Бәрәңге белән пешерелгән тавык ботлары

Кирәк булачак: 6 тавык боты, 1 кг бәрәңге, 250 г каймак, 300 г сыр, сарымсак, тоз, борыч, тәмләткечләр, укроп.

 Пешерү тәртибе: Тавык ите янына тоз, борыч, тәмләткечләр, кипкән укроп, пресс аша чыгарган чеснок һәм каймак салабыз. Барысын да яхшылап бутыйбыз һәм 30 минутка калдырабыз.

Бәрәңгене юабыз,чистартабыз һәм юка түгәрәкләп кисәбез. Шулай ук, тоз, борыч салып бутыйбыз. Бәрәңгене майланган табага (формага) тезәбез.

Бәрәңге өстенә тавык ботларын салабыз. Тавыкны фольга белән каплыйбыз һәм 180-200 градус кызулыкта 45 минут духовкада пешерәбез.

45 минут үткәч, табаны духовкадан алабыз. Фольганы салдырып, тавык өстенә сыр сибәбез дә ризыкны янә 15 минутка духовкага куеп торабыз.

Бәйле