Эт артыннан ел хуҗабикәсе сары җир дуңгызы булачак. Шуңа күрә өстәлне дуңгызга ошаячак тәм-томнар белән баетырга кирәк. Өстәл бизәлешенә дә игътибар итәргә онытмагыз. Быел сары төстәге ашъяулык, салфеткалар куллансагыз, урынлы булыр.
- Дуңгыз ашау яратканлыктан, өстәл азык-төлеккә мул булырга тиеш. Гади һәм җиңел ризыклар әзерләгез.
- Экзотик салатлардан баш тартып, «Оливье» һәм «Сельдь под шубой» кебек салатларга өстенлек бирегез.
- Табынга сары төстәге җиләк-җимешләр: банан, лимон, алма һәм груша куегыз.
- Өстәлдә яшелчә һәм тәмләткечләргә дә урын бирегез.
- Яшелчә һәм ит белән гади бутербродлар ясагыз.
- Төп ризыклар бик майлы һәм авыр булмасын. Үзебезнең бәлеш, өчпычмак кебек сыйларны сайлагыз.
- Дуңгыз итеннән кала, табынга барлык төр итләр куярга ярый. Пешергәндә куян, үрдәк, тавык, сыер, сарык ите кулланыгыз.
- Десерт өчен хуш исле камыр ризыклары: җиләкле бөккән, рулет, коймак яки тәбикмәк әзерләгез.
- Эчемлекләргә килгәндә, тәмле коктейль эшләгез, компот кайнатыгыз.
- Ачы ризыклар әзерләү белән мавыкмагыз!
Яңа ел табынына ни генә куйсагыз да, бәйрәмегез күңелле үтсен һәм истә калырлык булсын!