Архивы инвалид - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бертуган 3 инвалид: зарланмыйча газсыз, бәдрәфсез, смартфонсыз яшиләр [видео]
Башкортостанның Әбҗәлил районы Еникәй авылында 3 бертуган Кунаккуловлар гаиләсе тормыш итә. Балалык чорында Фәиз, Рафыйк һәм Рафис бик шук, кызыксынучан булып үсәләр. Алар яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормыйлар. Бергәләшеп үсәләр, киләчәккә планнар коралар… Әмма генетик авыру бөтен тормышларын чәлпәрәмә китерә! Алар инлид коляскасына утырырга мәҗбүр булалар!

Моңа карамастан Кунаккуловлар бер дә “җебеп” китмиләр, ә киресенчә, алга таба яшәргә, тырышырга үзләрендә көч табалар. Бергәләшеп йорт җиткерәләр, хәтта авыл территорисендә йөреп торырга үзләренә транспорт та булдыралар.

“Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз” дигән бик атаклы әйтем бар. Кунаккуловлар әлеге әйтемне тормыш девизы итеп куйганнар. Алар оста итеп балта белән эшли беләләр, үзлектән төзелеш нечләлекләрен өйрәнәләр, актив рәвештә спорт беләг дә шөгыльләнәләр, моннан тыш үз хуҗалыкларын да үзләре алып баралар. Болар бит барысы да инвалид коляскасында утырып эшләнелә!

Кунаккуловлар машина алырга хыяллана. Әмма акчалары җитми һәм алар беренче вакытка гына булса да үзләренә йөреп торырга мотоблок алып куялар. ​

– Урамда йөрү кыен. Шуның өчен өчебезгә бер булсын дип, мотоблок алдык. Аның белән бик уңайлы. Хәзер яңгырдан соңгы кара пычрак та безгә куркыныч түгел. Без бит коляска белән генә якындагы кибеткә дә бара алмый идек. Бу эшкә күршеләрне, я булмаса дусларыбызны җигә идек. Соңыннан кыен да була башлады. Шуңа да кредитка үзебезгә мотоблок алып куярга ниятләдек, – ди Рафыйк Кунаккулов. ​ ​

Бертуганнарның тагын бер яраткан шөгыле – ул музыка. Фәиз Кунаккулов “гармунда уйнау миңа көч өсти”, дип уртаклаша. Кайчандыр әти-әниләре яраткан, ә хәзер бертуганнар бик теләп башкарган җырлар азга гына булса да проблемалар турында онытып торырга булыша.

– Мин абыйның 50 яшьлек юбилеена тотылган гармун сатып алдым. Фәиз аны кулларына алу белән, ул үзеннән-үзе музыка чыгарды кебек тоелды миңа. Әле шул вакыт урам буйлап бер бабай үтеп бара иде. Ачык тәрәзә аша ул музыканы ишетеп туктаган иде. Үзе дә сизмәстән әлеге бабай Фәиз уйнаганын 3 сәгатьтән артык тыңлап торган иде, – дип сөйли Рафис Кунаккулов.

Бертуганнар авырлыкларны күрмәскә тырышалар. Алар өчесе дә бер хыял белән яшиләр… Кунаккуловлар бердәм булып җыелып, йорт җиткереп куялар. Алар белән бергә бу йортта уртанчы абыйларының тормыш иптәше Гөлфия Кунаккулова да яши. Гөлфия ханым йорт тирәсендә булыша, көн саен бертуганнарны тәмле ризыклары белән сыйлый. Аның үзенең дә тормышы җиҗелләрдән булмый. Туганнары вафат булып бетә, гаиләсе дә таркала… Әмма Рафыйкны очраткач, янәдән үзен хатын-кыз итеп тоя башлый.

– Без монда бергәләшеп инде 3 ел гомер итәбез. Бертуганнар бөтен эшне диярлек үзләре башкара бит, мин инде ашау әзерләү белән шөгыльләнәм, мунча ягарга булышам, су ташыйм. Алар бөтен эшне үзләре эшләргә тырыша, юыну эшләрен дә үзләре башкара.

Кунаккуловлар – күпбалалы гаиләдә тәрбияләнеп үсәләр. Иң олы абыйлары Рәис ничек энеләренә ярдәм-булышлык күрсәткәннәрен искә төшерә. 3 бертуганның сәламәтлекләре яшүсмер вакытта нык какшый. Әти-әниләре аларны операциягә Уфага да, Сибайга да алып бара. Әмма генетик авыру бернинди дә дәвалануга бирешми!

– Алар гади авыл балалары булып үстеләр. Мәктәптә укыдылар, атта йөрергә яраталар иде, бергәшеп көтү дә көттеләр, кичләрен клубка да чыга иделәр. Авырулары ничек-ни дәрәҗәдәкилеп чыккандыр?! Без аларга ярдәм итеп карарга тырышып карадык. Күп кенә табибларга да күрсәттек. Рафиска операция дә ясадылар: аның аякларына металлик пластиналар куйдылар. Ләкин моның бер файдасы да булмады! – ди абыйлары Рәис Кунаккулов.

– Без гаиләдә 7 бала. Мин 7нчесе, иң төпчеге. Абыйларым мине бик яраталар. Алар утын да ярып бирәләр, шундук мотоблок белән аны йортыма китереп тә бирәләр. Абыйларым минем өчен кибеткә дә барып килергә җитешәләр, акча белән дә ярдәм итәләр. Әле бит йорт җиткергәндә дә, алар гел янымда булдылар, – дип сөйли сеңелләре Сания Кунаккулова.

3 бертуган үзләре исә ярдәм сорап йөрергә яратмыйлар. Бөтенесен үзләренең көчләре белән эшләмәкче булалар. Ә ярдәм кирәк: йортларында хәзергесе көнгә кадәр газ юк, шуңа да алар утын әзерләргә мәҗбүр. Моннан тыш урамдагы бәдрәфкә дә йөрергә кыенлыклар туа. Аларның тагын бер хыяллары бар – ул да булса заманча смартфон яисә олы экранлы планшет булдыру. Моның ярдәмендә алар туганнары белән ешрак сөйләшеп тора алырлар иде! “Инвалид коляскасы ул куркыныч түгел, иң мөһиме беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә. Безгә ышаналар!” – дип әйтәләр Кунаккуловлар. ​ ​

Запись Бертуган 3 инвалид: зарланмыйча газсыз, бәдрәфсез, смартфонсыз яшиләр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әминә Ибниева: “Дәүләт шәһәрдә яшәүче инвалид белән авылда яшәүче инвалидны тигез итеп күрми” [видео]
Азатлык Биектау авылында яшәүче беренче төркем инвалид Әминә Ибниева белән очрашып аның тормышы, инвалидларның җәмгыятьтәге проблемнары, татар теленең бүгенге хәле һәм башка темаларда әңгәмә корды.

