыбызга да дөрес юнәлеш биреп, гаилә­нең тоткасы булып яшәде ул. Ата ке­шенең акыллы фикер йөр­түеннән күп нәрсә тора, кем – Эльмира. Хәзер әнә әтисенең дилбегәсе Илдарыбыз кулында. Туганнары бер генә олы эшне дә аның белән ки­ңәшмичә баш­ламыйлар.

Олы улыбыз Ильяс, әти­сенең Рәзим исемле эне­сеннән үрнәк алып, летчик­лыкка укыды. Музыка мәк­тә­бенә йөрде, гармунга өй­рән­де. Дәвамны кара, кызы Динә Закирова Казандагы Га­ли­әсгар Камал театры­ оркест­рында эшли. Скрип­касын тотып телевизорга чыкса, эк­ран­га кереп китәр­дәй булып карыйм үзен. Нәсе­лебезнең шатлыгы да, горурлыгы да ул!

Төпчек улыбыз Илсур  ике тапкыр Чечня сугышында булып, исән-сау әйләнеп кайтты. Берсе дә эчеп-исе­реп, йөзем­не кызартып йөр­мәде. Җи­де оныгымның һәр­кайсы “әбием” дип өзе­леп тора.

Балаларымның тәү­фыйк­лы, гаиләмдә бәхетем булу – бу минем, Күк капусы ачылганда, секунд эчендә әйтеп өлгергән теләгем иде бит! – ди җиңгәчәй, май кояшыдай балкып.

83 нче яшенә атлаган җиң­­гәмнең бүген дә ишеге ябы­лып тормый. Үзенең тәҗ­рибәсе, сихәтле догалары, изге теләкләре белән бүген дә һәр кешегә: күршеләре, якташлары, туган-тумачасы, ба­лалары, оныкларына бик кирәкле кеше ул!

Эльмира Шәрифуллина
Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Запись “Каенанам­ның фатихасын алып калдым, шуңа тормышым уңды” [гыйбрәтле язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Күп ашыйсың, сине ашатып туйдырганчы бәреп үтерергә җиңелрәк”[гыйбрәт өчен]
Узган елның язында 86 яшьлек әнкәйгә икенче тапкыр инсульт булды. Бәхетебезгә, неврология бүлегенә бик тиз илтеп җиткердек. Баш табибны гозерләп, бүлек мөдирен җайлап-майлап дигәндәй, аңын җуйган әнкәйне реанимациягә урнаштыруга ирештек. Ике тәүлеккә якын үлем белән тартышкач, аны хәрәкәтсез, телсез хәлдә, палатага чыгардылар.

Табиб реаниматологларга, шәфкать туташларына рәхмәттән үзгә сүз юк, ярымүле хәлдәге карчыкны бер ай дигәндә терелтеп аякка бастыра алдылар. Шөкер, күз тимәсен, әнкәй бүгенге көндә үз акылында, үз аягында, чәен куеп эчә, сөйләшә, кибеткә дә үзе чыгып керә, уткагазга да үзе түли. Сүз дә юк, без аны язмыш кочагында ялгыз калдырмыйбыз. Кадер-хөрмәттә яшиләр, үги әти белән икесенә ярыйсы гына пенсия алалар. Сеңелләрем көнаралаш кереп хәлләрен беләләр. Керләрен, идәннәрен юып, кирәкле даруларын, азык-төлекне китереп кенә торабыз.

Авырганда әнкәйне чиратлашып сакладык. Кысан палатада өч авыру, аларны карап, тагын өч кеше кизү тора. Көне ярый әле, ничек тә үтә, тик баш төртеп хәл алырга урыны булмаган кысан бүлмәдә төннәр яман озын тоела. Җитмәсә, каты чирлеләрнең көен көйләве читен. 78 яшьлек Клавдия әбекәйне караучы Людмилага аеруча авыр: өендә балалары көтә, ә аны сырхауханәдә алыштырырлык якын кешесе юк. Миңа Люда әнисенә кырысрак мөнәсәбәттә кебек тоелды. Беркөнне, әнкәй янында сеңлем калгач, без Люда белән автобус тукталышына бергә бардык. Шунда, түбәндәгеләрне сөйләп, ул мине шаккатырды.

— Ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, мәңгелеккә китәргә вакыт инде аңа, тагын күпме интектерергә инде мине? — диде ул, әнисе турында. — Моңарчы да нервымны күп ашады. Аның даими каныгуы, бөтен җиргә кысылуы аркасында быел ирем ташлап чыгып китте. Иремә үпкәләр хәлем юк, чөнки әнинең ачы теленә, зәһәрлегенә түзәрлек түгел. Ирем химия заводында, зарарлы цехта эшли, акчасын тулысынча алып кайтып бирә иде. Ацетон белән эшләгәнлектән, киеменә, тәненә шуның исе сеңеп беткән иде. Әни аны: “Кайттыңмы, фу, вонючий козел”, — дип каршы ала, табын янында: “Күп ашыйсың, сине ашатып туйдырганчы бәреп үтерәсе җиңелрәк”, — дип мыгырдана. Авыр эштә интеккән таза ир нишләп аз ашарга тиеш соң әле? Үзе эшләп тапкан ризык, теләсә-күпме, туйганчы ашасын! Әнигә ярар хәл юк, әле — мышный, әле — гырлый, әле төчкерә дип, иремнән гел гаеп таба. “Ярты акчасын яшереп калдыргандыр әле!” — дип, аның кесә төпләрен актарып йөри. Тапмагач, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә: “Утыз мең дә булдымы акча?! Ник эштән соң калып яки ял көннәрендә чумара эшләмисең? Эштән шөреп булса да кыстырып кайтырга кайчан өйрәнәсең инде син?” — дип бәйләнә. Ә мин ике ут арасында. Авыр холыклы әнине дә ярсытасы килми, иремне дә кызганам. Берәр явыз бәндә булса, әбисенең авызын яптырыр, телен тешләтер иде дә, ирем йомшак, тәртипле-тәрбияле йортта үскән авыл малае. Шулай да берзаман аның да түземлеге төкәнде, әни котырынып өстенә килгән мәлдә, башын аска иеп чыкты да китте. Миңа рәнҗүле караш ташлады, тик авыр сүз әйтмәде. Артыннан чыкмакчы идем, әни изүемнән умырып тотты да: “Йә ул — авыл мокыты, йә мин!” — дип кычкырды.

Үскән чакта да рәхәт күрсәтмәде ул безгә. Апам авариягә эләгеп яшьли үлде, энем армиягә киткән җирендә өйләнеп, Чита өлкәсендә төпләнеп калды. Аның читләшүенә дә әни гаепле, хатынын башта аңа алып кайтып күрсәтмичә генә өйләнгән өчен: “Өйгә кайтып басасы булмагыз, ул әнчегеңне барыбер кертмим!”— дип хат язды. Әтиле килеш әтисез үстек без. Әти сугыштан яраланып кайткан, җитмәсә, торыр җирләре дә начар булган: салкын баракның кысан бүлмәсендә яшәгәннәр. Әти, беренче баласы тугач: “Клава, бераз тернәкләнеп, аякка басыйк инде, яме, үз йортыбыз булгач, балаларны күп итеп табарсың”, — дигән. Әнигә шул сүз җитә калган: “Теләсәм, елга икене табармын, синнән булмаса, баланы күрше Степаннан алып кайтырмын!” — дип, әтине мыскыл иткән. Өч баласы тугач, өендә җылы сүз ишетмәгән, наз, хөрмәт күрмәгән әткәй үзләре цехында эшләүче ялгыз хатынга йортка кергән. Озак тормыйча, икәүләп казах даласына чыгып киткәннәр. Бәлки алай ук ерак китмәгән дә булырлар иде, әни аларның эштән кайтуларын сагалап торып, өсләренә керосин сипкән. “Шырпы сызып, ут төртергә өлгерми калдым, ул ике падланы яндырып көл итә алмавыма үкенәм”, — дип сөйләде ул соңыннан безгә. Әти еракка киткәч безгә көн бетте. “Әй, сез, Харитон калдыклары, нәрсә дип җәелеп йоклап ятасыз? Хәзер үк торып эшкә керешегез!” — иртәнге дүрттә барыбызны да салкын урамга кар көрәргә куып чыгара иде. Дворник булып эшләде ул. Дөресрәге, эшли дип саналды, ә авыр эш газабы безнең ябык җилкәләргә, нечкә беләкләргә төште. Үзебезгә тиешле участокны җыештырып бетереп өйгә керәбез, ә аркалар чеп-чи су. Юынып-киенеп мәктәпкә чабасы бар бит. Ә әни: “Ач дуңгызлар кебек ризыкка ябырылмагыз, ачка үлмәслек тамак ялгасагыз шул җиткән! Сез Харитон калдыкларын күпме генә ашатсам да, симертеп иткә тапшырып булмас!” — дип кычкыра.

Без кимсенеп үстек, рәтле кием күрмәдек. Саран әни әтидән килгән алимент акчаларын саклык кассасында җыеп барган булган. 1992 елда 20 мең сумга якын акчабыз “янганын” күптән түгел генә белдем. “Атагыз сезне ташлады, бар дип тә белми, булышмый”, — дип, гомер буе җаныбызны талады ул. Әтинең икенче хатыны бала тапмаган. Ул үлгәч, инфаркт кичергән әти ялгызы калган. Миңа бу хакта тәфсилләп язган хаты килде. Җан тартмаса да, кан тарта диләрме әле? Тәвәккәлләп чыгып киттем дә, әткәйне кайчандыр үзе эшләп алган фатирының түр башына алып кайтып салдым. Әни кара коелды. “Үзе дөмекмәсә, агу эчертеп үтерәм!” — дип янады. Әти безгә ничек ярдәм итеп яшәвен сөйләп өлгерде. Баксаң, һәр уку елы алдыннан сатып алынган кием-салым, апа белән мине вузга укырга кертү өчен түләнгән акчаларны әти җибәргән булган, туй чыгымнарын да ул каплаган булган икән. Ир белән хатын, үзара килешә алмыйча, аерылышсыннар да ди, ә нигә балаларны газиз әтиләренә каршы куярга, аңарга карата нәфрәт тәрбияләргә? Әни безгә: “Сез иң юньсез кеше балалары, үзегез дә бер тиенгә тормыйсыз, имгәкләр”, — дип кимсетеп үстерде. Беренче ягымлы сүзне булачак иремнән ишеттем. Матур, сөйкемле, булдыклы булуымны ул күрде һәм шул хакта сөйләп, үз бәямне күтәрергә, үз кадеремне белергә өйрәтте.

Теләсә-кем, теләсә-ни әйтсен, әмма мин әнине яратмыйм. Ана хакын хаклап аны үлгәнче тәрбияләячәкмен, тик күңелемдә аңа карата аз гына да җылылык юк. Әни булган җирдә бөтен кешегә кыен. Әле хәзер дә, рәхмәт укыйсы урында, мыгырданып, үзен үлемнән алып калган табибны, шәфкать туташларын сүгеп ята. Ярый әле сөйләшүен чит кеше аңларлык түгел…

Хәмидә ГАРИПОВА, Татарстан яшьләре

Запись “Күп ашыйсың, сине ашатып туйдырганчы бәреп үтерергә җиңелрәк”[гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ходаем, исән-имин чыксам, әнкәйнең һәр сүзен тыңлар идем” [гыйбрәт өчен]
Бер малай язгы каникул вакытында аръяктагы ерак туганнарына кунакка – утырмага килә. Алар хәлле тормышлы, сыер асрыйлар, өстәлдән аертылган сөт-катык өзелеп тормый. Әле малайдан бер генә яшькә кече уллары да бар. Бүтән елларда язгы каникул пычрак вакытта булса, ул елны нишләптер иртә чыгарганнар.

Туганнарының йорты елга аша боз өстеннән чыккач та, якын гына, бәрәңге бакчалары малайның үз өеннән үк күренеп тора. Халык җәй, көз айларында аръякка инеш аркылы салынган басмадан чыгып-кереп йөри, кыш – боз өстеннән. Елганың иңе 8-10 метр тирәсе, тирәнлеге җәй айларында бер метр чамасы. Малай боз өстеннән генә чыгып бара кунакка. Ул берничә кич кунгач, хуҗабикә: “Кайтырсың инде, әниеңнәрне дә сагынгансыңдыр”, – ди. Малай: “Юк, юк, сагынмадым”, – дигәч, тагын ике кич кундыралар үзен.

Ахырда хуҗаларның малае белән низаг чыгып, болар үзара чәкәләшеп тә алгач, малайны кайтып китәргә күндерәләр. Ә бу биш-алты көн эчендә елгага ташу төшкән, басма өстендә дә бераз су калыккан була. Авылның югары очында күпер бар-барын, тик анда кадәр чабаталы килеш бер чакрым чамасы тәпилисе, аннан үз өйләренә тагын шуның кадәр кайтасы. Ә боз өстеннән – якын, үз йортлары күренеп үк тора. Малай яр буенда басып тора, басмага бозлар да килеп бәрелгәли, шул чакта ул калтырап, селкенеп ала. Әнисенең: “Җәнлек бетәр, җирне эзләр”, – дип гел кабатлый торган әйтеме искә төшеп, әллә соң күпергә таба атлыйммы дип тыкрыкка борылгач, үз-үзенә: “Куркак булма!” – дип, өйрәнгән бердәнбер догасын укып, бисмилласын әйтеп басмага керә. Мәктәптә дә, урамда да, радиодан да көн саен: “Алла юк, дин – ул әфьюн”, – дип тәкрарланган, башка шундый фикер сеңдерелгән еллар. Инде мондый очракта коммунист булсаң да Аллаһы Тәгаләне искә төшерерсең. Малай басмага кереп, берничә атлауга аягына су да үтә – чабата гына бит. Малай: “Әй,

Ходаем, исән-имин чыксам, әнкәйнең һәр сүзен тыңлар идем, тырышып укыр идем, күршедән кергән тавык-чебешләрне дә таш атып кумас идем”, – дип такмаклый (узган җәй бер күрше чебиен таш белән бәреп үтергәч, беркемгә дә әйтми-нитми абзар артына алып чыгып күмгән була). Инде басмадан борылырга да соң: ярты юл үтелгән. Малай өмет белән каршы як ярга карый, аякларын әкрен генә шуыштыра. Ә аста ургылып-кайнап язгы ташу бөтерелә. Ниһаять, чыгып җитәргә биш-алты метр калгач малайга көч керә. “Карале, куркудан әллә нинди вәгъдәләр биреп бетердем, ник әле бу басма нәкъ менә мин чыкканда гына җимерелергә тиеш?” – дип уйлап та бетерми, зур гына боз кисәге нәкъ малай аяк астындагы басма утыртылган нечкә генә баганага китереп бәрә. Малай чайкалып китә, ташу суына чак мәтәлеп төшми кала. Шунда ул: “Алла-алла, ышанды да, үтим инде, үтим, әйткәннәремне”, – дип Ходайга ялвара. Җан һәркемгә кадерле шул.

