Архивы ит - Tatar Today - татар яңалыклары.

Озакламый принтердан чыккан ит булачак. Дөресме?
Русияда тиз туклану  KFC ресторанында 3D-принтерда басылган тавык пәйда булырга мөмкин. Гадәти булмаган ашамлыкны 3D Bioprinting Solutions компаниясенең бүлендек лабораториясе эшли.

“Ведомости” хәбәр иткәнчә, рестораннар менюсы ясалма наггетсларны төрлеләндерәчәк. Аларның нигезенә күзәнәк ите технологияләре буенча үстерелгән тавык ите, шулай ук үсемлек аксымнары катнашмасы керәчәк. Алар махсус биопринтерлар ярдәмендә бастырылачак, ә тәм табигый тавык итенә тиң булачак дип ышандыра белгечләр.

Әлегә азык-төлекне күпләп җитештерү турында сүз юк, әмма тәҗрибәле үрнәкләрне бу ел ахырында ук сынап карарга мөмкин булачак дип аныкладылар. Мондый наггетслар сатуга фастфуд рестораннарына кергәнче алар сертификация үтәргә тиеш.

Әмма табигый итне ясалма ит белән алыштырырга омтылуга карамастан, галимнәр киләчәктә хайван продуктлары кибет киштәләреннән юкка чыкмаячак дип ышана, чөнки аларның үсемлек алмаштыручылары кеше организмын кирәкле аксым белән тулысынча тәэмин итә һәм кешеләрнең физиологик ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый.

Фото: news.myseldon.com

Чыганак: LIFE

Запись Озакламый принтердан чыккан ит булачак. Дөресме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты
Соңгы атналарда Россия халкына “бәяләр һөҗүме” оештырдылар. Тик җирле хакимият тә, үзәктәгесе дә моны гүя күрмәмешкә салышты, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы.

Адәм баласы өчен көн саен кирәкле ризыклар – сөт, эремчек, сөт өсте, кефир, икмәк, токмач бәя­ләре 3-5-7 сумга “сикерде”. Моңа кадәр 40-42 сум торган шикәр комы 49 сумга җитте. Бер дистә йомырка хакы әле ноябрь аенда гына 45-50 сум чикләрендә тирбәлсә, Яңа ел алдыннан 70-80 сум булды. Карабодай бәясе, гомумән, ике тапкыр диярлек артып, 80 сумга менде. Сүз уңаеннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең әнә шул кара­бодайның гына кыйммәтләнүен игъ­­­ти­барга алып, моны “корпоратив сүз куешу” дип бәяләвен әйтеп үтим.

Хәтта Чаллыда җитештерелә торган 5 сум 50 тиенлек бәдрәф кәгазе дә кинәт кенә бер сумга өскә “атлады”. Кибеттә бәя язылган кәгазь­ләрне алыштыру белән мәш килгән сатучы кыз: “Ә нигә соң әле кәгазь­нең дә бәясен күтәрәсез?” – дигән соравыма каршы: “Безгә һәр көн саен һәрбер әйбернең бәясен күтәреп торырга куштылар”, – дип, ничек бар, шулай җавап бирде. Бер­очтан икенче кибеткә кереп, электр кырынгыч бәяләре белән танышмакчы булдым. Монысында – “моңарчы күрелмәгән” ташламалар: 30-35 мең сумлык телевизор һәм суыткычлар бәһасен, Яңа ел бүләге, дигән булып, берәр мең сумга киметкәннәр… Азык-төлек кибетләрендә дә, башкаларында да кирәкмәсрәк товарларның гына бәяләре элеккечә калган. Соң, әйтик, 20 меңлек кырынгычны кем алсын! Хәтта ул өч кырынгычлы “Филипс” булса да. Шуңа күрә аның хакын җиде мең сумга ук төшереп куйганнар. Гәрчә әлеге электр могҗизасының бәясе дөньяның теләсә кайсы почмагында безнең акчага күчереп исәпләгәндә 6-7 меңнән артмаса да.