Әминә Ибниевага 60 яшь. Һөнәре белән филолог. Биектау районы Кече Битаман авылында гаиләдә алтынчы бала булып туган. Ике яшендә әтисе вафат булган. Кечкенә чагында табибларның операция ясаганда хаталануы аркасында инвалид арбасына утырган. Мәктәпне санаторийләрдә дәваланганда тәмамлаган. Хәзер Биектау авылында яши. Өйдән торып балаларга һәм өлкәннәргә репетитор буларак татар һәм урыс телләрен өйрәтә. Испан, поляк һәм алман телләрен белә. Азатлык Биектауда Әминә апада кунакта булып аның тормышы һәм республикадагы хәлләр турында сөйләште.

— Әминә ханым, тормышымда татар телен ике тапкыр югалтып, ике тапкыр яңадан өйрәндем дидегез?

— Миңа хастаханәләрдә ятканда гел урысча гына укырга туры килде. Татар телен өйрәнергә мөмкинлек булмады. Татар телен беренче табуым, хастаханәдән авылга кайтып беренче сыйныфка укырга кергәч булды. Мин татарча аңлый идем, ләкин татарча сөйләшә алмый идем. Югалган телемне икенче тапкыр табуым мәктәпне хастаханәләрдә тәмамлап авылга аттестат алып кайткач булды. Телне бит китап укып кына өйрәнеп булмый, сөйләшергә дә кирәк. Шул телдә уйларга кирәк.

— Мәктәпне бетергәч укуыгызны дәвам иттегезме?

— Уку теләгем бик зур иде. 10 сыйныф белем белән генә яшәп булмаячагын аңлый идем, югары белем аласым килде. Беренче теләгем хокукый белем алу теләге иде. Үз тормышыма реаль карадым. Кая да булса чыгып эшли алмый идем. Хокукчы-консультант булсам, тормышым җиңеләер дип уйладым. Укуны бетергәч тә хокук институтына керә алмадым. Төрле сәбәпләре булды. Берәр һөнәр үзләштерәсем килде. Инвалид пенсиясе белән әллә кая барып булмый иде, мин чигү эшен өйрәндем. Уку теләгем беркайчан да сүрелмәде. Шуңа, соңлап булса да, Мәскәүдәге телләр өйрәнү институтына читтән торып укырга кердем. Испан телен өйрәндем. Аннан 1983 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына кердем һәм 1993 елда аны тәмамладым.

— Сез хәзер өйдән торып кешеләргә татар һәм урыс телләрен өйрәтәсез, бу һөнәрегез булмаса, инвалидлык түләве белән генә тормыш алып барып булыр идеме?

— Әгәр эшем булмаса, бу пенсиягә генә яшәп булмый. Башка пенсияләр белән чагыштырганда, безнең пенсия алай кечкенә түгел дип әйтик. Әмма яши башлагач ул катастрофик дәрәҗәдә җитми.

— Нәрсә алырга җитә сезнең пенсия?

— Фатир өчен түләргә җитә. Ачлыктан үлмәскә җитә. Кибеткә баргач тукта, ит тә алыйм, колбаса да алыйм әле дисәң, андый мөмкинлек юк. Йә итне генә аласың айга бер кило, йә колбаса гына аласың. Ә дарулар ала башлагач ит һәм колбасаны онытасың. Дарулар бик кыйбат бит. Социаль пакетка иң арзанлы, булышмый торган дарулар гына керә. Бинт та, мамык та, шприц та, укол кадый башласаң, спирт та керми. Аларның бөтенесен үзеңә сатып алырга туры килә. Айга 6-7 мең сум даруларга гына китә.

— Даруханәләргә сез ничек йөрисез?

— Мин яшәгән подъездда махсус җайланма торса да, мин бик чыгып йөрмим. Беренчедән, минем электр белән эшли торган арбам юк, хәлем бетә. Хөкүмәт безнең кебекләргә электрик арба бирми, аны аягы да, кулы да эшләмәгән инвалидларга гына бирәләр. Минем куллар эшләсә дә, еракка бару бик авыр. Икенчедән, минем социаль ярдәмчем һәм дусларым бар. Даруларга барып килүдә алар ярдәм итә.

Дөрес, даруханәгә социаль ярдәмчем йөрми, чөнки ул хезмәт бик кыйбат. Без беренче төркем инвалидлар пенсияне 8 мең генә алмыйбыз. Шуңа күрә хөкүмәт безнең кебекләргә социаль хезмәткәрне түләүле итте. Без социаль хезмәткәр безгә килеп ярдәм иткән өчен социаль яклау үзәгенә үзебез акча түлибез.

Шуны да әйтәсем килә, дәүләт шәһәрдә яшәүче инвалид белән авылда яшәүче инвалидны тигез итеп күрми. Без, авылда яшәүче инвалидлар, бу хезмәткәрләргә күбрәк түлибез. Моның сәбәбе, янәсе социаль хезмәткәрнең инвалидлар янына килеп җитүе авыррак булуы икән. Күрәсең, дәүләтнең сәясәте шундыйдыр инде, безне бу дөньядан тизрәк куарга телиләр.

— Кибетләргә дә шул социаль ярдәмче йөриме?

— Әйе, ул һәм дусларым йөри. Социаль ярдәмчене дә кибеткә бик җибәреп булмый, чөнки ул атнага бер генә тапкыр килә. Әйтик, миңа бу атнада ул килгәндә ипи генә кирәк ди, ипи күпме тора? Ә аның хезмәте 160 сум тора. Даруханәгә барса, аның хезмәт хакы 500 сум тора, бер бару өчен бу бәя. Бәлки миңа кечкенә генә әйбер кирәк булыр. Ул аны дәүләткә күрсәтергә тиеш. Аның бугазына басып, син нишләдең син инвалидка нинди ярдәм күрсәттең диләр. Менә шулай итеп без шушы пенсиягә яшәргә тиеш. Аннары шуны онытмагыз, без аяксыз инвалидлар. Без ул кешенең килүен бик көтеп алабыз. Өске шүрлекләрдән әйберләр алып бирәсе була кайчак. Ә аны шуның кадәр нык тикшерәләр, сәгатен-минутын саныйлар. Элек тузан сөртү хезмәте дә юк иде. Хәзер ярый аны бер хезмәт итеп исәпли башладылар.

