«Кояш төсле елмаясың», — диләр»

Яшә шулай:
Синең белән очрашканда,
Кешеләр елмаеп куйсыннар.
Жылы карашыңнан, аз булса да,
Үзләрен бәхетле тойсыннар!


«Кояш төсле елмаясың», — диләр,
Көләчлеген күреп йөземнең.
Әмма беркем белми уйларымны…
Моңсулыгын күрми күземнең.

«Кояш төсле елмаясың», — диләр,
Сокланалар дусы-күршесе.
Эчләремдә нинди гарасатлар
Уйнаганын белми берсесе…

Кояш та бит көн дә нурын сипми,
Болыт басып алган мәлләр бар.
Көләч кояш — йөзем…
Ә йөрәктә
Адәм аңламаслык хәлләр бар…

Р. Гарифуллина

Бәйле