Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар. Кабул итү вакыты чикләнмәгән. Иртән, көндез, кичен дә ярый. Дару төймәсе кебек бер тырнак сарымсакны су белән йотып җибәрәләр. Сарымсакны чәйнәргә дә була, ул авыз куышлыгы һәм казналар өчен дә файдалы. Организмга кергән инфекция үз юлында шып итеп туктап кала.
Әгәр моңарчы сарымсак ашамаган булсагыз, аны рационга әз-әзләп кертәләр. Әйтик, чөгендер һәм кишер салатын сарымсак белән ясагыз. Чөнки әлеге яшелчәләр шулай ук иммунитетны ныгыта.
Әгәр инде салкын тидергән булсагыз, сарымсак шулай ук кыйммәтле даруларны алыштыра ала. Ул авыруның вакытын кыскарта һәм терелү процессын тизләтә. Авыру кеше янына вакланган сарымсак куегыз. Аның пары авыруга гына түгел, гаиләнең башка әгъзаларына да файдалы.
Авыруның кискен чорында сарымсаклы чәй ярдәм итә. Аны әзерләү бик җиңел: 1 тырнак сарымсакны төеп, 5 минут “ял иттерергә” дә, 200 мл кайнаган су коеп, 5-7 минут төнәтергә. Әлеге чәйне берьюлы эчеп бетерергә кирәк. Исе һәм тәме ягыннан аерылып торса да, файдасы күп.
Сарымсакны туңмайга кушып (1 чәй кашыгы туңмайга 3 тырнак вакланган сарымсак), шуның белән аяк табанын ышкырга, полиэтилен капчык белән урап, йон оекбаш киеп куярга кирәк.
Салкын тиюнең һәр чорында сарымсаклы дәвалануны туктатмагыз. Вакланган сарымсакны кефир яки простоквашага да кушып эчәргә була. Әлеге состав шулай ук эчәк флорасын чистарта.
Әгәр тән температурасы 37,3 градустан күтәрелмәсә, сарымсакны бал һәм кагор шәрабы белән дә кулланалар. Югары температура вакытында спиртлы эчемлек рөхсәт ителми, чөнки ул йөрәк көчәнешен арттыра.
Бер тырнак сарымсакны бераз су белән йотыгыз да, артыннан 1 чәй кашыгы бал кушып эчегез. Нәтиҗәдә, тән җылына, авыру тирли башлый, салкын тию билгеләре чигенә.
"Ашыгыч ярдәм" газетасы