— ​Татарстанда инвалидларга тормыш итү өчен уңайлыклар ни дәрәҗәдә?

— Минем өй керешендә инвалидлар өчен чыгу-керү җайланмасы бар ансы. Баскычлардан күтәргеч тора. Аның өчен биш ел көрәштем, хакимият бары шуннан соң гына куйды. Ә йорттан чыгып киткәч уңайлылык бетә. Бездә бит кибетләргә яисә башка оешмаларга керә торган урыннарда махсус инвалидларның килүен хәбәр бирә торган кыңгыраулар да эшләми хәтта.

— ​Бу турыда тиешле урыннарга хәбәр итәсезме соң?

— Язабыз, роликлар чыгарабыз, прокуратурага язабыз.

— ​Хакимият бу шикаятьләргә җавап бирәме?

— Прокуратура яхшы эшли. Менә хәзер инвалидларга уңайлылыклар тудырмаган түрәләрне мәхкәмәгә бирергә җыеналар. Бездә бүтәнчә булмый хәзер. Бездә кануннар бар, әмма аларны гамәлгә ашырмыйлар.

— ​Әминә ханым, Татарстанда инвалидлар өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?

— Кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр ансы, ләкин аларның сыйфаты юк. Сыйфаты начар түгел, ә бөтенләй юк. Мондый әйберләргә сыйфат дип әйтү өчен Аллаһтан оят. Памперс дигәне ага, арба дисәң, ансы авыр, йөрми. Арбага утырганда җилкәләрне күтәреп утырабыз. Арбаның култыксалары култык астында булырга тиеш түгел, ә аларга без таянып утырырга тиеш.

Мин хөкүмәт тиешле акчаны бирә дип уйлыйм, әмма ул акча каядыр китеп бетә. Тик торганда Ганибаевны (Русия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе. 3 июльдә кулга алынды – ред.) кулга алмаганнардыр инде. Шушы памперслар белән үз кесәсенә бер миллион акча урнаштырган бит. Ә аны яклап күпме кеше чыкты. Аны яклап матбугат очрашуы үткәрделәр диделәр. Ул җыелышта берәр арбалы инвалидны күрдегезме дип сорадым журналистлардан, бер арбалы инвалид та булмады диделәр. Бу нәрсәдер аңлатадыр. Йөргән кешегә памперс кирәкми, арбада утырганга кирәк.

— Бүген Татарстанда беренче төркем инвалидларның иң төп проблемы нәрсә?

— Кайсы якны алма, бөтенесе проблем. Дару проблем, пандуслар, арбалар проблем, киемнәр, өйдә яшәү проблем. Төгәл берсен генә әйтеп булмый. Ялгыз инвалид әйбер алам дип арбадан егылып төшсә, өендә аңа күтәрелеп утыру үзе бер проблем. Кызганыч, Татарстандагы инвалидлар оешмасы инвалидларның проблемнарын чишми. Инвалидлар кайда — шунда бик каты урлау бара.

— ​Сез инвалидлар хокукларын яклап Казанда пикетка да чыккан идегез.

— Нигә чыктым, беләсезме? Авылларда сугыш чорын кичергән әби-бабайлар бар. Хәзер алар ялгыз калды. Урын өстендә калдылар. Ничә еллар буе алар памперс ала алмыйча яттылар. Мин пикетка шул әби-бабайларны памперс белән тәэмин итүне таләп итеп чыккан идем.

— ​Татарстанда инвалидларга карата мондый салкын карашның сәбәбе нидә, сезнеңчә?

— Дәүләткә кеше кирәк түгел, шул гына. Түрәләргә сайлау вакытында гына кеше кирәк. Сайлау җитә башлагач, алар безнең ишеләрне ничек кенә күрәләр әле. Пенсионерларга сайлауга барыгыз дип ярдәм пакетлары да китергәннәр диләр. Миңа китермәделәр ансы. Мин газет аша да әйттем байкот ясыйм сайлауга дип, катнашмадым тавыш бирүдә. Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә каршы килдем.

— ​Нигә каршы килдегез?

— Бу баладан син әтиеңне яратасыңмы, шоколад яратасыңмы дигән сыман килеп чыкты. Тавыш бирүне мин сәер әйбер дип саныйм, барсы болганган ботка кебек булды.

— ​Озакламый Татарстанда президент сайлау җитә, катнашырга уйлыйсызмы?

— Мин Татарстан президентын сайламыйм, чөнки ул сайланган инде. Дөрес сайлау булса, бик күп үзгәрешләр булыр иде. Хәзерге депутатларның кайсысы гына депутат булыр иде икән? Мин хәзер йөрмим сайлауларга. Сайлау тәртибен дә үзгәрттеләр. Агач төбенә барып сайлап булгач, аны өч көнгә кадәр сузгач, бу сайлау карикатура була инде. Мин анда катнашмыйм. Намусым чиста булсын.

— ​Сезнең кебек аяклары йөрми торган инвалид Антон Кайнов депутат булырга теләвен әйтте. Сезнең дә инвалидларны кайгырту өчен депутат булып сайланырга теләгегез юкмы?

— Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып барырга теләгем бер дә юк, чөнки алдаша да белмим, урлаша да белмим. Мин турысын әйтәм.

— ​Депутат урлашмыйча яши алмыймы?

— Аның өчен дөрес депутат булырга кирәк. Антон Кайнов сайлана калса, анда эшли алмас дип уйлыйм, ирек бирмәсләр аңа эшләргә.

—​ 2002 елдан башлап репетитор булып ныклап эшли башладым дидегез. Эш тәҗрибәгезгә карап әйтегез әле, татар телен өйрәнү белән кызыксыну соңгы елларда нинди дәрәҗәдә?

— Арта дип әйтер идем. Бу яшьләрдә түгел, ә олы яшьтәгеләрдә күзәтелә. Телне ныграк кыскан саен татарлар үзләренең татар булуын күбрәк искә төшерә. Татарча сөйләшмәгән кешеләр дә курсларга язылып татар телен өйрәнә. Бу арту 2017 елдан соң бик сизелде. Шунысы кызык, урыслар да татар теле белән кызыксына башлады.

— ​Сез татар телен нинди форматта өйрәтәсез? Күбрәк сөйләшүгә басым ясыйсызмы, әллә инде грамматиканы да тигез итеп өйрәтәсезме?

