Архивы хыянәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»
Берен­че мәхәббәт, үкенечле язмышлар хакын­да күп языла. Араларында ниндиләре генә юк. Курсташымның сөйләгәннәре һич онытылмый, мәхәббәт тарихын сезгә дә сөйләргә булдым әле.

Зифа буйлы, сылу, мө­лаем Динә унынчы сый­ныфта укыганда беренче тапкыр ныклап гашыйк була. Җәйнең кояшлы бер көне. Ул гадәттәгечә уку­дан кайтып килә. Үзләре яшәгән урамга таба бо­рылгач, күрә: бер капка төбендә бик күпләп егет­ләр җыелышканнар. Ди­нә алар яныннан ты­ныч кына үтеп китмәкче була, тик шунда аңа бер егет, ягымлы итеп: “Сы­лукай, исемең ничек?” дип дәшә. Моңа кадәр бу егетне бер дә күргәне булмаган Динә, оялып кына, җавап кайтара. Егет шәһәрдән кунак­ка кайткан Айдар булып чыга. Ә беркөнне клуб­тан ул Динәне озата кай­та. Яшьләр матур гына оч­рашып йөри башлыйлар.

Берничә көннән исә Айдарның дусты Марат армиядән ялга кайтып төшә. Солдат егете кичен үзләре капка төбенә дус­ларын җыя. Бергәләшеп кич утыралар. Марат кич буе Динәдән күзен алмый, кызның да күңелендә ты­нычлык бетә. Ул үзенең гашыйк булганлыгын аңлап ала. Озакламый, Маратның отпускасы бетә, һәм ул кире армия сафла­рына китеп бара. Тик егет Динәнең йөрәгенә ут са­лып калдыра. Кызның бит әле мәктәпне тәмамлыйсы бар, алда имтиханнар кө­тә. Инде Айдарга да ар­мия сафларына чакыру кәгазе килеп төшә. Динә йөргән егетен хәрби хезмәткә озата, арада хатлар йөри башлыйлар. Үзе сөеклесенә хат яза, ә үзенең күңелендә – Марат. Нәрсә соң бу? Динә апты­рашта кала. Күңеле белән дөрес эшләмәгәнлеген аңласа да, йөрәге башка­ча тибә.

Көн артыннан көн үтә. Кыш җитә. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Беркөнне мәктәптән кайтып килгәндә, янә та­ныш күренеш кабатлана. Марат яшәгән йортның капка төбенә егетләр җыелышканнар. Динәнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, ул дулкынла­на башлый. Әйе, Марат  армия хезмәтен туты­рып кайткан. Егет, кыз­ны күрүгә, аны йомшак итеп кочагына ала һәм капка төбенә кадәр оза­тып куя. Кич кабат очра­шырга вәгъдә бирешәләр. Яшьләр, шулай итеп, оч­раша башлый.

Динә Айдарга хатла­рын хәзер сирәгрәк яза инде, ә бераздан арадагы хатлар бөтенләй тукта­ла. Динәгә Марат белән рәхәт. Сөйләшеп, сүзләре дә бетми.

Кызның мәктәпне тәмамлар көннәре дә якынлаша. Ул югары уку йортына китәргә әзерләнә. Яшьләр бергә булыр­га дигән ныклы карарга киләләр. Ә кыз беренче курсны тәмамлауга, Ма­рат Динәгә тәкъдим ясый.

… Инде Айдар да армиядән кайта. Аның нәкъ менә Динә исем­ле кыз белән очрашып йөри башлаганын иптәш кызлары Динәгә дә җиткерәләр. Барысы да үзеннән-үзе хәл ителде ке­бек. Тормыш дәвам итә. Марат белән Динә туйга әзерләнеп йөргәндә, шомлы хәбәр ирешә. Ай­дар, юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төстә вафат бул­ган. Динә Айдар алдында үзен гаепле тоя. Шул хис аңа һич тә тынгылык бир­ми. Тик, язмыштан тамыш юк, диләр.

Марат белән Динә өй­ләнешәләр. Мәхәббәт җимешләре – беренче са­быйлары дөньяга килә. Яшь әни бик тә бәхетле. Тик, күпмедер вакыт яшәгәч, иренең үзенә карата сал­кынаюын сизә ул. Ир өйгә төн кунарга да кайтмый башлый. Динә караңгы төннәрне тәрәзә төбендә уздыра, меснәп йоклап ят­кан мәхәббәт җимешләре – улына карап, Маратын көтә. Бу инде Динәнең йокысыз төннәренең беренчесе генә түгел. Күзенә йокының әсәре дә кермичә, тулган айга ка­рап, очсыз-кырыйсыз уй­лар диңгезендә шактый йөзә ул. Ә бәлки, Айдарның күз яшьләре төшкәндер? Шикләнүләре аны үзеннән- үзе иксез-чиксез дәрьяга әйди. Динә белән Марат нинди бәхетлеләр иде бит. Алар тормышына соклан­маган кеше булмагандыр. Күз тигәндер, диючеләр дә булды. Мәхәббәтләре мәңге дә сүнмәс, сүрелмәс кебек тоелган иде бит. Төннәр буе кая йөри соң ир? Нигә өендә ямь югалды? Шулай йокысыз, икеләнүле, әрнүле бик күп көннәр, төннәр уза. Динә сабыр гына төеннең сүтелешен көтә. Авыр, бик авыр була аңа. “Барыбер ахыры булырга тиеш!” – ди ул һәм киләчәккә өмет белән карый.

Альбина Сабирова

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Запись «Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем” [гыйбрәт өчен]
Мин бик бәхетле һәм мул тормышта үстем. Әти-әни тырышлыгы аркасында, абыем белән без бернинди дә мохтаҗлык кичермәдек. Аңа карамастан, итагатьле булып үстек, әти-әнине хөрмәт иттек. Абыем Мансур матур гына өйләнеп җибәрде. Туйлар да гөрләп узды. Киленебез Гөлназны якын итеп каршыладык, яраттык. Ул да безгә карата яхшы мөнәсәбәттә иде кебек. Без аны беркайчан да кимсетмәдек, әниләр аңа яхшыдан-яхшы кием-салым алып бирәләр иде. Әни әйтә торган иде: “Кеше баласын рәнҗетергә ярамый, рәхәт тормышта яшәсен”, – дип. Ике елдан абыемның кызы Зәринә туды. Ул баланы күккә генә чөймәдек инде! Өебездә гел кояш балкый иде, чөнки Зәринәбез бик матур, татлы бала булды. Мин дә аны үз кызым кебек яраттым, матур уенчыклар, күлмәкләр алып бирә идем.

Авылга кунакка кайтып йөргәндә, клубта Альберт белән таныштым. Ул да кунакка кайта икән. Шулай итеп, без очраша башладык. Бер-беребездән башка бер көн дә үтмәде. Гел бергә идек без: авылда да, Казанда да. Хәтта безнең туган көннәребез дә бер үк көнне булып чыкты. Ике ел дәвамында очраша торгач, Альберт миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин ризалаштым һәм без өйләнештек. Без йә каенаналарда яшәдек, йә бездә. Ике айдан соң мин балага уздым. Ирем дә, мин дә балабыз туачагына бик шатландык. Ләкин бәхет озакка сузылмады. Гаиләбезгә кайгы-хәсрәт килде. Эшеннән кайтканда, абыем Мансурны ниндидер адәм актыклары подъезд төбендә пычак белән кадап үтерделәр. Кесәсендәге акчаларын талап качалар. Өй бусагасына кадәр күпмедер адым калгач, абыем җан биргән. Үтерүчеләрнең эзенә тәки төшә алмадылар.

Бу вакыйгадан соң әти дә, әни дә нык картайдылар. Киленебез дә “сүнде”. Күңеле төшмәсен дип мин һәрвакыт аны юатырга тырыштым. Хәтта баласын алып калып, ирем Альберт белән берәр кая җибәрә идем: мин барыбер йөкле килеш озак йөри алмыйм, ә ул бераз кайгысын онытып торсын, имеш. Ләкин шул вакытта мин ахмаклык эшләгәнемне хәзер генә аңлыйм. Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем. Ә аларга, күрәсең, бу бик тә уңайлы булып чыкты. Берсенең ире үлде, икенчесенең хатыны йөкле. Мин эшнең нәрсәдә икәнен сизенә башлагач, соң иде инде. Алар күптәннән “мәхәббәт уенын” бик теләп уйныйлар икән.

Үзләре безгә күрсәтмәскә тырышсалар да, бу барыбер сизелә. Күз карашларыннан, үз-үзләрен тотышларыннан. Килен дә гел бәхетле йөз белән елмаеп кына йөри башлады. Шунысы гына гаҗәп: ничек инде алар – берсе килен, берсе кияү – бер үк йортка, минем әти-әни каршысына чиста күңел белән кайтканнар икән! Бу бит башка сыймаслык хәл! Сизенеп йөрсәм дә, өйдә тавыш-гауга куптарырга намусым җитмәде, чөнки әле кайгы җилләре сүрелмәгән килеш, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау урынсыз булыр иде. Күп тә үтмәде мин малай таптым. Әти-әни баламны бик яраттылар, хәтта исемне дә абыем хөрмәтенә кушарга тәкъдим ясадылар. Мин каршы килмәдем һәм малаема Мансур исеме куштырдык. Альберт та куанды, ләкин безнең аралар инде суына барды. Шулчак киленне куып кына чыгарырга иде дә бит! Юк, әнинең сүзләре искә төшә: “Кеше баласын рәнҗетергә ярамый”. Мин бу хәлгә озак түзә алмадым һәм шикләремне әнигә сөйләдем.