Ходайга ялвару дигәннән, 12-13 яшьлек малай түгел, хәзерге муллаларның, дин әһелләренең күбесе – элеккеге колхоз рәисләре, оешма җитәкчеләре, хәтта партоешма секретарьлары бит. Элек Алла юк дип динне сүгеп йөрсәләр, хәзер Алланың бар икәненә, бер икәненә бик ышандырып вәгазь сөйләп йөриләр, мәчетләр дә алар карамагында. Шулай инде, аңлы-белемле шул җитәкчеләр мулла булмыйча, көтүче, терлекче яки гади механизатор мулла була алмый бит: аларның белемнәре дә шуның кадәр генә, телгә осталыклары да юк, бары җигелеп эшли генә беләләр.

Халыкның дин юлына кереп китүе, тартылуы бик әйбәт анысы, урамда аракы эчеп, сүгенеп йөрүче олырак яшьтәге адәмнәр күренми башлады. Дин юлына баскан яшьләр дә шактый. Әмма наркотик дигән зәхмәтнең бетеп җитә алганы юк әле, әти-әниләрнең тынычлыгын алып, яшьләрне боза бирә.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман. Татарстан яшьләре

Запись “Ходаем, исән-имин чыксам, әнкәйнең һәр сүзен тыңлар идем” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте”
Узган җәй көннәренең берсендә авыр сумкаларымны асып, көч-хәл белән кибеттән чыгып бара идем (хәзер бит супер-гипермаркетлар ясап бетерделәр, керсәң, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыгасың), шулчак артымнан кемдер килеп кагылды.

“Әллә Айгөл инде? Ни хәлләрең бар, дустым? Алланың рәхмәте, карале, күрештек бит!” – диде ханым. Мин ни әйтергә белми терәлеп каттым. Кем соң әле бу дип, йөзеннән таныш чалымнар эзләп, танырга азапланганымны күреп, ул:

– Әллә танымый да инде? Мин бит бу – Диләрә (исемнәрне үзгәрттем), яшьлек дустың. Балалар да бер тирә иде бит, –дип аңлатырга тырышты.

– И-и, әйе бит әле, кара инде тишек хәтер! Диләрә шул, – дип, дустымны кочаклап алдым.

Әмма тулырак гәүдәле, елмайганда бит урталары батып, күзләре уттай янып торучы, бер урында биш әйләнүче чая Диләрәм түгел иде бу. Каршымда – вакытыннан иртә картайган, битен җыерчык сарган, чандыр гәүдәле, күзләре төпсез күлне хәтерләткән, миннән күпкә олы чырайлы хатын-кыз басып тора. Өс-башының да әлләни рәте юк: юа-юа төсе беткән футболка белән күптән модасы чыккан итәк, аягында таушалып беткән резин итекләр… Киемнәре иске булса да, ару, дустым чисталыгын югалтмаган.

Сынаган язмыш дустымны! Аның минем белән бик тә сөйләшәсе, серләшәсе килә иде кебек.

– Вакытың бармы? Әйдә, әнә тегендә эскәмия бар, ял итеп алырсың, – дип, ул мине үзе белән ияртте. Вакытым бар иде, чөнки поселогыбызга кайтучы автобус китте, ә чираттагысын тагын бер сәгать көтәсе.

– Син үзгәрмәгәнсең, һаман да элеккеге Айгөл! Тормышың яхшы, ахрысы, – диде Диләрә.

– Әйе, Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар. Сөбеһаналла, үсеп киләләр. Үзең ничек соң? Син бит монда яшәми идең? Кайчан кайттың?

Күптән күрешкән юк икән шул, чутлап чыгардык – 18 ел!

– Сорама да инде минем хәлләрне, – дип, көрсенде дустым, шуннан үткәннәрен сөйли башлады. – Син минем бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкканны белә идеңме әле? Әти белән әни, дини кешеләр үк булмасалар да: «Берүк нәселебезне бутамагыз! Татарны алыгыз, татарга барыгыз!» – дип тукып торалар иде. Ә мин нәрсә?! Тыңламадым, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, рус кешесенә кияүгә чыктым. Авырлы идем шул. Ирем Вадим еракта эшли иде, шунда китеп урнаштык.