— Телне грамматиканы өйрәнмичә өйрәнеп булмый. Безгә грамматика кирәкми, безнең сөйләшәсебез килә дип әйтүчеләр бар. Килешләр белмичә сөйләшеп карагыз әле алайса дим. Шуннан алар минем белән килешәләр. Грамматиканы, сөйләм телен һәм аларны сөйләштереп татарчага өйрәтәм.

— ​Бүген мәктәпләрдә татар теле ни хәлдә?

— Бик начар. Телне өйрәнү укытуга да карый бит. Минемчә, бөтен системны алыштырырга кирәк. Татар теленә каршы килгәндә мин әйтә идем, ярар, татар телен бетерегез, дәресләрне бетерегез, татар теле урынына урыс теле керсен. Аннан гына балаларның белеме артамы соң? Атнага ун сәгать урыс теле булса да, барыбер репетитор эзләячәксез дидем. Миңа татар кешесенә урыс телен өйрәнергә киләләр бит.

— ​Мәктәпләрдә ике сәгать татар телен өйрәнеп телне саклап калып булачакмы?

— Юк. Аның бит берсе татар теле, берсе әдәбият. Мин шуны аңламыйм, безнең Татарстан Конституциясендә татар теле дәүләт теле дип язылган бит. Дәүләт теле буларак нишләп аны мәктәптән кудылар икән? Кысрыклап чыгардылар икән? Татар теле белән урыс теле бер тигез булырга тиеш түгелме соң? Минемчә, түрәләргә татар теле чынлап та кирәк түгел. Алар бит Татарстанны эш урыны итеп кенә саныйлар.

— ​Татар телен мәктәпләрдә шул ике сәгать белән генә булса ничек итеп саклап калырга була, филолог буларак нинди киңәш бирер идегез?

— Безгә хәзер бөтен җирдә үз телебездә сөйләшергә кирәк. Хәзер татар дигән сүз юкка чыгып бара. Тел бетсә, милләт белән бик күңелсез хәл булачак. Ә бу юл белән барабыз икән, безнең телебез бетәчәк. Телебез белән бергә милләтебез дә бетә. Үзара сөйләшеп кенә түгел, телне мәктәпкә кайтарып сакларга кирәк. Яшермим, мин — милләтче. Һәрбер милләт үз телендә сөйләшергә тиеш, үзенең гореф-гадәтләрен онытырга тиеш түгел дим мин.

— ​Хакимияткә әйтер сүзем бар дип әйткән идегез…

— Хакимияттә дә кешеләр утыра бит. Сез, түрәләр, аз гына Аллаһны бар дип белегез. Халыкны һаман изеп булмый. Халык та пружина кебек, бер көнне кире бәрергә мөмкин. Намус дигән әйбернең барлыгын онытмаска кирәк. Яшьрәк чакта ул борчымаска мөмкин, әмма картая төшкәч, ул намус бәргәләнә башлый. Раскольниковны исегезгә төшерегез. Кеше булуыңны онытмаска кирәк. Ә кешедә намус булырга тиеш.

Чыганак: Азатлык Радиосы сайты

Запись Әминә Ибниева: “Дәүләт шәһәрдә яшәүче инвалид белән авылда яшәүче инвалидны тигез итеп күрми” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Аноним оешма инвалидка ничек ярдәм иткән?
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Уфадагы бер оешма яңа ел корпоративыннан баш тартып, инвалидка ярдәм иткән. Бу акчаларга оешманың җитәкчесе инвалидка бик кирәкле пандус куярга мөмкинлек биргән.

Маргиз Сафаров исемле инвалид егет бу вакыйгага куанып бетә алмый. “Дөньяда яхшы кешеләр юк түгел икән. Минем күпмедер дәрәҗәдә елыйсым да килгән иде”, дип сөйли ул.

Егет 20 яшендә егылып, умыртка сөягенә зыян китергән. Элек ул гаиләсе белән 3 катта яши. Аның олы яшьтә булган әти-әнисенә улларын урамга чыгарырга шактый кыенга туры килгән. Шуңа күрә Маргиз урамга айга бер генә чыга торган була.

5 ел буе алар гаиләләре белән беренче катта урнашкан фатирга акча җыйганнар. Әмма яңа фатирга күчкәч тә проблемалар бетмәгән. Бу йорттагы пандус Маргиз өчен бик уңайсыз булган. Әмма егет бирешергә теләмәгән. Шуннан башлап, ул үзенең фатирыннан урамга чыга алырлык итеп, балконына ук пандус урнаштырырга тели. Бу корылма 350 мең сум тора. Гаиләнең бу кадәр акчасы булмый, бер өлеше белән ярдәм итәләр, әмма ул акчалар аз була. Шул сәбәпле алар 200 меңгә кредит алырга мәҗбүр булалар.

Бу кредитны түләргә насыйп булмый, чөнки аноним оешма аның бер өлешен каплый, ә җитеп бетмәгән өлешен шул оешманың җитәкчесе түләп бетерә. Бу оешма үзенең исемен ачарга теләми. Шунысы гына билгеле: оешма хезмәткәрләре яңа ел корпоративыннан баш тартып, бу егеткә ярдәм иткәннәр.

Хәзер инде Маргиз үзе теләгән вакытта урамга чыга ала.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ТОК⚡️ (@tok_media)

Мәгълүмат Tok_Media

Запись Аноним оешма инвалидка ничек ярдәм иткән? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Нәбиев: “Дәүләт мине инвалид итте…”
// Татар Тудей // Татар Бүген //

12 гыйнвар Рөстәм Нәбиев Инстаграм битендә Россиядә инвалидларга булган мөнәсәбәт турында фикерен яза. Ул хәзерге вакытта Варшава шәһәрендә. Блогер андагы һәм бездәге инвалидларның яшәү уңайлыкларын чагыштыра.

“Европага чыккан саен безнең уңайлы мохит һаман да таш гасыр стадиясендә булуын аңлыйм. Сүз пандуслар турында гына түгел, гомумән юл йөрү транспорты турында…Варшава шәһәре Европаның бай шәһәрләреннән түгел, әмма, шуңа да карамастан, ул иң уңайлы шәһәрләрнең берсе. Димәк, эш финанслар да түгел, ә кешеләрнең мөнәсәбәтләрендәме?! Уйланырга вакыт инде… Безнең хөкүмәт башка илләргә ярдәм күрсәтә, шул рәвешле алар алдында үзен күрсәтә. Чынлыкта исә, ил эчендәге социаль проблемалар ярылып ята. Бездә кешеләр хәерчелектән, авырулардан үлә”, дип яза ул.