Ул да сизенгән булган икән, ләкин миңа авыр булмасын дип белмәмешкә салышкан. Көннәрдән беркөнне бер якка киленебезне, икенче якка иремне утыртып озак сөйләштек һәм ниһаять барысын да ачыкладык. Альберт белән Гөлназ әйберләрен җыйдылар да бергә яшәргә дип чыгып киттеләр. Бар куанычыбыз улым Мансурда гына иде. Ярты ел үткәч, Альберт гафу үтенеп безгә килде, каенанам да елый-елый янә кавышуыбызны сорады. Ләкин бер киселгән ипине ялгап булмый. Ул елан белән башка бернинди дә мөнәсәбәттә торасым килмәде, хәтта баламның атасы итеп тә кабул итә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Әти-әни ничек түзгәннәрдер, белмим. Ике еланны күкрәкләрендә җылыттылар да, ә алар агуларын агызып киттеләр. Кеше бәхетсезлеге белән төзелгән бәхет – бәхет була алмый. Алар барыбер бергә була алмадылар. Яраткан Зәринәбезне дә бездән аердылар. Кайчакта бик сагынам үзен, күз алдында үсте бит. Ул бит абыемның кызы, аның истәлеге!

Альберт күпме гафу үтенеп килсә дә, аны кабул итмәдем. Улыбыз белән аралашсын дип кенә өйгә кертә идем. Бу вакыйгалардан соң биш ел узды, ләкин йөрәк һаман да сыкрый, әйтерсең лә, кайчандыр анда кадалган пычак эзләре төзәлә алмыйча, канап торалар.

Бүгенге көндә минем сөяркәм бар. Ул бик абруйлы кеше, мине дә, улымны да ярата, булыша. Ләкин мин аны яратмыйм. Гомумән, мин башка ярата алмамдыр, ахры.

“Язмышмы? Ялгышмы?”

Запись “Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатыныма хыянәт итүдән бары бер нәрсә туктатты…”
Хыянәтнең нинди начар әйбер булуы турында сөйләп торсалар да, үзең шушы хәлгә төшкәч, ниләр кылуыңны аңламыйсың икән. Мин дә хатыныма туй балдагы киерткәндә аңа гомерем буе тугрылык сакларга ант эчтем. Кайчандыр башкага күзем төшеп, аның кочагына сыенырга омтылырмын дип уйлап та карамадым.

Әмма тормыш гел без уйлаганча гына бармый икән ул! Гөлүсәм белән 22 ел бергә гомер кичерәбез. Балалар да зур инде, икесе дә югары уку йортында укыйлар. Гаиләбез гомер буе үрнәк булды. Мин эчеп, кеше белән сугышып йөрмәдем, хатыным да бик тәрбияле.

Әмма күптән түгел эштә бер хатын башымны әйләндерде. Ялгыз икән, ире белән аерылышкан. Гел ымсындырып, ниндидер ишарәләр ясап йөрде. Үзе чибәр, чукынчык, елмаюыннан эреп китәрсең. 23 февраль бәйрәмендә ирләргә бүләк бирде хатын-кызларыбыз. Анда да бүләкне миңа ул тапшырды. Битемнән шулкадәр назлы итеп үпте ки, эреп китәм дип торам. Аннан килгән хушбуй исенең тәмлелеген дә әйтеп бетерә торган түгел!

Бәйрәм иткәч, кайтырга чыктык. Бу яныма килде дә, өенә хәтле алып кайтуымны үтенде. Каршы килә алмадым, хезмәттәш бит. Ул яшәгән йортның ишегалдына җиткәч, бу сизмәгәндә үбәргә үрелде. Иреннәр иренгә кушылды, тәннән бер рәхәт җылылык йөгерде. Мондый хисне күптән кичергән юк икән бит! Яшь чагында кызлар белән үбешүдән шундый ләззәт ала идем. Эх, яшьлеккә кайткан кебек булдым.

Әмма шулчак телефоныма хатыным шалтыратты. Чынбарлыкны искә төшереп, тизрәк өйгә кайтып киттем.

Әмма теге үбешү, хисләр, теләк миңа тынгылык бирмәде. Җитмәсә, ул миңа “миңа кунакка кил, тартынма” дип “смс” та җибәргән. Инде вакыт төнгә авышса да, мең төрле сәбәп табып, өйдән чыгып киттем. Хатын аптырап басып калды.

Машинага утырдым да, аның янына очтым. Әмма юлда барганда кечкенә чагымдагы бер хатирә искә төште. Әти безнең авылдагы бер хатын янына баргалый иде. Моны әни дә, туганнар да, без –балалары да белдек. Әти чит хатын янына күңел ачарга киткәч, әнинең үкси-үкси елавы әле дә күз алдымда. Аны кызганып, битендәге яшьләрен сөртә идем.

Әле бервакыт әтинең артыннан эзләп барганым да булды. Теге хатын яшәгән йортның ишеген ачсам, әти өстәл артында чәй эчеп утыра. Теге хатын аның тирәсендә “биеп” йөри. Әтинең күлмәк җиңеннән эләктереп алдым да, “Әти, әйдә кайтабыз, синең үз өең бар бит! Әни елый”, – дидем.

Шушыларны искә төшердем дә, хатынымның бүген әни хәлендә калуын аңладым, ә балаларым мин кичергәнне кичерәчәк…

Борылдым да, кайтып киттем. Бер минутлык ләззәт өчен нигә мин гаиләмә зыян китерергә тиеш әле?! Кирәкми миңа башкалар, гаиләне бозучылар! Шул көннән соң теге хатын белән сөйләшми башладым. Ул исә үзенә башка “уенчык” тапты.

Рәсүл. Адресым редакция өчен генә.

Акчарлак

Фото: Пиксабай

Запись “Хатыныма хыянәт итүдән бары бер нәрсә туктатты…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем 12 ел хыянәт итте, барыбер тату яшәдек” – “Шәһри Казан”
Сөембикә апага – 79 яшь. Тик, күз тимәсен, яшем бара дип, тик утыра торганнардан түгел ул. «Урамга һава суларга чыккач та, без атлап барабыз, ә ул карга ятып тәгәри», – дип, уенын-чынын бергә кушып сөйли туганы Фирдия апа. Кул эшенә дә оста, бәйли дә, тегә дә. Әнә «көрпәләр» дә бәйләгән. Әтнә ягында урындык япмаларын шулай атыйлар.

Сөембикә апаларның өйләре дә үзенчәлекле. Йортка кергәч тә, идән астына төшеп киткән бер бүлмә бар. Баксаң, ул аш бүлмәсе икән. Анда текә баскычтан төшәргә кирәк.

– Элек аш исе түр якка чыкмасын өчен ясаган булганбыз инде. Каенсарда күп кешедә иде шундый йортлар. Күбесе подвалны бетерде. Ә без калдырдык әле. Баскычтан менеп-төшеп йөрү гәүдәне зифа тотарга ярдәм итә бит, – дип шаярта Сөембикә апа.

Безгә чәй әзерләгән арада да ничә катлады икән ул баскычларны? Аш бүлмәсендә акшарланган зур мич тә бар. Сөембикә апа бүген дә өчпочмак, пирогларын мичтә пешерә. Әле узган җәй күрше авылда узган урам бәйрәмендә барысын да бер кәстрүл мич коймагы белән сыйлаган.

Сөембикә апа намазларын калдырмый, газеталар яратып укый, иртән зарядка ясый. Бу тормышта бәхетле булу өчен сәламәтлек, тату, тыныч яшәргә һәм сабыр булырга кирәк, ди. Сүз үзеннән-үзе аның яшьлек елларына барып тоташа. Сөембикә апа ире Исмәгыйль абый белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер әңгәмәдәшемнең алты оныгы, өч оныкчыгы үсеп килә. Балалары, оныклары белән горурланып яши. Өйләнәм дип йөргәндә генә 21 яшендә Казанда Кабан күленә батып үлгән Динар оныгын да сагынып искә ала.

