«Иман алып, иман сатып көн күрүче»

Җиңел түгел тормышы да, заманы да.
Безнең өстә шатлыгы да, газабы да.
Кешеләрнең кайсы җырлап сөендерә,
кайсы елап, кайсы чыдап сүгендерә.

Берәү дәшми дәшәр чакта, түзеп тора, —
бер җансызы күгәрченгә мылтык кора.
Көләр чакта, ачу белән каш төрелә, —
кешеләргә бик кирәкле нур өзелә.

Очрап куя арабызда җан телүче,
иман алып, иман сатып көн күрүче.
Бик тәртипле, бик тыңлаучан егетләр бар:
нәфес иркен — йөрәк нәни, күңелләр тар…

Көннәр килә көлтә-көлтә шатлык төяп,
Зәңгәр күзле яшьлек йөри шигырь сөйләп.
Иманлылар, инанганнар — безнең халык,
Җиргә карый, Күккә карый таңга калып.

Кеше булып йөрү җирдә җиңел түгел,
Бик күп нәрсә безнең сүзне көтә бүген.
Тоегыз, ди, ишетегез, күрегез, ди, —
Туар моңнар, туар җырлар урын эзли.

Мәшәкатен түкми-чәчми иңгә салган,
Бер керфекнең чыклануын күрә алган,
Мең шатлыкны бергә төйнәп күтәрерлек,
Ил кайгысын йөрәк аша үткәрерлек,

Туры сүзгә, туры йөзгә карый торган,
Намусларны стаканга салмый торган,
Чиста куллы, чиста уйлы ирләр генә
Безнең сүзне, дөрес сүзне әйтә белә!

Аналардан малай туа, ирләр тумый,
Малайларның туган бере гел ир булмый.
Сабыр итеп һәр мизгелдә заман көтә:
Кыл өстеннән кемнәр үтә, ничәү үтә!

Кадыйр Сибгатуллин

Бәйле