Улыбыз туды, ләкин, алты айлык була дигәндә, үпкәсенә салкын тиеп, бәбкәчебез үлеп китте. Икенче балабызны кадерләп-сөеп үстергән идек, анысы да гомерле булмады. Иремнең туган авылына кайткач, су коенганда батып үлде. Өч көн эзләгәч кенә таптылар. Улыбызга уналты яшь иде… Аннан кызыбыз туды. Ләкин ул акылга зәгыйфьрәк…

Дустымны тәннәрем чемердәп, эсселе-суыклы булып тыңладым.

– Ә монда кайда, кем белән яшисең? – дип сорадым, бераз зиһенем туплагач.

– Әнием исән-сау, Аллага шөкер. Әтием күптән үлде инде. Гафу итмәделәр алар мине: “Гомердә булмаган хәлне күрсәттең, нәселебезне пычраттың”, – диделәр. Яннарына сирәк кайттык. Хәзер әниемнең аяклары йөрми, урын өстендә ята, аны карарга кайттым. Хәер-фатыйхасын алып каласым килә. Әй, дустым, минем күргәннәр инде…

– Ә ирең кайда соң?

– Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, безне ташлап, бүтән гаиләгә китте. Ирләрнең күбесе авырлыкны күтәрә алмый бит. Мин аңа рәнҗемим. Кайчандыр шул ир дип, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, аларны язмыш кочагына ташлаган идем. Алар рәнҗешедер…

Кайгы-хәсрәттән Диләрәнең күзләрендәге нур, битләренең алсулыгы юылып беткән. Дустымның җанын биләгән сагыш аның гәүдәсен бөрештереп китергән, ябыктырып, кечерәйтеп калдырган. Нервыдан, авыр эштәнме – кул бармаклары да кәкрәйгән. Шулчак минем: “Их, усал язмыш, нишләттең син бу баланы?!” – дип кычкырасым килде. Диләрә соңгы сүзләрен сөйләгәндә мин язмыш белән «талашып» утыра идем.

– Ярый, дустым, кызым белән әнине күршегә генә калдырып, ипигә генә чыккан идем бит мин. Сине күргәч онытылдым, – диде ул.

Телефондагы сәгатькә карасам, минем автобус килергә дә ун гына минут калган. Диләрә белән кочаклашып, тагын күрешергә сүзләр куешып саубуллаштык.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.Татарстан яшьләре

Запись “Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Фатирыңны сата күрмә, акчасын улың эчеп бетерәчәк”[гыйбрәт]
Булдыксызлыкның барлык сыйфатларын үзендә туплаган мондый бәндә белән гомерем-дә беренче тапкыр очрашуым иде бу. Хәер, мин генә түгел, безнең бригада эшчеләренең барысы да бик тиз сизеп алдылар аның кемлеген. Ләкин ул ялкау белән икебезгә – хезмәттәшем Илдуска һәм миңа изаланырга туры килде. Егерме җиде яшьлек бу хө-рә-сәнне әнисе китерде. Цех начальнигына ялынып-ялварып, көчкә урнаш-тырганнар дип сөйләделәр. Шундый яшь булуына карамастан инде унлап эшкә урнашып караган, берсендә дә айдан артык эшләми, беренче хезмәт хакы кулына керүгә, документларын да алмыйча эзсез югала икән.

Карап торырга чибәр генә егет, чиста, матур киенгән, озын буйлы. Тик бик аз сүзле, үз эче-нә бикләнгән, кешеләр белән аралашырга, ачылып сөйләшергә яратмый. Беренче көннән үк күреп алдык: кулының кан тамырын кискәләп бетергән, яра эзләре җөйләнеп күренеп тора. Димәк, наркоман бу дип уйладык.

