Архивы Мәскәү - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бала бер атна әнисенең мәете янында яшәгән
Мәскәүнең Орехов бульварында урнашкан йорттагы фатирда бер хатын-кыз мәете табылган. Ул кискәләргә бүленгән булган. Мәрхүмәне үз ире көнчелектән үтергән дип фаразлыйлар. Хатынны үтергәндә һәм тагын берничә көн дәвамында шушы ук фатирда алты яшьлек малай да була. Ул әнисенең мәете, үтерүче әтисе белән тора.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, җинаять узган атнада була. 41 яшьлек Ольга исемле хатын йоклап ятканда аңа ире һөҗүм итә һәм үтерә. Аннары ир хатынның мәетен ванна бүлмәсенә алып керә һәм берничә өлешкә кисә. Кисәкләрне пакетларга төреп куя. Җинаятьче мәеттән котылырга өлгерми. Фатирдан чыккан искә күршеләре игътибар итә һәм полиция чакыралар.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре канга буялган кул пычкысы һәм берничә кара пакет таба. Шушы ук бүлмәдә ир белән хатынның алты яшьлек улы була. Ул җинаятьнең шаһиты булырга мөмкин. Якынча мәгълүмат буенча, әти кеше балага тимәгән.

Үтерү көнчелек аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ир — Михаил — хатыны хыянәт итә дип саный. Шуңа күрә ул коточкыч адымга барган. Хәзер бу кеше белән тикшерүчеләр эшли.

Life.ru сайты мәгълүматы буенча, ир белән хатын салгалап йөргән, асоциаль яшәү рәвеше алып барган, диелә хәбәрдә.

Фото: thedailybeast.com

Чыганак: Вести

Запись Бала бер атна әнисенең мәете янында яшәгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хатын-кызның гәүдәсен чемоданда табалар
Билгеле булмаган хатын-кызның гәүдәсе шимбә көнне Мәскәү өлкәсе Абрамцево авылында Сергиев Посад астында табыла дип хокук саклау органнарында РИА Новости чыганагы  хәбәр итте.

“Чемоданда мәет шимбә көнне Сергиев Посад шәһәр округының Абрамцево авылы тирәсендә табылган”, – диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе һәм аның үлем шартлары билгеләнә. Тикшерү үткәрелә.

Чыганак: РИА Новости

Запись Хатын-кызның гәүдәсен чемоданда табалар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Актёр Максим Парфенов фаҗигале рəвештə һəлак булган
40 яшьлек актер Максим Парфенов Мәскәүдә фаҗигале рəвештə һәлак булды. Ир 11нче катта урнашкан үз фатирының тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Артистның гәүдәсен узып баручылар иртә таңнан 2нче Пугачев урамында урнашкан йорт янында табканнар. Һәлакәт булган урынга килгән медикларга үлемне теркәргә генә калган.

Актерның үлем факты буенча полиция тикшерү үткәрә. Шул ук вакытта Парфеновның фатирында билгеле бер медицина препаратлары табылган. Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, аларның анализы фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Чыганак: KAZANFIRST

Запись Актёр Максим Парфенов фаҗигале рəвештə һəлак булган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әнисе баланы үлемнән коткаруны сорамавын әйтә…”
Мәскәүнең “Мать и дитя” перинаталь үзәгендә узган ел ахырында җәнҗал купты. Ирле-хатынлы күп балалы гаилә 5 ел дәвамында кызларын медицина үзәгеннән килеп алмаган. Бала чыннан да җитлекмичә туа. Берничә айдан аның сәламәтлегенә куркыныч янамавына карамастан, ата-ана барыбер сабыйны килеп алмый.

Ниһаять, Мәскәүнең Пресненский районы суды Татьяна Максимова һәм Юрий Зинкиннарның  эше буенча карар чыгарды. Кызны опека органнарына тапшырачаклар.  Ә әти-әнисе аңа алимент түләргә тиеш.

Процесс вакытында гаиләнең проблемалары булуы да ачыкланды – гаилә аерылыша. Максимова калган 4 баласына иреннән алимент дәгъва итә икән. Аннары юньсез ана кызын клиникадан алудан баш тартканда, “хәзер аны реанимациядә коткаручыларның проблемалары булачак”, дип белдерә.

