Архивы ризык - Tatar Today - татар яңалыклары.

Озак яшәр өчен нәрсә ашарга?
Яңа Зеландиянең Отаго университеты һәм Данди университеты (Шотландия) галимнәре клетчатка кеше гомерен озынайта дип саный. Бу хакта аларның Британиянең Lancet медицина журналы тарафыннан бастырылган тикшеренү нәтиҗәләре сөйли, дип яза “Известия”.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының, диабет һәм башка үлем куркынычы тудыра торган авыруларның үсешен булдырмау өчен көн саен 25-30 граммнан да ким булмаган азык җепселләре (пищевые волокна) кулланырга кирәк, дип яза “Татар-информ”.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, хатын-кызлар тәүлегенә – 17 грамм, ә ирләр 21 граммга якын файдалы ризык ашый. Клетчатканың гади һәм аңлаешлы ризык булуына карамастан, рационда аның санын арттыру җиңел түгел.

Организмга тәүлегенә 25 граммнан да ким булмаган клетчатка керсен өчен ярты касә солы лачаулары (9 г), кара ипинең зур кисәген (2 г), пешкән ясмык (4 г), кабыгы белән ике алма (8 г), кабыклы бер бәрәңге (2 г) һәм бер уртача кишер (3 г) ашарга кирәк булачак.

Фото: pixabay.com

Запись Озак яшәр өчен нәрсә ашарга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты
Соңгы атналарда Россия халкына “бәяләр һөҗүме” оештырдылар. Тик җирле хакимият тә, үзәктәгесе дә моны гүя күрмәмешкә салышты, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы.

Адәм баласы өчен көн саен кирәкле ризыклар – сөт, эремчек, сөт өсте, кефир, икмәк, токмач бәя­ләре 3-5-7 сумга “сикерде”. Моңа кадәр 40-42 сум торган шикәр комы 49 сумга җитте. Бер дистә йомырка хакы әле ноябрь аенда гына 45-50 сум чикләрендә тирбәлсә, Яңа ел алдыннан 70-80 сум булды. Карабодай бәясе, гомумән, ике тапкыр диярлек артып, 80 сумга менде. Сүз уңаеннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең әнә шул кара­бодайның гына кыйммәтләнүен игъ­­­ти­барга алып, моны “корпоратив сүз куешу” дип бәяләвен әйтеп үтим.

Хәтта Чаллыда җитештерелә торган 5 сум 50 тиенлек бәдрәф кәгазе дә кинәт кенә бер сумга өскә “атлады”. Кибеттә бәя язылган кәгазь­ләрне алыштыру белән мәш килгән сатучы кыз: “Ә нигә соң әле кәгазь­нең дә бәясен күтәрәсез?” – дигән соравыма каршы: “Безгә һәр көн саен һәрбер әйбернең бәясен күтәреп торырга куштылар”, – дип, ничек бар, шулай җавап бирде. Бер­очтан икенче кибеткә кереп, электр кырынгыч бәяләре белән танышмакчы булдым. Монысында – “моңарчы күрелмәгән” ташламалар: 30-35 мең сумлык телевизор һәм суыткычлар бәһасен, Яңа ел бүләге, дигән булып, берәр мең сумга киметкәннәр… Азык-төлек кибетләрендә дә, башкаларында да кирәкмәсрәк товарларның гына бәяләре элеккечә калган. Соң, әйтик, 20 меңлек кырынгычны кем алсын! Хәтта ул өч кырынгычлы “Филипс” булса да. Шуңа күрә аның хакын җиде мең сумга ук төшереп куйганнар. Гәрчә әлеге электр могҗизасының бәясе дөньяның теләсә кайсы почмагында безнең акчага күчереп исәпләгәндә 6-7 меңнән артмаса да.

Декабрь аенда ел саен шулай: кибетләрдә халык, дөнья бетереп, әйбер җыя. Сәүдәгәрләргә шул гына кирәк: еллык планны бер ай эчендә 20 процентка диярлек үти ич алар! Берочтан халык хисабына баеп та калалар. Бу урында кысмыррак Дания кылт итеп искә төште әле. Кайчандыр шунда булганда, халкының акчаны саный белүенә исем-акылым иткән иде. Нәкъ менә шул декабрь аендагы “распродажа”лардан бер елга җитәрлек дип әйтерлек (80 процентлык запас дип укы) оекбаш, күлмәк-ыштан, аяк киеме, сөлге, савыт-саба һәм башка товарларны алып куя икән алар! Сатылмыйча яткан әйбер бәясе Яңа ел алдыннан биш тапкыр диярлек төшә анда чөнки. Ел башлангач, киштәләр яңа фасонлы, яңа модельле товарлар белән тула. Ә инде аларның бәясе, әлбәттә, күпләрне “тешли”.