Безнең эш урыны завод подвалында, егерме метр аста. Агулы да, бик пычрак та хезмәт. Шуңа күрә “беренче челтәрле” дигән графага карый. Саулыгың булып, шунда ун ел эшлисең икән, пенсиягә илле-дән чыгасың. Тик монда ун ел түзеп, басылып эшләүчеләр сирәк. Йә үлеп китәләр, йә чыдый алмыйча ташлап качалар. Бирегә күбесенчә минем кебек авылдан килеп, эш эзли-эзли аптырап беткән, бернинди белгечлеге булмаган, төрмәдә утырып чыккан, кайдадыр зарарлы эштә эшләп тә бер-ике ел срогы тулмаган кешеләр һәм язмамда тасвирланучы героем кебек булдыксызлар килеп урнаша. Цех начальнигыбыз, мастерларыбыз да яхшы кешеләр. Эш-лим дигән кешегә яхшы шартлар тудырып, һәрчак ярдәм итеп торалар. Эшләргә кеше җитмәгәнгә, алар эш эзләп тинтерәп беткәннәрне, хезмәт кенәгәсенә “яман тамга” сугып, кайдандыр куылган кешеләрне дә белә торып монда алалар иде шул. Андыйларның кайберләре эш табу шатлыгыннан рәхәтләнеп эшли башлый, һичкайда да төзәлергә телә-мә-гәннәре исә беренче көннән үк “тәртәгә тибәргә” тотына. Аларга эш авыр, пычрак, янәсе, тегесе-монысы… Ялкау, булдыксыз адәм сәбәпне һәрвакыт табып тора бит ул.

Менә безнең чибәр, көяз егетебез дә безгә ияреп эш тәртибе белән танышып йөри башлады. Әнисе, бичара, мастерга да, безгә дә: “Зинһар, улымны өйрәтеп эшләтегез инде”, – дип ялварып китте. Үзе дә шушы ук заводта, өстәге цехта эшли икән. Күренеп тора, егетебезгә эш бер дә ошамый. Заводтан бирелә торган махсус эш киемнәрен дә кими бу, өйдән киеп килгән чиста киемнәре белән “өф-өф” итеп кенә йөри. Без майлы, пычрак, зур бакларга төшеп, астан люкны ачып, сасып беткән шлам-калдыкларны көрәкләр белән түгәбез, шланглардан аккан көчле су басымы белән бакның эчен юып чыгарабыз. Ә егетебез борынын чиста кулъяулыгы белән томалап, чирканып, өстән безне күзәтә. Бу көнне бар эше шул булды: кулына ап-ак перчатка киеп, су кранын ачып-ябып торды. Әбәд вакыты җиткәч, әнисе өйдән алып килгән ашны җылытып китерде, иркә хөрәсәненә безнең янда чәй кайнатып эчерде. Улын алып чы-гып, нидер сөйләштеләр. Ана кеше завод тәртибен белә бит, өстеңне алыштыр, эш киемеңне ки дип әйткәндер, мөгаен. Ләкин улы бу көнне ул киемнәрне тотып та карамады. Егетебез өс киемен икенче көнне дә алыштырмады, эленке-салынкы йөреп, без эшлә-гәнне карап, сменаны тәмамлады. Өченче көнне без дә, мастер да моңа шелтә белдереп, киемне алыштырырга, кулга эш кораллары тотарга кирәк дип киңәш бирә башладык. Үтә дә тискәре җан иясе икән – атна буе шулай үзенчә йөри бирде. “Ялгыш кына” өстенә пычрак чәчрәтеп, су сиптереп тә карадык, өстен барыбер алыштырмады. Сәбәбен: “Мин бит яшь кеше, сезнең кебек завод карачкысы буласым килми”, – дип аңлатты. Ачу килде, Илдус белән икәүләп тәпәләп ташлыйсы килә башлады үзен. Тик бичара әнисе хакына түздек. “Тәрбиягә” алган “нарасыебыз” бит. Мондыйларны “тәрбияләргә” соңгы чиктә цех начальнигы үзе төшә торган иде. Бу юлы да Валерий Аркадьевич моңа бик яхшылап нотык укыды. Тәртипкә килеп эшли башламаса, бүтән кисәтеп тормаячагын әйтте. Начальник алдында өстен алыштырып, эш киемнәрен киде бу. Шулай да ай буена безнең кебек эш кораллары тотып эш-ләмәде. Әбәдтән соң ял вакытында чыгып югалып тора. Бераздан әллә нинди исерек кеше кебек килеп керә, тиле-миле сүзләр сөйләнә, бер дә юктан да көлә. Моның серен беренче мин сиздем. Запаска дип яшереп куйган көрәк саплыгын алырга дип бер почмакка барсам, ни күрим: шунда чүгәләгән дә, тартып маташа. Гадәти тарту түгел: тәмәке дигәнен зур пластик савытка тыккан, шул савытның төбен кисеп, авыз-борынын да шунда сыйдырган. Савыт эче төтен, беркая чыга алмый, бу шуны сулап, кызарынып, буылып утыра. Читтән генә күзәтеп, исем китеп, күргәннәремне Илдуска кереп сөйләдем. “Ә-ә, чып-чын наркоман икән, алар шулай итә”, – дип нәтиҗә ясады иптәшем. Безгә имгәк булып бер ай тулыр-тулмас йөрде дә бу, юкка чыкты. Документын да килеп алмаган дип сөйләделәр. Шулай котылдык без моңардан.

