«Яшәү белән үлем арасында сыный Ходай Адәм баласын»

Чуарланган тормыш сукмагыннан
Язмыш йөртә адәм баласын.
Ялгызларны юлдан адаштыра,
Кайчак белми кая барасын.

Нәрсә булды? Безнең җаннарыбыз
Бәргәләнә читлек кошыдай.
Адашмыйча чыгар юлдан безгә
Ярдәм итәр бары бер Ходай.

Тормыш куя көн дә сынауларын,
Ә юлларын безгә табасы.
Ялгышлардан гыйбрәт ала-ала
Яши җирдә Адәм баласы.

Яшәү белән үлем арасында
Сыный Ходай Адәм баласын.
Шатлык белән хәсрәт бергә йөри
Сабыр булып килә каласы.

Фирая Ишмурзина

Бәйле