«Ирем белән 51 ел да 7 ай да 15 көн яшәдек», – ди Сөемибикә апа. Аның хәтеренә сокланам. «Барысы да йөрәгемә языла. Ирем 12 ел хыянәт итте, барыбер тату яшәдек», – дип, тагын да гаҗәпләндерә. Минем шар булган күзләремне күреп елмаеп куя да дәвам итә:

– Көндәшем яшьли ирсез калды, дүрт баласы бар иде, безнең дә алты бала бит инде. Ирем кызганган, күрәсең, шул хатын янына йөри башлады, печәнен кайтарта, йорт-җирендә булыша. Минем янымнан да китми. Гафу да үтенми, сиздерми дә. Читкә йөрүе турында мин генә түгел, бөтен авыл белде анысы. Тик мин берни сиздермәдем, әти-әнигә дә кайтып зарланмадым, тавыш та чыгармадым. Хыянәт дип, гаиләне җимерергә кирәкми. Ирләр дә, хатыннар да тәүфыйклы булсыннар анысы, мондый адымга бармасыннар. Әмма гафу итә белергә, сабыр булырга да кирәк. Көндәшем белән бергә эшләдек, көн дә аны күрә идем, ирем белән икесен бергә очраткан чакларым да булды. Берни дәшмәдем, кычкырышып нишлим? Кунарга ирем минем яныма кайта иде бит. Ничек диләр әле? Барыбер кайта инде ул ашаган җиренә, ташлап киткән ирләрнең дә язмышы матур төгәлләнми гадәттә. Күзләрен мәңгелеккә йомар алдыннан: «Син миннән ризамы?» – дип сорады Исмәгыйль. «Мең риза», – дидем. Яхшы кеше иде ул, тавышы бик матур иде, бер авыл башында җырлап җибәрсә, икенче яктан ишетелер иде. Урыны җәннәттә булсын.

Моны тыңлап утырган шоферыбыз Альберт җөпләп куйды: «Менә хәзер хатын-кызлар сезнең кебек акыллы, сабыр булсын иде ул. Күпне белмәсәң, артыгын күрмәсәң яхшы. Шуңа элек аерылышучылар сирәк булган, күрәсең», – диде. Әллә чынлап та шулай микән?

Шәһри Казан
Эльвира Мозаффар, Әтнә, Каенсар.

Запись “Ирем 12 ел хыянәт итте, барыбер тату яшәдек” – “Шәһри Казан” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Җиргә салып тапталган хатынның күз яшьләре, рәнҗеше төшәр дип уйламыйлар микән?”
Дөньяны аңлап булмый. Һәрхәлдә, мин җәмгыятебезнең бер ярдан икенчесенә ташлануын, кайчагында әллә нинди зур ялгышларны белә торып, хәтта закон кысаларына кертергә маташуларын күреп шаклар катам.

Гаиләдәге хыянәт, күпхатынлылык темасы мәңгелектер инде ул. Күпхатынлылыкны законлы итәргәме-юкмы дигән бәхәс әледән-әле күтәрелә. Бездә барып чыга торган нәрсә түгел дип уйлыйм мин. Әйе, мөселман илләрендә ирләр берничә хатынга өйләнәләр, бу аларга килешә, чөнки анда шәригать кануннарына буйсынып, бөтен шартын китереп яшиләр. Ул бездәге кебек әхлаксызлыкларын яшерү өчен генә түгел. Ә безнең җәмгыятьтә азгынлык баштан ашкан.

Соңгы елларда илнең икътисадый вәзгыяте шактый кешенең тормышына нык үзгәрешләр кертте. Кемдер байлыкка чумды, кемдер тормышның төпкеленә төшеп китте. Авылда һәм шәһәрдә эшләрен югалткан меңнәрчә кеше читкә, еракка китеп эш эзләргә мәҗбүр булды. Бу да азгынлыкның чәчәк атуына төп сәбәпләрнең берсенә әйләнде: читкә киткән кайбер ир затлары – читтән, ә ялгыз хатыннар якын-тирәдән җылы куен эзли башады. Шушы әхлаксызлык аркасында гына күпме гаилә таркалды. Хыянәт аркасында үз гаиләләрен таркаткан ялгыз хатыннар соңгы вакытта тормышка бик җайлы гына яраклашып яши башладылар. Андыйлар гадәттә үз эше, бизнесы булган, аякта нык торган акчалы һәм, әлбәттә, хатынлы ир-атны аздырып, аның белән яшерен никах укыталар һәм барлык проблемаларны шушы ир җилкәсенә өеп куялар. Ә бит бу ирнең ныклап аякка басып яшәве күпчелек очракта хатыны белән бергә көн-төн тырыш хезмәт куюлары нәтиҗәсе була. Бизнесны, эшне оештырганда капитал итеп бергә эшләп табылган акча салына. Шәригать буенча икенче хатынны никахлап алырга уйлаган ирнең моның өчен иң элек беренче хатыныннан ризалык сорарга тиешлеген онытмаска кирәк. Ә бездә үзе теләп бер генә хатын да өстенә көндәш алмаячак дип уйлыйм мин, чөнки безнең тормышка, шәригатькә, табигатькә карашыбыз бөтенләй икенче төрле – барлык законнарга төкереп карый торган.

Хатын-кызның эше – эш башлаганда иренең уң кулы булу гына түгел, аның балалар да, ирне дә тәрбиялисе-карыйсы бар. Кайчак тормыш арбасы тарта-тарта ир кешегә тиешле тәрбия, игътибарны хатын-кыз биреп бетермәскә мөмкин. Кесәсендә саллы гына акча йөрткән ир затына, әлбәттә, эштән алҗып хәлдән тайган, көне буе бала карап нервылары “туналып” беткән хатын гына җитми башлый. Беркайда да эшләмичә, үз-үзен генә карап, “спонсорлар” хисабына яшәп, үз гаиләсен, чит гаиләне җимерүче азгын, начар хатыннар җитәрлек бит. Алар эш белән талчыкмыйлар, ир көе көйлиселәре юк, хатыны юып-киендереп чыгарган ирне каршылап, төяп килгән күчтәнәчләрен, акчасын алып калып, күңелен күреп озаталар. Гадәттә никах укыту инициативасы шул хатыннардан килә, әллә никах укыту гөнаһтан курыкканга дисезме? Юк, билгеле, бу аларның максатларына ирешүдә бер баскыч кына. Алар нәфесләрен канәгатьләндерергә, күбрәк акча, байлык эләктереп калырга һәм яхшы ирле булырга хыяллана. Күп очракта ир дә, азгын хатын да дин кануннары буенча яшәмиләр.

Ислам дине, әгәр мөмкинлеге бар икән, әгәр чын мөселман икән, тигез шартлар тудырып, үзенең хатынын рәнҗетмичә яши ала икән, ир кешегә дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт итә. Күпме соң ул диннең бөтен кануннарын да үтәп яшәүче ирләр безнең җәмгыятьтә? Булган очракта да алар санаулы гына һәм менә дигән гаилә корып яшиләр. Үзе белән җигелеп тормыш тартучы хатынны рәнҗетеп, аны түбәнсетеп, балаларны нәүмиз итеп, хатын өстенә хатын алалар микән алар? Диннең барлык нечкәлекләрен аңлаган, изге китабыбыз Коръәнне укыган мөселман ул юлга бармый. Ике хатынга бертигез карау, бертөрле тормыш шартлары булдыру бик иманлы ир кулыннан да килә торган нәрсә түгел. Азгын хатынга исә гаиләне җимереп, әтиләре исән көенчә аның балаларын ятим итү берни тормый. Ул үзе аздырган ирне гаиләсеннән аеру өчен барысын да эшләячәк. Андыйларны ирнең хатынының һәм балаларының күз яшьләре бөтенләй кызыксындырмый. “Ниса” сүрәсенең өченче аятендә “…үзегезгә ошаган хатыннарга өйләнегез, икесенә, өчесенә, дүртесенә. Әгәр дә барысына да тигез карарга ихтыярыгыз җитмәсә, ул чагында бергәКөйләнегез”, диелгән.

Бөтен гаиләне кайгыртучан ир беркайчан да ике-өч хатынга өйләнмәячәк. Кемнең байлыгы үзенең яраткан гаиләсеннән арта? Никах укытса, ирнең бүтән хатын белән очрашуы зина кылуга керми диярсез. Ләкин бу хәл гаилә таркалмаган, балалар ятим калмаган очракта, хатын-кыз кимсетелмәгәндә, балаларда әтиләренә карата нәфрәт, җирәнү хисе уянмаганда гына була ала бит. Гомер буе иренә тугры булып, ышанып яшәгән, хыянәттән рухы изелгән хатын һәм еллар буе гаиләсен стресс халәтендә тоткан, балалардан да, әти-әнисеннән дә оялмаган, намусын югалткан ир-затының гаиләсе дә таркалу алдында кала. Ир кеше гаиләдән дә чыгып китә алмый, чөнки ул, кайчандыр иренә хыянәт итеп, үз гаиләсен җимергән сөяркәсенең ышанычсыз икәнен, җае чыгуга үзенә дә хыянәт итәсен аңлый, ләкин шул ук вакытта азгын хатыннан да китә алмый. Азгын хатын ирне үзенә бөтенләйгә бәйләр өчен бала да алып кайтып куйса, хәлләр тагын да катлаулана. Беренче гаиләне, җайланган-көйләнгән тормышны җимерү ирнең паннарына керми, чөнки җимерә башлагач, эшне, бизнесны да бүләргә кирәк, ә бу инде бөлү дигән сүз.

