Архивы яманшеш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Миңа авыр булганда, сине чакырам…
Айгөл Фазыйлова социль челтәрләрдә якын кешесенә багышлап шигырь урнаштырган. Ул якыны – аның әтисе, кызганычка каршы, ул да бакыйлыкка күчкән.

Әтисенең туган көнендә Айгөл күңелгә үтәрлек сүзләр язып калдырган. “Синең җаның минем ничек яшәгәнемне күрергә киләдер”, “Беләм, син минем саклаучы фәрештәм”,  дигән юллар да бар.

Айгөл Фазыйлова яман шешнең авыр формасындагысы белән көрәшә. Ул Андрей Малахов тапшыруына улына булачак гаилә эзләп барганнан соң, бөтен Россиягә танылды. Айгөлнең хәле куанырлык түгел, шул ук вакытта аның шундый озак вакыт көрәшеп авыруга бирешмәвенә табиблар да шакката. Аны улы Әмиргә булган мәхәббәте яшәтә, дип фаразлыйлар.

Фото һәм мәгълүмат Шәһри Казан сайтыннан алынды

Запись Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Миңа авыр булганда, сине чакырам… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зыянсыз гадәтләр дә яман шеш авыруын китереп чыгарырга мөмкин
Яман шеш авыруыннан 100 процент коткарып кала торган стратегия, кызганыч, әлегә кадәр юк. Бу өлкәдә шөгыльләнгән белгечләр үткәргән күптөрле тикшеренүләр шуны күрсәткән: кайбер зыянсыз гадәтләр авыруны китереп чыгару мөмкинлеген арттыра. Тикшереп карагыз, сездә ул гадәтләр юкмы? Бар икән – алардан тиз арада арыну кирәк!

Баллы ризыкка мөкиббән китү

Шикәр комының зыяны һәм аны ашау-ашамау хакындагы мәгълүмат тирәсендәге бәхәсләр берничә ел гына бармый инде. Ләкин шуны билгеләргә кирәк: шикәрне артык күп ашау күкрәктә яман шеш китереп чыгару мөмкинлеген арттыра. Галимнәр шикәрдән баш тартырга киңәш итә. Аның урынына «натураль» баллы ризыклар ашау файдалы. Мәсәлән, шул ук җиләк-җимеш.

Кайнар чәй эчү

Өреп-өреп кабып, кайнар чәй яки каһвә эчәргә яратасызмы? Ләкин уйлап карагыз әле: «Халыкара онкология» журналында басылган соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кайнар эчемлек эчү үңәчтә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Үңәч стеналарын әледән-әле кайнар су белән ярсыту рак күзәнәкләрен үстерү мөмкинлеге тудыра.

Төнлә эшләү

Төнлә эшләгән кеше яман шеш авыруы белән чирләячәк дигән фикер тулысынча расланмаган раслануын. Тик бу мәсьәләгә кагылышлы аз санлы тикшеренүләр әлеге фактны раслый гына. Галимнәр фикеренчә, мондый эш графигы иммунитетны төшерә, организмда ялкынсыну мөмкинлеген арттыра. Йокысыз төннәрдән баш тартырга тырышыгыз.

Аз хәрәкәтләнү

Аз хәрәкәтләнү организмга көне буена бер-ике кап тәмәке тартып бетергән кебек үк начар тәэсир итә. Яман шеш авыруы китереп чыгару куркынычы тудырган гадәтләр арасында ул соңгы урыннарда түгел. Эш шунда: күзәнәкләргә кислород җитми. Аз хәрәкәтләнгән саен күзәнәкләргә ул әзрәк килә. Спорт белән шөгыльләнегез! Вазыйфагыз утырып эшләүдән гыйбарәт икән, көн дәвамында берничә тапкыр гимнастика ясап алыгыз.

Артык авырлык

Артык авырлык, билгеле, гадәт түгел. Шулай да ул үңәч, ашказаны асты бизе, эчәклек, сөт һәм калкансыман биздә ямаш шеш авыруы китереп чыгару куркынычын арттыра. Артык авырлык эстроген гормонын күп итеп эшләтеп чыгарта. Шул рәвешле, организмдагы табигый гормоннар балансы үзгәрә. Ә бу исә ялкынсынуларга, яман шеш авыруларына китерә.

Поливитаминнар һәм БАДлар белән артык мавыгу

Күп куллану – яхшы дигән сүз түгел, бигрәк тә витаминнарны! БАДлар һәм витамин комплекслары организмда микроэлементлар кытлыгы булганда гына файдалы. Моның өчен җитди медицина тикшеренүләре узарга кирәк. Без, гадәттә, витаминнарны, үз белдегебез белән генә кабул итә башлыйбыз. Ә бу  яман шеш күзәнәкләре үстерүгә китерергә мөмкин.

Фото һәм мәгълүмат Сөембикә журналыннан алынды

Запись Зыянсыз гадәтләр дә яман шеш авыруын китереп чыгарырга мөмкин впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табибә Равия Мухина: “Ревматоид артрит ракка охшаган” [сәламәт булыйк]
Ревматик чирләр иң киң таралган авыруларның берсе санала. Статистика буенча карасак, алар өченче урында, тик бу рәсми саннар буенча гына шулай. Чынлыкта исә, Җир шарында һәр икенче кеше ревматик чирдән интегә. Ревматик авырулар дигәндә, буыннар, сөякләр сызлавын гына күз алдына китерү ялгыш фикер. Баксаң, 36 төрле табиб теге яки бу җиренә зарланып килгән пациентны җентекләбрәк тикшерү өчен ревматологка җибәрергә мөмкин. //Интертат.ру//

Узган атнада Казанда ревматик авыруларга багышланган зур чара – “Салихов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге конференциядә Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе базасындагы Шәһәр ревматология үзәге мөдире Равия Мухина да катнашты.

Равия Мухина Казанда 12,5 мең кешенең ревматик чирләрдән интегүен, авыруның “уртача яше” 39 яшь булуын билгеләп узды. Ул ревматоид артритның яман шеш белән охшашлыгына игътибарны юнәлтте.

– Кеше чир башлануга 5 ел эчендә мөрәҗәгать итмәсә, дөрес диагноз куелмаса, пациентларның 50 проценты гариплек төркеменә чыгарга мөмкин. 10 ел эчендә дөрес дәва булмаса, 90 процентка якын кешегә гариплек яный, ди ул.

Равия Мухина әйтүенчә, ревматик чирләрнең күбесенең сәбәпләре билгеле түгел.

– Безнең организмда иммун системасы бар. Шул иммун система билгеле бер сәбәпләр аркасында какшый. Кемдер инфекция эләктерә, кемдер эшсез кала, кайберәүләр бала тапканда авыр кичерешләр аша уза, кемдер башка төрле стресс кичерә. Шушылар барысы да дисбаланска китереп, аннары иммун системасы агрессив рәвештә кешенең үзенә каршы “эшли башлый”. Шуңа күрә безнең даруларның да күбесе агрессивлыкны бетерә, яман шешләрне дәвалый торган препаратлар. “Бу бит яман шештән арындыра торган дару, ник моны эчәргә кушасыз”, – дип гаҗәпләнеп сорап килүчеләр бар, – ди Равия ханым.

Табибә буыннар сызлау башка авырулар белән дә бәйле булу мөмкинлеген билгеләп үтә.

– Безгә беренче тапкыр буыннар сызлый дип киләләр, ә карасаң, үпкә шешкән, я йөрәктә су җыелган булырга, бөерләр дә сафтан чыгарга мөмкин. Әле күптән түгел генә бер очрак булды. 6-8 ел эчендә берәүнең башта берәм-берәм колаклары начар ишетә, күзләре начар күрә башлаган, нәтиҗәдә буыннары да кушылган булган.

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Равия Мухина игътибар итәргә кирәкле билгеләрне атады.

– Колак яфраклары пешеп чыккан кәбестә яфрагы кебек шешеп, кызарып чыгу кебек сирәк очраклар булгалый, моңа игътибар итәргә кирәк. Шулай ук, иртән чистарткан вакытта, борыннан кан китү, чәч коелуга зарланып килүчеләр дә “безнең” пациент булырга мөмкин. Авыз эче, телләрдә төрле җәрәхәтләр, авыз эчендә селәгәй бетү дә ревматик чир билгесе булырга мөмкин. Хәтта күздә күз яше бетсә дә, ул икенче төрле коры синдром дип атала, ул “безнең” чиргә керә. Шөкер, бар кеше дә белми, ә бит даруханәләрдә ясалма күз яше сатып алып, шуны тамызып йөрергә мәҗбүр кешеләр бар.

Табибә иммун системасы бер генә әгъзаны зарарламавын, аның бөтен әгъзаларга зыян салуын ассызыклый. “Ревматик чир ул – буын авыртуы гына түгел, бөтен организм чире. Без якынча 36 төрле табиб белән эшлибез, ул-бу шикләнүләр туа калса, алар мөрәҗәгать иткән пациентларны шундук безгә юллый”, – диде.

Равия Мухина, сәламәтлектә ниндидер тайпылышлар сизүгә, буын сызлау гына түгел, бизләр шешсә, тәндә төрле таплар чыкса, колак яфраклары кызарса да, оялмыйча табибка килергә киңәш итә.

Ни кызганыч, ревматик чир аркасында яп-яшь кызлар да, 3 яшьтән алып 10-14 яшькәчә балалар да хастага әйләнә. Алар да бот яки тез буыннарын алмаштыру буенча операцияләр кичерә. Сүз уңаеннан, былтыр шәһәр ревматология үзәгендә травматология,ортопедия бүлекләре ачылгач, буыннарны алмаштыру буенча 500 дән артык операция ясалган. Шуның 40 проценты – бот буыннарын алмаштыру, 60 проценты – тез буыннарын алмаштыру буенча. Равия Мухина операция ясаткан балалар бүген рәхәтләнеп үз аягында чабып йөри алуын әйтә. “Әле менә яңарак кына Балтач районыннан Зөһрә Гарәфетдинова бөтенләй йөрми иде, хәзер ике тез буынын алмаштыргач, үкчәле туфли кияргә хыяллана”, – ди ул.

Равия Мухина фикеренчә, ревматизм чирләренә әле игътибар җитеп бетми.