Аның күзәтүенчә, Америкада инвалид арбасына утырган кеше, башкаларда соклану уята, чөнки америкалылар иң баштан ук иҗтимагый, нормаль мохиттә яшиләр.

“Дәүләт мине инвалид итте, шуңа күрә ул хәзер һәркемгә уңайлы тормыш өчен шартлар тудырсын. Һәм мин бу планда безнең ил, кайчан да булса, үз халкының өметен аклар дип ышанам”, ди  Рөстәм.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Рустам Набиев (@rustam_nabiev92)

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиев Инстаграм битеннән

Запись Рөстәм Нәбиев: “Дәүләт мине инвалид итте…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Киләсе елга да шундый ук газаплар көтә”
Һәркайсыбызга үз гомерендә сырхауханә сукмагын шактый таптарга туры килә. Бүген йөгереп, эш дип җан-фәрманга җан атып, ашкынып йөргән кешенең иртәгә аяктан егылуы гадәти күренешкә әйләнеп бара. Сәясәт кенә болганып калмады, тирә-як мохит тә пычранды. Кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре дә көннән-көн катлаулана, кискенләшә барган чорда кеше ничек авырмасын, чирләмәсен?

Соңгы елларда бигрәк тә гарипләнүчеләр, ягъни, эшкә яраксызлар саны ишәя. СССР таркалып, үзгәртеп корулар башланганчыга кадәр, инвалидлык алу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде. Соңгы елларда исә бу юнәлештәге үзгәрешләр искитмәле, инвалидлыкка чыгучылар күзгә күренеп үрчи. Хәзер кеше өченче группага гына канәгать түгел, аңа булгач-булгач икенче группаны бир! Һәм күпләр теләкләренә ирешә дә

Минем инвалидлыкны барысы да алдап-йолдап ала дип әйтүем түгел, чыннан да каты чирләп группага чыгучылар да бик күбәйде хәзер. Моның сәбәпләре күптөрле. Бәлки, кешелекнең генофонды моннан дистә еллар ук бозыла башлап, гарип-горабалар күбрәк туа башлагандыр? Аннары игенчелектә, терлекчелектә ашламаларны, агу-химикатларны күпләп куллану да, экологиянең пычрануы да, организмда җитди үзгәрешләр китереп чыгара. Медицина хезмәте күрсәтүнең акчага гына корыла баруы да халыкның сәламәтлеге яхшы ук какшауга йогынты ясамый калмыйдыр. Узган елда республикабызда 16 меңнән артык кешегә инвалидлык бирелгән. Араларында төрле чирләрдән газапланучылар бар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, аеруча киң таралганы – кан әйләнеше системасы авырулары, андыйлар барлык инвалидлар сафының 45 проценттан артыгын тәшкил итә икән. Икенче урында – яман шеш белән авыручылар. Күз авырулылар да хәйран арткан, алар инвалидларның 7,3 процентын тәшкил итә.

Группага чыгу бик җиңел дип әйтмәс идем. Кеше дүрт ай дәваланганнан соң да эшкә ярый алмаса, аңа медик-социаль экспертиза бюросына юллама бирәләр. Анда утырган табиблар кешенең эшкә ни дәрәҗәдә сәләтсезлеген билгелиләр. Белгәнебезчә, инвалидлар өч төркемгә бүленә: беренче, икенче, өченче төркем. Әлеге төркемнәр үзләре өч дәрәҗәгә бүленеп, эшкә яраксызлык шулар нигезендә билгеләнә. Белгечләр бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә каршы барып эшләнә дип исәпли, ә Татарстанның медик-социаль экспертизасы баш бюросы белгечләре аны дөрес дип саный икән. Федераль дәрәҗәдә карар кабул ителмичә, эшләп килүче инструкцияне бозарга төбәкләрнең хокуклары юк. Инвалидлык алуның юллары борылмалы-борылмалы. Башта үзең яши торган район больницасында дәваланасың, барлык белгечләргә күренәсең, төрле-төрле аппаратларда тикшеренәсең. Йөри алмый торган кеше өчен бу бер бәла инде. Бер кабинетка керер өчен дә сәгатьләр буе чират торып, ишек төбендә тилмереп утырасың. Хәле болай да авыр кешегә авырлык тудыруның бер төре бит инде бу. Табибларның барысын да үтеп бетергәч, йөри аласыңмы-юкмы, барыбер Казанга – медик-социаль экспертиза бюросына барырга тиеш буласың. Аяксыз, яки йөри алмаган гарип-горабага монда тагын бер кат “сират күпере” үтәргә туры килә. Тагын чират, тагын көтеп утырулар… Ниһаять, син көткән сәгать суга, табиблар чакырып ала. Монда сине энә күзеннән үткәрергә керешәләр, бөтенләй чишенергә кушалар. Гарип өчен бу шулай ук кеше ярдәменнән башка эшләнә торган эш түгел. Инвалидлык аласың, ташламалардан файдаланасың, пенсияңне арттырасың килсә, барысына да түзәсең инде, беркая бара алмыйсың, бүтән юлы юк бит.

Инвалидлык бирелә, әмма ул бер елга гына, димәк, сине киләсе елга да шундый ук газаплар көтә дигән сүз. Бу – аягы яки кулы киселгәннәргә дә шулай эшләнә бит. Монысы инде гуманлык, кешелек кануннарына һич туры килә торган нәрсә түгел. Инде беркайчан да элекке халәтенә кайта алмаячак кешене (параличның авыр формасы, кул-аяк юклыгы, авыр операцияләрдән соң нык гарип калучылар һ.б.) кабат-кабат эксперт табиблар кулы аша уздыру, гарип кешене генә түгел, табибларны да газаплау, сынау аша үткәреп, күпме кыйммәтле вакытларын бушка сарыф итү бит. Мондый гарипләргә инвалидлыкны гомерлеккә бирү иң яхшысы булыр иде. Күпме ишек төпләре бушап калыр, юкка газап чигүче гарипләр җиңел сулап куяр иде.

Саный китсәң, бу өлкәдә чишелмәгән мәсьәләләр күп. Соңгы вакытта әлеге мәсьәлә хөкүмәт башлыкларын да уйланырга мәҗбүр итте. Хөкүмәт тарафыннан инвалидларның артуын өйрәнү буенча чаралар билгеләнгән. Моны медицинаның көчсезлегеннәнме, әллә экология начарлану нәтиҗәсендәме икәнлеген ачыкларга кирәк булачак.

Тикшеренүләрдән соң берәр карар да кабул ителер. Чын авыручыларга инвалидлык алу шартлары җиңеләер, алар бормалы-бормалы юллардан йөрүдән туктар дип өметләник.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: Пиксабай

Запись “Киләсе елга да шундый ук газаплар көтә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау турында эш судка тапшырыла
Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау турында эш судка тапшырылган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Мәскәү районы прокуратурасы “Хулиганлык ниятләре белән кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү” маддәсе буенча гаепләнүче 45 яшьлек Казан кешесенә карата гаепләү карарын раслады.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 19 сентябрьдә Декабристлар урамындагы 129нчы йорт янында ир-ат 17 яшьлек инвалид егетне кыйнаган. Яшүсмер сәламәтлегенә зыян китерүче уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

tatar-inform

Запись Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау турында эш судка тапшырыла впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә инвалидлык алу җиңеләйтелә: җиңел сулап куярга иртәрәк түгелме?
Россиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медицина-социаль экспертиза узу процедурасы гадиләштереләчәк. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, медицина оешмаларыннан документларны медицина-социаль экспертиза бюросына гражданин катнашыннан башка гына тапшырачаклар.

Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеген бергәләп төзиячәк.

Ведомство шулай ук медицина оешмалары белән хезмәттәшлекне электрон документлар әйләнеше режимына күчерү юнәлешендә дә эшли, дип өстәде министр.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com/

Запись Россиядә инвалидлык алу җиңеләйтелә: җиңел сулап куярга иртәрәк түгелме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әллә яши, әллә юк…” – бала кайгысыннан күпме чәчем агарды, шашар дәрәҗәгә җиттем…”
Казанда яшәүче Артем Макаровка ике яшь ярым. Әти-әнисен, якыннарын сөендерә торган иң тәмле чагы. Ләкин Артем сәламәт түгел. Сәламәтлеккә илтә торган юлы бик озак, катлаулы һәм… кыйммәт аның.

Көтеп алынган бала ул. Берничә ел көткәннән соң, ниһаять, йөккә узганын белгәч, Алена күкләргә сикерә. Аннан да бәхетлерәк кеше булмый. Ләкин бала табиб куйган вакыттан бик күпкә иртә – 29 атнадан ук туа. 2016нчы елның 18нче июне Алена Макарова өчен иң бәхетле дә, иң караңгы да көн булып истә кала. Бәхетле көн – чөнки ул ана булды, ничә ай буе йөрәк астында йөрткән баласы дөньяга килде. Караңгы көн – чөнки баласы ашыкты, бик ашыкты. 1050 грамм гына булып дөньяга килгән Артемны Аленаның күкрәгенә салып та тормыйлар, тизрәк ясалма сулыш бирү җайланмасына тоташтыралар. Сабый 2,5 ай буе шул аппаратка тоташкан килеш ята. Җитлекмичә туу эзсез узмый, анда бер бәйләм чир табыла: бронх-үпкә дисплазиясе, үпкәнең икенчел гипертензиясе, эчәклекләрнең үткәрү функциясе бик түбән булу, атаксия элементлары булган гиперкинетик синдром һәм әйтсәң телне сындыра торган башка күп кенә чирләр (Артемның барлык диагнозлары белән «ВКонтакте»дагы vk.com/pomozhem_artemy_vmeste төркемендә таныша аласыз, барлык документлары бар. – Авт.).

«Артемны 8 ай тулгач кына больницадан чыгардылар. Шушы вакыт эчендә күпме чәчем агарганын үзем генә беләм. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән идем. Чөнки табиблар берничек тә тынычландырмады. Озак яшәмәс, диләр иде. Мин Артем белән больницада булдым. Әнигә рәхмәт, булышты: ул больницага Артем янына килеп тора, ә мин юынырга һәм әзрәк йоклап алырга өйгә кайтып килә идем. Озак тора алмыйм, билгеле, йөгереп больницага килеп җитәм», – дип искә ала ул вакытны Алена.

«Әллә яши, әллә юк» дигән бала, бәхеткә, яшәп китә. Ләкин Артемның яшәвен генә тулы канлы яшәү дип әйтеп булмый. 2,5 яшендә аның авырлыгы 8 кило гына. Дәвалану үткәннән соң әзрәк тамагына ашый ала башлаган, ләкин сыеклыкны бик авырлык белән эчә, ди. Эчәклекләре начар үткәрә, шуңа күрә ашказанына трубка – гастростома куелган. Авырлыгы әз булу сәбәпле, үпкәләре дә начар эшли, еш кына кислород концентраторы ярдәмендә суларга мәҗбүр. Артемга бернинди прививка да ясарга ярамый, шуңа күрә аның иммунитеты бик түбән. Урамда озаграк торса да авырый башлый. Шуңа күрә көздән язга хәтле өйдә утырырга мәҗбүр. Шулай да Алена улының уңышларын горурланып сөйли: «Узган көздә ДРКБга тикшеренергә баргач, табиб «аякка басуы турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, хәтта утыра да алмаска мөмкин» дигән иде. Хәзер менә утырып шуышып йөри башлады! Елмая. «Баба» дигән сүзне әйтә». Күпне күргән Алена өчен болары да шатлык!

Артемның авыруын тулысынча дәвалап бетереп булмый. «Безгә ДЦП диагнозы куярга тиешләр, нишләп куймыйлардыр. Аның артыннан йөрергә кирәк инде. Инвалидлыкны да ел саен яңартып торасы бит. Ел саен барып, чират торып, утыра да, йөри дә алмый торган баланың инвалид икәнен расларга кирәк», – ди Алена. Тулысынча дәвалап булмаса да, сабыйның хәлен җиңеләйтеп була. Моңарчы шуыша да, үзе рәтләп ашый да алмаган бит. Күп санлы тернәкләндерү курсларының гына файдасы булган. Ләкин ул курслар барысы да диярлек түләүле. Бушлай булганына чират торырга кирәк. Акчаны, билгеле инде, ил буенча тиенләп җыялар. Дөрес, бер хәйрия фонды язга таба ярдәм итәргә вәгъдә биргән, 200 мең сум бирәчәкбез, дигәннәр. Ләкин язга кадәр ерак. Аңарчы массаж һәм башка курслар аласы бар әле Артемның. Менә бу атнада кабат больницага ятарга җыеналар.

