«Гомер юлы- шома юллар түгел»

Гомер юлы- бик катлаулы ул,
Теләгәнчә генә барылмый.
Очрап тора төрле каршылыклар,
Яшел утлар анда гел янмый.

Ул юлларда белеп булмый кайчан,
Кайсы җирдә ниләр көткәнен.
Атлыйсың берни уйламыйча,
Белә алмый кайчан беткәнен.

Гомер юлы- шома юллар түгел,
Кемгә Ходай ничек салган бит.
hәр кешенең үзенең аерым юлы,
hәр кешедә аерым язмыш бит.

Гомер юлын кире борып булмый,
Үткән юллар- узган еллар ул.
Гел барасың алга гына карап,
Кабат ,кире кайтып булмый шул.

Әлфия Юсупова

Бәйле