– Кешеләр күбрәк инфаркт, инсультлардан курка. Ә хроник ревматик авыруларга тагын да зуррак игътибар кирәк. Ревматоид артрит белән чирләгән хатын-кызларның 98 проценты җәмгыятьтән читләшүен тоя, 42 процент хатын-кыз үзенә пар таба алмый. 22 процент очракта ревматик авырулар гаиләләрнең таркалуына сәбәп булып тора. Шуңа күрә, бу социаль һәм психологик проблема булуын күздә тотып, без авыру кеше белән генә түгел, аның гаиләсе белән дә эшлибез, ди ул.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Запись Табибә Равия Мухина: “Ревматоид артрит ракка охшаган” [сәламәт булыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Башта Гүзәлгә табиблар: “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә…”
Язмыш ара-тирә һәрберебезгә сынаулар җибәреп тора. Берәүләрне кечкенә генә кыенлыклар да аяктан ега. Икенчеләр исә, кеше күтәрә алмас кебек тоелган авырлыклардан да сыгылмый. Гүзәл Әхмәтшина да җиңел генә бирешә торганнардан түгел. Соңгы берничә айда аның һәр көне яшәү өчен көрәштә уза. //Интертат.ру//

Әле күптән түгел Гүзәл тулыканлы бәхетле тормыш иткән. Кукмара туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлагач, укырга Казанга килә. Һәм биредә төпләнеп тә кала. Кыз күңеленә ятышлы эш урыны таба – Татфондбанкка менеджер булып урнаша. Ниһаять, гомерлек ярымны таптым дип, кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән балалар турында хыялланалар. Теләк-омтылышлары менә-менә тормышка ашар кебек тә тоела. Әмма бер уйламаганда, һич көтмәгәндә аның зур саклык, җылылык белән кирпечләп-кирпечләп еллар буе төзелгән кечкенә генә дөньясы чәлперәмә килә…

Башта, тиздән Әни булам дип, шатлык диңгезендә йөзгән Гүзәлгә табиблар “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә. Бу мизгелдә нарасые белән бергә аның да йөрәге тибүдән туктый кебек. Аягы астыннан җир убылгандай тоела. Шулай да Гүзәл бирешми, күңелендәге ярасына ямау салып, бар көчен җыя да, алга таба атларга, тормышын дәвам итәргә мөмкинлек таба.

Әмма әлеге югалтудан соң, гомерлеккә дип кабызылган гаилә учагы да сүрелә башлый. Әле күптән түгел генә иң якын булган кешесе – ире белән тәмам читләшәләр. Нәтиҗәдә, аерылышу Гүзәл Әхмәтшинаның өлешенә тигән тагын бер авыр сынау була. Кызганычка, соңгысы түгел. Иң тетрәндергече әле алда икән.

Берүзе калган Гүзәл өзгәләнгән йөрәгенә бердәнбер дәваны эшендә күрә. Кыз башы белән эшкә чума. Ә берничә айдан ул эш урынында ук үзен начар хис итеп, түзә алмаслык эч авыртуы белән хастаханәгә алып кителә. Уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, табиблар су тулган шеш (киста) ачыклый. Берничә көннән операция ясарга карар кылалар. Операция вакытында исә чирнең җитдирәк булуына шик туа. Анализларын гистологиягә җибәрәләр. Әмма ни сәбәпледер, нәтиҗәләрне Гүзәлгә бары бер айдан гына җиткерәләр.

– Табиблар гамьсезлеге, хатасы дип атыйммы инде моны. Әмма вакыт сәгатьләр белән исәпләнгән мәлдә, безгә анализлар нәтиҗәсен бер ай көтәргә туры килде. Ул очракта да әле үзебез бер ишектән икенче ишеккә йөри, таләп итә торгач кына. Күрәсең, анализлар берничә атна дәвамында каядыр югалып яткан. Әмма әлегә кемнәндер гаеп эзләргә, моның кем хатасы булуын ачыкларга вакытыбыз юк. Бүген безнең бөтен көчебез Гүзәлнең гомерен саклап калуга сарыф ителә. Анализ нәтиҗәләре тетрәндергеч хәбәр китерде бит. Аяз күктә яшьнәгән яшендәй булды бу – уйламаганда, өченче стадиядәге аналык яман шеше диагнозы куелды, – дип сөйли Гүзәл Әхмәтшинаның апасы Әлмирә Сираҗетдинова.

Яман шеш бик мәкерле чир. Башлангыч стадиядә (I яки II стадия) ачыкланган бу авыру белгечләр тарафыннан уңышлы гына дәвалана. Әмма рак күзәнәкләрен үсеш ала башлаган чорда ачыклау гына бик кыен. Чир үзен берничек тә сиздерми. Гүзәл дә сәламәтлегенә бер зарланмаган. Эш урынында да ярты ел саен тикшеренү узып торганнар. Ә котычкыч диагноз инде чир кискенләшкәч кенә куелган.

Шуннан хастаханә юлларын таптау башланган. Казанда Гүзәл ике курс химиотерапия узган. Әмма моның нәтиҗәсе булмаган. Кызның хәле кискенләшә генә барган. Белгечләр кызның гомерен саклап калуга өмет юк дип читләтеп әйтә башлаган. Гүзәлнең туганнары гына моңа ышанасы килмәгән. Аның әнисе, апасы бер-бер артлы төрле табиб ишекләрен шакырга тотынган. Мәскәүгә кадәр барып җиткәннәр. Һәм эзли торгач тапканнар бит! Күп еллар Америкада эшләгән белгеч нәкъ менә Гүзәлнеке кебек чирне дәвалауда махсуслашкан, бу юнәлештә зур тәҗрибә туплаган. Табиб кызны коткарырга алынган.

Гүзәлгә шешне һәм метастазаларны алдыру буенча операция ясалган. Инде Казандагы ике курстан тыш, Мәскәүдә тагын ике химиотерапия курсы кичелгән. Бу көннәрдә тагын бер бик мөһим этап узылган – Гүзәлгә тагын бер операция ясалган. Сынаулар моның белән генә тәмамланмый, кызганычка. Кызны яңадан өч химиотерапия курсы көтә.

Әлбәттә, боларның берсе дә бушлай түгел. Боларның барысына 2 391 119 сум акча түләнергә тиеш диписәпләп чыгарылган. Гаилә бөтен булган акчаларын инде беренче операция вакытында ук сарыф иткән. Хәтта кредитларга керергә мәҗбүр булган. Бу вакытта алар бөтен мөмкин чараларны эшкә җигеп, акчалар туплауга керешкән. Социаль челтәрләр аша игелекле кешеләргә мөрәҗәгатьләр юллаган. Акчаларның шактый гына өлеше – 1 931 898 сум киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр ярдәме белән тупланган да. Гүзәл Әхмәтшинаның әнисе һәм апасы ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтләр укый.

Гүзәл дә кулларын төшерми, яшәү өчен һәр көн көрәшә, савыгуына зур ышаныч баглый. Аңа бит әле нибары 30 гына яшь. Яшисе дә яшисе бит әле…

– Гүзәл – ул көрәшче. Бу котычкыч диагноз куелганнан бирле ул үз-үзен нык тота. Газапларын күрсәтмәскә тырыша, бер зар сүзе ишетмәссең аннан. Мин аның бер тапкыр гына үксеп-үксеп елаганын күрдем. Шуннан бирле аның күзләреннән бер яшь тамчысы тамганы юк. Никадәр генә авыр булса да, елмаерга тырыша. Бүген дә ул оптимизм тулы. Ул ахырга кадәр көрәшергә әзер, – дип сөйли Гүзәлнең апасы.

Хәзерге вакытта Гүзәл Әхмәтшинага билгеләнгән дәвалану өчен түләргә 459 220 сум җитми. Гүзәлнең гомерен саклап калу һәрберебезнең кулында. Тамчы тамганнан күл җыела, диләр бит. Гаилә һәр ярдәмгә рәхмәтле.

Гүзәлне дәваларга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр аны түбәндәге реквизитларга күчерә ала.

Саклык банкы (Сбербанк) картасы 4276862024601561 (Ахметшина Гульнур (Гүзәлнең әнисе).

Яндекс-кошелек: 410015024437186

PayPal –  posweetu@gmail.com

Контакт телефоны – 89534080081 Альмира (Гүзәлнең апасы) https://vk.com/id267819449

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Запись “Башта Гүзәлгә табиблар: “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Яман шеш кичергән хатынын озак яшәмәс, дип киткән ирне Гөлнур гафу итә…”
Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. //Сөембикә//

Читтә адашып йөргән газиз ярын – ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны…

Балтачка журнал укучылар белән очрашуга баргач, күптәнге танышыбыз Кадрия ханым: «Элемтә бүле­гендә озак еллар бергә эшләгән дустым-хезмәттәшем Гөлнур белән таныштырасым килә үзегезне. Шигырьләр яза ул. Елый-елый тыңлыйбыз. «Сөем­бикә»­гә үзе тәкъдим итәргә ояла. Укып, бәя бирерсез, бәлки», – дигән иде. Ә янәшәсендәге ханым исә шунда ук каршы төште: «Юк ла, Кадрия, сез яратып тыңлаганга да рәхмәт. «Сөембикә» кадәр «Сөембикә»дә чыгарырлык түгелдер шул алар», – дип, оялып, читкәрәк китеп басты. Тыйнаклыгы күңелгә хуш килдеме, журналга хәерхаһлы Кадрия ханымның үтенеченә колак салмаска яхшысынмаумы, җай табып, күзләре моңлы ул ханымга үзем барып сүз куштым. «Үзем өчен генә язган шигырьләр», – диюе белән килешми мөмкин түгел. Алай да хатын-кыз җанындагы моң-хәсрәт – йөрәк сагышы, җан авазы күңелне кузгатты. Аннан ишеткән гыйбрәтле хикәятне укучыларга да иреш­терәсем килде.

Юл башы

…Мәхәббәт каян башлана? Серле күз карашыннан, гап-гади берәр сүздәнме? Ялгыш кына кулларның кулга тиеп китүеннәнме? Әллә беренче үбешүдәнме?!