Сабыйга ярдәм итү өчен миллионер булырга, миллионнар күчерергә кирәкми. «Тиенләп җыйганда да җыелыр иде. Җыелып килә. Рәхмәт яхшы күңелле кешеләргә!» – ди Алена. Ул үзе бөтен кеше өчен дә ачык, теләге булган кеше шалтыратып, Артемның хәлен белешә ала. Аленаның телефоны: 89871746669.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Карта Сбербанк № 5469 6200 1934 2540

Срок действия карты 05/21

Макарова Алёна Александровна (ALENA MAKAROVA)

Счет получателя 40817810562002975987

Qiwi кошелек 89871746669 (Макарова Алена Александровна).

Фәнзилә МОСТАФИНА

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Запись “Әллә яши, әллә юк…” – бала кайгысыннан күпме чәчем агарды, шашар дәрәҗәгә җиттем…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Инвалидлык алу яки аны озыну өчен кеше нинди авырлыклар аша үтәргә мәҗ­бүр?
Быел Россиянең медицина-социаль экспертиза бюросы оешканга 100 ел тула. 1918 елның 31 октябрендә “Эшчеләрнең социаль тәэмин ителеше турында”гы йөкләмә кабул ителә.

– Элек инвалидлык алырга кызыкмыйлар иде. Кеше­ләр, читенсенеп, эшкә чыгарлык төркем сорый иде. Хәзер бар да башкача. Әллә инде дәүләт тарафыннан күп кенә ташламалар бирелү нәтиҗә­семе, кеше инвалидлык алыр­га тели, – ди вакытлыча эшкә яраксызлык буенча рес­публиканың баш белгече Фә­рит Галиуллин. – ВТЭКта эш­ләдем. Шул чакларда күңелдә бер хыял бар иде. Барлык медицина экспертизасы үткә­рүчеләрне бер түбә астына кертәсе килде. Без – өч табиб – бергә эшләдек. Хәзерге кебек авыру табибны эзләми, ки­ре­сенчә, без ярдәмгә мох­таҗ кешеләр янына үзебез барып тикшерә идек. Эш вакытының яртысы районнарда йөреп узды. Чаллыда эшләгәндә Актаныш, Мин­зәлә районнары минем карамакта булды. Айга 2-3 тапкыр авылларга барып, авырулар белән очрашып, аларга комиссия уздыра идек. Ул чакта безгә эш күп булса да, авыруларга уңайлы иде.

Хәзер ничек соң? Инвалидлык алыр яки аны озынайтыр өчен кеше нинди авырлыклар аша үтәргә мәҗ­бүр? Казанда яшәүче Илсия апа әнисенә инвалидлык алыр өчен бер елдан артык вакытын сарыф иткән. Әле дә эшләре барып чыкмаган.

– Документлар белән эш йөртү бигрәк авыр. Кая гына бармадык. Әтием дә инвалид минем. Әмма ул болай азап­ланмады. Ә әнинең авыруы баш белән бәйле. Акылына зыян килгән. Үзе йөри алмый, күзләре дә күрми инде. Үзе­безнең хастаханә психиат­рыннан ерак китә алмыйча тилмердек, – ди Илсия апа. – Миңа аның кызы икәнле­гем­не дә расларга туры килде. Әни үзе йөри алмагач, опекун булырга туры килә. Күп тапкыр суд юлын таптадым. Хә­зер менә барлык доку­мент­лар­ны социаль яклау бү­ле­генә илтеп тапшырам, инвалидлык артыннан йөрү­не дә­вам итәм. Барысы да әниемә яхшы булсын өчен эшләнә бит.

Тегеннән – монда, моннан тегендә куылып йөрү кешене ардыра. Ә менә электрон чират эшләгәч, кабул итү тиз­рәк башкарыла башлаган. Инва­лидлар өчен респуб­лика­ның 12 шәһәрендә табибка язылу өчен мөмкин­лекләр бар. Алдан язылуның уңайлы яклары бар, ди бел­гечләр. Кабул итүче табиб­ның эшчәнлегенә дә бәя биреп була.

– Инвалидлык билгеләү – бик катлаулы сорау. Безнең республикада гына да 300 меңнән артык инвалид яши, шуларның 15 меңнән артыгы – балалар. Апрель аеннан инвалидлык билгеләүдә үз­гә­решләр үз көченә керде. Беренче килүдә үк го­мер­леккә инвалидлык билгели торган авырулар исемлеге киңәй­телде, – дип ачык­лык кертте медицина-со­циаль экс­пер­тиза бюросы җитәк­чесе Ригель Низамов. – Авыру балалар тәр­бия­ләүчеләр өчен дә үзгә­реш­ләр бар. Даун синдромы, бавыр циррозы, церебраль паралич, аутизм, күз күрмәү, колак ишетмәү кебек авыруларга 14 яшькә кадәр физик мөм­кинлеге чикле дигән язу би­рәләр. Элек ши­кәр чи­рен­нән интегүче сабыйларга инвалидлык ел саен билге­ләнсә, озакламый алар да 14 яшь­кәчә озынайтылачак. Тагын бер яңалык – хәзер чит­тән торып кына тик­ше­ренү үткәрә торган авырулар исемлеге расланды. Шулай ук авыруның хәле, кайда яшә­гәне, ара ераклыгы, даими транспорты бар­мы-юкмы икәнлеге дә исәпкә алына.

Медицина-социаль экс­пер­тиза бюросы филиалларында “Уңайлы мохит” программасы эшли. Инвалидлык биргәндә, табибның бар адымын күзәтеп торалар дисәң дә була. Кабинетларда видеокамералар эшли, ди белгеч­ләр. Әгәр кеше үзенә чыгарылган карар белән риза түгел икән, яңадан тикшеренү уза ала. Кайчак кешеләр, минем авыруым бар бит, ник инвалидлык бирмиләр, дип сорый. Аларга да җавап бар – орга­низмның функцияләре ни дәрәҗәдә бозылуга карап билгелиләр.

– Табиблар кешене диагностик тикшерүләр, анализлар нәтиҗәләре буенча ме­дицина-социаль эспертиза тикшерүе узарга җибәрә. Би­редә сәламәтлеккә ни дәрә­җәдә зыян килгәнлеге ачыклана. Кешенең мөм­кин­лек­ләрен авыру ни дә­рәҗәдә чикләгәненә карап, инвалидлык төркеме бил­геләнә. Әгәр дә медицина бел­гечләре юллама бир­мәгәннәр икән, кеше үзе мөстәкыйль рәвештә ме­дицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта анализ нә­ти­җәләрен, табибның тик­ше­ренү узарга җибәрмәве турындагы язмача җавабын да үзең белән алып килү кирәк, – ди Ригель Низамов.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан

Фото: https://pixabay.com

Запись Инвалидлык алу яки аны озыну өчен кеше нинди авырлыклар аша үтәргә мәҗ­бүр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Авыру баласын Казан буенча йөртә алмаган ана “Зәкәт” фондында юаныч эзли [видео]
Футбол беренчелеген кабул иткән Татарстан башкаласында инвалид арбаларында хәрәкәт итүчеләр өчен мөмкинлекләр әле дә булдырылмаган. Анна Фазлетдинова кызы Яна белән күргән авырлыклар турында Азатлыкка сөйләде.