Минем фикер шундый: ике яки күпхатынлылыкны безнең җәмгыятькә кертеп булмый. Безнең холкыбыз, табигатебез андый түгел. Кайсы хатынның үз ирен бүтән хатын белән бүлешәсе килсен? Аерылса аерыла, ләкин моңа ризалашмый. Бу хәлгә вакытлыча сабыр итсә дә, эчтән иренә кан дошман булып, аңа мөмкин кадәр күбрәк зыян китереп яшәячәк дип уйлыйм. Ире тарафыннан түбәнсетелгән, әхлакый яктан изелеп, җиргә салып тапталган хатынның күз яшьләре, рәнҗеше төшәр дип уйламыйлар микән бу “никахлы зиначылар”? Азгынлык-азгынлык булып кала, аны ничек кенә, нинди никах белән капларга тырышсаң да. Безнең илдә икехатынлылыкны пропагандалау ахмаклык ул. Ирнең беренче гаиләсе дә җимереләчәк, икенчесе дә барып чыкмаячак. Керереңнән алда чыгарыңы уйла дип, борынгылар юкка әйтмәгән.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Запись “Җиргә салып тапталган хатынның күз яшьләре, рәнҗеше төшәр дип уйламыйлар микән?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иргә үч итәм дип, стаканга үрелә күрмәгез, миңа да ярыйдыр дип, читләргә күз салмагыз” [гыйбрәт]
1991 елда бишенче балама авырлы идем. Кияүгә чыкканыма 12нче ел китте. Ул еллар шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр белән шаулап узды – сизмәдем дә. Сыер савучы булып эшлим. Йортны сипләп күтәрттек, каралты-кураны авылда беренчеләрдән булып биек, туры түбәле итеп, бар бинаны бер түбә астына җыеп эшләдек (мондый корылманы халыкта “Камаз” дип йөртәләр). Балаларыбыз берсеннән-берсе матур – гөрләшеп үсәләр, атлы, сыерлы булдык. Кыскасы, бәхет ташып тора.

Яңа йорт җиткерергә йөрсәк тә, абый белән ялланып эшләүче берәү торган өебезгә веранда ясап куйдылар. Кирәкле материаллар, азык-төлек артыннан мин чабам.Талонга калган еллар бит. Кибет киштәләрендә диңгез кәбестәсе тутырылган консервалардан гайре берни юк. Ашау-эчүне эшчеләр (яңа йорт өчен бура бурыйлар) белән гаиләгә җитәрлек итеп бүлү өчен кайчагында могҗизалар тудырырга туры килә. Әле дә ярый янәшәбездә абый, ике җизни, энем бөтерелә. Петр җизни – зур җитәкче, ул кирпеч, торбалар, цемент алып кайтып аударды. Мөнип җизни данлыклы балта остасы, абый да шабашкаларда йөреп, төзелеш эшенә шомарып бетте, энекәш шофер, бер апа хисапчы да, склад мөдире дә, икенче апа профилактик дәвалау үзәгендә (Олыяз авылында) мөдир, табиб – барысы да безнең өчен үлеп, өзелеп торалар. Козгынчыда ясалма орлыкландыру белгече, ферма мөдире булып эшләүче абый, вакыты бик тыгыз булса да, Ямашка еш килергә җай таба. Мин куанычымнан кая басканымны да белмим, очам гына! Кайбер көнне Мамадышка икешәр мәртәбә барырга туры килә, җитешәм – 30 да тулмаган бит әле миңа. Канатланып яшәп яткан шундый көннәрнең берсендә дустым кайтып төште.

– Сезнең Ямаштан бер хатын эшли бездә, шул гаиләгез турында бик начар нәрсәләр сөйләде, – диде ул. – Ни булды сезгә, шулкадәр матур-тату яши идегез, кешеләр көнләшә иде үзегездән? Мин ул сүзләргә ышанмадым-ышануын, әмма ишетүгә, менә, үз чутыма ял алып кайттым.

Авызым ачып тыңлап торганнан соң:

– Син нәрсә турында? Нинди гайбәт алып кайттың? – дидем.

– Нурисламны абый бер хатын белән чуала дип сөйләде ул хатын… Шәдче авылы фермасындагы сыер савучы белән. Нурислам абый анда мал табибы, мөдир бит.

Дустым ул хатынның исемен дә әйткәч, бозлы су астында калгандай куырылып киттем, кинәт башым әйләнеп, дустымның аяк астына ишелеп төштем. Мин Нурисламнан күпмегә яшьрәк, ә ул хатын миннән биш-алты яшькә кечерәк. Җитмәсә аның инде карт буйдаклар белән чуалуы турында даны таралган, йортының шакшылыгы турында Шәдчедә мәзәкләр йөри. Шундый хатын белән һәрчак чиста-пөхтә, сабыр, олпат, һәр сүзен, эшен үлчәп, нык уйлап кына эшли торган Нурислам арасында нәрсә булырга мөмкин?! Ышанмадым. Нурисламга берни сиздермәдем. Йортны берничә ел эчендә җиткереп кердек. Яна йөрәгем. Савымчы Анна апа белән Галимә апа иремнең хыянәте турында нигәдер үтемне сытарлык итеп берничә мәртәбә кабатладылар. Беркөнне Шәдче кибетенә чыктым. Кибет янына үзебезнең Юрга кушаматлы атыбыз чанасына утырган Нурислам килеп туктады – эштән кайтуы. Янәшәсендә шул хатын, Васыйл исемле дусты. Мине күргәч, Васыйл бик читенсенеп, башын аска иеп, курткасының итәкләрен тарткалады. Нурислам, бик уңайсызланып:

– Бүген иртәрәк кайтыйм дигән идем, Хәния апа (ферма мөдире) эшенә чыкты, хәзер, мал табибы эшен генә башкаргач, эшем җиңеләйде, – диде.

Кибет янындагы ирләр, мәзәк көтеп, миңа текәлделәр. Чанада җәелеп утырган, төшәргә уйлап та карамаган хатынга карап:

– Мин урамнан туры кайта торам, син фәләнне (теге хатынның исемен атадым) өенә кайтарып куй, – дип, алган азык-төлекне чана башына куеп, китеп бардым. Артымнан Нурисламның теге хатынга эндәшкәне ишетелде: “Төш, чанага ябыштың мәллә?” Шуннан ул мине куып җитеп, туктады да, утырып киттек. Тик “Универмаг” кибете артыннан сәнәк күтәргән, күзләре акайган ир килеп чыкты. Бу кинәтлектән Юрга юлдан каерылып, тирән көрткә кереп чумды. Чарасыз идек. Бераздан аңлашылды: чыгырыннан чыккан бу адәм теге хатынның ире икән. Ул: “Чәнчеп үтерәм б…ңне! Эчәгесен сәнәккә урыйм!” – дип акырып-котырып өстебезгә килә башлады. Мин шулчак ап-ак булган Нурисламны гәүдәм белән каплап, чанадан көрткә сикереп төштем.

– Чәнчетеп торсам чәнчерсең! Үгез сорамаган сыерга үгез беркайчан да сикерми. Сиңа хәзер унлап ирне сәнәккә алырга кирәк, алайга китсә. Өеңә кайтып, хатының белән сөйләшсәң, яхшырак булыр, – дидем.

Ул арада баш зоотехник Фазыл абый белән Васыйл килеп җиттеләр, кулыннан сәнәген тартып алып, ирне эткәли-төрткәли өенә өстерәделәр. Тулышуым, әрнү-гарьлегем чиктән чыгып ташкан иде, авылны чыгуга дилбегәне тартып, атны туктаттым. Ярсып-әрнеп, үксеп, чанадагы печәнгә капландым. Нурислам чәчемнән, иңнәремнән сыйпаганда гомеремдә беренче тапкыр чиркану тойдым. Торып утырдым да, инәлеп тезеп киттем:

– Нәрсә өчен, нигә, әйт миңа, шушы йөк белән авылга, балалар янына ничек кайтыйм? Сиңа ничек ышанып яшим? Аңлыйсыңмы син нәрсә эшләгәнеңне, сиңа булган бөтен хөрмәт хисемне, сине олылап яшәвемне челпәрәмә китергәнеңне?! Чит бакча гөле матуррак күренә, нигә кеше ярына үрелергә, үзеңнекенә кагылырлар дип уйламыйсыңмы? Кагылырга, үрелергә теләүчеләр юкмы синең бакчаңдагы үз гөлеңә? Әллә үз ярыңа кызыгучылар юк дип уйлыйсыңмы? Син башкаларныкын күргән кебек, синең бакчаңа күз атучылар, өзәргә җай чыгуын көтүчеләр дә бар бит, насыйп ярың бүтәнгә күз салыр дип уйламыйсыңмы, аның күзенә бүтән “гөлләр” күренми мәллә?

Нурислам кысып кочаклап, бер үк сүзләрне кабатлады:

– Кичерә алсаң, кичер мине, җаным?! Зинһар, кичер, сабыйларыбыз хакына, нәрсә эшләгәнемне үзем дә аңламыйм, нигә кирәк иде?..

– Миңа уйларга кирәк, яши аламмы синең янәшәңдә алга таба, юкмы? Мине хәзер ялгызымны калдыр, мөмкин кадәр читтәрәк йөр, эндәшмә. Кереңне юармын, ашарыңа әзерләрмен, апамны борчырга ярамый (89нчы яше белән баручы карт апамны үзебезгә алып менгән идек, ул хәл эчендә ята, бар нәрсәсе астында). Балаларны көйсезләмик, йортка гауга кертмик, калган юлны җәяү кайтам, – дип, чанадан төштем.