Гөлнур авыл мәктәбен тәмамлауга район үзәгенә – элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Мондый бәхет кемгә тәтегән әле! Эшкә йөрү үзе бер рәхәт: күпме хат, газета-журналлар уза аның җитез куллары аша. Ника­дәр мәгълүмат! Унсигез яшьлек авыл кызына Балтач сер, тылсым тулы гаҗәеп дөнья булып тоелса, гаҗәп­ме?! Почта бүлекләренә тәгаенләнгән хатларны, газета-журналларны аерып-төреп җибәрүдән бушаган арада «Азат хатын», «Казан утлары»н күздән кичерергә өлгерә. Мавыгып роман-хикәяләр, шигырьләр укырга ярата кыз. Яшьлек бит ул – һәммәсенә өлгерәсе, вакыйга­ларның үзәгендә кайныйсы килә.

Ялга авылга – өйләренә кайтса… Телевизорлары ватылган, күрсәтми икән. Мастер-төзәтүче килгән, дигән хәбәр ишетеп, әниләре останы эзләп китә. «Чакыручы күп икән, шулай да вакыт табарга тырышырмын, диде. Бик ипле, сүз тыңлаучан егеткә охшаган. Кунып калыр, бәлки. Урын иркен, сыярбыз». Үтенечен аяк астына салмаган останы бер күрүдә яратып, сөенеп кайтып керә әниләре.

Таба ашы пешә, кунак көткәндәй дүрт күз белән останы көтәләр.

Һәм ул килә. Мактарлык та, ул буй-сын дисеңме, елмаюы, сөйләшүеме, шул мизгелдә үз булып күңелгә керә торган! Аклы-каралы телевизорны сүтеп ташлый, вак-вак шөрепләрне ничек җыеп бетерер дип кайгырасы юк, булдырыр бу. Озак кайнаша егет, әмма остадан эш курка диюләре хак ич. Хикмәт, гөрләп эшли «тиле вәзир»ләре. Ә табын артында сүз ара сүз чыгып, останың да «теле ачыла»: егерме биш яшен тутырса да, әле һаман буйдак – өйләнмәгән егет икән. Үзе көлә: «Кыз күзләргә дә вакыт юк хәтта, эш тә эш, мин – эшне, эш мине ярата», – ди.

Иртәгесен таңнан алар юлга бергә кузгала. Автобуска кадәр өч чакрым араны җәяүләп узасы бар. Ул чакта сөйләшкән сүзләрнең һәммәсе истә дә калмаган. Хәер, кыз әллә ни сөйләшми дә, серле әкият тыңлагандай, әсәрләнеп, юлдашын гына тыңлый. «Очрашырбыз әле, соңгы күрешү булмас», – шул сүзе хәтергә нык уелып калган. Очрашалар, әлбәттә. Журналлар сорап та, концертка, бию кичәсенә чакырып та керә егет. Күп тә үтми, мәхәббәт аңлатып, кызга тәкъдим ясый ул.

Бәла

«Матур яшәдек. Бер-бер артлы улларыбыз туды. Өчәү!» – ди дә бер мизгелгә йөзен балкыткан сөенече сагыш белән алышына. Күзләренә янә моң тула.

Яшьлекнең чәчәк-чуклы, уен-көлкеле, бәхетле мизгелләре ник шулай тиз уза торгандыр? «Тормыш мәшәкатьләре дигән таш кыяга бәрелеп мәхәббәт көймәсе челпәрәмә килде». Бер алардан гына калмаган, күпләргә таныш хакыйкать бу. Ыгы-зыгылы, борчу-мәшәкатьле көндәлек тормыш берәүне дә читләп үтми шул. Бала чүпрәкләре, әле берсенең, әле икенчесенең авырып китүе, елаш-көйсезләнүләр, йокысыз төннәр… Ир-атның төрлесе бар: берәү тормыш арбасына җигелеп авыр йөкне сыкранмый тартуны вазыйфа санаса, кемдер гаиләне авыр йөк итеп кабул итә. Гомер кыска, без җирдә кунак кына, уйнап-көлеп яшәп калырга кирәк, дип исәпли Гөлнурның Илсуры да.

Йорт тоту мәшәкатьләре хатын җилкәсендә: күлмәк, чалбар үтүкләнгән, өй чиста, идән, кер юылган, ашарга пешкән булсын. Ир төнге уникедә кайтса да, эш күплекне сылтау итеп хәтта кайтмый калса да, хатын ризасызлык галәмәтен чыраена чыгармасын. Гел елмаеп, көлеп кенә торсын. Тырыша Гөлнур. Әмма…

«Бәла ишек какса, капкаңны киереп ач», дигән борынгылар. Көтмәгәндә мәкерле авыру, яман шеш бөтереп ала да урынга сала Гөлнурны. Монысы – баласы, мичтә әле анасы, диюләре хактыр, ахры. Балалар бәхетеннәндер, чирне башлангыч чорында, нык таралып, организмны тәмам агулап өлгергәнче искәреп ала табиблар. Шөкер, операция нәкъ вакытында ясалды, дип, иркен суларга өлгерми, яңа бәла баш калкыта. Егерме дүрт ел бер түбә астында яшәп, хәл кадәренчә дөнья көткән ире Илсур, үсеп кенә килә торган өч улын – гаиләсен ташлап, өйдән чыгып китә. Хыянәт ачысы күзен томалыймы, монысына берничек тә ышана алмый йөди ул. Кайтыр, ди, көтә… Атна уза, ай, ир юк та юк. Бер яшь кенә чуаш хатыны белән чуалуын җиткерәләр җиткерүен. Ышанмый. Ышанасы килми. Гөлнур үзе кырыкны узып бара, ә ир иллегә якынлашып килә ич инде. Мөмкинмени мондый хәл? Зиһене чуалгандыр, айныр, дип, дус-иш тә юатырга тырышкан була. Янәсе, мал да ашаган җиренә кайта, кайтмый хәле юк. Югыйсә элегрәк тә эш белән киткән җирен­нән ике-өч көнгә кичегеп кайткалаганы бар иде Илсур­ның. Гадәтен белсә дә, азгынлыкка юрамый иде моны Гөлнур. Күндәм, сүз тыңлаучан, кече күңелле ич ул! Кеше үтенечен аяк астына сала белмәүдән генәдер. Әүвәлге танышкан кич, авылларына телевизор төзә­тергә соң гына килгәне истә әле. Әгәр шул чакта: «Кай­тасым бар! Булмый!» – дип кырт кискән булса… Юллары беркайчан кисешмәс иде. Ә болай… Кулы эш белә, кеше хәленә керүчән дип юанасы гына. Карусыз адәмгә эш өючесе табылып тора бит аның. Хәер, эшли дә, акча да таба – ир кеше шундый булырга тиеш тә.

Йорттан хәтта киемнәрен дә алмый чыгып китсен дә кайтмасын, имеш. Кайтыр! Тик өметне өзмәскә, усалланмаска гына! Явызланып әллә ниләр кылып буладыр. Аралар бөтенләй өзелсенме?! Юк! Ә болай… өмет бар әле. Өмет яшәтә кешене. Дөнья көтү дигәннәр аны. Гыйшык-мыйшык уйнау, шаяру гына түгел ич.

Гаилә – балалар үсә, эшең алга китә, көч-куәт җыя торган изге җир бит ул.

Гөлнур кеше арасына чыгып бик күренеп йөрмәскә тырыша. Сер бирәсе, зарланасы килмәве дә хак.

Хәл сорашкан кыланып, берәү жәлләгән булыр, берәве балта тоттырыр, берсе пычак, диләрме… Төзәтә алмаслык ялгышлар сабыр итә белмәүдән килә дип ышана ул. Әмма «Кайтыр!» дигән ышаныч та гел җылытып тора алмый. Ул өйдә югында, эштә чакта, дус-ишләре кергәләп, «Илсур сораган иде», диеп, кием-салымын да ташып бетерде бугай инде. Ә беркөнне эшеннән сорап иртәрәк киткән иде Гөлнур. Ишек төбендә саллы гына яшькелт биштәр ята. Күңеле сизгән, Илсур – өйдә. Кайткан бит, кайткан! Балаларны да кисәтеп куярга онытмаска кирәк, үпкә-сапка күрсәтеп, турсаеп йөри күрмәсеннәр. Эзгә төшәр, җайланыр тормышлары. Адәм баласы хатадан хали була димени! Дүрт аяклы ат та абына. Бик авыр булса да, бу сынауны да үтәргә язгандыр шул аларга.

Әмма ялгышкан, кайтуы түгел, араларны тәмам өзеп, бөтенләйгә китеп баруы икән Илсурның.

Шул чактагы халәте искә төшсә, әллә гарьләнүдән, әллә көчсезлектән әле дә күзенә яшь тула Гөлнурның. «Синнән башка яшәү юк безгә! Китмә!» – дип ялынып-ялварулары… Түбәнсенү дип тә уйламады, ир чыгып китә башлагач, җибәрмәскә теләп аякларын кочып елады. Үзе генә түгел бит ул, балалар бар. Ә аларга әти кирәк! Әти сүзе, җан җылысы тансык малайларга. Кеше арасына керә, үсеп кенә килә торган чаклары ич. Әтиләре ташлап чыгып киткәнгә хурлана, иптәшләрен­нән ояла торган вакытлары. Ә иң авыры… берничек тә акча җиткереп, кием төткәзеп булмый. Өчәү бит алар! Бүген-иртәгә ир-егет буласы өч үсмер. Үсә торган, умырып ашый торган чаклары. Укытасы да бар. Почтада эшләгән Гөлнурның хезмәт хакы тартсаң-сузсаң да әллә нигә җитми шул, җитми. Алимент дип соранып йөрисе килми, ә әти кеше үзе белеп бирми.

Шашар дәрәҗәгә җиткән хатынының өстеннән атлап: «Виноват ли я, виноват ли я, виноват ли я, что люблю…» дип җырлап, бии-бии чыгып китүен онытырга иде дә бит…

Аңлашырга теләп, улларын ияртеп, әллә ничә кат эзләп тә барды. «Кайтыр!» дигән ышаныч әкренләп кимесә дә, ялварулар комга сеңгән су кебек эзсез югалса да, өмет сүнмәгән иде әле. «Әти, кайт!» – дип килгән улына күсәк – тимер лом күтәрде ир: «Йөрмә! Юллар өзелгән, күпер сүтек». Әле кайчан гына балалар дип үлеп торган кайгыртучан ата, җен алыштыргандай, ничек шулай үзгәрә ала икән?!