Кызганыч, безнең сәүдә өл­кәсендә, кем әйтмешли, “ниппель” системасы шул – бәя төшми, ә һаман саен үсә генә. Җәен бензин хакы биш сумга күтәрелгәч, бер танышым, ачы елмаеп: “Нефть бушлайга калгач, бензин бәясе күпмегә үсәр икән?” – дип куйган иде. Чыннан да шулай бит бездәге хәлләр! Көлсәң көл, еласаң ела…

Фото: pixabay.com

Запись Россиядә сөт, икмәк, токмач, шикәр кебек ризыкларга бәяләр артты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Укучыларга өйдән мәктәпкә ризык алып килүне тыймакчылар
//Татар тудей//

10 гыйнварда Русиядә балаларны тукландыруны оештыру буенча санитар таләпләрдән торган карар тәкъдим ителде. Бу документ норматив-хокукый актлар сайтында бастырып чыгарылды.

Яңа кагыйдәләр буенча, укучыларга мәктәпкә әзерләнгән ризык алып килү тыела. Хроник авырулары, азык-төлеккә аллергиясе булучыларның туклануын медицина хезмәткәре күзәтергә тиеш була.

Ашханәләрдә кислород коктейльләре дә барлыкка киләчәк. Аларны табиб билгеләве буенча алырга һәм медицина хезмәткәре янында гына кулланырга мөмкин булачак.

Әлеге кагыйдәләр мәктәп ашханәләрендә кизү торуны да көйли. Монда 12 яшьтән өлкәнрәк укучылар катнашып, табынга савыт-саба гына куя алачак. Балаларга ашарга әзерләргә, яшелчә чистартырга, әзер ризыклар таратырга, икмәк кисәргә һәм җыештырырга ярамаячак.

regulation.gov.ru
фото: https://ria.ru/

Запись Укучыларга өйдән мәктәпкә ризык алып килүне тыймакчылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бәрәңгеле пицца рецепты
Кирәк булачак:

3-4 бәрәңге, 2 помидор, 1 кабачки, яшел суган, 200-300 г фарш, тоз, борыч, тәмләткечләр.

200-250 мл сөт, 3-4 йомырка, 100 г сыр.

Пешерү тәртибе:

Бәрәңге, помидор, кабачкины юка итеп кенә түгәрәкләп кисәбез. Фаршка тоз-борыч, тәмләткечләр салып бутап алабыз.

Йомырканы күпертеп алабыз һәм сөт белән уылган сыр кушабыз.

Табаны майлыйбыз һәм ингредиентларны катлам-катлам салабыз: бәрәңге, ит, кабачки, помидор, яшел суган. Соңыннан, йомыркалы-сөтле-сырлы катнашманы салабыз да кызган духовкада 45-50 минут пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Запись Бәрәңгеле пицца рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хачапури рецепты
Кирәк булачак:

1 ст. кефир, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 бал кашыгы сода (уксус белән), 0,5 бал кашыгы шикәр комы, 3 стакан он, 200  г эремчек, 120-150 г сыр, сарымсак, көнбагыш мае.

Пешерү тәртибе:

Камыр басабыз: кефирга тоз, сода, шикәр комы салып болгатабыз. Әкрен генә бутый-бутый он кушабыз һәм камыр басабыз. Әзер камырны пакетка салып 20 минутка калдырып торабыз.

Эчлек өчен угычтан чыгартылган сырны, эремчекне бергә кушабыз. Тоз, вак итеп туралган сарымсак салып, яхшы гына болгатабыз. Теләгән кеше укроп та кушып җибәрә ала. Әзер булган эчлекне дүрткә бүләбез.

Камырны да дүрт кисәккә бүлеп куябыз. Һәр кисәкне юка итеп җәябез. Түгәрәкнең бер ягына эчлек салабыз да, камырны ябыштырабыз.

Хачапурины майлы, кызган табада ике яктан да кыздырып алалар.

Запись Хачапури рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коймак белән тавык салаты рецепты
Кирәк булачак:

500 г тавык ите, 7 йомырка, консерваланган кукуруз, тоз, борыч, майонез.

Ясау тәртибе:

Тавык итен пешереп суытырга һәм вак итеп турарга.

Коймак пешерәбез: һәр йомыркага  тоз сибеп, яхшылап болгатып, аерым-аерым кызган табада коймакларны пешереп алабыз, суытабыз. Коймакларны озынча итеп турыйбыз.

Тавык,кукуруз, коймакларны бергә кушып, майонез салып болгатабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын.

Запись Коймак белән тавык салаты рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балаларга хәләл ризык ашатучы мәктәпләр, балалар бакчалары билгеле булды [исемлек]
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты Казанның азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаментына мөрәҗәгать итте. Әлеге департамент комитетка хәләл-менюлы мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта белем бирү учрежденияләре исемлеген бирде.

Департамент ТР МДН “Хәләл” комитеты сертификатына ия. Биредә мәктәпләргә һәм балалар бакчалары өчен ярымфабрикатлар әзерләнә. Предприятиедә хәләл ризык әзерләү өчен бар шартлар булдырылган.