Туганнарыма әйтә алмый идем бу хәлне. Дус хатыннарыма чишәрлек сер түгел. Киңәшер өчен үземнең бала чактагы дусларым Илфат белән Хәйдәрне сайладым. Урманчылар башлыгы Илфатның сүзе кыска булды:

– Өр-яңа йортыгыз балкып тора, шул йорт тулы бала. Җүләрләнмә, Миләүшә! Ирләрнең табигате шундый, синең баштан гына узмый бу хәл. Тынычлан, Нурислам – бик яхшы кеше, сөртенгән икән, нихәл итәсең, барысы да синнән тора, учакны хатыннар саклый сүндермичә, син бит бик акыллы.

Милициядә эшләүче Хәйдәр кызып, иң беренче сүзе итеп: “Вот сволочь!” – дип куйды. Аннан сүзсез калып арлы-бирле шактый йөргәч:

– Миләүшә, ничә егет арасыннан шуны сайладың. Юкка түгелдер. Бик җүнле бит ул, ярдәмчел, тыйнак, сабыр. Сине бик-бик ярата. Синсез калса үлә ул – монысы точно! Дустың буларак бер киңәш бирәм, чытырдап ябыш син аңа. Аннан аерылсаң син дә озак яшәмәячәксең – мин сине беләм. Аңламыйсыз гына бер-берегезгә ничек береккәнегезне, сездәй парлар сирәк. Синең бу давыллы холкыңа бөтен ир дә түзмәс иде. Мартен миче бит син. Бар эшне булдырам, үзем эшлим дип, иреңә артык иркенлек бирдең – шул гына. Ирләргә җебегән хатыннар күбрәк ошый, чөнки андыйлар янында алар үзләрен гайрәтлерәк тоялар, өстенрәк тота алалар. Мин бит ул хатынны якыннан беләм. Хәтта ышанырлык түгел Нурисламның сине аңа алыштыруына. Өйләнүдән йөрми ул, сине кияүгә биш балаң белән дә алырга мөмкиннәр, ләкин ул юбалгы, шапшакны алмаячаклар. Син кая гына китсәң дә яңадан менә дигән тормыш төзеячәксең, ә балаларыңның ятим калу өстенә күпмедер вакыт ач-ялангач, фәкыйрьлектә яшәүләре дә ихтимал. Син бит яхшы ана, алыштыргысыз дус, тугры иптәш, мин синең шундый булып калуыңны телим. Купма ояңнан, туздырма аны, нинди хәсрәт-кайгыларны җиңеп чыктың, монысы да узар, түз. Ә түземлек, үҗәтлек чиксез синдә.

Еллар узган саен яралар йомылган кебек булды, шул чакта кызып-җүләрләнеп сабыйларымны ятим итмәвемә гомерем буе сөенеп бетә алмадым. Ничек яшәр идем Нурисламнан башка?

Минем хәлдә калган хатыннарга киңәшем шул: иргә үч итәм дип, стаканга үрелә күрмәгез, миңа да ярыйдыр дип, читләргә күз салмагыз! Иң үкенечлесе – әнә шулары. Боларның бар ачысы, авырлыгы ирегезгә түгел, ә үзегезгә төшә. Хыянәтне кичерүләре бик авыр булса да, салкын акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Алдан язып үткәнемчә, бу тормышта хыянәттән ачырак хисләр бар.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы. Ямаш авылы   Татарстан яшьләре

Запись “Иргә үч итәм дип, стаканга үрелә күрмәгез, миңа да ярыйдыр дип, читләргә күз салмагыз”  [гыйбрәт] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ире читкә йөри, хатыны моны сизә. Ә сөяркә нишли? Мәхәббәт өчпочмагында көтелмәгән борылыш
Соңгы арада иренең читкә йөрүен сизә башлады Дамирә. Эштән кайткач ашап-эчә, матур итеп киенә дә эш буенча дигән булып машинасына утырып район үзәгенә китеп бара. Кая ул элеккеге кебек кара-каршы утырып чәй эчүләр, телевизор каршында көлешә-көлешә кино караулар… Күп вакыт ире аның белән сөйләшергә дә вакыт тапмый.

Бик матур вакытлары бит, югыйсә. Икесе дә кырыкны үттеләр, балаларын үстереп бетерделәр. Уллары инде үз гаиләсен корды, кызлары калада югары белем ала. Бергә-бергә балалары өчен шатланышып, киләчәктә бергәләп оныклар үстерер вакытлары. Ни җитми бу ирләргә? Ни гаебе бар Дамирәнең?

Ире белән ачыктан-ачык сөйләшүнең дә файдасы булмады. Ул барысын да кире какты. Кем әйтмешли, тотылмаган карак түгел… Хатын нишләргә дә белмәде. Ничек тә гаиләне саклап каласы килә иде аның.

Ахирәтләре белән сөйләшеп-киңәшләшеп карарга булды. Ни дисәң дә, аларның күбесенең башыннан үткән хәл бу. Дус хатыннары төрле киңәш бирде, тик барысының да фикере бер тирәдә чуалды – ничек булса да иреңне чит хатынга бирмә, гаиләдә тотып кал!

Ахирәтләренең киңәше белән хатын икенче көнне үк чәчен ясатып кайтты. Яңа матур киемнәр алып киде. Дамирәдәге үзгәрешләрне күбесе сизде, мактау сүзләрен яудырдылар гына. Тик иренең генә исе китмәде. Ялгыш кына бер сүз әйтсә иде ичмасам… Үртәлде дә соң бу хәлгә хатын.

Икенче дустының киңәшен тотып, Дамирә ирен көн саен тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый башлады. Каян рецептларын табып бетергәндер – өстәлдә көн саен яңа төрле сый пәйда булды. Ире белән дә ягымлы сөйләшергә тырышты, үпкәсен сиздермәде. Тик бу да ярдәм итмәде. Рәмис, әлбәттә, тәмле ризыкларны ярата, мактап-мактап ашый. Тик ашап бетерүгә рәхмәт әйтә дә, һәрвакыттагыча китеп югала.

Озакламый хатынга иренең район үзәгендә яшәүче бер кыз белән йөрүен җиткерделәр. Дамирә көндәшен интернетка кереп эзләп тә тапты. Экраннан аңа яшь, чибәр, сылу гәүдәле кыз карап тора. “Билгеле инде, мин күпме генә тырышсам да, аңа җитә алмаячакмын”, – дип үртәлеп куйды хатын.

Алга таба болай яши алмый иде инде ул. Нишләп үзен­нән көлдереп ятсын соң әле! Ни булса шул булыр, китсә китеп барсын дип хатын иренең сөяркәсе белән сөйләшеп карарга булды. Ире душта юынганда тиз генә кызның номерын эзләп тапты. Озак эзләргә туры килмәде: ир берни булмаячагына шундый ышанган күрәмсең, сөяркәсенең номерын “матурым” дип язып куйган.

Ире эштә вакытны туры китереп, Дамирә әлеге номерны җыйды. Трубкада ягымлы гына тавыш яңгырады:

– Алло!

– Исәнмесез, Регина! – Дамирә тавышының калтыравын басарга тырышып, бер мәл сүзсез торды. – Мин Рәмис абыеңның хатыны булам. Ул сезнең янга баргалап йөри диләр, бу дөресме?

– Ничек инде баргалап йөри?! У нас серьезные отношения! – кызның тавышында үпкәләү төсмерләре чагылып үтте. – Бик беләсегез килсә, ул мине ярата!

– Нәкъ менә шул турыда сөйләшмәкче идем мин синең белән, сеңлем, – диде хатын тыныч тавыш белән. – Алай бик яраткач, калдыр син Рәмис абыеңны үз яныңда бөтенләйгә. Менә бүген кичен үк синең янга килгәч, башка кире җибәрмә. Ә мин әйберләрен җыеп куярмын. Җае белән килеп алыр әле… Ярыймы, үскәнем?!

Кыз телефонын куйды. Регина бу кадәресен үк көтмәгән иде. Әлбәттә, аңа үзеннән олы ирнең игътибары ошый. Ул аңа төрле бүләкләр алып бирә, затлы машинасында йөртә. Тик бу очрашулар кыз өчен вакытлыча мавыгу гына. Ә киләчәкне ул үзенә тиң булырдай, яшь, чибәр егет белән корырга тели. Нәрсә дип үзеннән олы кешегә кияүгә чыксын ди әле ул? Ә Рәмис чынлап та әйберләрен җыеп бөтенләйгә килсә?.. Әгәр хатыны куып чыгарса? Юк, булды, бу мөнәсәбәтләргә нокта куярга кирәк!

Рәмис, гадәттәгечә, күтәренке кәеф белән Регина янына барырга чыкты. Кызый нишләптер бу юлы очрашуны чәчәк сата торган кибет янында билгеләде. Ни өчен? Чәчәк алырга ишарәли дияр идең, ир болай да кызга бәйрәм саен чәчәк ташый. Законлы хатынына да алып биргәне юк әле ул чәчәкне, ә Регинага ала. Хатын болай да беркая да китми ул. Ә яшь кызга игътибар, затлы бүләкләр кирәк…

Ир уйланып барып, тиешле урынны үтеп китә язган икән. Чәчәк бәйләме күтәргән Регинаны күргәч кенә кинәт тукта­ды.

– Исәнме, Рәмис, – кыз затлы хушбуй исләрен аңкытып машинага кереп тә утырды. – Нәрсә аптырап калдың? Әйе, бу юлы чәчәкләрне мин бүләк итәм. Тик алар сиңа түгел, хатыныңа! Кайчан соңгы тапкыр аңа чәчкәләр бүләк иткәнеңне хәтерлисеңме? Мә, бүләк ит аңа боларны. Бәхетле яшәгез! Башка беркайчан да рәнҗетмә хатыныңны. Ә мине оныт. Мин элек йөргән егетемә кияүгә чыгам. Хуш, сау бул!

…Рәмис озак кына исенә килә алмый утырды. Менә, ышан син хатын-кызга! Әле ярый, хатыны әйбәт, ышанычлы. Күпме түзде бит.

Ул кондитер кибетенә кереп, торт алып чыкты. “Бәйрәм ясыйм әле җанашыма… миңа түзеп яшәгәне өчен…”

Автор: Лилия Закирова

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Запись Ире читкә йөри, хатыны моны сизә. Ә сөяркә нишли? Мәхәббәт өчпочмагында көтелмәгән борылыш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иремнең сөяркәсенең чәченнән умырып тоттым да: “Бүтән күземә күренәсе булма!” – дип, этеп-төртеп озатып җибәрдем”
Яшь чакта бәхетле тормыш турында кайсыбыз гына хыялланмый икән?! Минем дә тизрәк кияүгә чыгып, матур балалар үстерәсем килде. Сөйгән ярым белән ун елдан артык очрашып йөргәч, гөрләтеп туй уздырдык. Миннән дә бәхетле кеше юктыр кебек тоелды, җирдә тәпиләп түгел, күктә очып йөргәндәй хис иттем үземне. Ир акыллы, кычкырып та сөйләшмәс иде. Иптәш кызларым минем бәхеттән көнләшүләрен яшермәделәр.

Ирем белән гомергә бергә булырга, биш бала алып кайтып үстерергә сүз куештык. Кызыбыз тугач, ирем Иршат бала тудыру йортына көн саен килде.“Исәнмесез, минем кадерлеләрем: бәгырь кисәгем һәм кызым! Мин сезгә үзем пешергән аш алып килдем, токмачын да үзем кистем”, – дип, әллә нинди матур сүзләр язган хатларын укыгач, палатадагы хатыннарның исләре китә иде. Сөенечне кешедән яшерәсе килми бит ул. Сүз ара сүз чыгып та, иремне мактый башласам, бергә бәбәйләгән хатыннар мине, хикәят тыңлаган кебек, тыңлап утыралар иде. Янымда шундый ир булганда мин бернәрсәдән дә курыкмый идем. Гел шулай, пар аккошлар кебек яшәрбез дә, икебез дә беркөнне үләрбез сыман тоела иде. Бервакыт шундый төш күрдем. Имеш, ирем бүләк иткән алкамның берсе югалган. Өйдән эзли-эзли урамга чыктым. Ул да түгел, туган нигеземнең капка төбендә басып торам, имеш. Юлның икенче ягында – Иршатым, ул миңа төбәлгән. Бер алкамның төшеп калуын сөйли-сөйли аның янына киләм икән. Ә ул, карап торды да, берни әйтмичә авыл башына таба китеп югалды. Мин кызымны күтәреп басып калдым.

Куркып, шабыр тиргә батып уяндым да, ярый әле төш кенә икән дип, икенче якка борылып яттым. Йокы качты. Ходайдан тигез гомер сорый башладым. Төшемне бер кешегә дә сөйләмәдем. Ләкин җанымны әллә нинди уйлар кимерде. Үлемнән курыккандай ялгыз калудан курка башладым. Хатын-кыз күңеле үтә дә сизгер бит ул. Ирнең үз-үзен тотышы үзгәрде. Соңга калып кайтса, каушап әллә ниләр алдый, аннан ялганы тотыла башлады. Башымны кисәргә бирсәм дә, Ирша-тымның миңа хыянәт итүенә мәңге ышанмас идем. Ялгышканмын икән… Таң атса, әллә нинди сәбәпләр табып, безгә хатын-кызлар Иршатны сорап чылтырата башладылар. Эчем тулы ут булса да, мин аларга акырмадым, тавыш чыгармадым, барысы белән дә сабыр гына сөйләштем. Ир сиздермәскә тырышып йөрде. Ә үзе миңа карап сөйләшә башласа күзләрен яшерә иде. Урамда таныш-белешләрнең артымнан нидер сөйләп пышылдап калулары бәгырьгә үткәч, ир белән ачыктан-ачык сөйләшергә карар кылдым. “Иршат, соңгы вакытта син әллә нишләдең, башка хатынны очраткансың икән, яшермә”, – дигәч, ул уттан курыккандай җыерылып килде, сөйләшүдән качты. Иремне ятларга бирмәскә тештырнагым белән тырышсам да, булдыра алмадым. Беркөнне таныш түгел хатын, эш бүлмәмнең ишегеннән башын тыгып: “Ләйсәния, чыгып керегез әле, сезнең белән сөйләшәсем бар”, – диде. Аптырап кына чыгуым булды: “Нишләп ирең белән аерылмыйсың? Без Иршат белән күптәннән бер-беребезне яратабыз. Мин аңа малай алып кайтып бирәм”, – дип, миңа һөҗүмгә күчте бу. Күз алларым караңгыланды, авып китмәсәм ярар иде дип, стенага тотынып тын алдым да: “Нәрсә сыгылып төштең көндәшең алдында? Бирешмә, Ләйсәния!” – дип, үземне кулга алдым. Һәм әлеге оятсыз хатынның күзләренә шундый итеп карадым! Аңа җавап кайтарырга телемне жәлләдем. Ә ул агуын чәчте генә. Түзеп бераз тыңлап торганнан соң, мин аны чәченнән умырып тоттым да: “Бүтән күземә күренәсе булма!” – дип, этеп-төртеп озатып җибәрдем. Бүлмәмә кергәч гарьлегемнән өстәлгә ятып туйганчы еладым.

Ир кич эштән кайтты да, киемнәрен сумкасына тутырды. Теге хатыны өй телефонына минут саен чылтыратып торды. “Җибәрмим мин сине, баланы ятим калдырма!” – дип ишеккә аркылы бастым. Күзе-башы тонган ирне туктату мөмкинме соң?! “Иршат, чыгып киткәнче кире кайтасыңны ныклап уйла!” – дип ялварсам да, тыңламады. Китте. Аның артыннан бусагага ятып еладым. Кызымның ятим калуына ачынып, әтисен сораса ни әйтермен дип, баламны, үземне жәлләп, канлы яшь түктем. Теге вакытта төшемдә сыңар алкам югалуы менә нәрсәгә булган икән бит…

Баланы ялгыз үстерүләре җиңел түгел, моны ялгыз аналар гына аңлый. Иршат, безнең торыр урыныбыз юк дип, кашык-савыттан алып, фатирга кадәр бүлдерде. Ә шул матавыклардан соң ярты ел үткәч, безнең янга кире кайтырга талпынды. Йөрәк ярам бик яңа иде әле, гафу итә алмадым. Кызым үсә барган саен әтисен ешрак искә төшерде. Мин: “Кызым-бәгърем, безнең әтиебез акча эшләү өчен бик еракка китте”, – дип, әллә нинди әкиятләр уйлап чыгарып, аңа төн буе сөйләп ята идем.

Икебез дә бер бистәдә яшәгәнгә күрә, Иршат белән кайчакларда урамда күзгә-күз очрашырга туры килә иде. Беркөнне кызымны ияртеп кайтып килгәндә ул безгә икенче хатыны белән очрады. Мин әтисен чит кеше белән күрмәсен дип, кызның игътибарын читкә юнәлтмәкче идем, ләкин Лилиябез әтисен әллә кайдан танып алды да: “Әти, әти!” –дип, аның каршысына йөгерде. Һәм кулларын әтисенә сузган килеш басып калды, Иршат аңа карап та тормады. Өч яшьлек Лилиямне тизрәк кочаклап алдым да: “Балакаем, синең әтиең түгел ул, аңа охшаган абый гына”, – дип, күтәреп чаптым. Иршатка күңелдән: “Менә бу кыланмышың өчен мәңге кичермәячәкмен мин сине”, – дип, еламаска тырышып, тешләремне кыстым.

Мин еламаска өйрәнгән идем инде. Башымда тормышны ничек тартырга дигән уй гына иде. Хезмәт хакым аз, көн күрергә җиткерергә кирәк. Мескен күренмим дип, ирне дә алиментка бирмәгән идем. Анысы бер хәл. Ирсез хатын кыңгыраулы була диләр. Ягъни, чит ир белән сөйләшеп торсаң, барысы да күрә, чәйни, күпертә, “кыңгырау” бөтен дөньяга шалтырый. Нахак сүзләргә дә түзәргә өйрәндем. Ирсез калганда миңа бары егерме сигез яшь иде. Сөеп-сөелеп кенә яшәр чак иде дә, булмады шул. Күңелем белән барыбер могҗиза көттем.