Көнкүреш комбинатыннан китеп, яңа ачылган банкка хуҗалык бүлеге мөдире булып урнашкан чагы иде Илсурның. Кулында машина, шәхси шофер, акча, мәхәббәт… Уңышлардан баш әйләнү шулдыр. Ачның хәлен тук белми. Казанда укучы улы акчага тилмергәч, көне буе банк ишек төбендә әтисенең эшкә килүен көтеп торды. Кыш, өс-башы юка. Туңып бетте. Әтисе яшь хатынын битеннән үбеп, машинадан төште. Өтек кыяфәтле малайга күз дә салмый, вәкарь белән банк ишегенә үрелде. «Әти, сине көтә идем…» Тыңлап та бетермичә, борын төбендә шартлатып япты ишекне. Хәер, ыргытты бер җөмлә: «Юк миндә акча…» Бәлки, булмавы хактыр да. Өч баладан каерып алган ирне кулда тоту җаен беләдер юха хатыннар. Үзеннән битәр сәмәнен каерып алу ягын кайгыртырга көйләнгән әрсез мутбикә икәне маңгаена язылган ич. Хәер, озакламый әтиләре ул хатыннан киткән, тагын да явызрагына барып капкан бугай… Шундый хәбәр килеп иреште.

Кайту

Һәрхәлдә, унҗиде елдан соң аны элекке гаиләсенә китереп тапшырган хатын бүтән иде. Икенчесе, бәлки, өченчеседер. Монысы да фырт, яшь күренә – Нократ Аланыннан икән. «Бик сагынган идегез атагызны! Рәхәтен күрегез, мәгез!» Нәкъ шундый сүз әйттеме, әллә нотыгы бүтәнчәрәк яңгырадымы, хәзер инде моның әллә ни әһәмияте юк.

«Кайтыр, дидем…» Тора да шул сүзгә әйләнеп кайта ул. Әйе, кайткан… Еллар узгач, туннар гына түгел, йөрәк тәмам тузгач, ир үз-үзен белештерми башлагач… Иң чыны, күңел юаткычларына кирәге беткәч…

Кикриге шиңгән, йоны йолкынган өтек әтәч кыяфәтен­дә кайтып керә ул. Әле кайчан гына үзен дөнья тоткасы санап йөргән ирне дә бөккән, сындырган мәкерле чир – адәм өчен иң кадерле байлык – зиһененнән мәхрүм иткән. Яман шеш кичергән үз хатыны озак яши алмас, дип чыгып киткән ирне Гөлнур кешеләрчә, юк, кайгыртучан аналарча, әрнү-рәнҗүләрен читкә куеп, ә бәлки, язмышына буйсынып, хәтта сөенеп (!) каршы ала. Бала тәрбияләгәндәй карый-тәрбияли. Гаилә җы-лысында коенып, сабырлардан-сабыр хатыны, балалары, оныклары янына сыенганын да, дөньялыкта нинди хата-ялгышлар ясаганын да аңламый-белмичә, кеше танымыйча бакыйга күчкән ул.

Без очрашкан көннәрдә җан ярасы яңа, җөйләнмәгән иде әле Гөлнурның. «Шөкер, кеше арасында ким-хур итмичә, җиренә җиткереп, җеназасын укытып җирлә­дек, – ди дә, моңаеп, – тик ямансулата, сагындыра, – дип өстәп куя. – Елдан артык бер гаилә булып яшәп калдык. Ходай кушып бер терелер, зиһене ачылыр дип өметләндек. Кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштык. Ниһаять, гаилә бөтәйде, барыбыз бергә, дип куанырга да өлгермәдек…»

Соңгы юлга кешечә озата алуына куана. Һәм… сагына! Унҗиде ел читтә йөргән ирен гаепләми Гөлнур. Кичерә белү сирәкләр өлешенә тия торган бәхет бит ул. «Кешеләргә мәрхәмәтле булганга күрә Ходай Тәга­лә аңа ансат үлем насыйп итте. Бер газапсыз, нинди чиргә дучар булуын да белмичә, җиңел генә фанидан бакыйга күчте дә куйды», – ди бит әнә. «Тормышлар рәтләнгән кебек иде. Карарга авырсынмадым, юк… Үз сөягең үзеңнән артык була димени? Бер тиенен күрмә­сәк тә, гомере буе әйбәт хезмәт хакы алып эшләгәч, пенсиясе дә мулдан иде. Иртәрәк китеп барды шул».

Язмыш каләмнәре адәм кулында түгел шул. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң, имгәк диләрме? Зарлан­маса да, күңелен рәнҗеткән, зиһене таркау авыруны карау бер дә җиңел булмагандыр аңа. Телдән әйтергә базмаган уемны Гөлнур ханым әллә каян «ишетепсизеп» ала.

– Тынгысызлыгы хак иде хагын. Кайчагында төннәр буе йокламый, йөреп чыга. Әллә кемнәр белән бәхәсләшә, ачулана. Русча сөйләшә. Үзен һаман шул «дус»лары арасында дип белә иде бугай. Читләшүе өзә инде үзәкне. Алимент сорап йөрмәвем дә шул уйдан, балаларга имгәк булмагае, дип куркудан иде…

И-и, хатын-кыз! Сокланыргамы сиңа, кызганырга, бичара, дияргәме! Безнең йөрәк ничә кыллы икән диикме әллә?! Кырыктыр кылы, ә бәлки йөз дә бердер. Йөзе өзелсә дә, берсе исән каладыр. Һәм сабырлык, фидакарьлек, көч бирәдер.

Гөлнурны баштан ук, беренче күргәч тә «күзләре моңлы ханым», дип атыйсым килгән иде. Моңнарын – йөрәк хисләрен шигырь юлларына салырга, урманны аркылыга-буйга кичеп йөрергә ярата ул. «Җәй буе урманнан кайтып кермим, җиләк, гөмбә, шифалы үлән­нәр җыям. Өйдәге киленем Зәлидә бик уңган, гөмбәне тиз генә эшкәртеп тозлый, киптерә.

Кулыннан килмәгән эше юк», – дип мактанып та ала. Сикәлтәле тормыш юллары кичкән ханым язмыш

сынауларына бирешмәслек көч тапкан. Улларын үстер-гән, өйлән­дергән. Берсе дә «кыек» юлдан китмәгән. Әмма шунысы: «Әти кирәк бәхетле булыр өчен кеше-гә – тигез канатлы булуга ни җитә», – дип дөрес әйтә Гөлнур.

P. S. Соңгы елларда икътисадый яктан нык үскән илләрдәге халыкның яшәү рәвешен, үзара мөнәсәбәтләрен бөтен дөнья өчен бердәнбер дөрес һәм уңайлы өлге – модель итеп тәкъдим итү гадәткә кереп бара. «Хөр» мәхәббәт, ир белән хатынны бәйли торган гаилә җепләренең тотрыксызлыгы, ирләрнең генә түгел хатын-кызларның да үзләрен ирекле, балалар, гаилә иминлеге өчен һәртөрле җаваплылыктан азат итеп хис итүе – шул үрнәккә иярү нәтиҗәсе генәме?! Әллә кеше психологиясенең үзгәрүеме бу? Әле кайчан гына мәхәббәткә табыну, шуның хакына үзеңне корбан итәргә әзер булу, газизеңне яклап утка-суга керү гадәти хәл санала иде. «Синең өчен берни, хәтта гомер дә жәл түгел». «Синнән башка яшәү яшәүмени?!» Ә хәзер болай уйлау үзе үк бәйлелек – зависимость дип карала икән. Гаиләгә, иргә, хатынга артык игътибарлы, бәйле булу исә аракыга, наркотикларга бәйлелек сыман ук хупланмый икән ич бу заманда. Сугыштан кайтмый калган ирләрен, сөйгән ярларын көтеп картайган кыз-әбиләргә карата мондый сүз әйтү аларның рухын мыскыллау, мәсхәрәләү булып кабул ителүе… исәпкә кермидер, күрәсең.

Кызганыч, әмма ләкин тормыш кору, яратышу, сөю-сөешү кебек табигый иҗтыяҗларга бүтән күзлектән карау гадәткә кереп баруы хак. Янәсе, сайлаган кешең – икенче яртың белән сиңа мөмкин кадәр уңайлы, җайлы булсын. Әгәр гаилә ирегеңне чикли дигән фикергә киләсең икән – дүрт ягың кыйбла, үз җаеңны үзең карый аласың. Бер караганда, үзара мөнәсәбәтләргә, мәхәббәткә заманча караш гаделрәк тә сыман тоелырга мөмкин: яратмаган кешене яныңда тотудан ни мәгънә? Элек кенә ул ире «уҗымга кергәнне» сизеп алган хатын партком, профкомга йөгерә, ә анда – җәмгыять кануннарына төкереп караучыны акылга утырту җаен беләләр иде. Әхлак ягыннан таркалган, дип, партиядән чыгару ихтималы кемне куркытмас? Һичьюгы үгетләп-оялтып булса да чүпне тышка чыгармаслык итәләр: гаилә иминлеген өстен кую табигый санала иде. Дөрес, чит илләрдә мәхәб­бәткә мәңге тугрылыклы булу хакында ант эчүгә караганда, «брачный контракт» төзү отышлырак дип исәпләнә. Ир белән хатын аерылышкан очракта танылган актерның, миллионерларның милкен-байлыгын, акчасын бүлешү законга да, әхлак кануннарына да сыя торган эш итеп карала.

Ә балалар йөрәгендәге яра, ятимлек ачысы? Монысын исәпкә-санга алмаска да ярый, күрәсең.

Роза Камалетдинова

Запись “Яман шеш кичергән хатынын озак яшәмәс, дип киткән ирне Гөлнур гафу итә…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балалар балаларга ярдәм итә”: авырулар яман шешкә каршы көрәшә
Балаларда яман шеш авыруына каршы көрәш көне алдыннан Мәскәүдә хәйрия концерты узды. Балалар концертында җыелган акчалар авыру балаларга ярдәм итүче “Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы”на тапшырылды. //Azatliq.org//

15 февральдә билгеләнүче Бөтендөнья балаларда яман шеш авыруына каршы көрәш көне алдыннан Мәскәүдә “Балалар балаларга ярдәм” итә дип аталган хәйрия концерты булды. 14 февральдә узган бу чараны “Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы” белән берлектә Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге оештырды.

