Арпа берничә көн үсә, зурая, ниһаять, тишелеп ага.Дәвалау әллә ни катлаулы түгел. Башта йогышсызландырылган бинтны 3 процентлы бор кислотасына, яки ромашка төнәтмәсенә, һичьюгында чәйгә манып компресс куялар. Аны көнгә 2 тапкыр алыштыралар. Йогышлы авыру икенчесенә дә күчмәсен өчен, таза күзгә көненә 2-3 тапкыр альбуцид тамызырга, күз кабагына мазь сөртергә кирәк.
1 чәй кашыгы пәйгамбәр тырнагы чәчәген 7 стакан кайнар суда төнәтеп, яки 1 чәй кашыгы аш содасын 1 стакан суга болгатып ясаган сыекчага манган марляны күзгә ябып кую да файдалы. Арпаны дәвалау өчен ак чыршы суын һәм маен да файдаланалар. Күз кабакларын кысып япкач, имән бармакка 1 тамчы су яки май алып күз кабагына сөртәләр, күзгә эләкмәскә тиеш.
Арпа белән интегүчеләргә берьюлы 5-6 гөлбадран чәчәген ашап җибәрергә киңәш ителә. Артыннан су эчелә. Көн дәвамында 4-5 тапкыр шулай эшләргә кирәк. Шулай иткәндә бүтән чыкмаячак.
Арпа чыккан күзне бәйләргә ярамый, чөнки бәйләүдән бактерияләрнең күпләп үрчүе, кабактан бөтен күзгә таралуы мөмкин.
Арпаны һичкайчан сытарга ярамый. Моның йогышны ике күзгә дә таратуы ихтимал. Бактериянең күзнең челтәр катлавына керүе дә мөмкин. Ул чакта авыру көчәячәк.
nur.tatar