Узган елда Татьяна Максимова меланома авыруын кичергән, имеш. Табиблар аның 21 лимфа төенен алып ташлаган. Адвокатлар судка Максимованың меланома белән авырып яткан чагындагы фотосурәтләрен дә күрсәткән.

2019 елның җәеннән Соня (исеме үзгәртелде) янына әтисе дә, әнисе дә бөтенләй килми. Моңа кадәр килгәндә ата-ана сабый белән палатада гына аралашалар, тышка чыгып йөрмиләр. Бала клиникадан башка берни күрмәгән.

Ул гына түгел, клиниканың юридик бүлеге җитәкчесе Соняның ата-аналары белән булган коточкыч очракны сөйләде. Бер ел элек перинаталь үзәк хезмәткәрләре Юрий Зинкинга кызын килеп алуны сорап мөрәҗәгать итә. Әмма ир фатирда ремонт баруын әйтә… Тагы бер шалтыратуда Юрий Юрьевич хезмәткәрләрне “баланың әнисенә” озата:

– Баланың әнисе бар. Опека белән куркытмасагыз да була, минем балаларым өйдә укыйлар,  чөнки мәктәптә наркотиклар…

Соняның әнисенә шалтыраткач, ул дорфа тавыш белән баланы үлемнән коткаруны сорамавын, реанимация шартларында кызны коткаручыларның үзләренең проблемалары булачак, дип белдерә.

Әнисе Соняның гомеренә куркыныч яный,  шуңа өйгә алып кайтмыйбыз  дисә дә, клиника хезмәткәрләре баланың сәламәт икәнен белә һәм моны дәлилли.

Исең-акылың китәрлек.   Сау-сәламәт баланы 5 ел клиникада яшәтерсеңме? Югыйсә әти-әнисе дә карап торышка начар түгелләр кебек, бөтенләй ташламаганнар баланы… Әллә ничә няня, күп-күп уенчыклар, клиникада баланы яшәтү өчен ай саен түләнгән миллионнар. Ә күңел җылысы?  Балага булган мәхәббәт? Өйдәге 4 бала урынына тагы бер бала сыймас идемени? Бик, бик сәер хәл. Һәм гади генә түгел төсле. Ниндидер сере бар микән?..

Әлфия Шакирҗанова

Мәгълүмат Өмет газетасы

Запись “Әнисе баланы үлемнән коткаруны сорамавын әйтә…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Это Мәскәү, детка!”- дип Илсөя Бәдретдинова кемгә әйтә? [концерттан видеорепортаж]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

17 ноябрь татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзенең “Атказанмаган” программасы белән Мәскәүнең “Космос” залын гөрләтте. Әлеге тамашаны Русия буенча татар концертлары куючы “ГЛОБЭКС ПРОМОУШЕН” ширкәте оештыра.

Белгәнебезчә, Илсөя Бәдретдинова үз концертларыннан видеолар төшереп, инстаграмдагы язылучыларына да андагы җылы мохитне тою мөмкинлеген бирә. Бу кыска гына видеоларда сәхнә артындагы кызык хәлләр дә, төркемнең никадәр дус булуы да, хис-кичерешләр дә ачык чагылыш таба.

Мәскәүдәге концерттан да шундый кызык мизгелләр җырчының инстаграмында урын алды. “Мәскәү тамашачысы бөтенләй башка, үзләре елыйлар, үзләре гөр килеп кул чабалар. Рәхәтләндек бүген елашып”, ди Илсөя Бәдретдинова.

Запись “Это Мәскәү, детка!”- дип Илсөя Бәдретдинова кемгә әйтә? [концерттан видеорепортаж] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Очрашуга килгән кызны ир-ат буып үтерә
Мәскәү өлкәсендәге Клеменово авылында югалган кызның мәете табылган.

Кызның мәетен 25 октябрь урманнан тапканнар. Аннан соң аның үлемендә гаепле дип фаразланган 34 яшьлек ир дә кулга алынган.

Тикшерү барышында ир кешенең кызны 15 октябрь көнне очрашуга чакыруы ачыкланган. “Мәхәббәт” белән мавыккан вакытта ир кеше кызны буып үтергән һәм урманга алып кереп күмеп куйган. Ир кешенең элек тә хөкемгә тартылган булуы ачыкланган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Мәгълүмат: shahrikazan.ru

Запись Очрашуга килгән кызны ир-ат буып үтерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдә: “Чишенеп сәхнәгә чыгыгыз дигән сүз…” [видео]
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова яшьләргә татар телендә үзләре теләгән материалны бирмәсәк, алар рус, чит ил эстрадасын, башка милләтне тыңлаячаклар дигән фикердә. Татар телендә дә егет-кызларны җәлеп итәрлек иҗат булсын ди җырчы. “Чишенеп сәхнәгә чыгыгыз дигән сүз түгел бу, әмма элекке рамкалардан чыгарга вакыт”, дип белдерә Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдә.

“Атказанмаган” артист Илсөя Бәдретдинованың узган ел ноябрь аенда Мәскәүдә зур концерты була. Без “Татар Штабы” видеосы аша узган елгы концертны һәм Илсөя Бәдретдинова фикерләрен тәкъдим итәргә булдык.

2019 елда исә Илсөянең Мәскәүдә концерты 17 ноябрьдә “Космос” залында узачак.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Запись Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдә: “Чишенеп сәхнәгә чыгыгыз дигән сүз…” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәскәүдә митингта кулга алынган татар егете Айдар Гобәйдуллинның изолятордан чыккач беренче сүзләре [видео]
Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнүче Айдар Гобәйдуллин тикшерү изоляторыннан чыгарылды. Мәхкәмәнең бу карарын утырышка килүчеләр алкышлап каршы алды.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсендә Айдар Гобәйдуллин эше каралды. Мәхкәмә прокуратураның Айдарны читкә китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгару мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Шулай итеп, Айдар Гобәйдуллин тикшерү изоляторыннан иреккә чыгарылды.

Айдарның әнисе Галия Гобәйдуллина Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә “Бу яңалыкны иң башта әтисенә хәбәр иттек. Ул көтеп, YouTube-та карап утыра, чөнки телевидение бу турыда хәбәр итми” диде. Гобәйдуллина әйтүенчә, алар мәхкәмәнең бүгенге карарыннан канәгать булса да, әлегә җиңел сулый башларга иртәрәк.

Айдар Гобәйдуллин иреккә чыккач аны каршылаучылар алдында беренче фикерләре белән уртаклашты.

“Төрле нәтиҗә, шул исәптән мондые да була ала иде, әмма өмет аз иде. Иректәге кешеләр бу системның кеше күңелен һәм язмышын җимерү системы булуын күз алдына да китерә алмый. Прокуратура, мәхкәмәләр, төрмәләр барысы да бер зур системны тәшкил итә. Барысы да бер-беренә бәйләнгән һәм анда беркем дә гаделлек турында уйланмый.

Бик күп нәрсәне үзгәртергә кирәк, ә нәрсәдән башларга кирәклеген аңлап булмый, масштаблары бик зур. Анда кешеләрне фургоннарда хайван урынына ташыйлар, кеше хокуклары турында беркем дә уйлап тормый. Хәзер тормышка һәм бу илгә бөтенләй башкача карыйм”, диде Айдар.

Айдарның абыйсы Илдар Гобәйдуллин җинаять эшенең тулысынча туктатылуы өчен көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде.

Айдар Гобәйдуллинның адвокаты Максим Пашков “Бу карар дәлилләргә аек караш нәтиҗәсендә чыгарылды. Чөнки Гобәйдуллин бернинди җинаять кылмаган, без моны тикшерү башыннан ук белдереп килдек. Мин аның бүген иректә булуына, абыйсын һәм әнисен кочаклый алуына, төрмәдә түгел, үз ятагында йоклый алуына, гаделлекнең шулай булса да җиңүенә шатмын”, диде.

Мәхкәмә утырышы башланырга кырык минут кала мәхкәмә коридорларына утырышка килүчеләр кереп тулган иде. Кичә залга керә алмый калган кешеләрнең шикаятьләре ярдәм иттеме – бүгенге утырышны зуррак залга күчерделәр, беренче каттагы тикшерү пунктында керүчеләр чираты өзелмәсә дә, дүртенче каттагы залга узарга теләүчеләргә бүген каршы төшүче булмады.

Утырыш башланырга 15 минут кала, залга башта туганнарын чакырдылар, башкалар да кереп урын алды. Залда шулай ук сәясәтче – Айдарны инде берничә тапкыр яклап чыккан Борис Надеждин да бар иде.

Айдар Гобәйдуллин бүген тыныч иде, сәламләүчеләргә җавап итеп кул болгады, елмайды, адвокатлары белән аралашты, пыяла аша залдагы туганнары белән сөйләште.

Прокуратура вәкиле Айдарның эшен кире кайтаруны сорады. Кулга алу карарын читкә китмәү шарты белән изолятордан чыгаруга алыштыруны сорады.

Хөкемдар карар кабул итәр өчен тәнәфес игълан итте һәм ул киңәшү бүлмәсенә юнәлгәч, залда кул чабулар, “Сәяси тоткыннарга ирек!” дигән шигарләр яңгырады.

Тәнәфестән соң хөкемдар Олеся Менделеева прокуратура мөрәҗәгатен канәгатьләндерүен игълан итте. Айдар тикшерү изоляторыннан чыга дигән сүзне залда утыручылар алкышлап каршы алды. Утырышта Айдарның әнисе Галия ханым, абыйсы Илдар да бар иде. Алар мәхкәмә тәмамлануга кочаклашып шатлыкларын уртаклашты.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә “Сбербанк-технологии” IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-технология институтын тәмамлаган.

27 июльдә Мәскәүдә узган “массакүләм тәртипсезлекләр” турындагы җинаять эше кысаларында 9 августта ике айга сак астына алынды. Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнде.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Айдар Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды.

“Мемориал” хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Мәскәүдә митингта кулга алынган татар егете Айдар Гобәйдуллинның изолятордан чыккач беренче сүзләре [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәскәүдә «Татнефть» ягулык салу станциясе янындагы бинада зур янгын чыга
Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр «Татнефть» ягулык салу станциясен янгыннан саклый. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Янгын 7.00 сәгатьтә Дубнин урамындагы иске йортта башланган, иске корылманың дүрт катлы бинасы яна башлаган.

Янгын биш мең квадрат метр мәйданны чолгап алган. Янәшәдә «Татнефть» заправкасы урнашкан – утның аңа күчү ихтималы бар.

«Янгын сүндерү бүлекчәләре хезмәткәрләре якын урнашкан биналарны, шул исәптән автозаправканы саклый. Янгын сүндерүне югары температура һәм бинаның җимерелү куркынычы катлауландыра. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык техникасын үтәп, куркынычсыз арадан бинаның периметры буенча эшли», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Янгын сүндерүгә Мәскәү авиация үзәгенең ике вертолеты җәлеп ителгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүченең аягы җәрәхәтләнгән. Аны хастаханәгә озатканнар.

Мәгълүмат: tatar-inform

Запись Мәскәүдә «Татнефть» ягулык салу станциясе янындагы бинада зур янгын чыга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коточкыч җинаять: Мәскәүдә 24 яшьлек кызны кыргыйларча үтереп, чемоданга яшерәләр
27 июль кич белән Мәскәүдә 24 яшьлек кызның үле гәүдәсен чемоданда табалар. Аның муенында һәм тәненең башка өлешләрендә пычак белән ясалган җитди тән җәрәхәтләре табыла. Бу хакта РЕН ТВ телеканалы хәбәр итә.

Мәгълүматлар буенча, кызның үле гәүдәсен кыз арендага алган Пырьев урамындагы йорттагы фатир хуҗасы таба, чөнки аңа озак вакыт кызлары белән элемтәгә керә алмаган ата-ана борчылып мөрәҗәгать итә.

Кыз медицина уку йортында белем ала торган була. Шулай ук ул инстаграмда үзенең укуы һәм сәяхәтләре турында уртаклашып, үз сәхифәсенә 80 меңнән артык язылучы җәлеп итеп өлгерә.

Җинаять шартлары тикшерелә. Башлангыч версия буенча, кызны кыргыйларча үтерүнең сәбәбе көнчелек була ала.

Мәгълүмат: mk.ru

Запись Коточкыч җинаять: Мәскәүдә 24 яшьлек кызны кыргыйларча үтереп, чемоданга яшерәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..