Бу фондның җитәкчесе Владимир Вавилов чыгышы белән Казаннан. 14 ел элек аның кызы Анжела кан авыруыннан (лейкоз) вафат булганнан соң ул шушы вакыфны оештырып авыру балаларга ярдәм итү эшен башлап җибәргән.

Владимир Вавилов (с) һәм Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин (у)

2014 елда Вавилов Казанда аеруча авыр хәлдәге балаларны кабул итү үзәге – һоспис та ачты. Хосписның үзендә 17 бала гына дәвалана алса, фонд тырышлыгы белән тагын 120 авыру балага өйләрендә дә табиблар ярдәме күрсәтелә. “Минем өчен иң мөһим бурыч – авыру балаларның хәлен җиңеләйтү”, диде Владимир Вавилов концерт алдыннан ясаган чыгышында. Бу хосписта әти-әниләр балалары янында тәүлекләрчә калырга мөмкин. Алга таба хосписны тагын да киңәйтү планлаштырыла.

Ә инде хәйрия концертына килгәндә, анда “Сәнгатькә теләктәшлек белдерү”, “Арт-Линия” вакыфы стипендиатлары һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбенең халыкара конкурсларда җиңү яулаган укучылары катнашты.

Равил Әхмәтшин һәм Татьяна Малышева-Җәлил

Очрашуда шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы, “Арт-Линия” фондының музыка програмнары җитәкчесе Татьяна Малышева-Җәлил һәм Татьянаның бик күптөрле халыкара конкурсларда бүләкләр алган балалары Михаил Митрофанов-Җәлил белән Елизавета Малышева-Җәлил, шулай ук, Казаннан күп кенә конкурслар лауреаты, 17 яшьлек Марат Баймөхәммәтов, Мәскәүдә туган 10 яшьлек Радион Шакиров, Грозныйда туган 19 яшьлек Шамил Закаев –барлыгы сигез бала катнашты.

Алар үзләренең осталыклары белән тамашага килүчеләрне таң калдырып көчле алкышларга лаек булды. Хәйрия концертында катнашучылар скрипка, фортепьяно, арфа, ксилофон, гобой һәм башка төрле музыка коралларында уйнадылар.

Хәйрия тартмасы

Яман шеш авырулы балаларга ярдәм көне алдыннан уздырылган бу хәйрия концертының максаты – Анҗела Вавилова исемендәге фонд өчен акча җыю иде. Очрашуга килүчеләр арасында рәсмиләр дә, эшкуарлар да, Мәскәү зыялылары да байтак булды. Алар арасында Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Папирус” ширкәте җитәкчесе Ильяз Мөслимов, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Русия һәм Татарстан композиторлары берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин, композитор Зөлфия Рәүпова һәм башкалар – барлыгы 70тән артык кеше бар иде.

“Балалар балаларга ярдәм итә” дигән халыкара фондның Мәскәү бүлеге вәкиле: “Бу дөньякүләм фонд 100 елдан артык эшләп килә инде. Мәскәүдә ул әле бары тик 5 ел элек кенә булдырылды дип, бу эшне үз өстенә алганы һәм уңышлы башкарып килүе өчен Татьяна Малышева-Җәлилгә рәхмәт сүзләре әйтеп мактау кәгазе дә тапшырды.

Запись “Балалар балаларга ярдәм итә”: авырулар яман шешкә каршы көрәшә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанның онкология үзәге баш табибы ерак районнардан килүчеләрнең проблемасына җавап тотты
6 февраль Казанда яман шешкә каршы көрәшкә багышланган матбугат очрашуында Азатлык Татарстанның ерак районнарыннан үз акчаларына Казанга йөрүче хаста кешеләр проблемасын күтәрде. Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин бу мәсьәләнең актуаль булуын һәм көн саен ерак районнардан онкоүзәккә 73 пациент килүен әйтте. //Azatliq.org//

Яман шешкә каршы көрәшкә багышланган матбугат очрашуына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да килергә тиеш иде. Очрашуны ул килә дип бераз соңрак башласалар да, министр килмәде. Журналистларның сорауларына Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин, Татарстан һәм Идел буе федераль бүлгесенең баш онкологы Рөстәм Хәсәнов җавап бирде.

Азатлык алдан хәбәр иткән Татарстанның ерак районнарыннан үз акчаларына Казанга йөрүче хаста кешеләр проблемасын күтәрдек. Чөнки Түбән Кама, Мөслим, Сарман кебек районнардан авырулар ерак чакрымнар уза. Көн саен Түбән Кама–Казан (онкоүзәк) маршруты белән дистәләгән машина килә. Барысы да үз акчасына.

“Тикшерүне халыкка якынрак булган шәһәрләрдә Казандагы дәрәҗәдән ким булмаган дәрәҗәдә оештырмауның сәбәпләре нинди?” дигән соравыбызга Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин бу мәсьәләнең актуль булуын һәм көн саен ерак районнардан онкоүзәккә 73 кеше (пациент) килүен белдерде.

“Безнең төп максат – тикшерү һәм дәвалауны барлык Татарстан халкы өчен уңайлы итеп оештыру. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән онкология авырулары белән агломерацион идарә итү принцибы эшләнде. Мәсәлән, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә диагностика (тикшеренү) һәм дәвалауның барлык төрләре үткәрелә. Әлмәттә хирургия һәм химиядәвалау (химиятерапия), паллиатив ярдәм күрсәтү бүлекләре ачылды. Бүгенге көндә радиология корпусын проектлау эше тәмамланып килә.

9 гыйнвар Чаллы филиалында химиятерапия бүлеге ачылды. Анда тәүлек буена 15, көндезге стационарда – 20 ятак-урын бар. Бүген Чаллы, Әлмәт үрнәгендә химиядәвалау һәм радиология бүлекләрен үз эченә алган корпус булдыру турында сөйләшүләр алып барыла”, дип белдерде Илдар Хәйруллин. Аңа өстәп баш онколог Рөстәм Хәсәнов авыруларны дәвалауны бер үзәккә юнәлтү отышлырак булуын әйтте. “Юллар бар, яралы авыру түгел, шуңа алар барып җитә алалар”, дип тә өстәде ул. Юл бәясенең гади халык кесәсенә шактыйга төшәсен генә Рөстәм әфәнде телгә алмады.

Авыруларны алдан ачыклау өчен дәүләт программасы бушлай диспансеризация үткәрә икән. Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, өч елга бер тапкыр республиканың якынча 600-700 мең халкына тикшерү уздырылырга тиеш. Күп кеше тикшерү узуга җиңел карый һәм вакытында килми. Шул рәвешле авыруларның 30 проценты соңгы стадиядә генә ачыклана. Бу очракта чирне җиңү бик кыен, ди ул.Бүгенге көндә статистик мәгълүматларга караганда онкология белән чирләүчеләр саны арта. Күп очракта кешеләргә диагноз соң куела. Әмма скрининг тикшерү кыйммәт, бу процедураны күпчелек уза алмый. Матбугат очрашуында Азатлык хәбәрчесе яман шешне алдан ачыклау эшен дәүләт, сәламәтлек саклау министрлыгы ничек оештыра дип тә кызыксынды.

Илдар Хәйруллин дәүләт тарафыннан ел саен диспансеризация һәм скрининг кебек чаралар үткәрү өчен акча бүлеп бирелүен, оешма-ширкәт эшчеләренә бушлай медицина тикшерүе үткәрелсә дә, нәтиҗәләр канәгать түгеллегенә ишарә ясады. “Әлеге чараларны системалаштыру, һәр кешенең сәламәтлек паспортын булдыру һәм бердәм мәгълүмати база оештыру – алда эшләнергә тиешле төп бурычыбыз”, диде баш табиб.

Запись Татарстанның онкология үзәге баш табибы ерак районнардан килүчеләрнең проблемасына җавап тотты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Безнекеләрнең күбесе исән түгел инде, онкологиядән барысы да кырыла…” [замана афәте]
Татарстанда 97 945 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. Районнардан халыкны Республика онкология хастаханәсенә ташучы машина йөртүчеләр яман шеш белән авыручылар арта дип белдерә. //Azatliq.org//

4 февраль – Халыкара яман шешкә каршы көрәш көне. Казанда да онкология диспансеры хезмәткәрләренең кул эшләре ярминкәсе, дүшәмбе Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның матбугат очрашуы, хәйрия концерты планлаштырылган.

Татарстандагы авыруларга бу чаралар кызыкмы, юкмы, бу ягы билгесез. Алар районнарда дәва ала алмыйча, Казан белән ике арада йөрергә мәҗбүр. Районнардан йөрүчеләр елдан-ел арта ди авыруларны хастаханәгә ташучы автобус йөртүчеләр.

Казанның Себер трактында урнашкан Республика клиник-онкология диспансерының биналары янына иртәнге 7дә үк җиңел машиналар килеп туктый, җәяүлеләр агыла башлый. Иртәнге 8дә табиблар кабул итә башлый, аңа кадәр регистратурада чират торып, тиешле кәгазьләрне алу кирәк.

Республика яман шеш хастаханәсендә районнан килүчеләр чират тора

Иртәнге якта хастаханә янына 8-10 кеше сыйдыршлы автобуслар да күпләп килә башлый. 3 гыйнвар иртәсендә беренче төркем Түбән Камадан килде, автобустан 7-8 кеше чыкты һәм регистратурага чират алырга чапты. Соңрак Чаллыдан бер автобус килеп туктады. Норлаттан һәм Азнакайдан тикшеренергә яки дәваланырга да килүчеләр дә бар.

Районнардагы авырулар гел Казан юлын таптый

Өлкән яшьтәге Әсхәт абый Казанга Азнакайдан ук килгән. “Бездә Азнакайда нурланышлы терапия юк. Әлмәттә дә юк, Азнакайдан Әлмәткә җибәргәннәр иде, аннан Казанга җибәрделәр. Акча түләгәнем юк, бар дәвалану да бушлай булды”, дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, Азнакайдан Казанга көнгә 4 автобус йөри, кемдер Казанга эшкә, кемдер дәваланырга килә. Юл авыр булса да, йөрми чара юк ди ул.

Чаллыдан Александр Василий улы дип таныштырган өлкән яштәге абый да айга 6-8 тапкыр Чаллыдан Казанга йөрергә мәҗбүр булуын сөйләде.

“Тән тукымасының бер кисәге анализын (биопсия) Казандагы диспансерда гына ясыйлар, Чаллыда мөмкин түгел дип аңлаттылар. Шуңа күрә, гел ике арада йөреп торам, бер барып кайту 1 мең сумга төшә, пенсиягә ничә тапкыр барып кайтырга була, чамалыйсыздыр?” дип сөйли ул.

Ул Чернобыльдәге каза хәрабәләрен чистартучы кешеләрнең берсе икән. “Безнекеләрнең күбесе исән түгел инде, миндә чирне 1996 елда таптылар, шуннан бирле дәваланам. Элек юл чыгымнарын каплый иделәр, ә хәзер ансы да юк ди”, Александр әфәнде. Аның сүзләренчә, Чаллы гына түгел, Мамадыш, Әлмәт, Азнакай районнары кешеләре Казан белән ике араны таптый.

“Уфага да барып була дип сөйлиләр, әмма юл бәясендә аерма зур түгел, шуңа күп кеше Татарстан башкаласына килә”, ди ул.

Республика яман шеш хастаханәсенә чират көтүчеләр

Онкология диспансеры тирәсендә транспорт ширкәтләре үсә

Районнардагы хастаханәләрдә яман шештән дәвалану мөмкинлеге оештырылмау, авыруларның хәлен дә, акчасын да бетерә.

Онкология диспансерына кеше китерү транспорт ширкәтләре, таксилар өчен кулай бизнеска әйләнгән. Хастаханә диварларындагы реклам белдерүдә Чаллы, Әлмәт, Мамадышка сәгать саен автобус белән килү-китү вәгъдә ителә. Шулай ук диспансерга якын булган урамнарда хостеллар саны арта. Ерак юлдан килүчеләргә хастаханәдә урын җитмәсә, аларга хостелларга урнашырга тәкъдим итәләр. Чирлеләр агымына караганда шактый керемле кәсеп булып чыга.

Үзен Илдар абый дип таныштырган, зур булмаган автобус йөртүчесе, Азатлык белән камерасыз гына сөйләшергә ризалашты. Ул да районнардан кеше күп йөрүен һәм соңгы елларда артуын раслады.

“Мин, моннан 14 ел элек Казан белән Чаллы арасында йөри башлаганда, 4 юлчы белән килә идек, алардан, бәлки, ике кеше шушы онкология диспансерында төшеп кала иде. Хәзер 8 кеше сыйдырышлы автобуста, атнасына 5 көн йөреп торам, туры шунда гына киләләр, урамда көтеп торам да, кире алып кайтам”, дип сөйләп китте ул. “Яшьләр дә, олылар да йөри, хатын-кызлар да, ир-атлар да килә, бер туктап торган юк”, дип сүзен дәвам итә.

Хастаханәдә “Татарстан районнары һәм башка төбәкләр өчен” дигән аерым кабул итү тәрәзәсе эшли. Аның аша районнардагы үзәк хастаханәләре биргән юллама белән табибларга бушлай керергә була. Юллама булмаса, кирәкле белгечкә акча түләп күренәсе.

Хастаханә коридорлары тулы, өч катлы бинаның һәр катында, һәр ишек төбендә диярлек, каядыр 5, каядыр 15 кешелек чиратлар хасил булган.

Белешмә

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга күрә, 2016 елда Татарстанда 15 535 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. (2014 елда – 14 801 булган)

Татарстанда яман шеш авыруы белән 97 945 кеше исәптә тора. Күбесенчә тире (12,4%), калын эчәк (12,3%), сөт бизе (10,3%), үпкә (10,2%) яман шешләре белән авырыйлар.

2016 елда республикадагы 69 сәламәтлек саклау оешмасында оештырылган беренчел онкология бүлмәләрендә, 6 урындагы онкология бүлекләрендә барлыгы 291 336 мең кеше каралган. 24 185 кеше Казандагы клиника-онкология үзәкләренә җибәрелгән, алар арасыннан 15 106 кешедә яман шеш булу расланган.

Запись “Безнекеләрнең күбесе исән түгел инде, онкологиядән барысы да кырыла…” [замана афәте] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ракны җинәргә булыша” дигән даны таралган Альмира апа: “Чирнең тамырына балта чабып була”
НИЛӘР ЯРАМАГАНЫН БЕЛҮ МӨҺИМ!

Чир китә, гадәт кала, дигән сүз бар бит. Озак еллар буе больницада эшләгән кеше булгач, Альмира апа әле дә, гадәт буенча, авыруларга булышып яши. Үзе дә: «Медик кайчан да медик булып кала икән инде ул», – дип елмая. Берәр кешенең чирләп китүе турында белеп алса да, «эх, менә моңа ярдәм итәсе иде», дип, эчтән сызып йөри икән. Тик, аптекадагы дару булмагач, әллә нинди зыян китермәс дип, урамда үсеп утырган үлән турында халык бик җиңел фикер йөртә, ди әңгәмәдәшем. //Безнең гәҗит//

Кайвакытларда, түндербаш сорап килгәч тә, аңлата башласаң: «Автобусым китә, ашыгам, эчә беләм инде мин аны», – дигән җавап та ишеткәли ул. Үлән белән дәваланыр алдыннан башка кайбер кагыйдәләрне дә истә тоту кирәк бит. Даруны дөрес итеп ясамаган очракта, тәнгә кызыл таплар чыгарга, йөрәк кагарга, баш әйләнергә дә мөмкин, дип аңлата әңгәмәдәшем. Аннан соң, даруны эчкәндә, авыруның хәле тизрәк яхшырсын өчен, билгеле бер диета да тотарга кирәк. Аеруча онкология диагнозы куелган кешеләргә.

– Яман шеш табылса, глюкоза ярамый инде – яшь рак күзәнәкләре шуның белән туена. Аннары алкоголь тыелган. Күп ишеткәнем бар: «Терелеп, үзен яхшы хис итә башлаган иде инде, туган көндә табын артында бер рюмка аракы эчкәннән берни дә булмас әле дип эчкән иде, бөтен дәваланулары бушка китте», – диләр. Алкоголь канны куа бит – тиз-тиз йөртә башлый да, метастазларның бер органнан икенчесенә таралуына сәбәпче була.

Онкология авырулары кызыл төсне яратмый, диләр. Шуңа күрә 50 грамм тирәсе генә коньяк, кызыл шәраб, кагор эчеп куярга кирәк. Ә инде иң көчлесе – кызыл чөгендер суы. Ул тәэсире буенча канлы үләннән дә 8 мәртәбә көчлерәк. Вирусларны үтерә. Чөгендерне яки кыргычтан уып, яки сок чыгара торган җайланма аша чыгарып, суын марля аша сыгарга кирәк. Аннары, нитратлары таркалсын өчен, ике сәгатькә суыткычка куеп торырга кушалар. Чөгендернең үзен генә эчүе авыр, шуңа алма яки кишер согы өстәргә мөмкин, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Аның әнә шулай теләсә кайсы соравыңа яттан җавап бирүенә исем китеп утырдым. Еллар буе укыган китаплардан шуның кадәр күләмдә файдалы мәгълүмат туплавы үзенә генә түгел, башка кешеләргә дә ярдәмгә килә. Даруларны күпчелек үз гаиләсе өчен ясаса да, «ракны җиңәргә булыша» дигән даны таралгач, Альмира апаның өеннән халык өзелми. Араларында әллә нинди өметсезләре дә күп булган, шулай да килгән һәркем табигать биргән байлыклар – дару үсемлекләре ярдәмендә дәва тапкан.

– Шулай бервакыт тома сукыр калган 47 яшьлек ирне алып килделәр. Баш миендә виноград зурлыгындагы 56 шеш тапканнар, вагракларын санап та тормаганнар. 15 көн генә яшисең, дигәннәр моңа. «Эх, ичмасам берничә ай да димәделәр бит!» – дип зар елый инде туганнары. Мин моңа түндербаштан эшләнгән даруларымны бирдем дә, башына компресс куйдырттым. Анысын болай эшлиләр: кило ярым бәрәңгене кабыгы-ние белән бергә чи килеш иттарткычтан чыгаралар да, 50 грамм сөт кушалар.

Крахмаллары утырып бетсен өчен, ярты сәгать тотарга кирәк, соңыннан сулары агып тормаслык итеп бераз сыгып, юка марлядан эшләнгән капчыкка тутырасың да, авыруның башына парик кебек итеп кидерәсең. Аннары өстеннән тиредән эшләнгән бүрек, яки мамык шәл капларга кирәк – башы тирләрлек булсын. Ул шешләрне дә суыра, гормоннар эшләнешен дә яхшыртып җибәрә. Шушы әйберне эшләгәч, яңа салынган тавык йомыркасыннан укол ясадым. Уколны түбәндәгечә эшләдем: яралгысы булган, ягъни әтәч салдырттырган, суынырга да өлгермәгән җылы йомырканы алып кереп, юасың да, тирә-ягын спирт белән сөртәсең. Стерильләштерелгән стаканга салып, стериль чәнечке белән яхшылап тугларга кирәк. Шушы йомыркага 150 грамм физэремә кушам. Яшенә карап, авыруга билгеле бер күләмдә мускулына кадарга кирәк. Тәртибе китапларда бар, моны белер-белмәс килеш теләсә кемгә ясарга киңәш итмәс идем. Яхшылап өйрәнмәсәң – куркыныч.

Бер хатын кибеттәге йомырка белән баласына ясаган да, баласы үлгән, дип язганнар иде. Шуңа күрә сак булсыннар. Кыскасы, шушы әйберләрне эшләгәч, бер айдан соң бу сукыр ир күрә башлады. 56 шеш белән килгән иде дим бит – бераздан эшкә дә чыккан, Казанга баргач, снимокларын карап, табиблар тәмам аптырашта калган инде. Әллә ялгыш карадык микән соң, кайда булган моның шешләре дип баш ватканнар…

«АВЫРУНЫ РАК ТҮГЕЛ, ХИМИЯ ҮТЕРӘ!»