Декабрь аенда ел саен шулай: кибетләрдә халык, дөнья бетереп, әйбер җыя. Сәүдәгәрләргә шул гына кирәк: еллык планны бер ай эчендә 20 процентка диярлек үти ич алар! Берочтан халык хисабына баеп та калалар. Бу урында кысмыррак Дания кылт итеп искә төште әле. Кайчандыр шунда булганда, халкының акчаны саный белүенә исем-акылым иткән иде. Нәкъ менә шул декабрь аендагы “распродажа”лардан бер елга җитәрлек дип әйтерлек (80 процентлык запас дип укы) оекбаш, күлмәк-ыштан, аяк киеме, сөлге, савыт-саба һәм башка товарларны алып куя икән алар! Сатылмыйча яткан әйбер бәясе Яңа ел алдыннан биш тапкыр диярлек төшә анда чөнки. Ел башлангач, киштәләр яңа фасонлы, яңа модельле товарлар белән тула. Ә инде аларның бәясе, әлбәттә, күпләрне “тешли”.

Кызганыч, безнең сәүдә өл­кәсендә, кем әйтмешли, “ниппель” системасы шул – бәя төшми, ә һаман саен үсә генә. Җәен бензин хакы биш сумга күтәрелгәч, бер танышым, ачы елмаеп: “Нефть бушлайга калгач, бензин бәясе күпмегә үсәр икән?” – дип куйган иде. Чыннан да шулай бит бездәге хәлләр! Көлсәң көл, еласаң ела…

Фото: pixabay.com

Запись Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бунито” салаты рецепты
Кирәк булачак:

250г тавык ите, 3-4 йомырка, 125г корейча ясалган кишер, 100г сыр, майонез, тоз, петрушка-укроп.

Ясау тәртибе:

Тавык итен тозлы суда пешерәбез, вак итеп турыйбыз – бу салатның беренче катламы.

Икенче катлам итеп кишер салына. Майонез белән сыларга.

Сырны вак угыч аша үткәреп, шулай ук бер катлам итеп салабыз.

Пешкән йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз.

Дүртенче катлам итеп угычтан чыгартылган йомырканың агы салына. Майонез сылыйбыз.

Ахырдан йомырканың сарысын сибәбез.

Теләсәгез, салатны укроп, петрушка белән бизәргә була.

Запись “Бунито” салаты рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тавык итеннән җиңел запеканка рецепты
Кирәк булачак:

300 г пешкән тавык ите, 2 аш кашыгы он, 2 йомырка, 0,5 бал кашыгы сода, 150мл сөт, 50г сыр, тәмләткечләр, тоз.

Пешерү тәртибе:

Йомырка белән сөтне кушып, яхшылап болгатабыз.

Тоз, сода, он салып камыр ясыйбыз.

Камырга төрле тәмләткечләр дә кушсагыз була. Аеруча да әлеге ризыкка кориандр, зира, корица, тимьян, куркума туры килә.

Тавык итен турап, сырны угычтан чыгарып шулай ук камырга кушабыз.

Әзер итле камырны майлы табага бушатабыз да духовкада 35 минут пешерәбез.

Әлеге ризык кайнар, салкын килеш тә бик тәмле була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Запись Тавык итеннән җиңел запеканка рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Итле рулет рецепты
Кирәк булачак:

0,5-0,6кг фарш (тәмләткечләр кушылган), 3-4 пешкән йомырка, 2-3 чи йомырка, әзер катламлы камыр (слоенное тесто)

Пешерү тәртибе:

Фаршка теләгәнчә тоз, борыч, тәмләткечләр салып бутыйбыз. Камырны җәябез. Камыр өстенә фаршның яртысын җәябез дә, урталайга киселгән пешкән йомыркаларны тезәбез. 3нче кат итеп калган фаршны җәйбез. Камырны фарш өстеннән “үреп чыгабыз”.

Әзер рулетны йомырка белән майлыйбыз. Теләгән кеше кунжут та сибә ала. Рулет 40-45 минут 200-220 градус кызулыкта пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Запись Итле рулет рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тавык итеннән йомшак һәм бик тәмле котлетлар рецепты
Кирәк булачак:

1 кг тавык ите, 3 пачка эретелгән сыр (плавленый), яшел суган, укроп, петрушка, 1 йомырка, сарымсак, 2 кашык каймак яки майонез, тәмләткечләр.