Ирем Иршат теге хатыны белән озак яши алмады. Аерылгач, гафу сорап, тагын минем янга килде. Бәгърем шулкадәр каткан икән – кичерә алмадым. Туганнар, дуслар: “Балагыз хакына кичер, тормышыгызны яңадан башлап карагыз. Кем ялгышмый. Дүрт аяклы ат та абына бит”, – дип үгетләп тә карадылар. Иршат белән кабат бер түшәктә ятуны күз алдына да китерә алмадым. Кызымның әтисе белән аралашуына каршы төшмәдем. Лилиям әтисе хакында гел сорашып торды. Мин аңа бер вакытта да Иршат һәм аның әти-әнисе хакында яман сүз сөйләмәдем.

Унбиш елдан артык ялгыз яшәгәннән соң хатыны үлгән иргә кияүгә чыгарга карар кылдым. Бу хакта кызыма әйткәч, утырып елады да, бер сүз әйтмәде. Шулкадәр туйган идем сыңар канат кагып яшәүдән. Кеше арасында парлап, ирне култыклап йөрисе, аның игътибарын, яратуын тоеп яшисе килү теләге көчле булгандыр инде – кызымны иярттем дә, аны-моны уйламыйча, ир артыннан чит җирләргә китеп бардым. Икенче ирнең ямау гына икәнен соңрак кына аңладым шул. Яңа ирем Камилгә хатын түгел, ә ашарга әзерләүче, ике баласын караучы гына кирәк булган икән. Алтын таулары вәгъдә итсә дә, аның белән бәхеткә тиенеп, сөеп-сөелеп яшәү насыйп итмәде. Эш-эш дип көне-төне чабуына да түзәр идем, ләкин арага тагын хыянәт керде. Беренче хатыны исән чагында да сөяркәсе булган икән аның. Мин килгәч тә тормышы шулай барыр дип уйлагандыр инде. Сөяркәсе миңа янап чылтыратмаган булса, кеше сүзенә ышанмас та идем бәлки. Ике ут арасында калып, нишләргә дә белмәдем. Камилнең балалары да миңа ияләшкәннәр, бигрәкләр дә кечесе: “Әни!” – дип кенә тора иде. Йөрсә йөрер инде дип, балалар хакына түзәргә тырыштым. Аннан кияүдән кайтып-китеп йөрергә кешедән дә оят бит әле… Тик, төшемдә кабат бер алкамның югалуын күргәч, аңладым – тагын булмый икән.

Бер елдан артык вакыт узгач Камилнең сөяркәсе: “Бу – Камилнең кызы!” – дип, төенчек кадәр генә бала күтәреп безнең өйгә килеп кергәч, сабыр канатларым сынды. Кызымны җитәкләдем дә, чыгып киттем. Шулай итеп, чит шәһәрдә, бер тиен акчасыз урамда торып калдык. Чарасызлыктан гаҗизләнеп калганда Иршат чылтыратты. Хәлебезне сөйләп бирдем. Ул да безнең арттан шушы шәһәргә килеп эшли башлаган иде. Ярдәм итте, торырга урын тапты, акча бирде.

Ул көннәрдән соң шактый вакыт үтте инде. Иршатның да, минем дә әти-әниләребез бакыйлыкка күчте. Кайгылар безне берләштерде. Иң авыр чакларымда миңа ярдәм кулын ул сузды. Шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклашып яшәргә өйрәндек. Безнең сөйләшеп, дуслашып йөрүебезне күргән кешеләр: “Нигә бергә генә булмыйсыз соң? Шундый матур пар бит сез!” – дисәләр дә, йөрәгемдә Иршат кабызган учак сүнгән иде инде, аның яшьлектәге хыянәтен күңелем кичерсә дә, акылым кичермәде. Мин сыңар алкаларым белән һаман ялгыз. Иршат өченче тапкыр бәхетен сынамакчы булып, башка хатын белән тормыш корып җибәрде. Сәламәт булып, бәхетле генә яшәсен берүк. Ул миңа хәзер якын туганым кебек. Кызыбызның инде үз тормышы. Ул әле беркөнне: “Рәхмәт, әни! Әти белән безнең араны өзмичә саклаганың, гафу итә белгәнең, акыллы булып калганың өчен”, – дигәч, күңелем тулды. Аерылышкан ир белән хатынның бер-берсен дошман күреп, балаларын әтиләренә яки әниләренә каршы котыртып яшәгән кешеләрне аңламыйм мин. Алай ярамый, бу дөньяда без кунак кына бит.

Татарстан яшьләре

Запись “Иремнең сөяркәсенең чәченнән умырып тоттым да: “Бүтән күземә күренәсе булма!” – дип, этеп-төртеп озатып җибәрдем” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Баксаң исә, иремнең икенче гаиләсе булган, 10 яшьлек улы үсә икән”
“Серле телефон”га бары тик хатын-кызлар гына шалтратуы гаҗәеп хәл түгел. Ир-атлар эч серләрен таныш булмаган кешегә җиңел генә сөйләр димә син! Бу юлы да телефонны кулга алуга, ханым тавышын ишетеп, аптырамадым. Хәл-әхвәлләр белешкәч, ханым сүзне үзен борчыган темага борды.

– Ирем вахта юлы белән эшли, дип мактанып сөйлибез, алып килеп тоттырган акчага шатланабыз. Тик иребезне кабат эшкә озатканда гаиләбез иминлеген уйлыйбызмы соң? Әлбәттә, юк. Чөнки без бит иребезнең безгә булган чиксез мәхәббәтен, тугрылыклылыгын “беләбез”.Менә мин дә иремә булган ышанычым аркылы, бәлки, үлемнән калдым. Тормыш иптәшем бик юаш, йомшак күңелле, 30 елдан артык яшәп гаиләдә әрләшү, ызгыш-сугышлар дигән әйберләр бөтенләй булмады.

Авылда совхоз таркалгач, төрле эшләрдә эшләде, аннары вахта юлы белән төнъяк шәһәрдә эшкә урнашты. 1 ай эшләп кайта да, 1 ай ял итте, шулай 15 елдан артык гомеребез озату, каршы алулар белән үтте. Бервакыт иремнең сәламәтлеге начарраеп, лаеклы ялга чыгарга туры килде. Шул чак мин аның холкында үзгәрешләр барлыкка килгәнен сиздем – өйдәге эшләрне башкарырга теләге юк, көне буе йокы бүлмәсеннән чыкмый ята, безнең белән сөйләшәсе килми, кыскасы, өйдә үзенә урын таба алмас хәлгә төште бу.

Башта мин гомер буе эшләп тә, эшсез утырудан депрессиягә төште дип уйлап үземне тынычландырдым, аннары сабыр холыклы иремнең миңа игътибар итү генә түгел, бөтенләй күрми башлаганына сәерсенә үк башладым. Ләкин җавабы озак көттермәде, еллар буе күңеленә җыелган авыр йөктән арынырга тырышып, ирем бер тында сөйләп бирде. Аның сөйләгән маҗараларыннан чәчләрем үрә торды. Баксаң исә, аның анда икенче гаиләсе булган, 10 яшьлек улы үсә икән. Хыянәтен бер дә кичермәм дип уйлап: “Нишләргә? Куып чыгарыйммы өйдән? Китсен, яшәсен шулар белән!”- дигән карарага килдем. Әмма бергә яшәгән елларны күздән кичергәч: “Ир бирмәк – җан бирмәк, дигәннәр бит борынгылар.

Минем кеше өлешенә кергәнем юк, ул – минем законлы ирем! Гомер көзенә җитеп, ни өчен мин аны тыныч кына биреп җибәрергә тиеш соң? Балаларның үз гаиләләре, үз тормышлары, кереп хәлебезне белешергә дә кайчак вакытлары җитми. Үзем генә зур йортта калсам, нишләрмен?” – дип, ничек тә чит хатын кочагына бирмәскә булдым һәм, тәвәкәлләп, эч серемне апама чиштем. Ул миңа багучыга барырга киңәш итте. Кичектермичә, шунда юлны табып бардым. Иремнең күңелен гаиләгә кайтарыр өчен озак көрәштем, ниһаять, тырышлыгым бушка булмады, вакыт та үзенекен итте. Әмма көндәшем дә риза булып, тыныч кына яшәргә уйламады – иремнекенең генә түгел, минем телефон номернын да алыштырырга туры килде. Шул чак ирем: “Сиңа хыянәт итәргә уемда да булмады. Ничек ул үзенә караткандыр, әле дә аңлый алмыйм, ләкин күңелем гел аңа ашкынды. Әмма мин моны чын мәхәббәт дип уйламыйм”, — дип акланып сөйләнде.

Ел ярым вакыт узгач, җәй көне бакчамда эшләп йөргәндә яшел төсле баудан ясалган курчакка тап булдым. Гаҗәп —  ни өчендер курчакның йөрәге булырга тиешле урын кара җеп белән тегелеп чыккан иде. Белгән догаларымны укып, яндырсам да, күңелем барыбер тынгы тапмады. Җаным-тәнем белән куркыныч хәл булырга тиеш, дип көттем. Озак та үтмәде, бакчамда йөргәндә кинәт йөрәгемдә шундый көчле авырту тоеп, көч-хәл белән өйгә кереп урынга яттым.