Әнә шулай яман шешне җиңү серләре белән уртаклашканда, Альмира апа Шәйхразиева бер сүз әйтеп куйды. Бәлки, заман медицинасына каршы килә торган нәтиҗәдер, тик бу – аның еллар буе туплаган тәҗрибәсеннән чыгарылган: онкология табылган кешеләргә химиотерапия билгелиләр. Тик бу, авыруны терелтми, киресенчә, хәлен мөшкелләтә генә, ди әңгәмәдәшем.

– Бер хатында рак таптылар. Мин моңа йомырка уколлары кададым, 9 елдан артык яшәде бу. Пенсиягә чыкса да, эшләп йөрде, чәчрәп тора иде инде! Чабулап йөри – бер авыру билгесе дә юк. Шулай терелгәч, 62 яше тулган да, син пенсиядә инде дип, эштән чыгарганнар моны. Бик авыр кичерде, стресс халәтендә булды – шуннан чире кабат барлыкка килгән. Ә аның улының Түбән Камада шәхси клиникасы бар иде. «Әйдә, әни, бу чиреңнең тамырына балта чабыйк инде без», – дип, химиягә алып киткән. 4 химиядән соң үлде ул.

Химия – яман шеш күзәнәкләрен генә түгел, сәламәтләрен дә үтерә. Авыру белән көрәшер өчен иммунитет күзәнәкләре калмый инде анда. Күп китапларда «кеше рактан түгел, химиотерапиядән үлә», дип язалар. Әле күптән түгел бер артист турында укыган идем: яман шеш диагнозы белән больницага эләккән бу. Химиотерапия билгеләгәннәр. Шәфкать туташыннан «файдасы булачакмы соң?» дип сораган. «Файдасын белмим, зыяны күп булыр», дип җавап биргән. Шуннан соң, теге артист чыгып чапкан больницадан.

Альмира апа, фикерен дәвам итеп, тормышында булган бер вакыйганы мисал итеп китерде. Заманында 40 яшьлек бер ирне китерәләр аның янына. Табиблар ярып та тормый: ашказанында яман шеш, метастазлары бөтен эчке органнарына таралган, күп дигәндә 10 көн яшәр, дигәннәр. Ә ирнең яшәү дәрте көчле булган, өмете дә зур. «Мин яшәргә, балаларымны үстерергә тиеш!» – дип күз яшьләре белән ярдәм сораган ул әңгәмәдәшемнән. «Әйткәннәремне төгәлрәк үтәргә тырыш, тереләсең син», – дип җавап биргән аңа Альмира апа.

Ашказаны өстенә бүлмә температурасындагы үзле балчыктан ике сантиметр калынлыкта итеп җәеп, компресс куйган ул ирнең. Бу балчыкның файдасы нидә соң? Балчыкны җылыту өчен, организм үзендәге, шул исәптән яман шешләрдәге дә җылылыкны бирә, шул рәвешле шешләр суырылып кала. Суырылгач, бетә дигән сүз бит. Тик, игътибар – бу компрессны ике сәгатьтән артыграк вакытка куярга ярамый! Югыйсә, бер файдасы да булмаячак: балчык җылыны кабат организмга кайтара чөнки.

– Менә шулай дәвалый торгач, хәлләнеп китте бу. Чират буенча, көтү көтәргә дә чыккан, мунча төзегән, печәннәр әзерләгән. Кыяфәтенә караганда да, хәрәкәте буенча фикер йөрткәндә дә ут уйнатып торган кеше иде, – дип сөйли Альмира Шәйхразиева. – Үзе дә, «ракны җиңдем!», – дип сөенеп йөрде. Боларның бер туганнары Казанда табиб булып эшли. «Һай, юләрләр, ракны химиясез җиңеп буламыни, әбиләр сүзе белән йөреп, үтертәсез бит сез кешене, булды, алып китәм, үзем химия белән дәвалатам!» – дип, бик нык әрләп, ризалаштырып, юмалап алып киткән моны.

Табиб бит, янәсе, Казанныкы. Теләми генә киткән иде. Беренче химияне алып кайткач ук кеше булмаган инде ул: басып тора ди: селәгәе аккан, күзләре әйләнеп чыккан, күз кабакларының итләре күренеп тора, ди. Калтырап басып тора, атлап китәрлек тә рәте юк, ди. Икенче химиясен алгач, үлде. Хатыны бик елады инде, синең сүзеңне тыңламаганга үкендек, диде. Әйе, химия бик начар әйбер. Шуңа күрә дә, аны алгач, тизрәк организмнан чыгарып җибәрү ягын да карарга кирәк, моның өчен, химия алган көннәрдә каен себеркесе пешерелгән ваннада 20 минут ятып торырга кушалар. Шулай ук, суына сидек куу үзлегенә ия булган үсемлекләр өстәсәгез дә була.

ЗОБНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Медицина никадәр генә көчле булмасын, әлегә кадәр калкансыман биз авыруларын ахыргача җиңеп чыгардай нәтиҗәле дәвалану төрен уйлап таба алмыйлар. Альмира ападан бу авыру буенча да берәр төрле рецепт белән уртаклашуын сорадым. Сарымсаклар эленгән муенса ясап, биш көн буе тагып йөртергә киңәш итте ул. Өйдә утырган кешегә, билгеле, кулланырдай алым, ә менә көне буе эштә утырган кешегә нишләргә?

куркума

– Хәзер теләсә кайсы кибеттә куркума дигән тәмләткеч бар бит. Шуны ярты чәй кашыгы сөткә сибеп, көн-аралаш атнага өч мәртәбә эчәргә мөмкин. Аннан соң, куркуманы боткаларга салып та ашарга була. Карап торуга ук йод төсендә – сап-сары бит ул. Тәмгә дә тәмле. Зобка бик тәэсир итә. Шулай ук чучка тигәнәге (дурнишник) дигән үлән бар. Аның бер бармак буыны зурлыгында керпе энәсе кебек орлыклары була. Шуның яфрагын җыеп, киптереп, тәмәке итеп тартырга кирәк диләр. Бу тәмәке тын юлларында, аеруча үпкәсендә яман шеш булганнарга да файдалы.

Чучка тигәнәге

Әңгәмә барышында Альмира апа пәйгамбәр тырнагы (календулага) да аерым игътибар бирде. Аннан ясалган төнәтмәләр ашказаны җәрәхәте, ашказаны асты бизе авыруларына каршы көрәштә, гепатиттан бик булыша, дип аңлатты ул.

Шактый сөйләшеп утырсак та, биреләсе сораулар күп иде, әмма әдәп саклап, әлегә әңгәмәне тәмамларга булдым. 75 яшенә җитсә дә, тик утырмый ул – һаман камилләшә, төрле яңа рецептлар белән таныша. Инде булган белемнәрен туплап, «Рак, бул син бездән ерак» исемле китабын да чыгарган. Тик бу китабын кибеткә сатуга куймаган – килгән-киткәннәргә генә бирә.

Альмира апа белән киләчәктә тагын очрашырга язсын дигән теләктә кузгалдым мин юлга. Авырулар күп, ә менә аларны җиңү турында шушындый тәфсилле аңлатма бирүчеләр аз. Язган булса, темага тагын бер әйләнеп кайтырбыз.

Запись “Ракны җинәргә булыша” дигән даны таралган Альмира апа: “Чирнең тамырына балта чабып була” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы – 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…” [гыйбрәтле тормыш]
Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. Читтә адашып йөргән газиз ярын – ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны… //Сөембикә//

Балтачка журнал укучылар белән очрашуга баргач, күптәнге танышыбыз Кадрия ханым: «Элемтә бүле­гендә озак еллар бергә эшләгән дустым-хезмәттәшем Гөлнур белән таныштырасым килә үзегезне. Шигырьләр яза ул. Елый-елый тыңлыйбыз. «Сөем­бикә»­гә үзе тәкъдим итәргә ояла. Укып, бәя бирерсез, бәлки», – дигән иде. Ә янәшәсендәге ханым исә шунда ук каршы төште: «Юк ла, Кадрия, сез яратып тыңлаганга да рәхмәт. «Сөембикә» кадәр «Сөембикә»дә чыгарырлык түгелдер шул алар», – дип, оялып, читкәрәк китеп басты. Тыйнаклыгы күңелгә хуш килдеме, журналга хәерхаһлы Кадрия ханымның үтенеченә колак салмаска яхшысынмаумы, җай табып, күзләре моңлы ул ханымга үзем барып сүз куштым. «Үзем өчен генә язган шигырьләр», – диюе белән килешми мөмкин түгел. Алай да хатын-кыз җанындагы моң-хәсрәт – йөрәк сагышы, җан авазы күңелне кузгатты. Аннан ишеткән гыйбрәтле хикәятне укучыларга да иреш­терәсем килде.

Юл башы

…Мәхәббәт каян башлана? Серле күз карашыннан, гап-гади берәр сүздәнме? Ялгыш кына кулларның кулга тиеп китүеннәнме? Әллә беренче үбешүдәнме?!

Гөлнур авыл мәктәбен тәмамлауга район үзәгенә – элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Мондый бәхет кемгә тәтегән әле! Эшкә йөрү үзе бер рәхәт: күпме хат, газета-журналлар уза аның җитез куллары аша. Ника­дәр мәгълүмат! Унсигез яшьлек авыл кызына Балтач сер, тылсым тулы гаҗәеп дөнья булып тоелса, гаҗәп­ме?! Почта бүлекләренә тәгаенләнгән хатларны, газета-журналларны аерып-төреп җибәрүдән бушаган арада «Азат хатын», «Казан утлары»н күздән кичерергә өлгерә. Мавыгып роман-хикәяләр, шигырьләр укырга ярата кыз. Яшьлек бит ул – һәммәсенә өлгерәсе, вакыйга­ларның үзәгендә кайныйсы килә.

Ялга авылга – өйләренә кайтса… Телевизорлары ватылган, күрсәтми икән. Мастер-төзәтүче килгән, дигән хәбәр ишетеп, әниләре останы эзләп китә. «Чакыручы күп икән, шулай да вакыт табарга тырышырмын, диде. Бик ипле, сүз тыңлаучан егеткә охшаган. Кунып калыр, бәлки. Урын иркен, сыярбыз». Үтенечен аяк астына салмаган останы бер күрүдә яратып, сөенеп кайтып керә әниләре. Таба ашы пешә, кунак көткәндәй дүрт күз белән останы көтәләр.