Пешерү тәртибе:

Ит, сыр, суган, сарымсак, укроп-петрушканы иттарткыч аша чыгартабыз. Фаршка йомырка, тоз, тәмләткечләр салып, яхшылап болгатабыз. Фарштан кечкенә котлетлар ясыйбыз да, кызган майлы табада пешереп алабыз. Теләгән кеше парда да пешерә ала.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Запись Тавык итеннән йомшак һәм бик тәмле котлетлар рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Духовкада пешерелгән тавык итеннән шашлык рецепты
Кирәк булачак: тавык ите, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы кориандр, 1 аш кашыгы соя соусы, сарымсак, тоз, борыч.

Пешерү тәртибе:

Көнбагыш мае, шикәр комы, кориандр, соя соусы, вак угычтан чыгарылган сарымсак, тоз, борыч ярдәмендә соус әзерлибез. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

Шпажкаларны 30 минут суда тотабыз. Тавык итен (филе) шпажкаларга кидертәбез һәм соуска салабыз.

Итне 2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Шашлык духовкада 200 градус кызулыкта 20 минут чамасы пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: ohmycook.ru

Запись Духовкада пешерелгән тавык итеннән шашлык рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Итле “гармун” рецепты
Кирәк булачак:

1 кг ит (йомшак), 2 помидор, 200 г сыр, сарымсак.

Маринад өчен: 1 аш кашыгы лимон согы, 2-3 аш кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы гәрчич, 2 аш кашыгы көнбагыш яки зәйтүн мае.

Пешерү тәртибе:

Дүртпочмаклы йомшак ит кисәге кирәк булачак. Итне буйлап кисәргә. Ахырга кадәр кисеп бетермәскә!

Маринад өчен барлык ингредиентларны кушарга һәм болгатырга. Итне тозлап, борычлап, маринад белән майлап куярга һәм 10-12 сәгатькә калдырырга.

Сырны юка телемләп, помидорны түгәрәкләп кисәргә, сарымсакны вакларга. Итне сарымсак белән сылап чыгарга. Итнең киселгән җирләренә, араларына, сыр белән помидор кыстырып чыгарга. Теләгән кеше гөмбә дә кушарга мөмкин.

Итне фольгага төрергә һәм 180-200 градус кызулыкта 40-50 минут пешерергә.

Фото: Вконтакте

Запись Итле “гармун” рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Итле ачык бәлеш рецепты
Кирәк булачак: камыр өчен – 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз.

Эчлек өчен – 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, сыр.

Пешерү тәртибе: Бәрәңгене чистартып, турап суда пешерергә. Суын түгеп, йомырка, май салып изәргә. Он салып, камыр басарга һәм майланган табага бушатырга.

Борыч, суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз. Соңыннан ит фаршы, тоз салып, тагын бераз пешерергә. Кара борыч, ваклап туралган помидор салып яхшылап болгатабыз.

Эчлекне камыр өстенә бушатабыз.

Томат пастасын, сөт, сөт өстен бергә кушып болгатабыз. Соңыннан йомырка өстеп тагын бер каты болгатабыз һәм эчлек өстенә салабыз.

Ачык бәлеш 200 градус кызулыка 40 минут пешә. Әзер булыр алдыннан сыр да сибәргә мөмкин.

Фото: Вконтакте

Запись Итле ачык бәлеш рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тавык итеннән коймаклар
Кирәк булачак:

Тавык ите,  2 йомырка, 70 мл майонез,  1/3 ст он, 100 г угычтан чыгартылган сыр, укроп, тоз, борыч, сыек май.

Пешерү тәртибе:

Тавык итен вак итеп турыйбыз.

Камыр басабыз: барлык ингредиентларны кушып, яхшылап бутыйбаз. Ахырдан тавык итен салабыз һәм тагын бер кат бутап алабыз.  Камыр әзер булгач, пакетка салып 2 сәгатькә суыткычка куябыз.

Вакыт узгач, кызган майлы табада итле коймакларыбызны ике яктан да 3-4 минут кыздырып алабыз.

Запись Тавык итеннән коймаклар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..