1 сентябрьдә Янага 9 яшь тула. Диагнозы – ДЦП. Аны әтисе ташлап китә, әнисе Анна Фазлетдинова кызын ялгызы үстерә. “Федераль исемлектәге даруларны бездән яшерәләр, табибка чиратсыз йөрү турында мәгълүмат та хастаханәдә тиешле дәрәҗәдә бирелми. Анда бала инфекция, мораль яктан травма алырга мөмкин. Безнең кебекләрне әле табиблар да нормаль кабул итә алмый”, диде Азатлыкка Анна Фазлетдинова.

Фамилиясе татар булгач, “Татарча беләсезме?”, дип тә сорап карадык, юк диде. Фамилиясе иренеке, ул – татар, инвалид кызы белән хатынын калдырып гаиләдән киткән.

Анна Фазлетдинова кызы Яна белән

Анна үзе яшәгән йорт ишегалдында яхшы кешеләр булуына сөенә. Урамга чыкканда ишек ачуларына, машиналарын башка урынга куюларына сөенсә дә, Казанның башка җиренә аяк басуга кыенлыклар башлануын санап китте. Бүген дә өскә күтәрелеп, җир асты юлларында, метро тукталышларының күбесендә лифтлар эшләми, безгә ничек йөрисез сез шәһәрдә дип гаҗәпләнәләр ди ул.

Кызын бер минут та үзеннән калдырмагач, еш кына ара. Ярдәмгә бала караучы чакырырга теләсә дә, социаль яклау идарәсе билгеләгән кәгазь эшләре моңа мөмкинлек бирми. Мондый баланы карарга алынучының рәсми рәвештә белеме, махсус сертификаты булу мөһим икән.

Күтән түгел “Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары” дигән “Зәкәт” фонды оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүенә дә Анна бәлки уңай үзгәрешләр турында ишетермен дигән өмет белән килгән иде. Ул сөйләшүдә Татарстанның башка хәйрия оешмалары белгечләре, Иҗтимагый пулат, сәламәтлек саклау министрлыгы, диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.

“Зәкәт” фонды оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүе

Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ инвалид балалар чынлыкта республиканың зур булмаган бер район халкы кадәр икән. Түгәрәк өстәл сөйләшүенә килгән Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов республикада 2017 елда 14 мең 822 инвалид бала исәпләнүен әйтте. Бу сан артуга таба бара. Моның кадәр авыру булганда хастаханәләрдә чиратсыз кабул итү кыенлаша ди министр урынбасары.

Осипов табиб буларак та фикерләрен җиткерде, авыру балалар арту сәбәпләре буларак үсмерләрнең бала табуын, әйләнә-тирә мохитнең, һава, азык-төлекнең химияле, пычрак булуын, авыруларның нәселдән-нәселгә күчүен атады. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятнең нормаль карамавы да күп проблемнар тудыруын әйтеп узды ул. Ә бу юнәлештә эшләргә бүген белеме-тәҗрибәсе булган психологлар җитмәве дә әйтелде. 8 ел укып, белемле булсалар да, мондый хезмәт урынында эшләүчеләр сирәк икән.

Сәламәтлек саклау министры урынбасарына түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучыларның, авыру бала әниләренең хастаханәләрдәге җитешсезлекләр хакында сораулары күп булгач, Сергей әфәнде электрон почтасын әйтеп, хат язып мөрәҗәгать итегез, конкрет фактлар белән эшләү җиңелрәк диде. Табиплар сезнең кебек үк кешеләр, сез аларга ничек карыйсыз, алар да сезгә шулай җавап бирәчәк дип тә өстәп куйды министр урынбасары.

Украинадан килгән “Добрые руки” сәламәтлек саклау үзәге мөдирәсе, психотерапевт Ирина Михалева үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашып, авыру бала туса, психологның бала тудыру йортына барып, авыр хәлдә калган анага психологик ярдәм күрсәтүен, ягъни баланы ничек бар шулай кабул итәргә өйрәтүләрен сөйләде.

“Зәкәт” хәйрия фонды авыру балалар һәм аларның әниләренә ярдәм итү максатыннан махсус проект тәкъдим итә һәм аны чынга ашыру өчен 2017 елда Русия президентының 2 млн 900 мең сумлык грантын ота. Бу хакта безгә фондның җитәкчесе Ирек Җиһаншин җиткерде. Анна Фазлетдинова кебек авыру балалары булган аналар өчен тернәкләндерү үзәге проектын башлап җибәргән алар.

“Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә әниләр балаларын үзәккә алып киләләр һәм үзләре күрше бүлмәдә психологлар белән шөгыльләнә, тегү машиналарында эшләргә өйрәнә яки башка шөгыль үзләштерә. Ә икенче проект – киемнәрне бушлай тарату. Атнаның биш эш көнендә 9.00-18.00 кадәр теләге булган һәркем мохтаҗларга яңа киемнәр калдыра ала. Шулай ук инвалид арбалары китерүчеләр дә булды”, ди Ирек әфәнде.

“Зәкәт” фонды социаль челтәрләрдә дә үз сәхифәләрен булдырган. Ләкин анда ярдәм сораучыларның мәгълуматын урнаштырганчы, мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерәләр икән. Хәйрия фонды җитәксе сүзләренчә, ярдәмгә мохтаҗлар ел саен артканнан-арта бара. Алардан гариза килеп ирешкәч, белгеч авыруларны барып карый, тормыш шартлары белән таныша. Бу эш Казанда гына түгел, Татарстанның башка урыннарында да бара. Ул очракта шул районның имам-мөхтәсибләре белән элемтәгә кереп, ачыклык кертергә тырышалар.

Быел “Зәкәт”тә ярдәмгә мохтаҗ 74 кеше теркәлгән, алар арасында кызы Яна белән Анна да бар. Алар акчалата ярдәмгә өметләнә.

Азатлык

Запись Авыру баласын Казан буенча йөртә алмаган ана “Зәкәт” фондында юаныч эзли [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..