“Ашыгыч ярдәм” чакыртып, шифаханәгә киттем, анда 2 ай дәваланып та, файдасы булмады. Минем өчен борчылган апам: “Сиңа бозык ясалган, аны алдырмыйча, аякка басмаячаксың”, — дип, бик оста экстрасенска алып барды. Шуннан соң хәл кереп, күңелемдә яшәргә өмет барлыкка килде, шифаханәдә дәвалануның да нәтиҗәсе күзгә күренде. Кәефләр күтәрелеп, гөрләтеп яшәргә теләк барлыкка килгән арада гына, иремә кайгылы хәбәр килеп төште – көтмәгәндә начар шеш чиреннән, ике баласын (зурысы башка әтидән) ятим калдырып әлеге хатын үлеп киткән.

Нәрсәсен яшерергә? Башта ачудан шатланган кебек булсам да, бераздан бик жәлләдем аны һәм ятимкәйләрне дә. Ә иремә үзенә уйларга киңәш иттем. Ул улы янына барып кайтты, аларны әбисе белән бабасы аермыйча, үз тәрбияләренә алырга булганнар. Хәзер ирем улы белән аралаша, үзебезгә кунакка да алып кайткалый. Бу хәлне сөйләвемнең максаты шул – багучыга барма – үзеңә гөнаһы алма, ди бит халык. Аллаһым тыйган эшләр белән булган өчен мине дә, багыр хатынны да Ходаем җәзалады, дип уйлыйм. Шуңа күрә, кеше язмышы белән уйнарга һич тә ярамый, ул зур гөнаһ булып үзеңә, балаларыңа кайта икән. Кешегә, үзеңә Алаһыдан ялварып исәнлек-саулык сорарга кирәк. Дөньяда бары тик яхшылык кына яхшылыкка алып бара икән”, — дип уфтанып сөйләде ханым.

Рәүфә Кангазина "Язмышмы? Ялгышмы?"

Запись “Баксаң исә, иремнең икенче гаиләсе булган, 10 яшьлек улы үсә икән” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үлемтек юган суга баскансың шуңа аякларың шешә”
Чувашия якларында багучы хатын барлыгын ишетеп белсәм дә барырга җай чыкмый йөрдем. Таныш хатын Гөлфинурның бер дә юктан гына аяклары шешеп врачлардан дәва-рәт тапмагач чувашиягә юл тоттык.

Оксана апайның безне көтеп торгандай капка төбенә чыгып каршы алуына аптрап киттек. Керүгә урын күрсәтеп утырырга кушты да Гөлфинурга ымлап үлемтек юган суга баскансың шуңа аякларың шешә дип аптырашта калдырды. Исеңә төшер, ике ай элек каян кайтып килә идең бакча артлап. Эш урыныңа кызыгып, элек бергә эшләгән иптәшең  бозык ясаган сиңа диде. Кайсы юлдан кайтасыңны махсус карап йөргән. Бергә эшләгән иптәше? Роза?? Чыннан да Гөлфинур китапханәдә Роза белән бергә эшләде бит. Ләкин эш урынына кызмача килү сабәпле аны эшеннән алдылар. Минем гаебем юк бит монда, ничек шулай эшли алды икән ул, җитмәсә бер урамда яшибез бит диде. Багучының пычак белән төрле хәракәтләр ясап, пышылдап укыган сүзләре шифа бирде. Аяктагы шеш кими башлады, җылы йөгерде диде Гөлфинур. Сак бул, тагы этлек эшләргә тырыша әле ул сиңа диде багучы. Менә бу язуны үзеңнән калдырма кесәңдә йөрт, ниндидер төргәк кисәге сузды. Миңа төртеп күрсәтеп “син миңа ярты ел элек килергә тиеш идең инде, ник шул гомергәчә суздың?” диде. Мин аптырап үз-үземә бармак белән төртеп “минме?” дидем. Оксана апай елмаеп мин түгел инде сиңа әйтәм бит, “үдә” бүтән кеше юк сездән башка диде чувашча татарча катыш акцент белән. Тагы ике айга соңга калган булсаң эчеңдәге бозык бөтен тәнеңә таралып чистартып булмаячак иде. Урын өстенә каласы идең. Ирең белән талашулар, аның хыянәте, гаиләсен ташлап китүе дә бозык эше. Икегезгә дә ризык аша кергән, иреңә өстәп тә торалар әле. Ниндидер кара шешәдән төче сыеклык салып эчерде. Баштан аякка кадәр пычак белән суккалап ярым пышылдап  озак укыды хатын. Кулындагы пычагын махсус  агач урындыкка кадап куйгач, минем калтыранган гәүдәмә игьтибар итмәстән “кос” менә бу чиләккә үзең күрерсең хәзер нәрсә икәнен теләсә кайда ашап йөрмәскә дә сабак булыр бу диде. Иреңне күрә алмыйча куып чыгарсын өчен, үзенеке итәргә теләп синнән аерып алган  хатын бозыгы бу. Иреңдәге бозыкны чыгарырга да киләсез әле миңа. Мин күз алларым караңгыланып баш әйләнүдән укшый-укшый аның соңгы сүзләренә колак та салмадым бугай. Чиләк төбенә шапылдап барып төшкән тавык йомыркасының яртысы чамасы түгәрәк чәч, йон тагы әллә нәрсәләр катнашмасы күреп тагы коса башладым.

Оксана апайның кос тагы, бетмәде әле тагы бар дип, баш түбәсендә ниндидер китап терәп торды. Бу юлы ярты метр чамасы кара йон җеп чыкты. Кайтуга мунча кер яхшылап чабын, бер ике сагәть йоклап ал. Ул хатын үз бозыгын үзе алды инде үчләшеп йөрмә, кире кайта ул өчләтә. Ирең дә кире кайта, кер! Аның хыянәте бозык аркасында гына, ул сине ярата. Әлбәттә соңгы сүзләренә мин бик ышанып  бетмәдем инде. Ә Чувашиягә Оксана апай янына килүем дә ярдәм сорап түгел, журналистларча кызыксынуым аркасында  гына иде бит. Гөлфинур аяк авыртуларын онытып минем кыяфәткә карап тел шартлатып утыра бирде. Минем проблема синеке янында чүп кенә икән малай җаным диде ышанмыйча. Без кайтып киткәнче тагы берничә кешене кабул итәргә өлгерде эле ул.

Аягына баса алмаган ике яшьлек сабыйны алып килделәр. Багучы баланың атасына бармак янап синең аркада йөри алмый балагыз, хатыныңа авырлы вакытта суккансың бит аздан гына егылмыйча калган, бик каты курыккан. Буа районыннан килгән марҗа әбигә: “күршеләр шакымый үлгән бабаңның җаны йөри өеңдә” диде. Ике дөньялыкта буталана, китеп бетә алмый эшлисе эшләре калган. Нәрсәдер әйтәсе килә аңлап бетермим. Бүген синең төшеңә керер, бу нәрсәне мендәр астына салып ят. Төшең исеңдә калыр, кара аны ул әйткәнчә эшлә! Иртәгә тагы килерсең миңа. Карчык чыгып киткәч безгә борылып та карамыйча: бабай яшереп акча җыйган, чит хатыннан туган баласына ярдәм итәргә теләп, шуны тапшырмый торып тынгылык бирмәячәк ул әбигә диде. Әби, бабай әйткәнчә эшләсә өе тынычлана шакулар ишетелмәячәк. Кайтып ике айлар чамасы вакыт үттеме юкмы икән мәктәптә укучы кызыбызны җитәкләп ирем кайтып керде. Мин бик гаепле сезнең алда. Мине кичерә алырсызмы белмим, башка барыр җирем юк  минем, сезне бик яратам. Ләкин ничек шулай эшли алдым икән аңламыйм, күзләрем ачылып киткәндәй булды диде. Эчемә җыелган ачуым чиктән ашкан булсада, аек акыл белән эш итеп бала бәхете хакында да уйларга кирәген аңладым. Хыянәтнең бозык аркасында эшләнгәнен аңласам да, акыл белән йөрәк тартышты. Иремне тартып алган кызның кафеда эшләвендә, безнең арага кереп иремәдә миңа да бозык эшләтүен дә белдем. Яшь егетләргә караганда, үз урынын тапкан квартиралы зур урында эшләүче акчалы ирне кулга төшерү җиңелерәк булыр дип уйлаган күрәсең. Үземдә кафега еш йөри идем шул, күп вакыт ирем дә мине эштән каршы алырга иртәрәк килгән көннәрне кафеда көтеп утырырга гадәтләнде.

Бер кат бөгәрләп кире тигезләп җәеп булмаган кагәзь бите кебек, бөгәрләнгән тормышыбызны яңадан башлап җибәрү җиңелләрдән булмас билгеле.

Миләүшә Маликова "Язмышмы?Ялгышмы?"

Запись “Үлемтек юган суга баскансың шуңа аякларың шешә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..