Һәм ул килә. Мактарлык та, ул буй-сын дисеңме, елмаюы, сөйләшүеме, шул мизгелдә үз булып күңелгә керә торган! Аклы-каралы телевизорны сүтеп ташлый, вак-вак шөрепләрне ничек җыеп бетерер дип кайгырасы юк, булдырыр бу. Озак кайнаша егет, әмма остадан эш курка диюләре хак ич. Хикмәт, гөрләп эшли «тиле вәзир»ләре. Ә табын артында сүз ара сүз чыгып, останың да «теле ачыла»: егерме биш яшен тутырса да, әле һаман буйдак – өйләнмәгән егет икән. Үзе көлә: «Кыз күзләргә дә вакыт юк хәтта, эш тә эш, мин – эшне, эш мине ярата», – ди.

Иртәгесен таңнан алар юлга бергә кузгала. Автобуска кадәр өч чакрым араны җәяүләп узасы бар. Ул чакта сөйләшкән сүзләрнең һәммәсе истә дә калмаган. Хәер, кыз әллә ни сөйләшми дә, серле әкият тыңлагандай, әсәрләнеп, юлдашын гына тыңлый. «Очрашырбыз әле, соңгы күрешү булмас», – шул сүзе хәтергә нык уелып калган. Очрашалар, әлбәттә. Журналлар сорап та, концертка, бию кичәсенә чакырып та керә егет. Күп тә үтми, мәхәббәт аңлатып, кызга тәкъдим ясый ул.

Бәла

«Матур яшәдек. Бер-бер артлы улларыбыз туды. Өчәү!» – ди дә бер мизгелгә йөзен балкыткан сөенече сагыш белән алышына. Күзләренә янә моң тула.

Яшьлекнең чәчәк-чуклы, уен-көлкеле, бәхетле мизгелләре ник шулай тиз уза торгандыр? «Тормыш мәшәкатьләре дигән таш кыяга бәрелеп мәхәббәт көймәсе челпәрәмә килде». Бер алардан гына калмаган, күпләргә таныш хакыйкать бу. Ыгы-зыгылы, борчу-мәшәкатьле көндәлек тормыш берәүне дә читләп үтми шул. Бала чүпрәкләре, әле берсенең, әле икенчесенең авырып китүе, елаш-көйсезләнүләр, йокысыз төннәр… Ир-атның төрлесе бар: берәү тормыш арбасына җигелеп авыр йөкне сыкранмый тартуны вазыйфа санаса, кемдер гаиләне авыр йөк итеп кабул итә. Гомер кыска, без җирдә кунак кына, уйнап-көлеп яшәп калырга кирәк, дип исәпли Гөлнурның Илсуры да.

Йорт тоту мәшәкатьләре хатын җилкәсендә: күлмәк, чалбар үтүкләнгән, өй чиста, идән, кер юылган, ашарга пешкән булсын. Ир төнге уникедә кайтса да, эш күплекне сылтау итеп хәтта кайтмый калса да, хатын ризасызлык галәмәтен чыраена чыгармасын. Гел елмаеп, көлеп кенә торсын. Тырыша Гөлнур. Әмма…

«Бәла ишек какса, капкаңны киереп ач», дигән борынгылар. Көтмәгәндә мәкерле авыру, яман шеш бөтереп ала да урынга сала Гөлнурны. Монысы – баласы, мичтә әле анасы, диюләре хактыр, ахры. Балалар бәхетеннәндер, чирне башлангыч чорында, нык таралып, организмны тәмам агулап өлгергәнче искәреп ала табиблар. Шөкер, операция нәкъ вакытында ясалды, дип, иркен суларга өлгерми, яңа бәла баш калкыта. Егерме дүрт ел бер түбә астында яшәп, хәл кадәренчә дөнья көткән ире Илсур, үсеп кенә килә торган өч улын – гаиләсен ташлап, өйдән чыгып китә. Хыянәт ачысы күзен томалыймы, монысына берничек тә ышана алмый йөди ул. Кайтыр, ди, көтә… Атна уза, ай, ир юк та юк. Бер яшь кенә чуаш хатыны белән чуалуын җиткерәләр җиткерүен. Ышанмый. Ышанасы килми. Гөлнур үзе кырыкны узып бара, ә ир иллегә якынлашып килә ич инде. Мөмкинмени мондый хәл? Зиһене чуалгандыр, айныр, дип, дус-иш тә юатырга тырышкан була. Янәсе, мал да ашаган җиренә кайта, кайтмый хәле юк. Югыйсә элегрәк тә эш белән киткән җирен­нән ике-өч көнгә кичегеп кайткалаганы бар иде Илсур­ның. Гадәтен белсә дә, азгынлыкка юрамый иде моны Гөлнур. Күндәм, сүз тыңлаучан, кече күңелле ич ул! Кеше үтенечен аяк астына сала белмәүдән генәдер. Әүвәлге танышкан кич, авылларына телевизор төзә­тергә соң гына килгәне истә әле. Әгәр шул чакта: «Кай­тасым бар! Булмый!» – дип кырт кискән булса… Юллары беркайчан кисешмәс иде. Ә болай… Кулы эш белә, кеше хәленә керүчән дип юанасы гына. Карусыз адәмгә эш өючесе табылып тора бит аның. Хәер, эшли дә, акча да таба – ир кеше шундый булырга тиеш тә.

Йорттан хәтта киемнәрен дә алмый чыгып китсен дә кайтмасын, имеш. Кайтыр! Тик өметне өзмәскә, усалланмаска гына! Явызланып әллә ниләр кылып буладыр. Аралар бөтенләй өзелсенме?! Юк! Ә болай… өмет бар әле. Өмет яшәтә кешене. Дөнья көтү дигәннәр аны. Гыйшык-мыйшык уйнау, шаяру гына түгел ич.

Гаилә – балалар үсә, эшең алга китә, көч-куәт җыя торган изге җир бит ул.

Гөлнур кеше арасына чыгып бик күренеп йөрмәскә тырыша. Сер бирәсе, зарланасы килмәве дә хак.

Хәл сорашкан кыланып, берәү жәлләгән булыр, берәве балта тоттырыр, берсе пычак, диләрме… Төзәтә алмаслык ялгышлар сабыр итә белмәүдән килә дип ышана ул. Әмма «Кайтыр!» дигән ышаныч та гел җылытып тора алмый. Ул өйдә югында, эштә чакта, дус-ишләре кергәләп, «Илсур сораган иде», диеп, кием-салымын да ташып бетерде бугай инде. Ә беркөнне эшеннән сорап иртәрәк киткән иде Гөлнур. Ишек төбендә саллы гына яшькелт биштәр ята. Күңеле сизгән, Илсур – өйдә. Кайткан бит, кайткан! Балаларны да кисәтеп куярга онытмаска кирәк, үпкә-сапка күрсәтеп, турсаеп йөри күрмәсеннәр. Эзгә төшәр, җайланыр тормышлары. Адәм баласы хатадан хали була димени! Дүрт аяклы ат та абына. Бик авыр булса да, бу сынауны да үтәргә язгандыр шул аларга.

Әмма ялгышкан, кайтуы түгел, араларны тәмам өзеп, бөтенләйгә китеп баруы икән Илсурның.

Шул чактагы халәте искә төшсә, әллә гарьләнүдән, әллә көчсезлектән әле дә күзенә яшь тула Гөлнурның. «Синнән башка яшәү юк безгә! Китмә!» – дип ялынып-ялварулары… Түбәнсенү дип тә уйламады, ир чыгып китә башлагач, җибәрмәскә теләп аякларын кочып елады. Үзе генә түгел бит ул, балалар бар. Ә аларга әти кирәк! Әти сүзе, җан җылысы тансык малайларга. Кеше арасына керә, үсеп кенә килә торган чаклары ич. Әтиләре ташлап чыгып киткәнгә хурлана, иптәшләрен­нән ояла торган вакытлары. Ә иң авыры… берничек тә акча җиткереп, кием төткәзеп булмый. Өчәү бит алар! Бүген-иртәгә ир-егет буласы өч үсмер. Үсә торган, умырып ашый торган чаклары. Укытасы да бар. Почтада эшләгән Гөлнурның хезмәт хакы тартсаң-сузсаң да әллә нигә җитми шул, җитми. Алимент дип соранып йөрисе килми, ә әти кеше үзе белеп бирми.

Шашар дәрәҗәгә җиткән хатынының өстеннән атлап: «Виноват ли я, виноват ли я, виноват ли я, что люблю…» дип җырлап, бии-бии чыгып китүен онытырга иде дә бит…

Аңлашырга теләп, улларын ияртеп, әллә ничә кат эзләп тә барды. «Кайтыр!» дигән ышаныч әкренләп кимесә дә, ялварулар комга сеңгән су кебек эзсез югалса да, өмет сүнмәгән иде әле. «Әти, кайт!» – дип килгән улына күсәк – тимер лом күтәрде ир: «Йөрмә! Юллар өзелгән, күпер сүтек». Әле кайчан гына балалар дип үлеп торган кайгыртучан ата, җен алыштыргандай, ничек шулай үзгәрә ала икән?!

Көнкүреш комбинатыннан китеп, яңа ачылган банкка хуҗалык бүлеге мөдире булып урнашкан чагы иде Илсурның. Кулында машина, шәхси шофер, акча, мәхәббәт… Уңышлардан баш әйләнү шулдыр. Ачның хәлен тук белми. Казанда укучы улы акчага тилмергәч, көне буе банк ишек төбендә әтисенең эшкә килүен көтеп торды. Кыш, өс-башы юка. Туңып бетте. Әтисе яшь хатынын битеннән үбеп, машинадан төште. Өтек кыяфәтле малайга күз дә салмый, вәкарь белән банк ишегенә үрелде. «Әти, сине көтә идем…» Тыңлап та бетермичә, борын төбендә шартлатып япты ишекне. Хәер, ыргытты бер җөмлә: «Юк миндә акча…» Бәлки, булмавы хактыр да. Өч баладан каерып алган ирне кулда тоту җаен беләдер юха хатыннар. Үзеннән битәр сәмәнен каерып алу ягын кайгыртырга көйләнгән әрсез мутбикә икәне маңгаена язылган ич. Хәер, озакламый әтиләре ул хатыннан киткән, тагын да явызрагына барып капкан бугай… Шундый хәбәр килеп иреште.

Запись “Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы – 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…” [гыйбрәтле тормыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..