Яшерен хәзинә

Безнең сөю яшерен хәзинәдәй
Тирән казып җиргә күмелгән.
Белмәсеннәр өчен өсләренә
Тигез итеп туфрак сибелгән.
һәм белмәс тә аны һичбер кеше,
Ул күмелгән шундый тирәнгә.
Өсләрендә уйный бала-чага
Ауный-ауный яшел чирәмдә.
Бәлки анда беркөн мәйдан булыр,
Сабан туе үтәр гөр килеп.
Чабып үткән атлар тоягыннан
Очкын гына калыр сирпелеп.
Пар гашыйклар бәлки утырыр шунда,
Йөрәкләре коштай очыныр.
«Чулт-чулт» иткән үбешү тавышына
Былбыл сайраулары кушылыр.
Ул гашыйклар сөю шатлыкларын
Беркемнән дә тормас яшереп.
Көлүләре алтын тәңкә булып
Аланнарга китәр чәчелеп.
Безнең хәзинәбез калыр җирдә,
Табалмаслар — үтәр заманы.
Күпме хәзинәләр көтәләрдер
Хуҗалары казып алганны.
Безнең хәзинә дә калыр җирдә
Беркем белми торган сер булып.
Сокланырлар аңа җир өстенә
Калкып чыкса гына гөл булып.

Фәнис Яруллин

Бәйле