Кирәк булачак:
500 г тавык ите, 7 йомырка, консерваланган кукуруз, тоз, борыч, майонез.
Ясау тәртибе:
Тавык итен пешереп суытырга һәм вак итеп турарга.
Коймак пешерәбез: һәр йомыркага тоз сибеп, яхшылап болгатып, аерым-аерым кызган табада коймакларны пешереп алабыз, суытабыз. Коймакларны озынча итеп турыйбыз.
Тавык,кукуруз, коймакларны бергә кушып, майонез салып болгатабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын.