«Таралыр потлап гайбәт…»

Ярамый икән, ярамый
Әйтергә берәүгә дә
Өзелгәнен үзәккәең
Чит тәнгә терәлгәндә.

Ярамый икән, ярамый
Чишәргә эч сереңне—
Яратмыйча бу дөньяда
Яшәү мөмкин түгелдер.

Әйтмә икән беркемгә дә,
Җаныңда гына сакла,
Әҗәл белән бер икәнен
Йоклауның чит кочакта.

Иртән күзеңне ачуга
Җаның ник әрнегәнне
Әйтә күрмә берәүгә дә,
Берәүнең бар берәве.

Шул берәү әйтер берәүгә.
Таралыр потлап гайбәт…
Сорашсалар хәлләреңне,
Бер җавап булсын: «Әйбәт!»

Ярамый икән, ярамый
Әйтергә берәүгә дә!..
Өйгә кайткач, рәхәтләнеп,
Була яшь түгәргә дә…
Әйтмә син берәүгә дә!

Шәмсия Җиһангирова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий