«Кеше кайгысыннан көлеп, беркайчан да сөйләмә!»

Тели белсәң генә — теләк,
Тели белмәсәң — имгәк.
Теләкне бит урынын белеп,
Тели белергә кирәк!

Кешегә начарлык теләп,
Тыныч яшәрмен димә.
Бервакыт ул теләкләрең,
Үзеңә әйләнеп килә!

Шундыйлар барын беләм мин,
Ашамый туяр иде.
Тереләй килеш җир астына
Күмәр дә куяр иде!

Үзеңә кыен булса да,
Кешегә син теләмә.
Кеше кайгысыннан көлеп,
Беркайчан да сөйләмә!

Теләк кабул була бит ул,
Изгесен теләгәндә.
Кабул була фәрештәнең,
«Амин!» дигән җирендә!

Тели белсәң теләк телә,
Урынын белеп кенә.
Киләчәктә гомер буе,
Яшәрсең көлеп кенә!


Рушания Әхмәдуллина (Чанышева)

Бәйле