Мәктәпләр исемлеге:

Вахитов районы

Мәктәп  No80

Лицей No131

Мәскәү районы

Татар гимназиясе No12

Гимназия No2, 17

Татар-төрек  лицее  No2

Татар-төрек лицее филиалы  No2

Мәктәп  No 65, 94

Яңа -Савин районы

Гимназия No 155

Мәктәп No113, 165

Лицей-интернат №7

Идел  буе  районы

Гимназия No18, 19, 16

Мәктәп No68, 35

Лицей №83

Халыкара мәктәп

Совет районы

Мәктәп  No 171 , 108, 149, 175, 11

Киров районы

Гимназия №4, 3, 15

Авиатөзелеш районы

Мәктәп №62

Хәләл ризык алучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләре:

Вахитов районы –  188, 273, 273 филиалы, 24,89 номерлы балалар бакчалары;

Мәскәү  районы – 105, 355, 126, 126 филиалы, 184, 291, 295, 294, 372, 339; 2 нче гимназия каршындагы балалар бакчасы;

Яңа Савин районы – 110, 18, 208, 248, 28, 302, 315, 337, 360, 370, 87, 93, 99;

Иделбуе  районы –  4, 32, 396, 358, 130, 163, 307, 71, 379, 79 филалы, Солнечный балалар бакчасы

Совет районы –  352,100,54,60,336,67, 399,166,38,377, 112,390,415,103,113,109,377 филиалы, 211,148,124,167,109,272,  398,261,394,330,402,64,67 филиалы, 330 филиалы

Киров районы – 252, 178, 321, 62, 125;

Авиатөзелеш  районы – 341, 34 филиал, 172, 348 филиал;

ТР МДН

Запись Балаларга хәләл ризык ашатучы мәктәпләр, балалар бакчалары билгеле булды [исемлек] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинованың ачуын чыгарганнар, ә ул 400 пилмән ясаган [фото]
Ачуыгыз чыкса, кинәт кәефегез китсә нишлисез? Нервыларны тынычландырыр өчен төрле ысуллар кулланып була диярсез. Ә менә Илсөя Бәдретдинова психлангач, ашарга пешерә икән.

“Психландым… Кулдан бөкмәгән… но өйнеке өйнеке булыр әле ул. Әзрәк сыер ите, әзрәк каз итеннән фарш. Авыл күкәеннән камыр… Авылдан посылка килде. Дуслар исән булсыннар.”, дип Илсөя инстаграм челтәрендә түбәндәге фотоны урнаштырган.

Әлеге фотога бик күп кеше сокланып, үз фикерләрен дә калдырырга ашыккан. Кемдер Илсөяне уңган дип мактаган, икенчеләре ничә пилмән барлыгын санаган.

Психанула??? Кулдан бокмэгэн…но ойнеке ойнеке булыр эле ул. Эзрэк сыер ите,эзрэк каз итеннэн фарш. Авыл кукэеннэн камыр…Авылдан посылка килде. ???Дуслар исэн булсыннар.???

Фото опубликовано Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-11-04T19:24:44+00:00">Ноя 4 2016 в 12:24 PDT</time>

Запись Илсөя Бәдретдинованың ачуын чыгарганнар, ә ул 400 пилмән ясаган [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

McDonald’s ризыгында корт табылган!
Американың Мэйфильд шәһәрендә ана кеше 1 яшьлек баласы белән McDonald’s ресторанында тамак ялгарга була.

Әмма ханым гамбургерын кабарга өлгерми, ризык эченнән корт килеп чыга! Бу күңелсез хәлдән соң ресторан хезмәткәрләре гафу үтенеп, 10 доллар акча тәкъдим иткән. Драффенвиль шәһәрендә дә бер ханымның гамбургеры эченнән корт чыга.

McDonald’s вәкиле Майкл Лав исә тикшерү башланды, аның нәтиҗәсендә тиешле чаралар күреләчәк, дип белдергән.

Интертат

фото: www.libo.ru

Запись McDonald’s ризыгында корт табылган! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эремчекле алма рецепты
Кирәк булачак: 4 алма, 100 г эремчек, 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы бал, бераз чикләвекләр (мәсәлән, фундук), 1,5 аш кашыгы манный, 1 аш кашыгы май, бераз корица.

Әзерләү тәртибе:

Чикләвекләрне вакларга һәм манныйга кушарга.

Майны эретәбез һәм чикләвекле манный янына кушабыз.

Эремчек, бал, йомырка сарысы өстибез һәм яхшылап болгатабыз.

Алмаларны юабыз, өстен кисеп алабыз һәм йомшагын кашык белән чыгарабыз.

Алманың өченә эчлек салабыз да, 180 градус кызулыкта 15 минут пешереп алабыз.

Ахырдан корица сибәбез.

Фото: babyfashion.me

Запись Эремчекле алма рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..