Гыйбрәт итеп сөйләрлек булдыксызларның икенчесе якын тирәбездә яшәде. “Бер тапкыр өйләнгән, ике баласы бар. Хатыны кем белән бәйләнүен аңлагач, ике баласын алып китеп үзе генә үстергән, моны алиментка да бирмәгән, балалары әтиләре белән аралаш-мый, бу үзе дә алар белән кызыксынмый”, – дип сөйләде-ләр. Нәрсәдер майтарып, шуның өчен утырып кайткан, без белгәндә тагын өйләнеп, “ма-лосемейка”да яшәп яталар иде. Балалары булмады. Аерым яшәүче әнисе яннарына килеп-китеп йөрде. Шул ир эшкә урнашып бер ай эшләп, акча ала да, аннан бер ай баш таш-лап эчә. Шуннан әнисе белән хатыны эш эзләп табып, инәлеп-тилмереп дигәндәй, бу әрәмтамакны эшкә урнаштыралар. Бу тагын эчә, тагын эшсез кала… Мин белгәне генә дә коточкыч күп: егерме биш ел эчендә дистәләгән эш алыштырды. Шул эчүе, ялкаулыгы аркасында беркайда да басылып эшли алмады. Хатыны түзмәде, китеп барды. Булдыксыз, имгәк ир карт әнисе карамагына калды. Әнисе аны пенсия акчасына ашатып-эчертеп яшәде. Айныгач эш эзли, эш тапса, бармый: ялкаулык көчле, басылып эшли алмасын да аңлагандыр инде. Әнисенең фатирын саттырып, аны үзе янына малосемейкага алырга әй тырышты инде! Анага: “Фатирыңны сата күрмә, акчасын улың эчеп бетерәчәк”, – дип киңәш иттеләр белгән кешеләр. Ана ике арада йөри-йөри урын өстенә егылды. Аның пенсиясенә ашап-эчеп яши-яши бу ир заты да алтмышка җитеп пенсиягә чыкты. Нинди графа белән күпме пенсия билге-лә-гәннәрдер – хәзер аяк терәп эчә. Авыру әнисенеке дә, үзенең пенсия акчасы да үз кулында. Без, аны белүчеләр: “Бу кадәрле эчүгә организмы ничек чыдый икән?” – дип шаккатабыз. Аннан гел исерек, булдыксыз адәм кулга калган карт анасын ничек тәрбияли икән? Алла сакласын!

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы. Татарстан ящьләре

Запись “Фатирыңны сата күрмә, акчасын улың эчеп бетерәчәк”[гыйбрәт] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..